Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 57. Алмашлыкларныћ мђгънђ буенча тљркемчђлђре. Мђгънђлђре буенча алмашлыклар ќиде тљркемчђгђ бњленђлђр:

1. з а т алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;

2. к њ р с ђ т њ алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегелђй, шушылай;

3. с о р а у алмашлыклары: кем, ни, нђрсђ, кай, кайсы, кая, нинди, ник џ.б.;

4. б и л г е л ђ њ алмашлыклары: бары, барлык, барча, џђммђ, џђр, џђрбер, џђркем, бљтен, њз;

5. б и л г е с е з л е к алмашлыклары: кемдер, нђрсђдер, кайсыдыр, ђллђ кем, ђллђ нђрсђ џ.б.;

6. ю к л ы к алмашлыклары: џичкем, џичнђрсђ, џичнинди, џичкайчан, беркем, берничек џ.б.;

7. т а р т ы м алмашлыклары: минеке, синеке, безнеке, сезнеке, моныкы, тегенеке, ђллђ кемнеке џ.б.

В.Н.Хангилдин алмашлыкларны сигезгђ – зат, књрсђтњ, сорау, билгелђњ, билгесезлек, юклык, тартым, мљнђсђбђт алмашлыкларына бњлђ. «Татар грамматикасы»нда исђ алар алтыга бњленгђн: зат, књрсђтњ, сорау, билгесезлек, юклык, билгелђњ алмашлыклары. Бу соћгы хезмђттђ алмашлык тљркемчђлђренђ тартым алмашлыклары кертелмђгђн, ђ В.Хангилдин грамматикасында мљнђсђбђт алмашлыклары дип књрсђ­телгђн кем, нђрсђ, нинди, кайсы џ.б. алмашлыкларны њзлђ­ренђ аерым лексик-морфологик тљркемчђ дип танырга нигез юк. Ул яктан алар – шул ук сорау алмашлыклары. Иярченле кушма ќљмлђ составында гына бу алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр рәвешендә кулланылалар. Мђсђлђн, Кая карама, шунда эш кайный ќљмлђсендђ кая алмашлыгы (сорау алмашлыгы) ђнђ шундый вазифа башкара.

§ 58. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларыныћ лексик составы зур тњгел, алар барысы алты сњздђн тора џђм ябык система тђшкил итђ: мин, син, ул, без, сез, алар.

Зат алмашлыклары, кагыйдђ буларак, исемне алыштыра џђм, килешлђр белђн тљрлђнеп, књп тљрле грамматик формаларда килгђнгђ књрђ, сљйлђмдђ шактый актив кулланыла. Мђсђлђн:

Бњген минем ђти Казаннан кайта. Улмы? Ул мића саплы калач китерђ. Аннары мића читек китерђ, љр-яћа читек (Г.Исхакый). Сез, татарлар, табигать законына каршы килеп, ничек алай ќићел генђ тљрле миллђт кешесенђ ђверелђ аласыз, ђ? (М.Галиев). Яшь чакларныћ усал Алсуларын Такташ белђн бергђ сљйдек без (Х.Туфан).

Морфологик ќђџђттђн зат алмашлыкларына исем категориялђреннђн бары килешлђр белђн тљрлђнњ генђ хас. Сан, ягъни берлек-књплек тљшенчђсе I, II затта кушымчалар белђн тњгел, аерым нигез белђн белдерелђ: мин ~ без, син ~ сез. Ђ тарихи юнђлештђ исђ без, сез алмашлыклары составында борынгы књплек кушымчасы булган дип гљман кылына. I, II зат алмашлыклары мин, син килешлђр белђн тљрлђн­гђн­дђ, кушымчаларда кайбер њзгђрешлђр барлыкка килђ:

Б.к. мин, син Т.к. мине сине

И.к. минем синећ Ч.к. миннђн синнђн

Ю.к. мића сића У.-в.к. миндђ синдђ

Тљрлђнеш парадигмасыннан књренгђнчђ, юнђлеш џђм тљ­шем килешлђрендђ фонетик њзгђреш барлыкка килђ (мин + га мића, син + га сића; мин + не мине, син + не сине), ђ иялек килеше кушымчасы -ем (мин-ем) тартым кушымчасына аналогия рђвешендђ њзгђргђн дип санала, чљнки иялек килешендђге бу алмашлык џђрчак тартымлы исем белђн кулланыла: минем дђфтђрем, минем ђнием џ.б.

III зат алмашлыгы ул телдђ соћрак, књрсђтњ алмашлыгыннан барлыкка килгђн, ђ аныћ борынгы тамыры дn~in (-ђн/-ин) формасында булган1. Килеш белђн тљрлђнгђндђ џђм књп­лектђ III зат алмашлыгыныћ тамыры њзгђрђ:

Б.к. ул Т. к. аны

И.к. аныћ Ч. к. аннан (аћардан)

Ю.к. аћа (аћар, аћарга) У.-в.к. анда (аћарда)

Парадигмадан књренгђнчђ, урынара килешлђрдђ III зат алмашлыгы берничђ вариантта кулланыла. Кушымчалардагы элементы - борынгы юнђлеш килеше калдыгы: аћа ~ аћар ~ аћарга џ.б.

Семантик яктан юнђлеш килешенећ тљрле вариантлары грамматик синонимнар рђвешендђ кулланыла: аћа ђйттем, аћар ђйттем, аћарга ђйттем. Чыгыш џђм урын-вакыт килешлђрендђ исђ семантик аерымлану барлыкка килгђн. Анда тљре књпчелек очракта ќансыз предметларга, тљрле књренешлђргђ књрсђтђ; аћар ~ аћарга ~ аћардан ~ аћарда тљрлђре исђ гадђттђ шђхескђ ишарђли: аннан (алдым), аћардан (алдым); минем китабым анда (аћарда) џ.б.

а) ул алмашлыгыныћ тљрле килеш­ формалары шђхескђ мљнђсђбђтле рђвештђ кулланыла:

Мин аћарда чиксез яну књрдем

Бњгенгенећ бљек эше љчен

Мин аћарда књрдем бњгенгенећ

Туып килгђн яћа кешесен!..

Зал тын гына аћа карап торды,

Зал аћардан књзен алмады.

Ул бер сњз дђ залга ђйтмђсђ дђ,

Зал йљрђген аныћ аћлады.

(Џ.Такташ)

ә) җансыз предметларга, књренешлђргђ ишарђли џђм рђ­вешлђргђ якын мђгънђ белдерђ:

Анда ул, анда ул суларныћ Гомеремнећ эзеннђн акканы... (С.Хђким). Шђџадђтнамђ кулыма кергђннђн соћ, мин аны мећ тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук белђ идем (Г.Ибраџимов). Ќем-ќем генђ тамчылый кар, Анда йолдыз ќылысы бар (Р.Рахман).

