- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
— Балалар, кар бабай уйнарга бик ярата.— Уйныйбызмы аның белән? — Башта биремне тыңлагыз.— Карточкада никадәр кар бабай күрсәгез, шулкадәр чүгәләгез! Тәрбияче балаларга ярдәм итә: «Бер (бер дигәч пауза ясала — балалар чүгәлиләр), тагын бер (пауза — чүгәлиләр), тагын бер (пауза — чүгәлиләр). (3 тапкыр чүгәлиләр).— Ничә тапкыр чүгәләдегез? (Никадәр кар бабай булса, шулкадәр чүгәләдек).— Ә хәзер коврографта никадәр кар бабай булса, шулкадәр кул чабыгыз! (Коврографка бер кар бабай куела). (1 тапкыр кул чабалар).— Алсу, син ничә тапкыр кул чаптың? — Нигә шулкадәр? — Ә хәзер алдагы биремне тыңлагыз: коврографтагы кар бабайның башында никадәр чиләк булса, шулкадәр сикереп алыгыз.— Айрат, син ничә тапкыр сикердең? — Нигә шулкадәр? (Чөнки кар бабайның башында бер чиләк бар).— Булдырдыгыз!
3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
— Беркөнне иртә белән Аю һәм Бүре йокыдан торгач тәрәзәзәдән карасалар, йөри торган юлларын кар каплаган.— Алар себеркеләрен алып, юл чистартырга чыкканнар. (Тәрбияче балаларга коврографка куелган төрле озынлыктагы ике тасма күрсәтә).—Бу юл Аю өенә алып бара (Озын тасманы күрсәтә), ә монысы (Кыска тасманы күрсәтә). Бүренекенә алып бара.— Аю һәм Бүре юлларны бер үк вакытта чистарта башласалар да, Бүре эшен тизрәк тәмамлаган, ә Аю юлны озаграк чистарткан.— Балалар, ни өчен Бүре эшен тизрәк бетергән, ә Аю озаграк эшләгән икән? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, Бүренең юлы кыскарак, ә Аюныкы озынрак. (Балаларны активлаштыру).— Кайсы җәнлекнең юлы озынрак, ә кайсысыныкы кыскарак? — Моны ничек итеп тикшереп була? (Тасмаларны берсе янына икенчесен куеп карап).— Сезнең өстәлләрдә конвертлар бар.—Конвертлар эчендә төрле төстәге һәм үлчәмдәге тасмалар бар.— Балалар әйтегез әле, тасмалар нәрсә белән аерылалар? (Балаларны активлаштыру. Тәрбияче балаларның игътибарын тасмаларнын төрле төстә һәм үлчәмдә булуларына юнәлдерә).—Тасмалар нинди төстә? (Кызыл һәм яшел).— Нинди төстәге тасма озынрак? — Нинди төстәге тасма кыскарак? (Балаларны активлашты-ру).— Кызыл тасманың озынрак, ә яшел тасманың кыскарак булуын ничек итеп белеп була? (Тәрбияче тасмаларны берсен икенчесе белән янәшә куеп һәм берсен икенчесе өстенә куеп карарга мөмкин булуын күрсәтә).—Хәзер үзегез эшләп карагыз.— Тасмаларны озынлыклары төрле булуы күренеп торсын.— Аның өчен сул яктан тасмаларның бер башын тәңгәл китереп бер тасманы икенчесе өстенә куеп куярга кирәк.— Тасмаларның озынлыклары турында нәрсә әйтерсез? (Кызыл тасма яшел тасмадан озынрак. Яшел тасма кызыл тасмадан кыскарак).— Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? — Кызыл тасма яшел тасмадан артык булып чыгып тора, димәк ул озынрак, ә яшел тасманын бер өлеше җитми, ул кыскарак, (Балаларны активлаштыру).
4. Йомгаклау
— Балалар, сез бүген нәрсәләр белдегез? — Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады? — Ничә кар бабай һәм ничә чиләк булды? -Тасмаларның озынлыклары нинди булды? (Берсе озын, берсе кыска).— Тасмаларны озынлыклары буенча ничек чагыштырырга? (Берсе өстенә икенчесен куеп (салып) карарга).
4 нче занятие
Тема. Киң-тар, киңрәк-таррак. Программа эчтәлеге
1. Берсе өстенә икенчесен кую һәм берсе янына икенчесен кую ысулы белән киңлеге буенча контраст булган ике пред-метны чагыштырырга өйрәтү, чагыштыру нәтиҗәсен киң-тар, киңрәк-таррак сүзләре белән билгеләү. Тигез ике төркем предметларын берсе өстенә икенчесен кую ысулы белән чагыш-тырырга өйрәтүне дәвам итү. Уң һәм сул кулларны аеруда күнектерү.
2. Фикерләүне, сенсор сәләтне, тактик тоемлауны, чагыштыру сәләтен, хәрәкәтләрне шигырь эчтәлегенә туры китереп
башкаруны үстерү.
3. Балаларда занятиедә үз-үзеңне тәртипле тоту, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Сөйләм өстендә эш
Киң-тар, киңрәк-таррак, күп, никадәр-шулкадәр, бертигез, ертөрле, сулдан уңга, чыршы ботаклары, яңа ел сүзләрен балаларның актив сүзлегенә кертү; песнәк, кошчыклар сүзләрен пассив сүзлеккә кертү
«Аюның шарфы киң, ә Куянныкы тар»; «Бер шарф киңрәк, икенчесе таррак» яңа синтаксик конструкцияләрен зиһенгә алу һәм кабатлау.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: Аю, Куян уенчыклары, бер төстәге һәм озынлыктасы 2 шарф (тасмалар) (киңлек аермасы 5 см),
ике песнәк төшерелгән рәсем.
2. Тарату материалы: һәр балага подноста 3 әр данә чыршы ботагы һәм 3 әр данә сары төстәге шарлар (контурлы рәсем) төшерелгән берәр карточка.
Занятиенең структурасы
1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сайларга ярдәм итегез» уен күнегүе.
2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар». 3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.
Алдан эшләнгән эш
1. Яңа ел турында әңгәмә. 2. Җәнлекләр турында китаплар уку һәм карау. 3. Яңа ел чыршысы турында шигырьләр уку. 4. Песнәкләрне күзәтү. 5. Бармаклар өчен «Кошлар» дип аталган гимнастика үткәрү.
Занятиедә балаларны оештыру
Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра. Яки балаларны бар-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.
Занятиенең барышы