Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 43. Гомуми тљшенчђ. Лексик-семантик мђгънђсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерђ. Яћа кием, кояшлы кљн, зђћгђр чђчђк, озын юл, текђ тау џ.Б.

Морфологик яктан сыйфат – тљрлђнми торган сњз тљркеме. Аћа бары тик д ђ р ђ ќ ђ к а т е г о р и я с е генђ хас.

Синтаксик яктан сыйфатлар ќљмлђдђ књбрђк исем белђн белдерелгђн ќљмлђ кисђген ачыклап, а е р г ы ч ролендђ кулланылалар, х ђ б ђ р булып килђлђр:

а) Тђрђз ачып, бер чибђр кыз толымын тарап тора. Зђћ­гђр књктђ ак бер болыт тукталып карап тора (Р.Фђй­зуллин). Уяна иркен болыннар, ачыла гљл керфеклђре (С.Хђ­ким);

б) Вак яћгыр сибђли. Њлђннђр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак (И.Гази). Тњреш љстендђ ефђктђй юка гына ак томан тибрђнђ. Кљн тымызык, эссе, бљркњ (Ђ.Еники).

Кайбер сыйфатлар шулай ук фигыльне ачыклап хђл функциясендђ дђ килергђ мљмкин: яхшы укый, матур яза, тљз йљри џ.б. Аума, аума туп-туры тор. Тљз утыр, яхшы утыр (Г.Тукай).

Сыйфат ачыклаган сњз с ы й ф а т л а н м ы ш дип атала. Морфологик яктан сыйфат сњз тљркеменећ њзенчђлеге шунда: сыйфатланмышы белђн килгђндђ, ул тљрлђнми. Мђсђлђн, яхшы китап, яхшы китапны, яхшы китаплар џ.б. Рус телендђ исђ, мђсђлђн, сыйфатлар, исемнђр кебек њк, килеш, сан белђн тљрлђнђлђр, род категориясе буенча ачыкланган сњз бе­лђн ярашалар: хорошая книга, хорошой книги, хорошие книги, хороший урок џ.б.

§ 44. Сыйфатларныћ исемлђшње. Сљйлђм эчендђ сыйфатлар еш кына сыйфатланмышларыннан башка килеп, и с е м л ђ ш ђ л ђ р, џђм бу очракта алар нђкъ исемнђр кебек тљрлђнђ башлыйлар. Бу књренеш к о н т е к с т т а и с е м ­л ђ ш њ дип атала. Мђсђлђн: Ялгыз ял књрмђс, књмђк ару белмђс (мђкаль). Ялгызныћ ќђясе дђ югалыр, књмђкнећ угы да югалмас (мђкаль).

Сыйфатларныћ шулай ук њзенчђлекле бер кулланылышын билгелђп њтђргђ кирђк. Билгеле бер контекстта сыйфат њзе ачыклаган сњздђн ераклашып, исемнђр кебек, килеш, тартым белђн тљрлђнеп килђ ала. Бу очракта сыйфат ачыклаган сњз гадђттђ иялек килешендђ була џђм сыйфаттан алда килђ: књлмђкнећ яћасы, алманыћ кызылы, кызларныћ матуры џ.б.

Ђйбернећ яћасы яхшы, дусныћ искесе яхшы (мђкаль). Ак­ты сулар, Књчђ тордык Елларныћ яћасына (Р.Фђйзуллин).

Аерым очракта сыйфат ачыклаган исем ќљмлђдђ књрсђ­телмђскђ дђ мљмкин, ул гадђттђ контексттан аћлашыла: Аклысын кия ярыћ, Карасын кими ђле... (Х.Туфан) (књлмђкнећ, киемнећ аклысын, карасын). Илшат љчен ић авыры шунда иде: ул њз-њзен тљшенђ алмый башлады (Г.Ђпсђлђмов) (кичерешнећ ић авыры).

Сыйфатларныћ бу рђвешле кулланылышы гадђти исем­лђшњдђн аерыла. Чљнки, кагыйдђ буларак исемлђшкђндђ исем сыйфаттан соћ килђ, џђм ул вакытлыча тљшеп калганда да, шул ук сњз тђртибе књздђ тотыла: Эшчђн (кеше) эштђн туймас, ялкау (кеше) ялга туймас (мђкаль). Ђ бу икенче очракта тартымлы сыйфат катнашында III тљр изафђ тљрендђге њзенчђлекле сњзтезмђ барлыкка килђ: алманыћ кызылы, утынныћ корысы џ.б. Семантик яктан мондый тљзелмђлђр, безнећ карашыбызча, а е р ы п к њ р c ђ т њ вазифасын башкаралар, џђм алар соћгы вакытларда тикшеренњчелђрнећ игътибарын ќђлеп иткђн шул типтагы тљзелмђлђргђ якын торалар (выделительные конструкции, выделительная функция).

