Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»

Ак куянкай утырган, Колакларын селкетә Менә шулай, менә шулай Колакларын селкетә. Менә шулай, менә шулай Уң колагын селкетә, Менә шулай, менә шулай Сул колагын селкетә. Куян туңа башлаган Аякларын җылыта. Менә шулай, менә шулай, Аякларын җылыта. Менә шулай, менә шулай, Уң аягын җылыта. Менә шулай, менә шулай, Сул аягын җылыта. Куян һаман да туңа. Сикергәлән тә куя. Менә шулай, менә шулай, Уң аякта сикерә. Менә шулай, менә шулай, Сул аякта сикерә.

3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе

— Балалар, сез хәзер уйнарсыз.— Сезнең өстәлләрдә кон-вертлар һәм рәсемнәр бар.— Рәсемнәрдә нәрсә ясалган? (Пирамидалар).— Аларның биеклеге турында нәрсә әйтергә була?

(Балаларны активлаштыру).— Алар биеклекләре буенча төрле диясегез киләме? — Биек пирамиданы күрсәтегез. (Балалар күрсәтә).— Кечкенә пирамиданы күрсәтегез.(Бала-лар күрсәтә).— Ә хәзер пирамидаларны биеклекләре буенча чагыштырыгыз, бер пирамиданы икенчесе янына куегыз.— Пирамидаларның аскы өлешләрен тигезләп янәшә куегыз.

(Тәрбияче коврографта тигезләү ысулын күрсәтә).— Ә хәзер кулыгызны астан өскә башта бер пирамида буенча, аннан икенче пирамида буенча үткәрегез.— Менә шулай. (Тәрбияне күрсәтә).— Бу пирамида буенча кул өскә тизрәк менеп җий димәк ул тәбәнәк.— Ә бу пирамида буенча кул озак менә, димәк ул биек.— Пирамидаларның биеклеге турында нәрсә әйтергә була? (Бер пирамида биегрәк, икенчесе тәбәнәгрәк),— Сезнең алда конвертлар ята, алар нинди төстә? (Конвертлар сары һәм яшел төстә).— Биек пирамиданы сары конвертка, ә тәбәнәк пирамиданы яшел конвертка салыгыз.— Нинди пирамиданы сары конвертка салдыгыз? (Балаларны актив-лаштыру)»— Нинди пирамиданы яшел конвертка салдыгыз? (Балаларны активлаштыру).— Булдырдыгыз! — Сез бирем-не дөрес үтәдегез.

4. Йомгаклау

Сезгә занятиедә нәрсә ошады? — Сез нәрсәгә өйрәндегез? - Сезнең нәрсә килеп чыкты, ә нәрсәне әле ныграк өйрәнәсе бар?

МАРТ

1 нче занятие

Тема. Күп-аз, никадәр-шулкадәр. Программа эчтәлеге

1. Берсе өстенә икенчесен һәм берсе янына икенчесен куеп карау ысуллары белән ике тигез булмаган предметлар группасын чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, чагыштыру нәтиҗәсен күп-аз, никадәр-шулкадәр, бертигез сүзләре белән билгеләү. Өскә-аска, көн-төн, иртә-кич сүзләрен куллануны ныгыту.

2. Балаларның фикерләвен, диалогик осталыкларын, предметларның төрле билгеләрен (төс, зурлык, форма) зиһенгә алуны, тактиль тоемлау, предметларны төрле параметрлары буенча чагыштыру, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләрне башкару осталыгын үстерү. Туры модель ярдәме белән тәүлек өлешләрен үзләштерергә ярдәм итү.

3. Балаларда шөгыльләнү теләге, вакытны чамалау хисе, уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт, сөйләм этикеты кагыйдәләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Актив сүзлеккә күп-аз, күпме-шулкадар, бертигез, кәй-тән, иртә-кич, кубик, түгәрәк, ал, зәңгәр, ак, кара, кызыл; пассив сүзлеккә хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, хәерле

төн кебек сүзләрне, сүзтезмәләрен кертергә.

«Кечкенә кубикларны зур кубиклар өстенә куярга», «Кечкенә кубикларны зур кубиклар янына куярга» кебек синтаксик конструкцияләрне зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчык — Акбай, «Тылсымлы капчык», тәүлек өлешләре төрле төсләр белән бирелгән (ал, ак, зәңгәр, кара) туры модель. Тәүлекнең төрле вакытын сурәтләгән рәсемнәр. 2. Тарату материалы: зур кызыл кублар, кечкенә зәңгәр кубиклар.

Занятиенең структурасы

1. «Тылсымлы капчык» уены. 2. Динамик пауза. 3. «Бу кайчан була?» дидактик уены. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Тәүлекнең төрле вакыты сурәтләнгән рәсемнәр карау һәм әңгәмә. 2. Тәүлекнең төрле вакыты сурәтләнгән әсәрләр уку.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие уен бүлмәсендә уңайлы шартларда үтә, тәрбияче балалар белән идәнгә утыра. Яки балаларны ике янәшә куелган өстәлләр артына утырта. Балаларга аның нәрсә белән

шөгыльләнүе күренсен өчен үзе түргә утыра.

Занятиенең барышы