Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

— Балалар, бүгенге занятиедә нинди хайваннар дуслаштылар? — Алар ничә? — Балалар, ә дуслар кемнәр алар? — Сезнең дусларыгыз бармы? — Сез моны ничек аңлыйсыз? — Дөрес, дуслар белән кызык, алар сиңа ярдәм итәләр. Алардан башка күңелсез.— Бөтен кешеләргә дә дуслашырга һәм чын дуслыкның кадерен белергә кирәк.

3 нче занятие

Программа материалының үзләштерелешенә һәм икенче кечеләр төркеменең үзенчәлекләренә карап эшне ирекле планлаштыру.

4 нче занятие

Тема. Күп -аз, никадәр-шулкадәр.

Программа эчтәлеге

1. Берсен икенчесенә кую ысулы белән ике тигез булмаган предметлар группасын чагыштырырга өйрәтү, чагыштыру нәтиҗәләрен күп-аз, никадәр-шулкадәр сүзләре белән белдерү. Үз гәүдәләре якларында (уң, сул) ориентирлашуда күнектерү. Биеклеге буенча ике контраст предметларны ча-гыштыра бөлүне дәвам итү, чагыштыру нәтиҗәләрен биек-тәбәнәк, биегрәк-тәбәнәгрәк сүзләре белән белдерү.

2. Күрсәтмә-образлы фикерләүне, тактиль тоемлауны, чагыштыра белү осталыгын, хәрәкәтләрне шигырьнең эчтәлегенә туры китереп башкаруны үстерү.

3. Балаларда шөгыльләнү теләген арттыру, тәртип кагыйдәләрен үти белүне тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Актив сүзлеккә күп-аз, никадәр-шулкадәр, биек-тәбәнәк, биегрәк-тәбәнәгрәк, кызыл, зәңгәр, бүрек сүзләрен; пассив сүзлеккә йомгак, тавыш, бөтерелде, борылды, җим сүзләрен кертергә.

«Бу пирамида биек, ә бу пирамида тәбәнәк» дигән синтаксик конструкцияне зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Куян Озынколак һәм аның дуслары, коврограф.

2. Тарату материалы: һәр балага карточка, подносларда куян рәсемнәре (4 данә), бүрек сурәтләре (4 данә), һәр балага сары һәм яшел төстәге ике конверт, төрле биеклектәге пирамидаларның контурлы рәсеме.

Занятиенең структурасы

1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе. 2. Динамик пауза Аз хәрәкәтле уен «Куянкай». 3. «Биек-тәбәнәк» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Кышкы уеннар турында әңгәмә. 2. Аз хәрәкәтле «Куянкай» уенын үткәрү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие уен бүлмәсендә уңайлы шартларда үтә, тәрбияче балалар белән идәнгә утыра. Яки балаларны ике янәшә куелган өстәлләр артына утырта. Балаларга аның нәрсә белән шөгыльләнүе күренсен өчен үзе түргә утыра.

Занятиенең барышы

1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе

— Куян Озынколак һәм аның дуслары кар яуганын күреп урамга йөгереп чыктылар.— Бүрек кияргә дә онытканнар.— Балалар, куяннарга бүрекләрен кияргә булышабызмы.— Һәр куянның бүреге булырга тиеш.— Балалар, сездә карточкалар бар.— Хәзер карточканың өске сызыгына куяннар тезегез. (Ничек тезәргә икәне искә төшерелә).— Ничә куян? (Куп).— Сезнең подносларда бүрекләр бар.— Игътибар белән кара-гыз, ничә бүрек? (Күп).— Бүрекләр нинди төстә? (Кызыл).— Һәр куянга бүрек җитәме икәнен белү өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Бүрекләрне куяннарга кидереп карарга кирәк). (Балаларга күпме куяннар, шулкадәр бүрекләр кидереп карар га тәкъдим ителә). (Балалар биремне үтиләр). (Тәрбияче балаларга бүрекләрне уң кул белән алырга кирәклеген һәм аларны сулдан уңга тезәргә кирәклеген әйтә: һәр куянга бүрек кидерә).— Барлык куяннарга да бүрек җиттеме? (Ба-лаларны активлаштыру).— Куяннар һәм бүрекләр тигезме? (Балаларны активлаштыру).— Куяннарның һәм бүрекләрнең тигез икәнен ничек белеп була? (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче бер бүрекне алып куя).— Бер куян бүреген югалткан.— Хәзер калган куяннар һәм бүрекләр турында нәрсә әйтергә була? — Хәзер куяннар һәм бүрекләр тигезме?». (Шун-нан тәрбияче барлык куяннарны күрсәтә һәм артык куянда тукталып кала): — Бер куян артык булып калган.—Димәк, бүрекләргә караганда куяннар күбрәк.— Бер бүрек җитми, димәк алар азрак, ә куяннар күбрәк.— Нәрсә күбрәк (азрак), куяннармы әллә бүрекләрме?». (Тәрбияче бер баланы чакыра һәм бер куянны алып куярга куша).— Ничә куян? (Балаларны активлаштыру).— Ничә бүрек? (Балаларны активлаштыру). Куяннар һәм бүрекләр турында нәрсә әйтергә була? (Балаларны активлаштыру).— Куяннар һәм бүрекләр хәзер тигез-ме? (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче кушуы буенча бала тагын бер бүрекне алып куя. Шулай һәрвакыт нәрсәнең күбрәк (азрак) булуын ачыклыйлар).— Куяннар урамда кар белән озак уйнаганнар, бүрекләр кигәч туңмаганнар. Берсе дә үз бүреген югалтмаган.— Шат күңел белән өйләренә кайтып киткәннәр.