Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 111. -Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.

-лык/-лек џђм -дай/-дђй кушымчалары ярдђмендђ килђчђк заман сыйфат фигыльнећ икенчел формалары ясала.

Искђрмђ. -лык/-лек, -дай/-дђй кушымчалары, мђгълњм булганча, хђзерге тел бе­лемендђ сњз ясагычларга кертелђ, ђмма сыйфат фигыль формаларына ялганып килгђндђ алар џђрвакыт яћа сњз, яћа лексик берђмлек ясамыйлар, форма ясагычлар сыйфатында сыйфат фигыльлђрнећ икенчел формаларын барлыкка китерђлђр.

-рлык (-маслык) кушымчалы форма књбрђк аергыч функциясендђ (атрибутив мђгънђдђ) кулланыла џђм предметныћ эш-хђл буенча билгесен белдерђ: Бакчадагы радио соћгы хђбђрлђр бирергђ тотына. Књћелгђ ятарлык бер генђ ќылы хђбђр дђ юк (И.Гази). Айлы төндђ бђсле урман юлы, Бер карасаћ, хђйран калырлык (Г.Аф­зал). Тышта књз ачмаслык буран (сљйлђм теле).

-рдай (-мастай) формалары да еш кына аергыч фунциясендђ килђ: Яндыр- ырдай, кљйдерердђй кљлњ кљче (Г. Афзал). Таш тауларны эретердђй шђфкать нуры Балкый тљпсез књзлђ­ренећ карашында (Џ.Такташ). Бу бик авыр мђсьђлђ иде. бу џич тђ хђл итеп булмастай мђсьђлђ иде (Н.Фђттах).

Татар телендђ -рдай, -мастай формасы еш кына процессны ачыклап рђвеш сњз тљркеменђ якын мђгънђдђ кулланыла. Нђкъ шућа књрђ дђ татар тел белемендђ -дай/-дђй кушымчасы, нинди сњз тљркеменђ ялганып килњенђ карамастан, рђвеш ясагыч кушымча дип таныла [Тумашева, 1964: 243; Современный..., 1969: 302]: Тђзкирђ бер елмайды, бер бозылды, елардай булды (Н.Фђттах). Књрердђй генђ булмадым (сљйлђм телендђ).

§ 112. -асы/-ђсе, -ыйсы/-исе кушымчалы сыйфат фигыль. -асы кушымчалы килђчђк заман сыйфат фигыль њзенећ књп якла­ры белђн алда тикшерелгђн -ган, -р формаларына охшаш. Ул шулай ук књп тљрле функциялђрдђ кулланыла:

а) аергыч функциясендђ килђ џђм предметны килђчђктђ була­чак, эшлђнергђ тиешле эш буенча ачыклый: Књзлђрем алмый карый­мын кайтасы юлларыћа (ќыр).

Њзе ачыклаган сњз тљшеп калганда, вакытлыча исемлђшђ: Буласы, булган, буявы сећгђн (мђкаль). Аласыћны ал да чыгып кит (Т.Гыйззђт);

ә) -асы формасы, башка сыйфат фигыльлђр кебек њк, исем фигыль мђгънђсендђ кулланыла: Апрель ќиле май килђсен хђбђр итђ (Г.Афзал);

б) -асы формалы фигыль хђбђр функциясендђ килђ: Арышка тљшђсе бу айда (Г.Афзал).

Мђгълњм булганча, татар телендђ -ган, -р (-ачак) кушымчалы сыйфат фигыльлђр нигезендђ затланышлы формалар - хикђя фигыль заманнары ясалган, -асы формасы затланышлы фигыль буларак кулланылмый, ђмма аныћ бернинди кушымча алмаган хђлдђ хђбђр функциясендђ кулланылуы њзенчђлекле књренеш булып тора: Нђрсђгђ ул кадђр янып-кљеп йљрергђ, барыбер «Туры юл» колхо­зы белђн кушыласы ич, дип мыгырдап алды ул (Ф.Хљсни).

-асы формасы аергыч функциясендђ килеп, предмет­ны килђчђктђ булачак, булырга тиешле эш-хђл буенча характерлый. Бу очракта ул, -ган, -р формалары кебек, тамырдагы процессныћ субъектын (а), объектын (б), урынын (в), вакытын (г) ачыклап килђ.

