Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре

Программа буенча математика занятиеләре икенче кечеләр төркеменнән башлап үткәрелә. Балалар алдына уку бурычлары куелмый, тәрбияче уйнарга тәкъдим итә. Уеннар, уен алымнары куллану вакытында танып белү эчтәлеге югал-маска тиеш, чөнки математик күзаллаулар формалаштыру бу занятиеләрнең төп максаты булып тора. Занятиеләрнең структурасы бик гади. Беренче вакытларда балалардан шәхси җаваплар таләп ителми, сорауларга кем тели, шул яки барысы бергә җавап бирәләр. Математикага өйрәтүдә бер типтагы күнегүләр зур урын алып тора, ләкин эш алымнары һәм күрсәтмәлелек төрләндереп торыла. Балаларны өйрәтүдә практик методлар (күнегүләр, модельләштерү, элементар тәҗрибәләр) киң кулланыла. Практик методлар белән бергә сүзле (аңлату, иинструкция, җавап үрнәге, сораулар, бәя бирү), күрсәтмә методлар (предметлы, иллюстрацияле, схемалар, геометрик фигуралар) да урын алып тора, алар танып белү эшчәнлеген активлаштыруга булышлык итәләр. Бу төркемнәрдә уен методына караган эмоциональ алымнар киң кулланылырга тиеш. Шуны истә тотып уен методына (сюрпризлы момент, качыру, эзләү, уен күнегүләре, ярыш элементлары); дидактик уенчыклар белән (матрешка-лар, гөмбәләр, төрле һәм бертөрле төстәге боҗралардан торган конуслар) күнегүләр башкаруга, математик эчтәлектәге сюжетлы-дидактик («гаилә»,«кибет», «сәяхәтләр», «кунаклар каршылау» Һ.6.), хәрәкәтле уеннарга («Аю һәм бал кортлары», «Бүре һәм куяннар, «Чыпчыклар һәм автомобиль» һ.б.) өстенлекле урын бирелә. Балаларда беренче математик күзаллаулар формалаштыру уңышлы булсын өчен түбәндәге педагогик шартлар кирәк: а) балалар белән математик күзаллауларны үстерүгә ориентир-лашкан махсус эшчәнлек оештыру; б) балаларның практик эш итүләренә булышлык итә торган төрле төрдәге дидактик мате риаллар куллану; в) балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм ин-дивидуаль якын килү принципларын истә тоту; г) шәхескә ориентирлашкан якын килү; д) өйрәтүдә дифференциацияне һәм интеграцияне яраклаштыру; е) «педагог-балалар», «балалар-балалар»кебек үзара йогынты ясау формаларын куллану; е) балаларның ирешкән уңышларын вакытында билгеләп бару; ә алар, үз чиратында өйрәтү өчен уңай эмоциональ фон тудыралар, белем һәм күнекмәләр үзләштерүгә карата танып белү кызыксынулары барлыкка килүгә булышлык итәләр.

Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь

1 нче занятие

Тема. Шар, куб.

Программа эчтәлеге

1.Фигураның төсенә, размерына карамыйча шар һәм кубны аерырга һәм атарга өйрәтү.

2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, предметларны форма буенча чагыштыра белүләрен үстерү.

3. Коллективта шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.

2 нче занятие

Тема. Зур-кечкенә.

Программа эчтәлеге

1. Балаларда контраст зурлыктагы предметлар турында күзаллау формалаштыру, зур һәм кечкенә сүзләрен куллану; шар һәм кубны аера, атый белүләрен ныгыту.

2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, әйләнә-тирәдәге предметларны танып белүгә кызыксынуларын үстерү.

3. Әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.