Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)

— Балалар, сез нинди генә эш эшләсәгез дә бармакларыгыз бик җитез булса, эшләве рәхәт булыр. Моның өчен бармакларны күнектерергә кирәк.— Әйдәгез без аларга бармаклар гимнастикасы эшләп алыгыз.— Сезнең ике кулыгызда барысы ничә бармагыгыз бар? (Күп. «Ун» дисәләр дә, тәрбияче хуплый гына).— Кайсы да булса бөр генә бармагыгызны күрсәтегез әле? (Балалар бер бармак күрсәтәләр).— Хәзер күп бармаклар күрсәтегез! (Балалар күрсәтәләр).— Бик яхшы! — Әйдәгез барлык бармакларыгызны да уйеатып алыгыз әле!

Безгә тычкан баласы, (Чәнти бармаклар белән өстәлгә шакып алыгыз). Песи баласы, (Бер-берсенә якын китереп исемсез һәм чәнти бармаклар белән өстәлгә шакып алыгыз) Алар артыннан песи баласының анасы Кунакка килгән. (Бер-берсенә якын китереп исемсез, чәнти, урта бармаклар белән өстәлгә шакып алыгыз) Тавык кыт-кытак, сап-сары чеби, Үрдәк бәпкәсе, аның әнкәсе, (Имән бармаклар белән өстәлгә шакып алыгыз, имән бармак баш бармакка терәп үк куела). Хәтта фил килгән (Бармакларны йодрыкка җыеп өстәлгә шакып алыгыз). Хортумын уң якка борган, сул якка борган. (Кулны уң якка, аннары сул якка сузып йомшарган кул чукларын селкетеп алыгыз).

3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе

— Балалар, җәнлекләр Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр.— Алар чыршы бизиләр.—Төлке төрле төстәге ялтыравыклар элгән, ә Куян кишерләр элгән.— Балалар, без җәнлекләргә чыршыга шарлар эләргә ярдәм итик. Шарларны чыршыга эләр өчен нәрсә эшләргә кирәк икән соң? (Балаларны актив-лаштыру).— Аның өчен нәрсәләр кулланырга була? (Тасмалар, җепләр).— Шарларны Аюга эләргә кушканнар һәм ул безгә конвертларга салып тасмалар алып килгән.—Әйдәгез, Аю белән бергә шарларга бәйләр өчен тасмалар сайлап алы-гыз әле.— Нинди озынлыктагы тасмалар кирәк булыр икән? (Озын). (Җавап бирмәсәләр, сорау башка төрлерәк итеп би-релә).— Тагын уйлап карагыз әле, шарларны озын тасма белән эләргә җиңел булырмы, әллә кыска тасма белән элү җайлы булырмы? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, озын тасмаларны сайлап алырга кирәк.— Ә хәзер тасмаларны озынлыгы буенча аерыгыз: уң якка кызыл тасма озынлыгына ти-гез булганнарын, ә сул якка зәңгәр тасма озынлыгына тигез булганнарын куегыз.— Башта уйлагыз, тасмаларның кайсы озынрак икәнен каян белергә? {Чагыштырырга кирәк).— Тасмаларны озынлыгы буенча ничек чагыштырырга? (Балаларны активлаштыру). (Тасмаларны төрлечә куеп күрсәтә һәм озынлык буенча чагыштыру өчен, аларның бер башын тәңгәл китереп, берсе янына икенчесен куеп карарга кирәк дигән фикергә киләләр).— Хәзер сез дә кызыл тасманы алыгыз, аның янына башкаларын куеп карап аның озынлыгына тигез булганын сайлап алыгыз. (Кирәк булса, янәшә кую ысулы искә төшерелә). (Балалар эшләгәндә янәшә кую ысулын дөрес куллансынныр өчен тәрбияче: «Ләйсән дөрес эшли, молодец. Ул бер тасманы икенче тасма янына сул яктан башларын тигезләп куя. Бик дөрес эшли. Барыгыз да Ләйсән кебек эшләргә тырышыгыз!» — дип, тагын бер кат балаларның исенә төшерә).— Кызыл һәм сары тасмаларның кайсысы озынрак? (Алар озынлыклары буенча тигез).— Дөрес, күрәсезме, тас­-маларның ике башы да бер-берсенә туры килә.— Озынлыгы буенча берсе дә артык булып чыгып тормый.—Димәк, алар озынлыклары буенча тигез. (Балаларны активлаштыру).— Балалар, уң кулыгызны күрсәтегез әле.— Кызыл һәм яшел тасмаларны өстәлгә уң кулыгыз ягына яки уң ягыгызга куе- гыз.— Кызыл һәм яшел тасмаларны кайсы якка куйдыгыз? (Уң якка. Уңга).— Әйберләрнең уң якта икәнен ничек белергә була? (Күзәтеп, башны борып).— Хәзер сез зәңгәр тасманы алыгыз, аның янына башкаларын куеп карап аның озынлыгына тигез булганын сайлап алыгыз. (Кирәк булса, янәшә кую ысулы искә төшерелә).— Зәңгәр һәм сары тасмаларның кайсысы озынрак? (Алар озынлыклары буенча тигез).— Тасмалар озынлыклары буенча төрлеме? (Юк, тасмалар озынлыклары буенча бертөрле, тигез).— Дөрес, күрәсезме, тасмаларның ике башы да бер-берсенә туры килә.— Озынлыгы буенча берсе дә артып чыгып тормый.— Димәк, алар озынлыклары буенча тигез. (Балаларны активлаштыру).— Балалар, сул кулыгызны күрсәтегез әле.— Зәңгәр һәм сары тасмаларны өстәлгә сул кулыгыз ягына яки сул ягыгызга куегыз.— Зәңгәр һәм сары тасмаларны кайсы якка куйдыгыз? (Сул якта. Сулда).— Әйберләрнең сул якта икәнен ничек белергә була? (Күзәтеп, башны борып).— Уң яктагы һәм сул яктагы тасмалар озынлыгы турында нәрсә әйтергә була? (Уң якта ята торган тасмалар сул якта ята торган тасмалардан озынрак).— Сул яктагы тасмалар озынлыгы белән уң яктагы тасмалар озынлыгын чагыштырып нәрсә әйтергә була? (Сул яктагы тасмалар уң яктагы тасмаларга караганда кыскарак).— Шулай итеп, без тасмаларны чагыштырдык.— Сез ничек уйлыйсыз, чыршыга элгән шарлар матур итеп бөтерелеп, ялтырап торсын өчен безгә нинди озынлыктагы тасмалар кирәк? (Озынрак тасмалар).— Аю да аңлады.— Ул хәзер озын тасмаларны алып шарларны чыршыга эләр.— Аю ярдәмчел булганыгыз өчен сезне бик ярата. Ул сезгә «рәхмәт» әйтә һәм бәйрәмгә чакыра.