Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

— Сез шарлар һәм кар бөртекләренең бертигез икәнен ничек белдегез? — Тасманың кайсы озын, кайсы кыска икәнен ничек белдегез? (Чагыштырып карадык).— Чагыштыргач, аларның озынлыгын нинди сүзләр белән белдердегез? — Ба-лалар, озынлыклары бертөрле булган тасмалар турында нәрсә дип әйттегез? (Тигез, бертигез).— Ә озынлыклары бертөрле булмаган тасмалар турында нәрсә дип әйттегез? (Тигез түгел).

3 нче занятие

Тема. Куп, бертигез, никадәр-шулкадәр.

Программа эчтәлеге

1. Берсе өстенә икенчесен кую ысулы белән ике тигез предметлар төркемен чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләмдә күп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләрен активлаштыру. Балаларны төрле анализаторлар ярдәмендә күплекләрне зиһенгә алуда күнектерү. Озын-кыска, озынрак-кыскарак, озынлыгы буенча бертигез сүзләре кулланып, берсе өстенә икенчесен кую һәм берсе янына икенчесен кую ысулы белән ике предметны озынлыгы буенча чагыштыру осталыгы камилләштерү.

2. Балаларның тәрбияче артыннан зур булмаган җөмләләрен кабатлый, үз фикерләрен җөмлә рәвешендә белдерә белүләрен, фикерләүләрен һәм зиһенгә алуларын үстерү.

3. Балаларның иптәшләрен ишетә, тынлый, тәрбияче биргән күрсәтмәләр буенча эшли белүләрен тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Күп, бертигез, никадәр-шулкадәр, озын-кыска, озынрак-кыскарак, юлны атлап чыгу, кар бабай сүзләрен актив сүзлеккә кертү; куллар өчен таяклар, күзләр өчен сәдәфләр, борын өчен кишер, эшләпә өчен чиләк сүзләрен пассив сүзлеккә кертү.

«Кар бабайлар һәм чиләкләр күп», «Никадәр кар бабай булса, шулкадәр чиләк бар», «Кар бабайлар һәм чиләкләр бертигез» кебек яна синтаксик конструкцияләрне зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар, Йомшаккай, Актәпи (песиләр), коврограф, төрле озынлыктагы бертөсле ике тасма.

2. Тарату материалы: һәрбер балага өчешәр кар бабай төшерелгән карточка һәм дүртешәр чиләк рәсеме (контурлы сурәт); төрле төстәге һәм озынлыктагы ике тасма.

Занятиенең структурасы

1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе. 2. Динамик пауза.»Сана һәм эшлә»уены. 3. »Юлларны чистарту» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдадан эшләнгән эш

1. Кар бабай сурәтләнгән рәсемнәр карау, аның өлешләрен билгеләү. 2. Кар бабай турында шигырьләр уку. 3. Прогулка вакытында балалар белән кар бабай әвәләү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра. Яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе

Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясарга уйлаганнар.— Елнын кайсы фасылында кар бабай ясыйлар? (Кыш көне).— Кышкы матур көн иде. Йомшаккай белән Актәпи җылы киемнәрен киеп урамга чыктылар. Аларга кар бабай ясау авыр тугел.— Балалар кар бабай ясау өчен нишләргә кирәк? (Кардан тәгәрәтеп зур йомгаклар ясарга кирәк ).— Кар йомгаклары нинди формада? (Шар формасында).— Йомшаккай кардан бер шар тәгәрәтеп ясаган.— Актөпи дә кардан бер шар тәгәрәткән.— Балалар, Йомшаккай белән Актәпи ничә шар ясаганнар? (Бер, берешәр).— Менә ул шарлар. (Тәрбияче коврографта күрсәтеп сөйли).— Алар нинди зурлыкта? (Берсе зур,икенчесе кечкенә).— Куллар хәрәкәте белән кечкенә (зур) кар йомгаклары ясап күрсәтегез? — Бик яхшы, дөрес күрсәтәсез! — Зур кар йомгагы кар бабайның кайсы җиренә куела? (Астына, аска).— Әйе, аскы өлешенә.— Менә шулай. (Коврографта күрсәтә).— Ул нәрсә булыр? (Гәүдәсе).— Кечерәк кар йомгагы кар бабайның кайсы җиренә куела? (Өстенә, өскә).—Әйе, өске өлешенә.— Менә шулай. (Коврографта зур түгәрәк өстенә кечкенә түгәрәк куя).— Кечерәк түгәрәк кар бабайның нәрсәсе булыр дип уйлыйсыз? (Башы).— Бик дөрес. Аннары Йомшаккай белән Актәпи кар бабай килеп чыксын өчен нәрсәләр ясаганнар икән? (Балаларны активлаштыру. Куллары урынына таяклар, күзләе урынына сәдәфләр, борын урынына кишер, эшләпә урынына чиләк куйганнар, куярга онытканнар).— Балалар сездә карточкалар бар.—