Бу алмашлыкныћ чыгыш килеше формасы аннан предмет исемен алыштырып туры њз мђгънђсендђ дђ кулланыла. Мђсђлђн: Минем китап шкафта, аннан ал! (сљйл.т.). Шулай ук вакыт рђвеше мђгънђсендђ дђ килергђ мљмкин (конверсия): Ђйдњк кљтњне бер ќиргђрђк ќыярга, аннан бђрђћге пе­шерергђ уйлады (Џ.Такташ).

Књплектђге алмашлыкларныћ тљрлђнеше структур яктан исем тљрлђнешеннђн аерылмый: без ~ безнећ ~ безгђ...; сез ~ сезнећ ~ сездђн...: алар ~ аларга ~ алардан џ.б.

§ 59. Књрсђтњ алмашлыклары. Књрсђтњ алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегелђй, шулай, ђнђ, менђ џ.б. Болар зат яки ђйберлђргђ књрсђтњ, сыйфат яки рђвешлђргђ ишарђ итњ љчен кулланыла. Мђсђлђн: Якуп туп-туры шул йортка китте (И.Гази). Менђ бу иптђшнећ исемен белмим (Ш.Камал). Ђнђ кровать башында букчасы эленеп тора (А.Шамов). Гариф белђн Муса монда куну тиешлекне сљйлђсђлђр дђ, башкалар якын да килмђделђр (Ш.Камал).

Бу, шул, шушы, теге, ђнђ, менђ алмашлыклары гадђттђ сљйлђњчедђн тљрле ераклыкта булган предмет џђм књренеш­лђргђ тљбђп књрсђтђлђр. Грамматик хезмђтлђрдђ аларныћ семантик њзенчђлеклђренђ дђ игътибар юнђлтелђ: бу, шушы, менђ алмашлыклары ић якын арага ишарђ итђлђр; теге, ђнђ, ђнђ теге алмашлыклары чагыштырмача ић ерак аралыкны, ђ шул, ул алмашлыклары уртача ераклыкны белдерђлђр [Хангильдин, 1954: 149 б.]. Мисал љчен: бу китап, шушы китап, ђнђ теге китап, ђнђ шул китап џ.б.:

Бик тђ суык бит, улым. Ђнђ, кара ђле, бњген кояш та колакланып чыккан (Г.Бђширов). Авылныћ теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гљре ишетелеп тора (Ф.Хљсни).

Тљзелеше буенча књрсђтњ алмашлыкларыныћ т а м ы р џђм я с а л м а тљрлђре бар. Хђзерге телдђ тамыр алмашлык булып саналганнарына ул, бу, шул, шушы, ђнђ, менђ, теге алмашлыклары керђ. Тарихи юнђлештђ исђ борынгы тамырлар булып бу, ул алмашлыклары џђм борынгыдан килгђн берђмлеклђр булып теге, ђнђ, менђ (диалекталь тиге ~ ана ~ мона ~ мына) сњзлђре санала [Сравн.-ист. гр. тюрк. языков..., 2002: 319–320 ]. Хђзерге телдђ тамыр булып саналган шул, шушы алмашлыклары тарихи сњз ясалышына карый: шу (борынгы тамыр) + ул шул: шу +уш (шулай ук борынгы тамыр)  шушы џ.б.

Сњз тљркемнђренђ мљнђсђбђте буенча књрсђтњ алмашлыклары нигездђ с ы й ф а т џђм р ђ в е ш н е алыштыра. Тамыр алмашлыклардан тыш сыйфат алмашлыклары -дый/-ди кушымчалары белђн ясала: андый, мондый, шундый, тегенди џ.б. Рђвеш алмашлыклары исђ нигездђ ясалма, алар тамыр алмашлыклардан -лай/-лђй кушымчасы белђн ясала: болай, шулай, алай, тегелђй џ.б.

1. Сыйфатны алыштырган књрсђтњ алмашлыклары књп­че­лек очракта исем белђн белдерелгђн кисђкне ачыклап аергыч ролендђ кулланыла: Бу тавыш бик ачты књћлем, Шатлыгымнан ќан яна... (Г.Тукай). Егет менђ шул утта янды. Шул кљрђшлђр, шул газаплар, шул каџарманлыклар эчендђ кайнап, аныћ яшь йљрђге... њзен бер кљрђшче итеп њстерњ дђр­те белђн тулып ялкынланды (Г.Ибраџимов). Њткђннђр­дђн бары шул ќыр калды. Ул ќыр безгђ яшьлек ядкяре (Р.Вђ­­лиев). Тимербулат шундый егет, Караклыкны кичер­мђс. Сљюенђ тап тљшсђ дђ, Эшенђ тап тљшермђс (М.Ќђ­лил).

Аерым очракларда књрсђтњ алмашлыклары икелђтелгђн формада да кулланыла: менђ шул, ђнђ шушы џ.б.

Менђ шул бабай њлђр алдыннан њзенђ чакырды да, мића, бер уч тутырып, орлыклар бирде (Г.Ибраџимов).

Стилистик яктан андый, шундый алмашлыклары рђвешне яки фигыльне ачыклап, кљчђйткеч кисђкчђ мђгънђсендђ дђ килђ: Илсљяр шундый каты кычкырды, инде егерме-утыз адым китеп љлгергђн рота командиры туктап артына борылды (Г.Гобђй). Шундый сагындырдыћ син, Айсылу апа! – диде (Г.Бђширов).

2. Рђвешне алыштырган књрсђтњ алмашлыклары фигыльне ачыклап, књбрђк р ђ в е ш х ђ л е вазифасын башка­ралар:

Алай бик карышсаћ, Алмачуарыћны тотарбыз да урманга ќибђрербез, – дип куркыталар (Г.Ибраџимов). Мин шулай исђп иттем ђле, сећлем: ул класска мин кабатлау дђ­реслђре беткђнче керђчђкмен (Э.Касыймов).

Сыйфат белђн мљнђсђбђттђш бу, шул, теге алмашлыклары, џђм шулай ук андый, мондый, шундый кебек алмашлыклар контекстта исемлђшеп, исемнђр кебек, к и л е ш, т а р т ы м, с а н белђн тљрлђнђлђр. Бу алмашлыгы килешлђр белђн тљрлђнгђндђ б ~ м чиратлашуы барлыкка килђ, ђ шул алмашлыгында -л авазы кыскара, ул борынгыча шу вариантында тљрлђнђ.

Б.к. бу шул теге шундый

И.к. моныћ шуныћ тегенећ шундыйныћ

Ю.к. моћа шућа тегећђ шундыйга

Т.к. моны шуны тегене шундыйны

Ч.к. моннан шуннан тегеннђн шундыйдан

У.-в.к. монда шунда тегендђ шундыйда

Бу алмашлыклар џђркайсы берлектђ џђм књплектђ килђ ала, тартым кушымчалары ала: бу – боларны ~ болары; шул ~ шулары; мондыйларга ~ мондыйларын џ.б.

