Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе

— Ә хәзер без сезнең белән өчпочмаклар белән уйнап алабыз.— Сезнең өстәлдә карточкалар ята. (Карточкаларга кызыл төстәге зур өчпочмаклар беркетелгән).— Карточкаларга нәрсә төшерелгән? (Өчпочмаклар). Алар нинди төстә? (Кызыл).— Өчпочмаклар ничәү? (Күп).— Балалар, алар турын-да бертөрле дип әйтеп буламы? (Алар формалары, төсләре буенча бертөрле).— Ә хәзер конвертларда нәрсә барлыгын карагыз. (Өчпочмаклар).— Алар ничәү? (Күп).— Нинди төстә? (Зәңгәр).— Хәзер без кызыл өчпочмаклар өстенә зәңгәр өчпочмак-лар куябыз. Безгә кызыл өчпочмаклар өстенә зәңгәр өчпочмакларны кызыл өчпочмаклар күренеп торырлык итеп куярга кирәк.— Игътибар белән карагыз әле, зәңгәр өчпоч-макны дөрес итеп ничек куярга кирәк? — Уң кулыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр).— Кайсы кулыгызны күр-сәттегез? — Сул кулыгыз белән карточканың почмагыннан кыймшанмаслык итеп тотып торыгыз.— Менә шулай. (Тәр бияче күрсәтә).— Уң кулыгыз белән сулдан уңга таба тезәргә кирәк.— Ничек итеп тезәргә кирәк, кабатлагыз әле. (Сул яктан уң якка таба).— Уң кулыгыз белән зәңгәр өчпочмакларны кызыл өчпочмаклар өстенә тезә башлагыз.— һәр кызыл өчпочмак өстенә берешәр зәңгәр өчпочмак куябыз: бу кызыл өчпочмакка да зәңгәр өчпочмак куябыз, монысына да, монысына да.— Кызыл өчпочмакларны төшереп калдырмагыз! — Ничә кызыл өчпочмак? — Ничә зәңгәр өчпочмак? — Никадәр кызыл өчпочмак булса, шулкадәр зәңгәр өчпочмак бар.— Кайсысы күбрәк — кызыл өчпочмаклармы, әллә зәңгәр өчпочмаклармы? (Никадәр кызыл өчпочмак булса, шулкадәр зәңгәр өчпочмак бар).—Никадәр кызыл өчпочмак булса, шулкадәр зәңгәр өчпочмак булуын башкача тагын ничек әйтергә була? (Бертигез). (Балаларны активлаштыру).— Ә тагын ничек әйтергә була? (Бертөрле).— Дөрес, никадәр кызыл өчпочмак булса, шулкадәр зәңгәр өчпочмак бар. Айрат, (балаларны активлаштыру) тагын ничек әйтергә була? (Бертигез). Алинә, аларның бертигез булуын тагын ничек әйтергә була? (Бертөрле).— Булдырдыгыз, балалар! Эшне бик әйбәт башкардыгыз.— Балалар, кызыл һәм зәңгәр өчпочмаклар аерылалар-мы? (Әйе, аерылалар).— Нәрсә белән аерылалар? (Зурлыклары белән аерылалар).— Кызыл белән зәңгәр өчпочмакларның зурлыгы турында нәрсә әйтергә була? (Кызыл өчпочмакларзуррак, зәңгәрләре кечерәк).

3. Машиналар белән уен

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, юллар киңлекләре буенча нинди була? (Юллар озын, кыска була. Юллар киң һәм тар була).— Әйдәгез, машиналар белән уйнап алыйк.— Сезнең машиналар нәрсә белән аерылып торалар? (Зурлыклар буен-ча аерылалар. Кайбер машиналар зур, кайберләре кечерәк). (Балалар җавап бирә алмасалар: «Зурлыклары буенча алар бертөрлеме?» дигән сорау бирелә).— Монда безнең ике юл үтә: бер юл киң, икенчесе тар. (Юллар идәндә тасмалардан ясалган).— Бу юл киңлеге буенча нинди? (Киң).— Ә бу юл киңлеге буенча нинди? (Тар).— Кулларыгыз белән тар юлны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр).— Менә шулай. (Учлар дуслашалар һәм әкренләп аерылалар — менә шундый тар юл).— Сез киңлеге буенча нинди юлны күрсәттегез? (Тар юлны).— Ә хәзер кулларыгыз белән киң юлны күрсәтегез. (Учлар дуслашалар һәм әкренләп аерылалар — менә шундый киң юл).— Сез киңлеге буенча нинди юлны күрсәттегез? (Киң юлны).— Зурлыгы буенча нинди машина киң юлдан йөриячәк? (Зур машина).— Зурлыгы буенча нинди машина тар юлдан йөриячәк? (Кечкенә машина).— Хәзер үзегезнең машина-ларыгызны киңлеге буенча туры килә торган юлларга куегыз.— Молодцы! — Зур машиналар кайсы юлдан йөриячәк? (Киң юлдан).— Кечкенә машиналар кайсы юлдан йөриячәк? (Тар юлдан).— Зур машиналар йөри торган юл киңрәкме әллә тарракмы? (Киңрәк. Балаларны активлаштыру).— Кечкенә машиналар йөри торган юл киңрәкме әллә тарракмы? (Таррак. Балаларны активлаштыру).— Менә машиналар юлга кузгалды! — Машиналар ничәү? (Күп).— Менә күпме машиналар киң һәм тар юлдан йөри.— Әйдәгез, матур итеп басып безнең шәһәр шоферларына хәерле юл телик.