Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

— Алмалар үсә торган агач ничек атала? — Алмагачларда ничә алма бар иде? — Алмалар нинди төстә? — Алмалар зур-лыклары буенча бертөрлеме яисә төрлеме? — Сез бизәкләрне нәрсәләрдән төзедегез? — Хәзер сез кубиклар белән үзегез теләгән вакытта уйный аласыз.

2 нче занятие

Тема. Предметларның бертөрле һәм төрле-төрле билгеләре. Төркемнән бер предметны аеру.

Программа эчтәлеге

1. Аерым предметлардан төркем төзергә, характерлы билгеләре буенча предметны төркемнән аерырга өйрәтү; предметларның саны буенча бәйләнеш урнаштырганда «бер», «күп», «аз», «берәү дә юк» сүзләрен куллану.

2. Балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын һәм табигатьнең матурлыгын тоемлауларын, тәрбияче соравына аңлаешлы итеп җавап бирә белүләрен үстерү.

3. Сорауларга җавап бирү теләге, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Бер, күп, аз, берәү дә юк, көз, сары, кызыл сүзләрен балаларның актив сүзлегенә кертү; төрле төсле, бертөрле, яфрак коела, үлчәм (размер), үлчәмнәре буенча бертөрле аңлатмаларын пассив сүзлеккә кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: көз рәсеме төшерелгән картина; кызыл Һәм сары тасмалар бәйләнгән ике кәрзин; магнитофон, «Яфраклар коела» дигән җырның аудиоязмасы. 2. Тарату материалы: һәр балага кызыл һәм сары яфракларның контурлы сурәтләре.

Занятиенең структурасы

1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе,

2. Яфраклар белән уен күнегүе.

3. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Прогулкада көз фасылының үзенчәлекләрен күзәтү (суык, җил исә, яфраклар саргая, коела).

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе

— Балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты дип уйлыйсыз? (Көз).— Әйе, көз.— Ә ни өчен көз дип уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, агачларда сары яфраклар күренә, үләннәр саргайды, яңгырлар ява.

Көз килде. Үләннәр Саргайды, шиңде. Сап-сары яфраклар Җиргә сибелде.

(Тәрбияче балаларга көз темасына картина күрсәтә).— Балалар, ә менә бу картинада елның кайсы вакыты икән? (Көз).— Елның нинди матур вакыты! Картинада нәрсә сурәтләнгән? (Балаларны активлаштыру).— Картинада ничә агач бар? (Бер).— Дөрес.—Агачларда нәрсәләр үсә? (Яфраклар).— Балалар, карагыз әле, көз безгә нинди матур кәрзин җибәргән (Кәрзиннең өсте капланган).—Ә кәрзинде нәрсә бар икән? — Карамыйча гына белеп буламы? (Балаларны активлашты-ру).— Балалар, барыгыз да минем күзләремә карагыз, мин сезгә кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен белергә ярдәм итәрмен.— Алар агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек.— Нәрсәләр икән ул? (Алар агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек дигәч, башка сыфатларын әйтмичә генә балалар әйткәнне тыңларга кирәк, бәлки, берәрсе әйтер. Әгәр дә әйтә алмасалар, яфракларга хас тагын бер сыйфатны атыйлар, мәсәлән, җилдә селкенәләр, яшел төстә, көз көне сары, кызыл төстә дә булалар. Һәм шулай предметка хас 4-5 сыйфатны атагач та балалар нәрсә икәнен әйтә алмасалар, тәрбияче үзе ярдәм итә).— Дөрес, балалар, бу яфраклар була. (Балаларны активлаштыру).— Бу кәрзиндә төрле төстәге яфраклар.— Карагыз әле, алар ничек күп! — Ничек уйлыйсыз, көз агачларның яфракларын нинди төскә буяган? — Барлык яфраклар да бер төслеме, яисә төрле төстәме? (Төрле төсле: кызыллары да, сарылары да бар).— Яфраклар барысы да бер төслеме? (Юк, төрле төсле: сары, кызыл яфраклар).— Ә бу яфрак нинди төстә? — Ә монысы нинди төстә? Бу (күрсәтә), ә бу яфрак (күрсәтә) бертөслеме, яисә төрле төстәме? (Төрле төстә).— Алар нәрсәләре белән төрле? (Кызыл, сары).— Сез төсләре буенча төрле дип әйтергә телисезме? — Кабатлагыз әле: төсләре буенча төрле. (Балалар бер-берсенә «төсләре буенча төрле» дип әйтәләр). (Балаларга агачтагы яфракларның төрле төстә булуларын төшендерү. Балалар тәрбияче белән бергә «сары», «кызыл», «төрле төстә» сүзләрен кабатлыйлар).— Ә яфраклар нәрсәләре белән бертөрле? (Балалар яфракларның охшашлыкларын аңласалар да җавап бирергә авырсыналар. Яфракларны берсе өстенә икенчесен куеп карыйлар).— Мин сезгә ярдәм итәм: яфраклар үлчәмнәре (размеры) буенча бертөрле. (Балаларны актив-лаштыру: балалар «үлчәм», «үлчәмнәре буенча бертөрле» фразаларын бергәләп, хор белән һәм һәр бала үзенә үзе әйтеп карыйлар).