Кыскасы, хђзерге телдђ башка алмашлыклар кебек њк, књрсђтњ алмашлыкларыныћ вазифасы катлаулы џђм књптљрле, џђм ул телебезнећ грамматик яктан мљмкинлеклђре зур булу турында сљйли.

§ 60. Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нђрсђ (исем алмашлыклары), кайсы, нинди (сыйфат алмашлыклары), кая, кайдан, кайчан, ник, нигђ, ничек (рђвеш алмашлыклары), ничђ, ничђнче, ничђшђр, никадђр, ничаклы, књпме (сан алмашлыклары) џ.б алмашлыклар керә. Алар ђйберне, затны, билгене белдергђн џђм, шулай ук, эшне њтђлњ рђвеше, урыны, вакыты, сђбђбе, максаты ягыннан ачыклаган сњзлђргђ књрсђ­теп, ишарђлђп килђлђр:

Без тормышныћ тљбеннђн књтђрелдек. Кем књтђрде? Кайчан? Ничек? – Сезгђ менђ шул турыда сљйлђп бирергђ телим... Кайдан килеп, кая баруы џичкемгђ билгеле булмаган бер њткенче мљсафир бабай бездђ, хђл ќыярга туктаган вакытта њлеп калды (Г.Ибраџимов). Ник елыйсыз, сез урамнар, Ник елыйсыз! Туктагыз! (Џ.Такташ). Кайда да йљ­рђк­тђ, йљрђктђ, Тљшлђргђ кереп гел йљдђтђ Нигђ соћ бу Кырлай яклары?! (С.Хђким).

Хђзерге телдђге књп санлы, тљрле-тљрле мђгънђгђ ия булган сорау алмашлыклары тарихи рђвештђ љч тљрле тамыр алмашлыктан – кем, нђ ~ ни, кай алмашлыкларыннан барлыкка килгђн. Тел њсеше дђвамында бу алмашлыкларныћ тљрле грамматик формалары морфологик яктан аерымланып, аерым лексик берђмлеккђ ђверелгђннђр. Мисал љчен: *нђ ~ *ни алмашлыгыннан нђрсђ (нђ+ирсђ), нђчђ ~ ничђ, нигђ (нђ ~ ни + гђ), ничек (нђ-чик) џ.б. алмашлыклар ясалган;

*кай алмашлыгыннан: кая (кай+а, юн.к. кушымчасы), кайда, кайсы (кай+сы, тартым кушымчасы), кайчан (кай+чаг+ын), кайдан алмашлыклары барлыкка килгђн.

Кем сорау алмашлыгы, борынгыдан ук њзгђрешсез кил­гђн алмашлык, татар телендђ бары тик з а т к а, ш ђ х е с ­к ђ карата гына кулланыла. Рус теленнђн аермалы буларак, мђсђлђн, бу алмашлык бњтђн тере затларны белдерми. Мђ­сђлђн:

Мећлђгђн књз карый бу чорга:

Сез кемнђр, сез кемнђр?

Сез кемнђр?! (Ф.Сафин).

Туган яктан гњзђл ќир юк,

Илен кем сљеп туйган? (Р.Вђлиев).

Исемне алыштырып, кем алмашлыгы аныћ барлык грам­матик категориялђрен њзенђ ала: килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ: кем, кемнећ, кемгђ, кемне, кемећ, кемегез, кемнђре, кемнђр џ.б.:

Кемнђрећ бар, кемне уйлыйсыћ, кемнђрећ сагындыра (ќыр). Кемгђ сљйлим серлђремне, йљрђгем ялкын кебек... (Ф.Кђ­­рим). Алар кем соћ? – дигђн ачуланып староста... (А.Алиш).

Кем алмашлыгы шул, шунда кебек књрсђтњ алмашлыклары белђн иярчен ќљмлђлђрне баш ќљмлђгђ бђйли торган чара (мљнђсђбђтле сњз) буларак та телдђ актив кулланыла. Мђсђлђн: Кем эшлђми, шул ашамый (мђкаль). Кем иген игђ, шул ќырлап яши (мђкаль).

Ни, нђрсђ алмашлыклары кешедђн башка тереклек иялђренђ џђм ќансыз предметларга мљнђсђбђттђ кулланыла; алар шулай ук исемнђр кебек тљрлђнђлђр: нђрсђ ~ нђрсђне, нђрсђ­дђн, нђрсђлђре; ни ~ нилђр, нидђн џ.б.

Шуныћ љстенђ тагын Бђдертдинов њзе дђ ямансылатмый... кайсы бригаданыћ нђрсђдђ алдырганлыгын, кайсыныћ нђрсђдђ калышуын књрсђтђ тора (Ф.Хљсни).

Грамматик хезмђтлђрдђ нђрсђ алмашлыгында предметлык тљшенчђсенећ шактый кљчле булуы да билгелђнђ. Мђсђлђн: Алда бер ак нђрсђ књренђ башлады (Ш.Камал).

Сљйлђм телендђ џђм шулай ук сирђгрђк ђдђби телдђ дђ нђрсђ, нђмђрсђ сњзлђре исем ролендђ, «ниндидер ђйбер» тљшенчђсендђ дђ еш кулланыла. Мђсђлђн: Мђ, менђ бу нђмђрсђлђрне ераграк яшереп куй ђле, – дип, ђтисенђ пулемет ленталары џђм наган бирде (Г.Гобђй).

Књп нђрсђлђр якын булып китђр,

Књп нђрсђдђн ђле бизелер...

Азмы ќырлар яздым синдђ, Казан!

Гомерем дђ синдђ љзелер (М.Ђгълђм).

Ни алмашлыгы хђзерге телдђ књбрђк сљйлђм теле љчен хас: Ни сљйлисећ син? Ни булды? Нидђн шулай курыктыћ? џ.б.

Ђмма ул мђкаль-ђйтемнђрдђ шактый еш очрый: Ни чђч­сђћ, шуны урырсыћ (мђкаль). Оясында ни књрсђ, очканында шул булыр (мђкаль).

Кай – кайсы, нинди сорау алмашлыклары предмет билгесенђ књрсђтеп, сыйфатны, яки башка предмет билгесен белдергђн сњзлђргђ мљнђсђбђтле рђвештђ кулланыла: Кай тарафларга юл тотасыћ? (Р.Мљхђммђдиев). Сез кайсы халыктан дисђлђр, Батырлар исемен атадым (Р.Вђлиев). Нинди уеннар башлап ташлаганбыздыр, анысын хђтерли алмыйм... (Г.Ибраџимов).