Сезнең карточкаларда нәрсә ясалган? (Кар бабайлар).—Алар бертөрле, яисә төрле-төрлеме? (Формасы һәм размеры буенча бер төрле).— Игътибар белән карагыз әле, сезнең карточкалардагы кар бабайларга нәрсә кигертергә онытканнар.— (Эшләпәләр).— Әйе, әйдәгез әле һәрбер кар бабайга эшләпә кидереп куегыз! — Алар матур булсыннар.— Эшләпә урынына нәрсә алырга була? (Чиләк).— Карточкада ничә кар бабай бар? (Куп).— Сезнең подносларда чиләкләр бар? — Алар ничә? (Күп).— Балалар чиләкләр һәм кар бабайларнын саны турын-да нәрсә әйтә аласыз? (Куп).— Әйдәгез бергәләп кабатлыйк: «күп». Чиләкләр һәм кар бабайлар ничәшәр? (Куп).— Хәзер сез чиләкләрне кар бабайларның башына куеп чыгарсыз.— Чиләкләрне матур итеп кигертергә кирәк.— Ничек эшләргә кирәклеген карап торыгыз.-Уң кулыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтә).— Кайсы кулны күрсәттегез? Хәзер сул кулыгызны күрсәтегез? (Балалар күрсәтә).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? — Сул кулыгызны карточкага куегыз. Уң кулы-гыз белән сулдан уңга чиләк-эшләпәләрне кар бабайларның башына куеп чыгыгыз.— Ничек куярга кирәк, кабатлап күрсәтегез әле. (Сулдан уңга).— Сул кулдан башлап уң кул белән чиләкләрне куя башлагыз.— Һәрбер кар бабайга берешәр чиләк-эшләпә кигерәбез: бу кар бабайга да, бу кар бабайга да, монысына да. Бер кар бабайны да төшереп калдырмыйбыз! — Ничә кар бабай бар? — Ничә чиләк? — Никадәр кар бабай, шулкадәр чиләк.— Нәрсә күбрәк, кар бабайлармы әллә чиләкләрме? (Никадәр кар бабай булса, шулкадәр чиләк бар).— Никадәр кар бабай булса, шулкадәр чиләк булуын башкача ничек итеп әйтеп була? (Кар бабайлар да, чиләкләр дә бертигез). (Балаларны активлаштыру).— Тагын ничек итеп әйтеп була? (Кар бабайлар да, чиләкләр дә бертөрле санда).— Алсу (Илнур, Лилия, Әдилә) кар бабайларның һәм чиләкләрнең саны турында нәрсә әйтергә була? (Никадәр кар бабай булса, шулкадәр чиләк бар. Кар бабайлар да, чиләкләр дә бертөрле санда. Кар бабайлар да, чиләкләр дә бертигез).—Булдырыгыз, балалар! Искиткеч яхшы итеп эшләдегез. Кар бабайларга эшләпәләрен бик матур итеп кигерттегез, тырыштыгыз.