а) Њлђсе књбђлђк ут књзенђ керер (мђкаль). Син, анасы, балаларны яхшы кара, алар килђчђктђ яшисе кешелђр (Г.Ђпсђлђмов);

ә) Майга чаклы бетерђсе эшлђр бар монда (Ф.Хљсни). Бу — чишелмђгђн, уйлыйсы мђсьђлђ (Л.Ихсанова);

б) Алмагачлар чђчђк атсын йљрисе юлыгызга (ќыр). Фа­тыйманыћ битлђре кабынып китте, йљгереп барып, Якуб утыра­сы ќиргђ мендђр салды (И.Гази);

в) Гљлшђџидђ Ђбњзђр абзыйларга барасы кљнне тњземсез­лек белђн кљтте (Г.Ђпсђлђмов).

-асы формасы аергыч функциясендђ килгђндђ гадђттђ сљйлђњ моментыннан с о ћ булачак эш-хђлне, ягъни тиешлек модаль мђгънђ тљсмере катыш абсолют к и л ђ ч ђ к з а м а н н ы белдерђ. Минем халкым­ныћ књћелендђ дђ ђле ќырга салынасы, повесть, романнарга књ­чђсе изге хислђре ята (С.Хђким). Яшел келђмнђр ќђегез Без кил­ђсе сукмакка (ќыр). Бетерђсе эшем бар,— диде (Ф.Хљсни).

Ђмма тљп фигыль дђ, сыйфат фигыль дђ бер њк процессны бел­дергђн ќљмлђлђрдђ -асы формасы абсолют заманны тњгел, мљнђ­сђбђтле заманны белдерђ, ягъни бу форма белдергђн заман мђгъ­нђсе тљп фигыльгђ бђйле була. Сљйлђшђсе кешелђр белђн сљй­лђштем (сљйлђшђм, сљйлђшермен). Урыласы иген урылып бет­те (урылып бетђ, урылып бетђчђк).

Сљйлисе кешелђр сљйлђп бетергђч, берничђ сњз ђйтмђкче булып, Якуб књтђрелде (И.Гази).

-асы кушымчалы сыйфат фигыль аергыч функциясендђ килгђндђ књпчелек очракта субъектка бђйле процессны белдерђ:

а) субъект сыйфатланмыш аша бирелђ: Разведкага барасы солдат каядыр китеп югалды (И.Гази);

ә) сыйфат фигыль тамырдагы процессныћ о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, в а к ы т ы н ачыклап килгђндђ субъект сыйфатланмышка ялганган тар­тым кушымчасы аркылы белдерелђ: Књзлђрем алмый карыймын кай­тасы юлларыћа (ќыр). Ђ бирђсе бњлђгећ булса,... Шау-шусыз гына менгезеп бир (Ф.Хљсни);

б) субъект аналитик юл белђн белдерелђ: Яшел келђмнђр ќђегез без килђсе сукмакка (ќыр). Фатыйма... Якуб утырасы ќиргђ мендђр китереп салды (И.Гази);

в) аерым очракларда -асы формасы субъекттан аерылган про­цессны белдерђ, яки субъект контекстан аћлашыла: Ул љч атлый­сы ќирне бер атлап, базардан чыгып бара иде (Ф.Хљсни). Гљл­шаџидђ Ђбњзђр абзыйларга барасы кљнне тњземсезлек белђн кљтте (Г.Ђпсђлђмов).

Аергыч функциясендђ килгђндђ -асы кушымчалы сыйфат фигыль юклыкта кулланылмый дияргђ мљмкин, џђрхђлдђ, аныћ юклыгы фигыльлђрдђгечђ -ма, -мђ кушымчасы белђн белдерелми, сирђк очракларда гына исемнђрдђгечђ тњгел сњзе ярдђмендђ белде­релђ ала: Мин сезгђ сыћар шырпы да бирђсе кеше тњгел (И.Гази). Шушы актыгы булсын. Моннан ары аяк та атлыйсы кеше тњгел ул (И.Гази).