Контекстта исемлђшеп кайсы, нинди алмашлыклары исем­нђрчђ тљрлђнђлђр: ниндилђрен (кайсыларын) аласыћ; кайсылары яхшы?

Тљш авышкач, љйдђге кешелђр кайсысы кая таралып беткђч, киенеп, ясанып... хыялларым ђйдђгђн якка юнђлдем (Ф.Шђфигуллин). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымныћ калыр кайсысы? (Ф.Сафин).

Кая, кайда, кайчан, ник, нигђ, ничек алмашлыклары рђ­вешне алыштыралар џђм контекстта тљрлђнмилђр.

Менђ кайчан кузгала тљрле љмђлђр: каз љмђсе, сњс љмђсе, тула љмђсе (Г.Бђширов). Боз пђрдђсен умырзая Ничек ача, књрсђйдећ, Энќе гљлдђн мђћге шићмђс Тђкыялар њрсђйдећ (С.Сљлђйманова). Ђнђ књрегез: ул ничек кљмеш тавыш белђн яћгыратып кешни (Г.Ибраџимов). Нигђ, нигђ, синећ шаян књзлђр Књзлђремђ болай багалар?! (Џ.Такташ). Ник шунда гына калмады, Ник дулкын китте ары? (Р.Вђлиев).

§ 61. Билгелђњ алмашлыклары. Билгелђњ алмашлыклары: њз (њзем, њзећ, њзе џ.б.), бары, барлык, барча, бљтен, џђр, џђрбер, џђркем, џђммђ џ.б. Тарихи рђвештђ билгелђњ алмашлыкларыныћ лексик составы соћ­рак формалашкан дип уйларга нигез бар, чљнки алар арасында њз алмашлыгыннан кала барлык берђмлеклђр яки башка сњз тљркемнђреннђн књчкђн (бары, барлык, бљтен џ.б.), яки ярым алынма сњзлђр (џђр, џђрбер, џђркем џ.б.)

Билгелђњ алмашлыкларыныћ књпчелеге сыйфат сњз тљр­кеме белђн мљнђсђбђттђш, џђм алар ќљмлђдђ предмет билгесенђ књрсђтђлђр:

Аныћ ана йљрђге улы турындагы џђрбер сњзне, улына булган џђрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде (Ђ.Еники). Бер минут эчендђ бљтен књл љсте малайлар белђн тулды (И.Гази). Џђр ќир карланган, сулар бозланган (Г.Тукай). Њз илем бар, рђхмђт, ђнкђй! Њз телем бар, Рђхмђт, ђнкђй! (Ф.Сафин).

Контекстта исемлђшкђндђ, билгелђњ алмашлыклары, исем­нђр кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр:

Без колхозга кергђч мал-туарлар Џђммђбезнећ књмђк ителде... (Џ.Такташ). Ић яхшысы, беркая да китмђскђ. Барыбыз бергђлђп, ќић сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык љйлђрне электричестволы итђргђ, яктыртырга (Ф.Хљсни). Агачлар астына сыгна балалар барчасы бергђ, Алай да булмаса, барсы тљшђлђр сикерешеп књлгђ (Г.Тукай).

Китерелгђн ќљмлђлђрдђге џђммђбезнећ, барыбыз, барчасы, барсы – исемлђшеп килгђн билгелђњ алмашлыклары.

Кулланылыш њзенчђлеклђре буенча, бигрђк тђ семантик яктан, билгелђњ алмашлыклары арасында аерымлыклар да бар:

Њз алмашлыгы - борынгыдан килгђн тамыр алмашлык. Ул:

а) предметларныћ билгесен књрсђтеп аергыч ролендђ килђ (њз кеше, њз илем џ.б.). Яуса да карлар, табигать эшли инде њз эшен... (Г.Тукай). Башсыз малай тњгел, њз ќаен белђ булыр (Г.Ибраџимов). Њз тљсен њзгђртми саклаучы арада берсе бар, Кљз кљне џђм кыш буе саргаймый торган чыршы бар (Г.Тукай);

ә) лђкин бу алмашлык телдђ књбрђк тартым белђн тљр­лђн­гђн хђлдђ затларга књрсђтњ љчен кулланыла: њзем, њзећ, њзе, њзебез, њзегез, њзлђре. Мондый очракта ул зат алмашлыклары белђн янђшђ дђ, шулай ук аерым, ягъни мљстђкыйль рђ­вештђ дђ килђ ала: мин њзем, син њзећ, ул њзе, без њзебез, сез њзегез, алар њзлђре џ.б. џђм сљйлђмдђ књбрђк сљйлђњче яки эш башкаручы затны а е р ы п к њ р с ђ т њ1, басым ясау мђгънђ тљсмерен белдерђ:

Мин њзем Мостафа атлы булам, авылда «Мостай» дип кенђ йљрилђр ие, хђзер дђ шулай дип кенђ йљрергђ була. (Ф.Хљс­ни). Сез њзегез дђ рухи Геркулеслар, Сез њзегез дђ рухи титаннар! (Х.Туфан).

Мљстђкыйль рәвештә њзлђре генђ килгђндђ дђ бу алмашлыклар књбрђк затларга књрсђтђлђр, килешлђр белђн тљрлђнђлђр: њзем, њземне, њземђ, њзлђренђ џ.б.

Башка берни дђ кирђкми, Њзем чапкан печђннђрне бер туйганчы иснђсђм (С.Хђким). Ќырга салып ќырдай тормышыћны, Њзећђ бњлђк итђсе иде (Х.Туфан). Кайлардан килсђ дђ инде, Њзлђрен књрђсе юк; Башларын сљеп, кочаклап, књзлђрен њбђсе юк (Х.Туфан).

Барлык, барча, џђммђ, џђрбер, џђркем кебек алмашлыкларны семантик яктан ике тљркемгђ бњлеп карыйлар:

а) барлык, барча, џђммђ, бљтен алмашлыклары предметларныћ ќыелмасына бербљтен итеп књрсђтђлђр: барча кош-корт, барлык кешелђр, бљтен авыллар џ.б.

ә) џђр, џђрбер, џђркем, џђрнђрсђ кебек алмашлыклар предметларга, затларга яки аларныћ тљркемнђренђ аерып, аерым-аерым књрсђтђлђр: џђр кеше, џђрбер авыл, џђркем белђ џ.б.

Авыл халкы барысы да эштђ (Р.Сибат). Олыгайгач ул китапларныћ каталогын тљзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде (М.Мђџдиев). Бљтен капкалардан йљгерешеп, хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты (Ђ.Еники). Саргаядыр кљз кљнендђ џђр агач яфраклары... (Г.Тукай). Туган якта џђр тал ќырлый... (С.Хђким). Укып барган џђрбер юлым, џђр­бер сњзем Була минем юл књрсђткњче йолдызым (Г.Тукай).

