Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Тылсымлы капчык» уены

Балалар, Йомшаккай сезгә «Тылсымлы капчык» уенын алып килгән. Әйдәгез, капчык эчендә нәрсә булганын карыйк? — Айгөл (Айдар, Алмаз, Айсылу, Гөлинә, Миләүшә), миңа Йомшаккай алып килгән тылсымлы капчыктагы предметларны алырга ярдәм итегез.— Булдырдыгыз, балалар! — Хәзер без алар белән уйнап алырбыз. Өстәлдә тезеп куелган предметлардан Йомшаккай тәгъдим иткәннәрен сайлап алырга кирәк:

- Кызыл предмет ал, ләкин ул туп булмасын. - Туп ал, ләкин ул кызылбулмасын. - Барлык тупларны сайлап ал. - Түгәрәк рпредметлар ал, ләкин туп булмасын. - Кечкенә зәңгәр тупны ал. - Зур кызыл тупны ал.

2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены

Ә хәзер без сезнең белән уйнап алырбыз. Көй уйнаганда сез биерсез, ә көй туктау белән үзегезгә пар табырга тиеш буласыз. Кулында сезнеке төсендәге кебек булган фигуралы бала янына басырсыз.

3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе

Балалар, Йомшаккай коврографта геометрик фигуралар төзеп куйган.— Сез нинди геометрик фигуралар күрәсез? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, Йомшаккай монда бер фигура артык дип әйтә.— Бу нинди фигура, аны табыгыз? (Квадрат).— Нигә? (Калганнары — түгәрәкләр).— Балалар геометрик фигуралар булган тартмаларны ачыгыз.— Ковро-графта кебек үзегезнең геометрик фигураларыгызны шулай урнаштырыгыз.— Булдырдыгыз! Барыгызныкыда Йомшаккайныкы кебек килеп чыкты.— Хәзер мин бер квадратны алып куям.— Калган түгәрәкләрне ике төркемгә аерырга кирәк.— Сез түгәрәкләрне ике төркемгә ничек аерыр идегез, уйлап карагыз. (Төсе буенча, зурлыгы буенча). (Балаларны активлаштыру).— Балалар, әйдәгез сөйләшеп куйык, башта түгәрәкләрне төсләре буенча аерабыз. (Балалар биремне үтиләр).— Алмаз (Айгөл, Марат, Алсу, Әминә, Әлфия) нигә болай аерды? — Ә хәзер түгәрәкләрне зурлыклары буенча аерыгыз.— Нигә болай аердыгыз? (Балаларны активлашты-ру).— Балалар, ә хәзер түгәрәкләрне башта Йомшаккайныкы ничек булган, шулай тезеп куегыз. (Тәрбияче коврографта үзе тезеп күрсәтә).— Кайсыгызның исендә, без алып куйган квадрат нинди төстә иде? (Кызыл).— Кемнең квадратлары кызыл? (Балаларны активлаштыру).— Тагын нинди төстәге квадратлар бар? (Балаларны активлаштыру).— Сезнең ничә түгәрәгегез булса, шулкадәр квадрат алыгыз.— Ничә квадрат? (Күп).— Квадратлар һәм түгәрәкләр саны турында нәрсә әйтеп була? (Ничә түгәрәк булса, шулкадәр квадрат бар. Бертигез. Бертөрле).

4. Йомгаклау

— Балалар, сез бүген булдырдыгыз! — Йомшаккай сезнең барлык биремнәрне дә үти алуыгызга игътибар итте.— Балалар, ә иң авыры нәрсә булды? — Ә иң җиңеле нәрсә иде?

2 нче занятие (интеграль)

Тема. Геометрик фигуралардан (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) рәсемнәр төзү.

Программа эчтәлеге

1. Балаларны билгеле бер рәсем төзү өчен әзер геометрик фи-гураларны (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) танырга, атарга, сайларга, тезергә һәм ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Күплек, зурлык, форма, төс, яссылык, вакыт турындагы белемнәрне ныгыту.

