Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

3. «Үз өеңне тап» дидактик уены

— Балалар, шар белән кубның өйләре бар.— Менә бу йортта (Тәрбияче шарлар куелган обручка күрсәтә) нәрсәләр яши икән: шарлармы әллә кублармы? — Дөрес, шарлар яши.-Ә ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Обруч эченә шар куелган).-Кемдә шар бар, монда килегез! (Шар тоткан балалар шарлы обруч янына килеп басалар).— Ә менә бу йортта (Тәрбияче кублар куелган обручка күрсәтә) нәрсәләр яши икән: шарлармы әллә кублармы? — Дәрес кублар яши.-Ә ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Обруч эченә куб куелган).— Кемдә куб бар, монда килегез! (Куб тоткан балалар шарлы обруч янына килеп басалар). (Һәрберсе үз йортларын тапканнан соң, балаларга бүлмәдә төрлечә (фигураларны арка артына яшереп, ике кулны да фигура белән өскә күтәреп, ике кулны да фигура белән күкрәк турысына куеп) йөреп алырга тәкъдим ителә). (Тәрбияче сигналы буенча (Я кул чаба, я бубен кага, я кыңгырау шалтырата) балалар һәрберсе үз йортын таба).-Хәзер, шар тоткан балалар шарларыгызны өскә күтәрегез һәм «шар» дип әйтегез.— Хәзер, куб тоткан балалар кубларыгызны өскә күтәрегез һәм «куб» дип әйтегез. (Уен берничә кат кабатлана, тәрбияче һәр уен саен йортларның урыннарын алыштырып тора).

4. Йомгаклау

— Без бүген нинди фигуралар белән таныштык? — Шар белән куб ничек аерылалар? — Моны без ничек белдек? (Күз белән карап, кулга тотып карап, тәгәрәтеп карап).— Миңа бүген сезнең белән уйнау күңелемне күтәрде, чөнки сез барыгыз да актив булдыгыз.— Шуның өчен, әйдәгез, үзегезне, бер-берегезне мактап, кул чабып алыгыз! — Афәрин!

2 нче занятие

Тема. Зур-кечкенә.

Программа эчтәлеге

1. Балаларда контраст зурлыктагы предметлар турында күзаллау формалаштыру, зур һәм кечкенә сүзләрен куллану; шар һәм кубны аера, атый белүләрен ныгыту.

2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, әйләнә-тирәдәге предметларны танып белүгә кы-зыксынуларын үстерү.

3. Әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Зур, кечкенә, куб, шар сүзләрен балаларның актив сүзлегенә кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: коврограф, аю белән куянның контурлы рәсемнәре, урман һәм зур, кечкенә йорт рәсемнәре.

2. Тарату материалы: тәрбияче өчен аю, ә балалар өчен куян маскалары, зур һәм кечкенә шарлар һәм кублар, бер зур обруч, кечкенә обручлар (балалар санынча яки берничә балага берешәр).

Занятиенең структурасы

1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү. 2. Динамик пауза. «Аю һәм куяннар» уены. 3. «Аю белән куян өчен бүләкләр» дидактик күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Балалар белән «Өч аю» әкияте уку. 2. Өй туе төшерелгән рәсемнәр карау һәм аның турында сөйләшү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар кар-шына урнаша.

Занятиенең барышы

1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү

— Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер әкият сөйлим. (Тәрбияче сөйли).— Борын-борын заманда урманда яшәгән ди, булган ди аю белән куян. Алар бик дус яшәгәннәр. Бердән-бер көнне йорт төзергә уйлаганнар. Икесе дә бик нык тырышканнар: йортларны төзеп куйганнар.— Балалар, сез ничек уйлыйсыз, аю үзенә нинди зурлыктагы өй төзегән икән? (Зур). (Балаларны активлаштыру).— Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Аю үзе дә зур).— Ә куян нинди зурлыктагы өй төзеде икән? (Кечкенә). (Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер аюның нинди зурлыктагы йорт төзегәнен күрсәтик. (Балалар кул белән күрсәтәләр).— Ә хәзер куянның ңинди зурлыктагы йорт төзегәнен күрсәтик. (Балалар кул белән күрсәтәләр).- Булдырдыгыз!