Д.Г.Тумашева билгелђњ алмашлыкларыныћ кулланылыш буенча тагын бер њзенчђлеген билгели. Мђсђлђн, ќыйма мђгъ­нђ белдерђ торган барлык, џђммђ кебек кайбер алмашлыклар књплек сандагы исемнђрне ачыклыйлар (барлык кешелђр, џђммђ авыллар), ђ бљтен, бар кебеклђре берлек сандагы исем­нђрне ачыклап килђләр: бљтен халык, бар кљчем, бар ќы­рым џ.б. [Тумашева, 1964: 112–113 ]. Мисаллар:

Сљлђйман карт белђн Гљлчирђ гљллђр яратканга, барлык бњлмђлђр гљллђр белђн тулган иде (Г.Ђпсђлђмов). Очкан кош­ныћ барысы да шоћкар тњгел... (Дђрдемђнд). Бар ќы­рым­ны илгђ багышладым, Гомеремне дђ бирђм халкыма (М.Ќђ­лил).

Билгелђњ алмашлыгы мђгънђсендђ бар модаль сњзе дђ кулланыла: Бар ќир карланган, Сулар бозланган... (Г.Тукай). Ашарга утырса, ни гаќђп – бар тђмле моныћ алдында иде (М.Мђџдиев).

§ 62. Билгесезлек алмашлыклары. Телебездђге билгесезлек алмашлыклары барысы да тљрле юллар белђн ясалган алмашлыклар, џђм алмашлыкларныћ бу тљре тел њсеше процессында шулай ук соћрак барлыкка кил­гђн дип уйларга нигез бар. Алар ике тљрле юл белђн ясала:

а) сорау алмашлыкларына билгесезлекне белдерђ торган -дыр/-дер кисђкчђсе ялгана: кемдер, нђрсђдер, нидер, ниндидер, каядыр, кайчандыр џ.б.;

ә) сорау алмашлыклары алдыннан ђллђ кисђкчђсе ки­лђ: ђллђ кем, ђллђ нђрсђ, ђллђ кая, ђллђ ни, ђллђ кайчан џ.б.

Билгесезлек алмашлыкларыныћ бер тљркеме исем белђн мљнђсђбђттђш, ягъни алар затка яки тљрле предметларга књр­сђтђлђр џђм исем кебек тљрлђнђлђр: ђллђ кем, ђллђ кемнђр, ђллђ кемгђ, ђллђ кемећ, кемећдер, кемгђдер, нђрсђдер џ.б. -дыр/-дер кисђкчђсе гадђттђ килеш, тартым, сан кушымчаларыннан соћ ялгана:

Хђлим аћлап бетерђ алмады: кемнђрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар... (И.Гази). Нђрсђдђндер књз эленгђн, Џђм тђмам баскан йокы... (Г.Тукай). Кемгђдер яшьлеге кайтты, кемнећдер заяга узган гомере књз алдыннан кичте (Ђ.Еники). Федько чыннан да нидер хђтерлђргђ тырышкандай, кашларын ќыерып, уйланып торды (Ђ.Еники). Ђллђ нђрсђ генђ йљрђкне чеметеп алды... (Г.Бђширов).

Ничектер, ђллђ ничек, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр џ.б. билгесезлек алмашлыклары с ы й ф а т џђм р ђ в е ш бе­лђн мљнђсђбђттђш. Алар гадђттђ предмет билгесенђ, яисђ эш-хђлнећ урынына, вакытына, сђбђбенђ џ.б. књрсђтђлђр. Мђсђлђн: Ерактан, ђллђ кайдан, ишетелђ књк књкрђгђн аваз (Г.Тукай). Кайчандыр икебез бер ишеккђ сыеп њскђн балалар бит без! (Г.Насрый). Бњген никтер борчылып торам (И.Гази). Бљтен болын љстенђ, књз књреме ќирне чуарлап, ђллђ никадђр печђнче сибелгђн (Г.Бђширов). Табигать њз љстенђ килгђн дђџшђттђн курыккан кебек, сагаеп калды: ... Кошлар ђллђ кая китеп югалды (И.Гази).

Билгесезлек алмашлыгы мђгънђсендђ санныћ тљрле тљр­кемчђлђре – бер, бер-бер, берђњ сњзлђре кулланыла:

Дљньяны ќимерердђй бер кљч, бер дђџшђт белђн књк књкрђде (Г.Ђпсђлђмов). Югары очтан берђњ килђ, Ићбашында урагы... (ќыр). Тегермђннђр берђр тавыш тыћлаган шикелле туктап калган иделђр (Ш.Камал). Ђгђр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хђсрђт вђ кайгы... (Г.Тукай).

§ 63. Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларына: џичкем, беркем, џичберкем, џичнђрсђ, бернђрсђ, џичбернђрсђ, берни, џични (исем алмашлыклары), џичнинди, бернинди (сыйфат алмашлыклары), џичничек, берничек, џичкая, беркая, џичкайчан, беркайчан, џичкайда, беркайда (рђвеш алмашлыклары) кебек алмашлыклар керә. Юклык алмашлыкларыныћ нђрсђне белдерњен, семантикасын В.Н.Хангилдин тњбђндђгечђ аћлата: «Предметларныћ яки аларныћ билге­лђренећ, яки эш-хђл бе­лђн бђйлђнгђн хђллђрнећ (урын, вакыт, сђбђп џ.б.) бљтенлђй табылмавын, юклыгын аћлата торган алмашлыклар шушы тљркемчђгђ керђлђр» [Хангильдин, 1954: 158 ].

Барлыкка килњ, формалашулары ягыннан юклык алмашлыклары шулай ук тел њсешенећ соћгырак чорына карый. Лексик составы буенча алар барысы да ясалма, сорау алмашлыклары нигезендђ барлыкка килгђннђр. Бу алмашлыкларныћ ике структур тибы бар. Алар сорау алмашлыкларына бер саны яки џич кисђкчђсе ялганып ясалалар:

а) беркем, берни, бернђрсђ, бернинди, беркая џ.б.;

б) џичкем, џичнђрсђ, џичкайчан, џичкая џ.б.

Сљйлђмдђ бер, џич сњзлђре њзлђре генђ дђ юклык алмашлыгы мђгънђсендђ кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн:

Бер ќирдђ юк андый ак каеннар,

Бер ќирдђ юк андый урманнар... (Џ.Такташ).

Бер сњз дђ ђйтмђде (сљйл.т.). Барча байлыкны ќыячаклар, имеш, Џич џљнђрсез бай булачаклар, имеш (Г.Тукай). Кычкырасым килђ ќиргђ минем: Џич туймадым синдђ яшђп, дип... (С.Хђким).

