- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
Тәрбияче коврографта, ана казны күрсәтеп, сорау бирә: — Бу нәрсә? (Ана каз).— Ә хәзер без сезнең белән бармаклар ярдәмендә ана казны күрсәтербез.— Карагыз әле, ана каз нинди горур, кыю, кайгыртучан.— Мин ана каз булыр-мын, ә сез — каз бәбкәләре.- Ә каз бәбкәләре нинди? — Кечкенә, тыңлаучан, бер-берсе белән дус, шаян һәм җитез. Каз бәбкәләренең шушы сыйфатларын тоярга, аңларга тырышыгыз.- Ә хәзер сез каз бәбкәләре булырсыз.— Дүрт бармакны бергә кысыгыз, баш бармакны уч төбенә терәп, кулны аска таба бәгегез. Башта бер кулда, аннары икенчесендә, соңыннан
икесен бергә.— Менә шулай! — Булдырдыгыз! — Каз ни-чек кычкыра әле? — Дөрес, ка-ка-ка! — Балалар казлар га-га-га дип тә кычкыралар.—Әйтеп карагыз әле. (Га-га-га).— Бик яхшы, нәкъ казлар шикелле кычкыра алдыгыз.—Ә каз бәбкәләре ничек кычкыралар, кем әйтә? (Пи-пи, пип-пип).— Әйдәгез, балалар, бергәләп каз бәбкәсе булып кычкырыгыз әле! (Пи-пи, пип-пип!).—Кайда минем каз бәбкәләрем? — Тавыш бирегез әле! (Пи-пи, пип-пип!) — Булдырдыгыз!— Менә нинди кечкенә, тыңлаучан, дус, шаян, елгыр каз бәбкәләре!
3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
— Балалар, ана каз бәбкәләренә ашарга әзерләгән.— Менә ул ана каз. (Тәрбияче коврографта ана казны күрсәтә).— Ба-лалар, ана каз җамаяклар да әзерләп куйган. (Өстәлдә зур һәм кечкенә җамаяклар тезелгән).— Балалар җамаяклар зурлыклары буенча аерылалармы? (Әйе. Зур җамаяк бар һәм кечкенә җамаяк бар).— Бик яхшы, балалар.— Ә хәзер уйлап арагыз әле, ана казга нинди җамаякны бирербез? (Зуры-ш).— Ана каз, менә сиңа зур җамаяк.— Рәхим итеп аша.— чә зур җамаяк бар? (Берәү. Балаларны активлаштыру).— каз бәбкәләренә зурлыгы буенча кайсы җамаякны бирерсез? (Кечкенәләрне).— Бик дөрес.— Сезнең өстәлләрдә ана каз белән каз бәбкәләре төшерелгән карточкалар ята.— Ничә бәбкә? (Күп. Балаларны активлаштыру).— Җамаяклар под-носта яталар.— Ничә җамаяк? (Куп).— Бөтен җамаяклар да бер төслеме? (Юк, бертөсле түгел, зәңгәр һәм ал җамаяклар бар).— Димәк, алар тагын нәрсә белән аерылалар? — Сезнең аларны төсләре белән аерыла дип, әйтәсегез киләме? (Әйе). Алар тагын нәрсә белән аерылалар әле? (Зурлыклары буен-ча).— Балалар, зур җамаякны табып, ана казны ашатып алыгыз.— Булдырдыгыз, сез биремне үти алдыгыз.— Бөтен кечкенә җамаякларны алыгыз да каз бәбкәләрен ашатыгыз.— Балалар, ничә зур җамаяк кирәк булды? (Бер).— Ничә кечкенә җамаяк? (Күп).— Һәр каз бәбкәсенә ничәшәр җамаяк куйдыгыз? (Һәр каз бәбкәсенә берәр җамаяк куйдык). (Балаларны активлаштыру).— Булдырдыгыз! — Сез бик теләп ана казны һәм аның бәбкәләрен сыйладыгыз. Алар риза булып калдылар, сезгә рәхмәт әйтәләр.
4. Йомгаклау
— Балалар, сезгә занятие ошадымы? — Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады? — Ә ана каз үзенең бәбкәләрен ничек чакы-ра? — Кыңгырау кайларда шылтырады? — Ана каз һәм аның бәбкәләре ашаган савыт ничек дип атала? — Каз бәбкәләре нинди җамаяктан ашадылар? — Ана каз нинди җамаяктан ашады? — Нәрсә бер генә, ә нәрсәләр күп иде? — Мин сезнең белән канәгать, сез үзегезне актив яктан күрсәттегез, акыллы булдыгыз.
МАЙ
1 нче занятие
Тема. Геометрик фигуралар.
Программа эчтәлеге
1. Бирелгән сыйфатлары буенча предметны төркемнән аерып алу осталыгын формалаштыру. Геометрик фигураларны төсе һәм зурлыгы буенча төркемләштерү.
2. Продуктив аналитик-синтетик фикерләү эшчәнлеген, музыкаль кабул итүчәнлекне, игътибарлыкны, кызыксынучанлыкны, зирәклекне, реакциянең тизлелеген үстерү.
3. Уңай нәтиҗәгә ирешү теләген, үзара килешеп эшләү осталыгын, занятиегә кызыксыну тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш
Актив сүзлеккә түгәрәк, квадрат, өчпочмак, туп, зур, кечкенә, артык, пассив сүзлеккә аерырга сүзләрен кертү.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: коврограф, тылсымлы капчык, Йомшаккай уенчыгы, геометрик фигураларның модельләре: төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләр (зур түгәрәк — яшел, кечкенәрәге — зәңгәр, тагын да кечкенәрәге — зәңгәр, аннан да кечкенәрәге — яшел, иң кечкенәсе зәңгәр), кызыл төстәге квадрат.
2. Тарату материалы: геометрик фигураларның модельләре: һәр балага тәрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләр (зур түгәрәк — яшел, кечкенәрәге — зәңгәр, тагын да кечкенәрәге — зәңгәр, аннан да кечкенәрәге — яшел, иң кечкенәсе — зәңгәр), һәр балага кызыл квадрат; һәр балага бишәр данә квадратлар; һәр балага төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак).
Занятиенең структурасы
1. «Тылсымлы капчык» уены. 2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены. 3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе. 4. Йомгаклау.
Алдан эшләнгән эш
1. Әзерләнелмәгән әйләнә-тирәлектә түгәрәк, квадрат, өчпочмак формасындагы предметларны табу.
2. «Тылсымлы капчык», «Парыңны тап» уеннарын үткәрү.
Балаларны занятиегә оештыру
Занятие уен бүлмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә бер янәшә куелган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.
Занятиенең барышы