Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

Йомшаккай нинди уен коралларында уйнады? — Сиңа кайсы уен коралы ныграк ошады? — Йомшаккай кибеттә нәрсә сатып алды? — Зурлыклары буенча Йомшаккай нинди туплар алды? — Сезгә занятиедә иң ошаганы нәрсә булды?

3 нче занятие

Тема: Тою органнары ярдәмендә күплекләрне кабул итү.

Программа эчтәлеге

1. Балаларны ничә уенчык торса (1—3 чикләрендә), шулкадәр хәрәкәт ясарга өйрәтү. Капма-каршы тәүлек өлешләрндә ориентирлаша белү осталыгын ныгыту: көн-төн, кич-иртә. Табигать күренешләре (тәүлек өлешләре) турындагы белемнәрне ачыклау, тирәнәйтү.

2. Аналитик-синтетик эшчәнлеккә булган нигезләрне, зиһенгә алу, игътибарлылык, фонематик ишетү сәләтен, вакыт тоемлавын, төгәл һәм төрле итеп үз фикерне һәм хисләреңне чагылдыра алу осталыгын, туган телнең тәэсирлеген, телнең сәнгатьле чараларын үзләштерүне үстерү.

3. Бердәм эшчәнлек вакытында аралашу осталыгы, за-нятиегә кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Актив сүзлеккә музыка уен кораллары, шөлдер, барабан, өчпочмак, металлофон, бер, күп; көн, төн, иртә, кич, ал, ак, зәңгәр, кара сүзләрен, пассив сүзлеккә — тәүлек өлешләре, хисләр сүзләрен кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Йомшаккай, музыка уен кораллары: шөлдер, барабан, өчпочмак, металлофон.

2. Тарату материалы: тәүлек өлешләре модельләре (тәүлек өлешләре сүрәтләнгән карточкалар); балалар саны буенча ал, ак, зәңгәр, кара төстәге түгәрәкләр.

Занятиенең структурасы

1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе. 2. «Бу кайчан була?» үстерелешле уены. 3. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Балаларның тәүлекнең төрле өлешләрендәге әшчәнлеге турында әңгәмә. 2. «Тәүлек өлешләре» дип аталган туры модель кулланып, тәүлек өлешләре турында табышмаклар әйтү. 3. «Йомшаккайның иртәсе (көн, кич, төн) уенын, музыкаль-дидактик уеннар үткәрү.

Балаларны занятиегә оештыру

Занятие уен бүлмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларның икесе бергә янәшә кушылган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларгада яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.

Занятиенең барышы

1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе

— Тәрбияче әйтә: — Мин музыка уен коралларында уйнармын, ә сез тавышларның санын билгеләрсез.— Игътибар белән тыңлагыз. Тәрбияче металлофонда уйный һәм балалардан сорый: — Сез ничә аваз ишеттегез? (Куп).— Булдырдыгыз.— Күп итеп кул чабыгыз.— Менә шулай.— Яхшы.— Башка уен коралын тыңлап карыйк. Шөлдергә бер тапкыр сугып ала һәм сорый: — Сез ничә аваз ишеттегез? (Бер).— Әйдәгез уң аяк белән шулкадәр идәнгә басыгыз.— «Бер» — дип әйтегез. Өчпочмакта уйный һәм сорый: — Ничә аваз ишеттегез? (Бер).— Аннары сул аяк белән шулкадәр идәнгә басыгыз. Барабанга күп тапкыр сугып ала һәм сорый: — Ничә аваз ишеттегез? (Күп).— Күп тапкыр кул чабыгыз.