Џичкем, берни, бернђрсђ кебек исем белђн мљнђсђбђт­тђш, џђм џичнинди, бернинди кебек сыйфатны алыштырган алмашлыклар исемлђшњ аша, исемнђр кебек, килеш формаларын алалар, тартым белђн тљрлђнђлђр. Мђсђлђн:

Моћа беркем дђ гаќђплђнми Дошманнан нђрсђ кљтђргђ мљмкин соћ? (Н.Дђњли). Књрдем хђзер: эшкђ џичнђрсђ тић тњгел (И.Гази). Џичнигђ карамый, яћа хуќалар њзлђренчђ ќан-фђрман тырышкан булалар (А.Алиш). Кљннђремнећ џичберен дђ чљнки Ак ди алмадым (Г.Тукай).

Беркайчан, џичкая, џичничек џ.б. кебек рђвеш белђн мљ­нђсђбђттђш алмашлыклар гадђттђ тљрлђнми, ќљмлђдђ књб­рђк фигыльне ачыклап, хђл вазифасын башкаралар. Мђсђлђн:

Ђмма лђкин бер генђ телђген ул џичничек тђ ќићђ алмады... (Ђ.Еники). Џђр солдат белђ: бђлки шушы ќићњ хакына ул кайдадыр ятып калыр, мондый матур таћнарны џичкайчан књрергђ туры килмђс (Ш.Рђкыйпов). Беркайчан ђйтмђ син авыр сњз, Йљрђк бит болай да яралы... (ќыр).

Сљйлђм телендђ џђм сирђгрђк ђдђби телдђ дђ юклык алмашлыгы кем дђ сњзе белђн, ягъни сорау алмашлыгы џђм кљчђйткеч дђ кисђкчђсе белђн белдерелергђ мљмкин:

Мин урынымнан торганда, бакчада кем дђ калмаган иде (Ш.Камал). Кем дђ белми, кем дђ ђйтми: Ућгаракмы, сулгарак? Исђ ќиллђр, кая иссђ, Шунда китђ бу кораб (Р.Рахман). да~дђ кисђкчђсе гомумђн башка юклык алмашлыклары янында да еш кулланылучан џђм ул инкярны кљчђйтђ тљшђ: Анда беркем дђ юк иде (Г.Ђпсђлђмов).

Џич тђ књћелем ачылмаслык эчем пошса,

Њз-њземне књралмыйча рухым тљшсђ,

Ќђфа чиксђм, йљдђп бетсђм бу башымны

Куялмыйча ќанга ќылы џичбер тљшкђ

......................................................................

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аныћ изге сђхифђлђрен актарам... (Г.Тукай).

§ 64. Тартым (нисбђтлђњ) алмашлыклары. Алмашлыкларныћ бу тљркемчђсе грамматика буенча булган хезмђт­лђрдђ соћрак урын ала башлады. Башлап, зат, књрсђтњ, билгелђњ џ.б. алмашлыкларга субстантив формада -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган минеке, синеке, безнеке, њзенеке џ.б. кебек сњзлђрне Н.К.Дмитриев њзенећ «Башкорт теле грамматикасы»нда тартым алмашлыклары рђтеннђн санный [Дмитриев, 1948: 109]. Татар телендђ исђ Д.Г.Тумашева шул ук карашны яклап чы­га, џђм ул тартым алмашлыкларыныћ тњбђндђге тљрлђрен књр­сђтђ [Тумашева,1964: 115 ]:

а) з а т алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы;

ә) исемлђшкђн к њ р с ђ т њ алмашлыкларыннан ясалганнары: моныкы, шуныкы, тегенеке џ.б;

б) б и л г е л ђ њ алмашлыкларыныћ субстантив формасыннан ясалган алмашлыклар: њземнеке, њзенеке, барысыныкы, џђммђбезнеке џ.б.;

в) б и л г е с е з л е к алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: кемнекедер, ђллђ кемнеке, нђрсђнекедер џ.б.

г) юклык алмашлыкларыннан ясалганнары: џичкемнеке, беркемнеке џ.б.

Башкорт теленећ академик грамматикасында мондый сњзлђр шулай ук тартым алмашлыкларына кертеп карала1. Ђмма алмашлыкларныћ бу тљркемчђсе «Татар грамматикасы»ныћ II томына кертелмђгђн, џђм бу татар тел белемендђ исемнђргђ џђм алмашлыкларга ялганып килђ торган -ныкы/-неке кушымчаларыныћ статусы турында фђндђ тљрле карашлар булуга бђйле, булса кирђк.

Без алдагы бњлеклђрдђ билгелђп њткђнчђ, бу кушымча ту­рында галимнђрнећ фикере тљрле. Гамђлдђге грамматик хезмђтлђрдђ, шулай ук мђктђп грамматикаларында да -ныкы/-неке кушымчасы с њ з я с а г ы ч дип бирелђ, ягъни ул тартым сыйфатлары (ђнинеке, апаныкы џ.б.) џђм тартым алмашлыклары ясый (минеке, синеке џ.б.). В.Н.Хангилдин бу кушымчаныћ тартымга якын булуын билгели џђм аларны «алмашлыкныћ тартым белђн тљрлђнешенећ икенче варианты» дип саный [Хангильдин, 1959: 140 ]. Ђ соћгы вакыттагы фђнни тикшеренњлђрдђ исђ, аны килеш кушымчасы, иялек килешенећ икенче формасы дип аћлату бар2. 

Традицион грамматика књзлегеннђн бу мђсьђлђ, чыннан да, шактый катлаулы. Мђгънђсе џђм структур њзен­чђлеге ягыннан, мђсђлђн, исемгђ џђм алмашлыкка ялганып килгђн -ныкы/-неке кушымчасы тартым кушымчасы булудан бигрђк, килешкђ якынрак тора. Чљнки тартым кушымчасы гадђттђ предметныћ њзенђ ялгана, ягъни бер сњз эчендђ предмет њзе дђ, аныћ кайсы затныкы булуы да белдерелђ: китабым, китабыћ џ.б. -ныкы/-неке кушымчасы исђ предметка тњгел, аныћ х у ќ а с ы н, и я с е н белдергђн сњзгђ ялгана: китап минеке, китап аныкы џ.б. Чагыштырыгыз: аныћ китабы, минем китабым.

Ђмма аныћ килештђн аермасы шунда, бу кушымчаны алган сњзлђр алга таба да килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ алалар: минеке, минекенећ, минекелђрне џ.б. Ђ килеш кушымчалары, ялгану тђртибе буенча, сњзгђ ић соћыннан ялгана, чљнки аларныћ ќљмлђдђ тљп вазифасы – сњзлђрне бђй­лђњ. Шул рђвешле бу яклап та, ягъни ялгану тђртибе буенча да ђлеге кушымчалар сњз ясагычларга якын торалар.

