Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе

— Балалар, көннәрдән бер көнне Йомшаккай үзенең дусты Актәпи белән янәшә үсеп утыра торган ике чыршы янында очрашырга сүз куештылар.— Алар билгеләнгән урынга килеп тә җиттеләр.—Менә алар чыршылар янына килеп бастылар, чыршыларның матурлыгына сокландылар.— Йомшаккай белән Актәпи аларның кайсысы биегрәк икән дип бәхәсләштеләр.— Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру).— Кайсы чыршының биегрәк (тәбәнәгрәк) икәнлеген ничек белеп була? — Чыршыларның берсен икенчесе янына куеп карарга кирәк, менә болай.— Кайсы чыршы биегрәк: монысымы әллә монысымы? (Бу сорауны биргәндә, тәрбияче чыршыларның биеклеген күрсәтү өчен, һәр чыршы буенча кулы белән астан-өскә йөртеп күрсәтә). (Астан-өскә дип балалар белән бергә кабатлыйлар).— Әйе, бу чыршы биегрәк! — Әйдәгез, бергәләп әйтик: «Биегрәк!» (Чыршының биеклегенә кәрсәтә).— Ә кайсы чыршы тәбәнәгрәк? — Әйе, бу чыршы тәбәнәгрәк. (Чыршының тәбәнәгенә күрсәтә).— Бергәләп әйтегез: «Тәбәнәгрәк!» һәм тәрбияче аңлатып үтә: «Бу биек чыршы, ә бу тәбәнәк чыршы». Аннары сорый: «бу чыршыларның биеклекләре турында нәрсә әйтеп була?» (Бер чыршы биегрәк, икенчесе тәбәнәгрәк). Тәрбияче чагышты-ру нәтиҗәләрен балаларның биегрәк, тәбәнәгрәк сүзләре белән әйтүләренә ирешә: — Кайсы чыршы биегрәк, күрсәтерсезме? (Балаларны чакыра: Әминә (Алия, Алсу, Айгөл) күрсәтер).— Әминә: «Бу чыршы биегрәк» — дип әйт.— Барыбызда бергә әйтик: «Биегрәк».— Бу чыршы биеклеге буенча нинди? «Бу чыршы биегрәк».— Кайсы чыршы тәбәнәгрәк, күрсәтерсезме? (Күрсәтү өчен балаларны чакыра).— Айгөл: «Бу чыршы тәбәнәгрәк» — дип әйт.— Балалар, бергәләп әйтик: «Тәбәнәгрәк».— Әйе, бу чыршы биегрәк, ә монысы тәбәнәгрәк.— Балалар, әйдәгез биек чыршыны кулларыгыз белән күрсәтегез.— Менә болай: астан-өскә.— менә нинди биек чыршы! — Балалар,, әйдәгез кулларыбыз белән тәбәнәк чыршыны күрсәтегез.— Менә болай: астан-өскә.— Менә нинди тәбәнәк чыршы! — Булдырдыгыз! — Балалар, үзегезнең, кулларыгызга карагыз әле, алар барысын да күрсәтә алалар: озынлыкны да, киңлекне дә, биеклекне дә. (Балалар тәрбияче белән бергә күрсәтәләр).— Бик тырышып эшләдегез.— Шуның өчен сезгә күңелле көй яңгырый.

2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү

— Хәзер сез бармакларыгыз белән күнегүләр ясарсыз.— Бармакларыгызны яратыгыз, аларны сыйпагыз.—Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан.— Баш һәм имән барма-кларны бергә тоташтырыгыз.— Менә шулай.— Нинди фигура барлыкка килде? (Түгәрәк).— Барлыкка килгән түгәрәктән миңа карагыз — алга.— Бергәләп әйтегез: «алга». Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз — өскә.— Бергәләп әйтегез:«өскә». Түгәрәк аша идәнгә карагыз — аска.— Бергәләп әйтегез: «аска».— Ә хәзер кулларыгызны төшерегез.—Уң кулны уң якка сузыгыз.— Бергәләп «уңга» — дип әйтегез.— Сул кулны сул якка сузыгыз.— Бергәләп «сулга» — дип әйтегез.— Булдырдыгыз!

3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе

— Кышның бер матур көнендә куяннар керпеләр белән урман аланында очраштылар. Алар уйнадылар, кышкы та-бигать белән хозурландылар. Сезнең карточкаларыгызда да нәрсәләр ясалган? (Куяннар).— Карточкага игътибар белән карап әйтегез: «Ничә куян бар иде?» (Күп).— Сездә конверт-лар бар, алар эчендә нәрсәләр бар? (Керпеләр).— Ничә керпе? (Күп), Һәр куянның керпеләр арасында бер дус керпесе бар.— Хәзер һәр берегез берәр керпене алып, аны куяннар астына тезегез.— Ничек итеп тезәрсез? — Керпеләрне кайсы кул белән алырга кирәк? (Балаларны активлаштыру).— Аларны кайсы якка таба тезәргә кирәк? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, уң кул белән сулдан-уңга.— Керпеләр арасында, шулай ук куяннар арасында да ара калдырып барыгыз.— Бер куянны да төшереп калдырмагыз, һәр куянның да үз иптәш керпесе булырлык итеп тезегез.— Булдырасың Алмаз; ул барысын да дөрес эшли: керпеләрне уң кулы белән ала һәм аларны төгәл куяннар астына куеп бара. Аның һәр куяны берәр керпе белән дуслаша.— Мин Алмаз өчен бик шат, ул бик тырыша.— Балалар, һәр куянның да дус керпесе бармы? (Һәр куянның да түгел. Бер куянга керпе җитмәде. Тагын бер керпе алырга кирәк).— Дөрес, тагын бер керпе алырга кирәк һәм тагын берне.— Ә хәзер барлык куяннарның да дус керпеләре бармы? — Дөрес, хәзер барлык куяннарның да дус керпеләре бар.— Сез никадәр куян булса, шулкадәр керпе алдыгыз.— Карагыз әле, конвертта тагын керпеләр бармы? — Алар артык. (Без аларны алмадык).— Сез ничә керпе алдыгыз? — Дөрес, сез никадәр куян булса, шулкадәр керпе алдык. (Балаларны активлаштыру).— Нәрсә күбрәк: куян-нармы, әллә керпеләрме? (Куяннар никадәр булса, керпеләр шулкадәр).— Ә никадәр куян булса, шулкадәр керпе барлыгын икенче төрле ничек әйтеп була? (Алар бертигез, күп, бер үк санда).— Дөрес, куяннар һәм керпеләр санын — никадәр куян булса, шулкадәр керпе; алар бертигез; күп; бер үк санда дип әйтергә була. (Балаларны активлаштыру).— Балалар» сез бик актив булдыгыз.— Мин сезгә куян рәсемнәре бүләк итәм.