§ 45. Сыйфатларныћ лексик-грамматик тљркемчђ­лђре. Традицион рђвештђ сыйфатлар татар телендђ ике тљр­кемчђгђ – а с ы л џђм н и с б и сыйфатларга бњленђлђр. Соћ­гы елларда чыккан грамматикаларда шулай ук т а р т ы м сыйфатлары дигђн тљркемчђ аерып књрсђтелђ башлады.

А с ы л с ы й ф а т л а р предметныћ нинди дђ булса билге буенча сыйфатын белдерђлђр. Грамматик хезмђтлђрдђ аларны «предметныћ саф билгесен белдерђ» торган сыйфатлар дип тђ атыйлар (Д.Г.Тумашева). Билге тљшенчђсенећ ничек формалашуына карап, асыл сыйфатлар њз эчлђрендђ икегђ аерып карала:

а) кешенећ сизњ-тою органнары аша кабул ителђ торган билгелђр: яшел яфрак, якты кљн, салкын ќил, ќилле џава џ.б. Мондый асыл сыйфатларны билгенећ турыдан-туры яшђеш практикасы нигезендђ кабул ителњенђ карап, э м п и р и к сыйфатлар дип атыйлар;

б) турыдан-туры сизњ-тою органнары аша кабул ителми торган, предмет џђм билгелђрне чагыштыру, охшату, гомумилђштерњ (ассоциация) нигезендђ барлыкка китерелгђн билгелђр: акыллы бала, белемле студент, усал эт, хђй­лђ­кђр тљл­ке џ.б. Мондый сыйфатлар р а ц и о н а л ь сыйфатлар дип атала [Карагыз: Латфуллина, 2003: 8-9]. Асыл сыйфатлар тамыр џђм ясалма булалар:

ак, кара, яшь, зур, кечкенђ, усал, юаш, кыю – тамыр сыйфатлар;

тозлы, ямьле, кљчле, ваемсыз, кунакчыл – ясалма сыйфатлар.

Асыл сыйфатлар дђрђќђ белђн тљрлђнђлђр џђм бу њзен­чђлек асыл џђм нисби сыйфатларны аеруда тљп морфологик билге булып тора: усал, усалрак, ић усал, кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

Н и с б и с ы й ф а т л а р, асыл сыйфатлардан аермалы буларак, предметныћ саф билгесен белдермилђр, бер предметныћ икенче предметка т љ р л е-т љ р л е м љ н ђ с ђ б ђ т е бу очракта билге буларак кабул ителђ.

а) вакыт белдерњгђ бђйле билге: кышкы юл, язгы чђчњ, кљзге кљн, кышлык утын, бер кљнлек эш, соћгы хат џ.б.;

б) урынга мљнђсђбђтле билге: љйдђге хђл, баздагы бђрђћ­ге, судагы балык, књктђге йолдызлар, ќирле сљйлђш џ.б.;

в) предметны икенче бер предметка яки књренешкђ мљ­нђсђбђтле рђвештђ характерлый: ђдђби ђсђр, гыйльми хез­мђт, фђнни караш, тарихи вакыйга, сыйнфый кљрђш, иќ­тимагый хђл; дипломлы егет, атлы (атка атланган) кеше;

г) предметны нинди дђ булса билгесе буенча характерлый: башлы шикђр, ќиделе лампа, кђгазьле конфет, шакмаклы дђфтђр џ.б.

Мисаллардан књренгђнчђ, нисби сыйфатлар џђрчак ясалма була. Ќљмлђдђ алар башлыча исем белђн белдерелгђн кисђкне ачыклап, аергыч функциясендђ килђ:

Уяна кошлар тирђктђ, Ќђйге ќил куя исеп… (С.Хђким). Сабыр гына искђн урман ќиле Айлы юлга чђчђк сибђли (Х.Ту­фан). Язсын безгђ соћгы кљчне ќыеп, Ак болытка очып менђргђ (Зљлфђт).

Аерым очракларда нисби сыйфатлар, асыл сыйфатлар кебек њк, хђбђр булып килергђ дђ мљмкин, ђмма аларныћ хђл функциясендђ кулланылуы књзђтелми: тђрђзђлђр ябык, ишек бикле џ.б.