2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены

Балаларда тәүлек өлешләре модельләре. Бу модельләрдә тәүлекнең билгеле бер өлешенә туры килүче рәсемнәр сүрәтләнгән.— Балалар, Йомшаккай турында бер кызыклы вакыйга тыңлагыз әле. Йомшаккай дусты белән ял көнне урамда уйнарга сүз куешканнар. Ял көнне Йомшаккай торып юынды, зарядка ясап алды, иртәнге аш ашап, дусты белән очрашырга дип урамга чыкты.— Йомшаккай нинди вакытта урамга чыкты? (Балаларны активлаштыру).— Йомшаккай дустын көтте-көтте, ләкин ул күренмәде. Йомшаккай аның өенә барырга уйлады. Ә Йомшаккайның дусты урамга чыгарга уйламый да иде әле.— Ничек уйлыйсыз, нигә? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, Йомшаккай дусты белән очрашу вакытын билгеләмәделәр, кайчан күрешергә — иртән, көндез, яки кич белән? Шуңа күрә Йомшаккайның дусты очрашуга килмәде.— Мондый хәлгә юлыкмас өчен, без сезнең белән «Бу кайчан була» уенын уйнарбыз.— Мин табышмаклар әйтермен, ә сез җавапларын белерсез.— Игътибар белән тыңлагыз:

Ул вакытта әтәч Иң беренче уяна, Колгага менеп Кояшны чакыра (Иртән).

Бу табышмакка туры килүче карточкага имән бармак белән төртеп күрсәтегез.— Нигә сез бу карточканы сайладыгыз? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, иртән кояш чыга, әтәчләр кычкыра, балалар бакчага барырга жы-ена, әти-әниләр эшкә китәләр.— Балалар, исегездәме, без сезнең белән уен уйнаган идек, без анда иртәне билгеле бер төстәге түгәрәк белән билгели идек (Күрсәтә: менә мондый түгәрәкләр белән).— Кемнең исендә, без иртәне нинди төс белән күрсәтә идек? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, ал төстәге түгәрәкләр белән.— Булдырдыгыз, сез дөрес әйттегез, иртәне без ал төстәге түгәрәк белән күрсәтә идек.— Сез ал төстәге түгәрәкне табыгыз, иртә төшерелгән карточка өстенә куегыз.— Хәзер икенче табышмакны тыңлагыз:

Кояш күзне чагылдыра, Балалар урамга чыга Бу кайчан була? (Көндез).

— Бу табышмакка туры килүче карточкага имән бармак белән төртеп күрсәтегез.— Нигә сез бу карточканы сайлады­гыз? (Балаларның җаваплары).— Дөрес, көндез кояш яктырак карый, күзләрен киңрәк ача, балалар урамда уйный, төшке аш ашыйлар.—Болар барысы да кайчан була? (Көндез).— Беа көнне нинди төс белән билгели идек, кем исенә төшерә алды? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, ак төстәге түгәрәк белән.— Булдырдыгыз, сез дөрес белдегез, көнне без ак төстәге түгәрәк белән билгели идек.— Сез ак түгәрәкне табып, көн төшерелгән карточка өстенә куегыз.— Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтермен:

Әнкә куян ашыга Балаларын йоклата: Караңгы төште инде, Әйдә йоклап кит инде. (Кич).

— Бу табышмакка туры килүче карточкага имән бармак белән төртеп күрсәтегез.— Нигә сез бу карточканы сайладыгыз? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, кич белән кояш күзләрен йома, балалар бакчадан, әти-әниләр эштән өйләренә кайталар, кичке аш ашыйлар, балалар «Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруын карыйлар. Болар барысыда кайчан була? (Кич белән).— Кем исенә төшерде, без кичне нинди төс белән күрсәткән идек? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, зәңгәр төстәге түгәрәкләр белән. Булдырдыгыз, дөрес белдегез, кичне без зәңгәр түгәрәк белән билгели идек.— Сез зәңгәр түгәрәкне табып, кич төшерергә карточка өстенә куегыз.— Соңгы табышмакны тыңлагыз:

Аюлар да, куяннар да Тиеннәр дә, төлкеләр дә Йоклыйлар инде күптән Тик ай елмая күктән. (Төн).

Бу табышмакка туры килүче карточкага имән бармак белән төртеп күрсәтегез.— Нигә сез бу карточканы күрсәттегез? — Сез төн җиткәнен ничек белдегез? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, төнлә кояш йоклый, ай чыга, күк йөзен йол-дызлар каплый, бөтенеседә йоклый. Болар барысыда кайчан була? (Төнлә).— Кем исенә төшерде, без төнне нинди төс белән билгели идек? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, кара төстәге түгәрәк белән. Булдырдыгыз, төнне без кара төстәге түгәрәк белән билгели идек.— Сез кара түгәрәкне табып, төн тешерелгән карточка өстенә куегыз.