2. Күрсәтмә-образлы фикерләүне, кабул итүне, игътибарлылыкны, күз алдына китерүне, сөйләм этикеты осталыгын, яссылыкта, вакытта ориентирлашуны, моториканы һәм бар-макларның вак хәрәкәтләрен, кызыксынучанлыкны, зирәк-лекне үстерү.

3. Кошларга һәм бөҗәкләргә, әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт, геометрик фигураларны ябыштырганда пөхтәлек, матурлык хисен тою, занятиегә кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Актив сүзлеккә түгәрәк, квадрат, өчмочмак, Йомшаккай, бөҗәкләр, күбәләк, май коңгызы, конверт эчендә, көн (көндез), сары, зәңгәр, ал, яшел, кара, ак, кызыл, зур, кечкенә, бер,

күп, гәүдә, баш, койрык, томшык, тәпиләр һәм канатлар, пассив сүзлеккә — оча, бии, җилпәзә, бизәк, болгый, тышкы кыяфәт сүзләрен кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: коврограф, күбәләкнең, коңгызның, кошчыкның, геометрик фигуралардан ясалган контурлы сүрәтләре: квадрат, түгәрәк, өчпочмак. Язгы пейзаж сүрәтләнгән рәсем.

2. Тарату материалы: күбәләкнең, коңгызның, кошчыкның бер элементы — башлары сурәтләнгән открытка; күбәләк өчен 4 түгәрәк, коңгыз өчен 1 түгәрәк, 2 квадрат, һәр балага берәр өчпочмак; җилем.

Занятиенең структурасы

1. Геометрик фигураларны карау һәм алардан рәсемнәр төзү. 2. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Кошлар, бөҗәкләр сүрәтләнгән рәсемнәр карау һәм күзәтү. 2. Кошлар (зур һәм кечкенә) турында әңгәмә. 3. Язгы күренешләрне күзәтү. 4. Табышмаклар әйтү.

Балаларгы занятиегә оештыру

Занятие уен бүлмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.

Занятиенең барышы

1. Геометрик фигураларны карау һәм алардан рәсемнәр төзү — Балалар, бүген безгә кунакка Йомшаккай килде. Ул нәрсәдер алып килгән. (Тәрбияче матур конверт күрсәтә).— Конверт өчендә нәрсә барлыгын ничек белергә? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, конвертны ачып карарга кирәк.— Алмаз, кил әле, конверт эчендә нәрсә бар? — Конвертта син нәрсә күрдең? — Дөрес, бу геометрик фигуралар. (Түгәрәкне күрсәтә).— Геометрик фигуралар кайда яталар? (Конвертта. Балаларны активлаштыру).— Монда нинди геометрик фигура сурәтләнгән. (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, бу түгәрәк.— Бу түгәрәк зурмы, кечкенәме? (Балаларны актив-лаштыру).— Түгәрәкләр нинди төстә? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, түгәрәкләр төрле төстә: яшел, сары, зәңгәр, кызыл. Алар төрле төсле. (Квадратны күрсәтә).— Монда нинди геометрик фигура сүрөтлөнгөн? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, бу квадрат.— Бу квадрат зурмы, кечкенәме?

(Балаларны активлаштыру). Түгәрәкләр нинди төстә? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, квадратлар төрле төстә: яшел, сары, зәңгәр, кызыл.— Алар төрле төсле.

Кояш күзләрен зур итеп ачкач, Йомшаккай паркта, чирәмдә йөри иде.— Йомшаккай тәүлекнең кайсы вакытында паркка килгән? (Көндез).— Көндез икәнен сез ничек белдегез? (Балаларны активлаштыру). Менә ул матур бөҗәкләрне күрде, алар янына килде, танышты, дуслашты.— Сез ничек уйлыйсыз, Йомшаккай, бөҗәкләр белән танышканда нинди сүзләр әйтте икән? (Балаларны активлаштыру).— Аннары ул үзен һәм таныш бөҗәкләрне кәгазьдә ясады. Йомшаккай сезнең дә шундый ук матур открыткалар ясавыгызны үтенә.