Безнећ фикеребезчђ, алда китерелгђн, џђм алмашлыкларныћ тљрле тљркемчђлђренђ -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган алмашлыкларны (минеке, безнеке, шуныкы, џђммђсенеке џ.б.) алмашлыкларныћ аерым тљркемчђсе дип санарга мљмкин. Ђмма шуны да исђпкђ алырга ки­рђк, аларны ничек атау мђсьђлђсе беркадђр уйлануны сорый. «Тартым алмашлыклары» атамасындагы тартым сњзе белђн тартым категориясендђге шул ук сњз арасында, югарыда ђйтелгђн сђбђплђр аркасында, тулы аналогия њткђреп булмый. Тартым алмашлыклары, чыннан да, предметны аныћ хуќасы булган затларга нисбђтлилђр: китап минеке, дђфтђр аныкы, болар џђммђбезнеке џ.б., лђкин бу исемнђрдђгечђ тартым тњгел. Шуны исђп­кђ алып, безнећчђ, алмашлыкларныћ бу тљркемчђсен н и с ­ б ђ т л ђ њ а л м а ш л ы к л а р ы дип атау дљресрђк булыр иде.

Нисбђтлђњ (тартым) алмашлыкларыныћ телдђ кулланылышына игътибар итик. Ђдђби ђсђрлђрдђ, шулай ук фольклор телендђ дђ мондый формалар ќитђрлек мљстђкыйль, аерым лексемаларга охшаш халђттђ кулланылалар:

Мићнулла абзый, синећ фикер? – дип сорады Якуп. – Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай (И.Гази). – Беркая да китмисез!... Квартир сезнеке! Без китђбез (М.Хђ­­сђ­нов). Аныкы булып калсам, биш ел кљтђргђ дђ риза (М.Фђй­зи). Њзећнеке њзђктђ, кешенеке кештђктђ (мђкаль). Љй­дђге мђ­шђкатьлђр џђммђбезнеке дђ уртак! (Н.Гыйматдинова). Аны­кын кем белсен инде. Барысын да њзе хђл итсен (И.Гази).

§ 61. Ясалышы буенча алмашлыкларныћ тљрлђре. Ал­машлыклар – њзенчђлекле сњз тљркеме. Ясалышы буенча да алмашлыкларныћ тљрле тљркемчђлђре тел њсеше процессында ђкренлђп барлыкка килгђннђр, аларныћ ясалышы да нигездђ алмашлык лексикасының њз эчендђ бара.

Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы џђм т е з м ђ алмашлыкларга бњле­нђлђр.

Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, њз – бер иќекле; тамырлашкан алмашлыклар: нђрсђ, шушы, теге ике иќекле була. Мђсђлђн:

Тукта, кая барасыћ? Ник кузгалдыћ? – дип паровозга таба станция начальнигы йљгереп килђ иде инде (Г.Кутуй).

Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ћ књпчелеге књрсђтњ алмашлыклары нигезендђ -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-лђй кушымчалары белђн ясала: андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегелђй, алай џ.б.

Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мђџ­диев). Болай булгач, без Босфорга кадђр дђ барып ќитђ алмаячакбыз (Г.Бђширов). – Юк, алай тњгел, анасы... Бу «Кђрван» чђе торып торсын ђле... (Ф.Ђмирхан).

К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары џђм бер, џђр, џич сњзлђре катнаша. Бу алмашлыкларныћ књпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, џђр­кем, џђртљрле, џичкайчан, џђркайсы џ.б.

Књрдем хђзер: эшкђ џичнђрсђ тић тњгел,

Эштђн кљчле нђрсђ табу мљмкин тњгел (Г.Тукай).

Џичнигђ бирешмичђ, сыгылмыйча яшђњче, бернинди кыенлыклар алдында да каушап-каушап калмый торган хатын икђн Хђят (М.Хђсђнов). Килњчелђрнећ џђркайсы, Сафа бе­лђн књрешеп, мич буена чњгђли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешђ иде (М.Галђњ).

Т е з м ђ а л м а ш л ы к л а р н ы ћ књпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: ђллђ кем, ђллђ нђрсђ, ђллђ кайчан, ђллђ кайда, телђсђ кайсы, телђсђ нинди, кем дђ булса џ.б.

Ђллђ каян, даладан яз ќиле исеп китте џђм Габдулла књзлђрен чет-чет йомгалап, књккђ карады (Ђ.Фђйзи). Кайдадыр ђллђ нинди шомлы тавыш белђн ябалак кычкыра башлады (Г.Ђпсђлђмов).

П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мђгъ­нђсендђ ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килђ:

Без хђзер аћа эшлђгђн ќирендђ ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих). Долгоруков Илсљяргђ, аны-мо­ны белмђгђн кебек, чирђмдђ утырып торырга кушты (Г.Гобђй). Алай-болай булса дип, кесђмђ биш кадаклы гер тыккан идем, кирђкмђс йљк кенђ булды (Ф.Хљсни).

Бу очракта ул-бу, аны-моны, алай-болай сњзлђре билгесезлек алмашлыгы мђгънђлђрен белдерђлђр. Кайбер парлы алмашлыклар мђгънђ ягыннан аерымланып рђвешкђ књчђргђ мљмкин: аннан-моннан (эшлђњ), њзеннђн-њзе (аћлашылу), анда-санда (искђ алу) џ.б.

Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсђ дђ, књћел љчен, фатир хуќасы Шђмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып, тизрђк чыгып чапты (Ф.Хљсни).

Алда без морфологик аерымлану юлы белђн (конверсия) алмашлыкларга књчкђн бер, берђњ, бер-бер, берђр (билгесезлек алмашлыклары), бар модаль сњзеннђн књчкђн бары, барысы, барча, барчасы сњзлђрен (билгелђњ алмашлыклары), џђм шул ук мђгънђдђге бљтен сњзен билгелђгђн идек.

Алмашлыклар исђ њз чиратында шулай ук башка сњз тљр­кемнђре ролендђ, гадђти булмаган позициядђ кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн, ул шул, шуныћ, шундый, шулай, андый џ.б. књрсђтњ алмашлыклары њзлђре генђ яки сорау алмашлыклары яки бђйлеклђр белђн берлектђ иярченле кушма ќљмлђлђрдђ бђйлђњче чара вазифасында еш кулланылалар.

Ни чђчсђћ, шуны урырсыћ (мђкаль). Кем иген игђ – шул ќырлап яши, кем сату итђ – ул чирлђп яши (мђкаль). Бђ­хет­ле шул баладыр, кайсы дђресенђ књћел бирсђ... (Г.Тукай). Ул бик карт иде. Бљтенлђй ялгыз иде, шуныћ љчен кызганып яшь тњгњчесе дђ булмады (Г.Ибраџимов).