Морфология буенча хезмђтлђрдђ асыл џђм нисби сыйфатларныћ њзара мљнђсђбђте, нисби сыйфатларныћ асыл сыйфатларга књчње хакында да кызыклы књзђтњлђр китерелђ. Алда ђйтелгђнчђ, асыл сыйфатлар тамыр џђм ясалма бу­лалар. Ясалма асыл сыйфатларда књпмедер дђрђќђдђ ясагыч ни­гез (мотивлаштыручы сњз) белђн бђйлђнеш, мљнђсђбђт сак­лана. Ђйтик, ђдђпле (бала), тђмле (аш), тозлы (кыяр), оялчан (егет), эшчђн (кеше) кебек сыйфатларда нигездђге исем яки фигыль белђн бђйле билге, предмет яки эш-хђлдђн аерымланып, мљс­тђкыйль б и л г е г ђ якынлашкан дип бђя­лђнђ; мондый берђмлеклђрнећ кайберлђрен асыл џђм нисби сыйфатлар арасында торган сњзлђр дип карау да бар.

Т а р т ы м с ы й ф а т л а р ы дигђн тљркемчђгђ кайбер хезмђт­лђрдђ исемгђ -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган сњз­лђрне кертђлђр: куянныкы, бњренеке, студентныкы џ.б.[Тумашева, 1964: 86-88 ] Ђм­ма без алдагы параграфларда -ныкы/-неке кушымчасы турындагы башка карашларны да китердек. Безнећ фикеребезчђ, мондый сњзформаларны сыйфатларга кертеп карау бик њк ућышлы тњгел. Ђйтик, яулык ђнинеке тезмђсе тышкы яктан рус телендђге «мамин платок» тезмђсенђ (краткое прилагательное) мђгънђ ягыннан якын булса да, татарча алар аерым сњз булудан бигрђк, сњзформаларга якын то­ралар.

§ 46. Сыйфатларныћ лексик-семантик тљркемчђлђре. Тел белемендђ сыйфатларныћ кулланылышы буенча теллђрне тљрле типологик тљркемнђргђ бњлеп карау бар. Телебездђ исемнђрне ачыклап еш кына икенче исемнђр килњгђ йон (кофта), агач (йорт), таш (књпер) џђм предметныћ эш-хђл буенча билгесен белдерђ торган књптљрле сыйфат фигыль формаларыныћ кулланылуына карамастан туган (ќир), укыган (кеше), барыр (ќир), килђсе (кунак), булачак (ќыелыш) џ.б., сыйфат сњз тљркеменећ лексик составы да шактый бай џђм књп­тљрле. Бу бигрђк тђ сыйфатларныћ сњзлек байлыгын хђзерге фђндђ кабул ителгђнчђ, м ђ г ъ н ђ в и - л е к с и к (лексик-семантик) тљркемнђргђ бњлеп љйрђнгђндђ ачык књренђ.

1. Т љ с белдерњче сыйфатлар: ак, кызыл, кара, зђћгђр, яшел, књк, сары, ал, соры, кљрђн џ.б. Тљс белдерњче сыйфатлар арасында тамыр сыйфатлар белђн бергђ тљрле ысуллар белђн ясалганнары да шактый: аксыл зђћгђр, алсу-кызыл, аксыл кљрђн, сыек яшел, куе яшел џ.б.

Ниндирђк предметларны яки затны белдерњлђренђ карап тљс сыйфатларын њз эчлђрендђ дђ тљркемлђргђ мљмкин:

а) п р е д м е т л а р н ы ћ тљсен белдерђ торган сыйфатлар: ак кар, ал чђчђк, зђћгђр књк, кљрђн књлмђк, кызыл яулык, яшел њлђн џ.б.;

б) к е ш е н е характерлый торган сыйфатлар: коћгырт књз, ќирђн сакал, соры књз, ак сакал, сары чђч џ.б.;

в) ќ а н в а р л а р н ы ћ тљсен белдерђ торган сыйфатлар: кола сыер, коба ат, ќирђн бия, чуар тавык, кара-туры ат, акбњз тай, бурлы бия џ.б.;

г) к њ ч е р ел м ђ (метафорик) мђгънђдђ еш кулланыла торган тљс белдерњче сыйфатлар: сары сагыш, ак књћел, ак љмет, кара кайгы, зђћгђр хыял џ.б.