Әйдәгез, менә бу открытканы карыйк (Кош төшерелгән рәсем күрсәтә).— Карагыз, кош нинди геометрик фигуралардан ясалган? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, кошның башы түгәрәк. Ә гәүдәсе нинди формада? (Балаларны активлаштыру).— Нәрсә зуррак: кошның башымы, әллә гәүдәсеме? (Балаларны активлаштыру).— Кошның тагын нәрсәләре бар (Койрык, томшык, тәпиләр һәм канатлар).— Алар нинди геометрик фигуралардан ясалганнар? (Өчпочмаклардан).— Рәсемдә кошның канаты нинди төстә? (Балаларны актив-лаштыру).— Кош төшерелгән шундый ук открыткалар сезнең өстәлдә дә ята.— Балалар, игътибар белән карагыз һәм әйтегез, кошның нәрсәсе җитми? (Канатлары).— Хәзер үзегезнең кошыгызга канат ябыштырыгыз. (Балалар биремне үтиләр, тәрбияче биремнең дөрес үтәлүен карап йөри).

Балалар, Йомшаккай тагын нәрсә ясаган? Табышмакны чишегез:

Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр конкалап. (Күбәләк).

— Бу нинди бөҗәк? (Балаларның җаваплары).— Мин сезнең белән килешәм, бу күбәләк.— Күбәләк нинди фигуралардан ясалган? (Балаларны активлаштыру). Ничә түгәрәк кулланылган? (Күп). (Икенче фигураны күрсәтә).

- Балалар, Йомшаккай тагын бер бөҗәкне ясаган.— Аның турындагы табышмакны чишегез:

Чем кара — елан түгел, Мөгезле — сөзгәк түгел, Канатлы — песнәк түгел; Очканда мыш-мыш килә, Туфракка яшеренә,

Бу нәрсә, йә, кем белә? (Коңгыз).— Нәрсә бу балалар? (Коңгыз).— Йомшаккайга май коңгызы бик ошаган һәм ул аны геометрик фигуралардан төзегән.— Коңгызны сүрәтләү өчен ул нинди фигуралар кулланган? (Балаларны актив-лаштыру).— Дөрес, коңгыз түгәрәк һәм квадратлардан тора.

Балалар, Йомшаккай сездән шундый ук күбәләк ясарга куша, ләкин башка төстәге түгәрәкләрдән. (Балалар биремне үтиләр). Барыгызның да күбәләкләре килеп чыктымы? — Сез ясаган күбәләк Йомшаккай алып килгән күбәләккә нәрсәсе белән охшаган? (Балаларны активлаштыру).— Ә нәрсәсе белән аерыла? (Балаларны активлаштыру).— Әйдәгез, балалар, матур итеп басыгыз, куллар белән матур, салмак хәрәкәтләр ясагыз:

«Күбәләк канатларын җилпи, канатларын бер ача, бер яба» (Балалар хәрәкәт ясый).

Балалар, ә хәзер Йомшаккай сезгә тагын бер бирем куша: шундый ук коңгызны, ләкин башка төстәге квадратлардан төзергә кирәк. (Балалар биремне үтиләр, тәрбияче биремнең дөрес үтәлүен карап йөри).— Барыгызның да коңгызлар ки-леп чыкты.— Сезнең ясаган коңгызлар Йомшаккай алып килгән коңгызларга нәрсәсе белән охшаган? (Балаларны ак-тивлаштыру).— Ә нәрсәләре белән аерылалар? (Балаларны активлаштыру).— Булдырдыгыз! — Менә ничек күп май коңгызлары! — Әйдәгез, балалар, торып әйтик:

«Жу-жу-жу» ди ул, канат белән җырлый ул (Балалар

хәрәкәт ясый ).

(Балаларны кызыксындыру өчен мондый ысул кулланырга була: балалар сурәтне җыярга тиеш булган кәгазь битенә тәрбияче берешәр рәсем ясый — нинди дә булса персонажның битен төшерә. Балаларга персонаж төшерелгән берәр кәгазь бите бирелә һәм алар үз «портретларын» коврографта бирелгән үрнәк белән чагыштырып, анда калган элементларны өстәп бетерергә тиеш булалар).