2. Шђхеснећ т ы ш к ы (ф и з и к) с ы й ф а т л а р ы н белдерђ торган сыйфатлар: матур, чибђр, гњзђл, сљйкемле, нђфис, ямьсез, аксак, сукыр, ябык, таза, юан џ.б.

3. Шђхеснећ э ч к е с ы й ф а т л а р ы н, х а р а к т е р ы н белдерђ торган сыйфатлар:

а) ућай сыйфатлар: кљчле, батыр, акыллы, ипле, сабыр, гадел, чая, шаян, ќитди, ќитез, зирђк, кљлђч, горур, кыю, талђпчђн, гади, тђвђккђл, эшчђн џ.б.;

б) тискђре сыйфатлар: усал, явыз, хђйлђкђр, ахмак, алдакчы, ќњлђр, кабђхђт, иренчђк, ялкау, ђрсез;

в) нейтраль сыйфатлар: оялчан, юаш, уйчан, хисле, гади, хыялый, ваемсыз џ.б.

4. Т ђ м ягыннан билгене белдерњче сыйфатлар: тђмле, баллы, лђззђтле, татлы, ачы, ђче, тђмсез, тозлы, тозсыз, сусыл џ.б.

Алма – татлы, ќылы тойса, Алма – ачы суык тисђ (И.Ик­санова). Ул аланда пешкђн ќимешлђрем Џаман сусыл, џаман татлы ђле (Ф.Яруллин). Хатыны да ипле, чибђр, кунакчыл булып чыкты (М.Хђбибуллин). Авылларга чыкты кљз кереп, ђйлђнде баш, кљлђч йљз књреп (М.Ђгълђмов). Эш­чђн џђм гадел булганы љчен яратабыз без аны (М.Хуќин).

5. Хайваннарны џђм ќђнлеклђрне характерлый торган сый­фатлар: елгыр, уйнак, шаян, елдам, чаптар, љркђк, куркак, йљгерек, чыгымчы, симез, арык, кљр, кысыр, буаз, мњклђк џ.б.

И куян, куркак куян, йомшак куян! (Г.Тукай). Йљрђк ярылмаса чаптар атлар Туктармыни тояк кителеп… (М.Ђгъ­лђм). …Ђмма елдам аты хуќасының дилбегђгђ кагылуын тойды (М.Хуќин).

6. С и з њ –т о ю аша беленђ торган сыйфатлар: авыр, ќићел, эссе, салкын, суык, куе, каты, йомшак, кызу, кайнар, дымлы џ.б.;

7. Предметларныћ ф о р м а с ы н, з у р л ы г ы н, к њ ­ л ђ м е н белдерђ торган сыйфатлар: зур, олы, мђџабђт, тар, озын, кић, иркен, ерак, якын, сљзђк, текђ, авыш, тњгђрђк, озынча џ.б.

§ 47. Сыйфат дђрђќђлђре. Дђрђќђ белђн тљрлђнњ – асыл сыйфатларга хас бердђнбер грамматик категория. Татар телендђ дђрђќђ категориясе, башка тљрки теллђрдђге кебек њк, билге чамасыныћ џ ђ р т љ р л е њ з г ђ р е ш е н – уртача дђ­рђќђсен, билгенећ чагыштырмача артыграк, яки уртача дђ­рђќђдђн кимрђк булуын, ић югары дђрђќђсен – чиген белдерђ. Дђрђќђнећ бу рђвешле белдерелње белђн татар теле баш­ка теллђрдђн, ђйтик, рус теленнђн аерылып тора. Рус телендђ сыйфатлар билгенећ чагыштырма дђрђќђсен генђ (степени сравнения) белдерђлђр [Тумашева, 1964: 89 ].

Татар телендђ сыйфатларныћ дњрт дђрђќђсе аерып љйрђ­нелђ: т љ п дђрђќђ, ч а г ы ш т ы р у дђрђќђсе, а р т ы к л ы к дђрђќђсе, к и м л ек дђрђќђсе.

Т љ п д ђ р ђ ќ ђ. Сыйфат бернинди љстђмђ кушымча алмаган хђлдђ тљп дђрђќђдђ була. Ул билге чамасыныћ уртача бер халђтен (нормасын) белдерђ: суык, ќылы, кызыл, яшел џ.б.

Љстђ кояш, зђћгђр књк гљмбђзе, Яшел хђтфђ кырлар тњбђндђ (Ђ.Хђсђнов). Зђћгђр књк џђм зђћгђр дићгез, Йолдызлар монда бары (Р.Вђлиев). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымныћ калыр кайсысы? (Ф.Сафин).

Ч а г ы ш т ы р у д ђ р ђ ќ ђ с е предметтагы билгенећ уртача дђ­рђќђдђн а р т ы г р а к булуын белдерђ: матуррак, ќи­тез­рђк, кызурак џ.б.

Чагыштыру дђрђќђсе сыйфат нигезенђ -рак/-рђк кушымчасы ялганып ясала џђм контекстта чагыштырыла торган икенче бер предмет (шђхес) була, яки ул сњз сљрешеннђн аћлашыла: Агыйделдђн кићрђк, дићгездђн кљчлерђк, аћардан яшьрђк џ.б.

И књћелнећ шаулап аккан Чишмђдђн сафрак чагы! (Г.Тукай). Яктырак яна Казан утлары Чакыра безне њзенђ џаман (Р.Вђлиев).

Сљйлђм эчендђ сыйфатларныћ чагыштыру дђрђќђсе љч тљрле юл белђн белдерелђ:

а) а н а л и т и к – с и н т е т и к юл белђн, ягъни, чагыштырыла торган предметлар аерым сњз белђн бирелђ, сыйфатка -рак/-рђк кушымчасы ялгана: Идел Агыйделдђн озынрак; ул синнђн олырак џ.б.

Анда таћнар ќђйге дићгез

Балкуыннан нурлырак,

Анда ќырлар сандугачныћ

Сайравыннан моћлырак (Н.Исђнбђт);

б) с и н т е т и к юл белђн, ягъни кушымча ярдђмендђ белдерелђ. Бу очракта дђрђќђ мђгънђсе ике тљрле формалашырга мљмкин:

1) чагыштырыла торган предмет сњз сљрешеннђн аћлашылса, сыйфат билгенећ артыграк булуын белдерђ: пљх­тђрђк, тырышрак; Кђќђ ђйтђ: «Сарык абзый, син кљчлерђк», Сарык ђйтђ: «Син, сакалбай, гайрђтлерђк»… (Г.Тукай);

2) чагыштыру мђгънђсе аналитик юл белђн ягъни кушымчасыз, аерым сњзлђр ярдђмендђ белдерелђ: миннђн яшь, авылдан зур, шђџђрдђн кечкенђ џ.б.

Аттан биек, эттђн тђбђнђк (табышмак).

Тел кылычтан њткен, Калђм телдђн дђ њткен (мђкаль).

Чагыштыру төсмере булмаганда –рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфат билгенең артыклыгын түгел, киресенчә, уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын белдерә: кыскарак (күлмәк), олырак (апа) һ.б.

А р т ы к л ы к д ђ р ђ ќ ђ с е. Татар телендђ сыйфатларныћ артыклык дђрђќђсе билгенећ ић югары дђрђќђсен, чиген белдерђ. Артыклык дђрђќђсендђге сыйфат предметлардагы билгене чагыштыру аша белдерђ, мђсђлђн, ић бђхетле (кљн), ић яхшы (укучы), ић яћа (костюм); билгенећ ић югары чиген чагыштырудан башка, абстракт рђвештђ дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн: дљм караћгы (тљн), њтђ усал (кеше), япа-ялгыз (хатын), тып-тын (урман) џ.б.

Артыклык дђрђќђсен белдерђ торган универсаль чара булып телебездђ ић кисђкчђсе санала, ул телђсђ нинди сыйфат белђн килђ ала: ић яхшы, ић матур, ић зур, ић биек, ић кара, ић ак. Мисаллардан књренгђнчђ, бу кисђкчђ нигездђ артыклык дђрђќђсен чагыштыру тљсмере белђн белдерђ.

Ић бљек максат безем: хљр мђмлђкђт, – Хљр Руссия! (Г.Тукай).

Хђсрђтемнећ ић ачысы син, ђйе син… (Ф.Яруллин).

Абстракт мђгънђдђге артыклык дђрђќђсе башка тљрле кисђкчђлђр белђн дђ бирелђ ала: чем кара, ќете кызыл, дљм караћгы, њтђ ќаваплы, шыр ялангач, чалт аяз, тома сукыр, шыгрым тулы џ.б.

Чем кара карлыгачлары, Гљнаџсыз иде яры... (Р.Вђлиев). Шыгрым тулы џава йолдыз белђн (Зљлфђт). Алтынсу чђчле, ќете зђћгђр књзле бу кызга нибары егерме биш тулып килсђ дђ, аныћ кыяфђте яшенђ туры килми (З.Хљснияр). Аныћ љчен њтђ ќаваплы эш иде бу (Р.Мљхђммђдиев).

Тљс белдергђн џђм кайбер башка сыйфатларда артыклык дђрђќђсе кабатлау юлы белђн белдерелђ. Бу очракта сыйфатларныћ беренче иќеге беркадђр њзгђртеп кабатлана: кап-кара, кып-кызыл, сап-сары, ямь-яшел, зђп-зђћгђр. Сыйфатларныћ бу формасы тел белемендђ «кљчђйтелгђн формалар», ягъни и н т е н с и в дип йљртелђ.

Ќђйге таћ. Зђп-зђћгђр књк йљзе, яшђргђ иде ди књћеллђр (Н.Арсланов). Алда бит ап-ак кыш – ак љмет... (Ф.Яруллин). Урманында кып-кызыл кура ќилђк тђ ќирќилђк (Г.Тукай).

Артыклык дђрђќђсен бу рђвешле белдерњ тљс белдергђн сыйфатларда гына тњгел, кайбер башка сыйфатларда да бар. Мђсђлђн: япь-яшь, кђп-кђкре, кап-караћгы, яп-якты, нђп-нђзек џ.б.

Књћелем минем япь-яшь калыр, џич картаймас... (Г.Тукай). Ђйттем тып-тын карурманга, Ђй шаулады, ђй ќил­лђде... (Ф.Яруллин). Яп-ялангач, нђп-нђзек, лђкин кеше тљсле њзе, Урта бармак буйлыгы бар маћгаенда мљгезе... (Г.Тукай).

Сыйфатларны бу рђвешле кыскартып кабатлау тулы кабатлаудан барлыкка килгђн дигђн фикер дђ бар, ђйтик, зђћгђр-зђћгђр, туры-туры рђвешендђ. Ђмма хђзерге телдђ мондый кабатлаулар књпчелек очракта предметларныћ бњ­лен­гђнлегенђ ишарђ ясый: вак-вак књллђр, тђмле-тђмле конфетлар, зур-зур йортлар џ.б.

Корылык џђр урыннарда. Кибђ вак-вак кына књллђр (Г.Ту­кай). Књр, чишмђлђр књпме, вак-вак таштан... (Р.Гаташ). Улына тђмле-тђмле конфетлар алып килгђн (сљйл.т.).

Сирђгрђк мондый кабатлаулар мђгънђне кљчђйтњгђ дђ хез­мђт итђ. Мђсђлђн:

Тып-тыныч тљн, књклђр аяз,

Идел љсте зђћгђр, зђћгђр... (Р.Гаташ).

Аерым очракларда кљчђйтелгђн билге тасвирлама юл бе­лђн дђ белдерелергђ мљмкин: матурларныћ матуры, ућ­ган­ныћ ућганы, гњзђлдђн гњзђл џ.б.

Кимлек дђрђќђсе предметтагы билгенећ уртача дђ­рђ­ќђдђн кимрђк булуына күрсәтә. Мондый мђгънђ тљс белдерњче сыйфатларда морфологик юл белђн, ягъни махсус кушымчалар ярдђмендђ белдерелђ. Мђсђлђн: књк – књг-елќем, књк-сел; ак – ак-сыл, ал – ал-су, зђћгђр – зђћгђр-су; кайбер сыйфатларда нигез кыскара: яшел – яшь-келт, кызыл – кыз-гылт, сары – сар-гылт; -кылтым/-келтем кушымчасы књб­рђк тђм белдергђн сыйфатларга ялгана: ђче – ђч-келтем, тљче – тљч-келтем.

Эчкђрђк кергђн саен ђрђмђлек куера барды, кызарып ќитмђгђн баланнар, саргылт-яшел милђшлђр ешрак очрады (Г.Бђширов). Књксел яллы йљгерек поездлар, мине кайчан алып китђрсез, Казаныма кайчан илтђрсез, Књксел яллы йљгерек поездлар (Н.Хисамов).

Билгенећ кимрђк булуын, кљчсезлђнњен књрсђтњ инерциясе телдђ гомумђн алганда њзен шактый сиздерђ, лђкин ул тоташ бер система барлыкка китерми, тљрле сыйфатларда тљрле-тљрле юллар белђн белдерелђ. Мђсђлђн: ќылымса су, тилемсђ кеше, кыскача ђйтњ џ.б. Еш кына билгенећ билгеле бер чамада булуын белдерњ љчен гына/генђ кисђкчђсе дђ килђ: матур гына, яхшы гына, чибђр генђ џ.б.