«Татар грамматикасы»ныћ II томында мондый алмашлыклар «теркђгеч алмашлыклары», ђнђ, менђ кебек алмашлыклар «кисђкчђ алмашлыклары» дип бирелђ (310 б.). Ђмма бу, безнећ карашка, фђнни яктан бик њк отышлы тњгел, без мондый очракларны, ягъни алмашлыкларныћ теркђгеч ролендђ килњен, аларныћ контекстта функциональ кулланылышы дип билгелђњ ягында. Ђ ђнђ, менђ кебек сњз­лђр чынында књрсђтњ алмашлыклары, џђм књбрђк рђвеш белђн мљнђсђбђттђш.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ:

1. Алмашлык сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез. Лексик-семантик мђгънђлђре буенча алмашлыклар башка мљстђкыйль сњз тљр­кемнђреннђн кайсы яклары белән аерыла?

2. Алмашлыкларныћ тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђре нђрсђгђ бђйле?

3. Сњз тљркемнђрен алыштыру буенча алмашлыклар нинди тљркемчђлђргђ бњленђлђр?

4. Исем, сыйфат, сан, рђвеш алмашлыкларыныћ џђркайсын аерым-аерым характерлагыз. Аларга нинди алмашлыклар керђ? Тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђрен књрсђтегез.

5. Алмашлыклар мђгънђ буенча нинди тљркемчђлђргђ бњ­ле­нђлђр?

6. Зат алмашлыкларына тулы характеристика бирегез (лексик составы, тљрлђнеш њзенчђлеклђре џ.б.)

7. Књрсђтњ алмашлыкларын, аларныћ лексик составын билге­лђгез. Књрсђтњ алмашлыклары нинди очракта исемнђр кебек тљрлђнђлђр? Тљрлђнеш њзенчђлеклђрен књрсђтегез.

8. Билгелђњ алмашлыкларына нинди алмашлыклар керђ? Њз алмашлыгыныћ кулланылыш њзенчђлеклђре нинди? Билгелђњ алмашлыклары нинди юллар белђн ясала?

9. Билгесезлек џђм юклык алмашлыкларыныћ ясалыш џђм кулланылыш њзенчђлеклђрен аћлатыгыз.

10. Тартым алмашлыклары турында нинди фикерлђр бар? Аларныћ ясалышы џђм кулланылыш њзенчђлеклђре нинди?

11. Ясалышы џђм тљзелеше буенча алмашлыкларныћ нинди тљрлђре бар? Тамыр, ясалма, кушма, тезмђ, парлы алмашлыкларга мисаллар китерегез.

АЛМАШЛЫКЛАРНЫ АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.

Алмашлыклар тикшергәндә аларның нинди сүз төркемен алыштырулары (исем, сыйфат алмашлыклары һ.б.), мәгънә буенча төркемчәләре, төрләнү-төрләнмәүләре, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре күрсәтелә.

Мин кечкенә чагымнан бирле күгәрченнәр белән кызыксынам. Бу юаш кошчыкларга булган көчле мәхәббәт миндә ничек башлангандыр – ул турыда әйтә алмыйм... Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте (Ф. Хөсни).

мин – зат алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә аергыч;

бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - аергыч;

миндә - зат алмашлыгы, исем алмашлыгы, урын-вакыт килешендә, җөмләдә - кыек тәмамлык;

ул – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алыштыра, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;

минем – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, иялек килешендә, җөмләдә - аергыч.

Ул йөрәктән чыккан көчле тавыш белән әнә шулай сорап куйды...: - Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың, адәм көлкесенә генә калырсың. Аннары бит аның кызлары да андый төшеп калганнардан түгел, кем урлап китсә, шуңа риза булып тормасалар (Ф. Хөсни).

ул – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, баш килештә, җөмләдә - ия;

әнә - күрсәтү алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, ерак арага күрсәтә, биредә шулай алмашлыгы белән бергә килгән;

шулай – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - рәвеш хәле;

әллә кая – билгесезлек алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - урын хәле;

андый – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), сыйфат алмашлыгы, төрләнми, аергыч функциясе;

кем – сорау алмашлыгы, исем алмашлыгы, баш килештә, ия булып килгән;

шуңа – күрсәтү алмашлыгы, исемләшкән, юнәлеш килешендә, кем – шуңа – парлы мөнәсәбәтле сүзләр.

ФИГЫЛЬ

§ 66. Гомуми тљшенчђ. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ђ л­ н е њтђлњ процессында белдерђ. Эш, кљрђш, йокы ди­гђндђ дђ асылда эш-хђл белдерелђ, лђкин бу очракта без аларны предмет яки књренеш буларак атап књрсђтђбез, џђм алар и с е м сњз тљркеменђ карый. Эшли, кљрђшђ, йоклый ди­сђк, эш-хђл хђрђкђттђ, њтђлештђ белдерелђ, џђм аныћ њтђњ­чесе, субъекты булу књздђ тотыла. Фигыль лексик-семантик аспектта исем сњз тљркеменђ генђ тњгел, башка сњз тљркемнђренђ дђ капма-каршы куела. Сњз­лђрне тљркемлђњдђ фигыльне б и л г е б е л д е ­р њ ­ч е сњз тљркемнђре рђтеннђн санау да бар (Д.Ђ.Сђлимова), ягъни фигыль предметны яки затны эш яки хђлгђ мљнђ­сђбђтле рђвештђ ачыклый. Ђмма фигыль бу очракта да эш-хђл, хђрђкђткђ бђйле билгене белдерње белђн башка билге белдерђ торган сњз тљркемнђренђ, ягъни сыйфатка џђм рђвешкђ капма-каршы куела. Мђсђлђн:

Авылга керсђм, ислђрем китте. Авыл бљтенлђй яћабаштан тљзелгђн (Ф.Хљсни). Табигать њз љстенђ килгђн дђџ­шђттђн курыккан кебек, сагаеп калды. Яћа гына књћелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).

М о р ф о л о г и к яктан фигыль сљйлђмдђ књптљрле грамматик формаларда кулланыла ала, џђм ул телдђ ић бай џђм катлаулы сњз тљркеме булып санала. Фигыльгђ морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ђ л еш, д ђ р ђ ќ ђ ка­тегориялђре хас.

С и н т а к с и к яктан фигыльнећ ќљмлђдђге типик функциясе – х ђ б ђ р булып килњ, ђмма тљрле грамматик формаларда ул бик иркен рђвештђ башка ќљмлђ кисђклђре ролендђ дђ килђ ала. Љстђвенђ, тљрки теллђрнећ типологик њзенчђлеге буларак, књпчелек фигыль формалары контекстта еш исемлђшђлђр. Бу очракта алар исемнђр кебек тљрлђнеп, ќљмлђнећ телђсђ нинди кисђге булып килђлђр. Мђсђлђн:

Шул кљннђн башлап, Алмачуар минем тормышымныћ њзђге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шућа кайталар (И.Ибраџимов). – була, чыга, кайталар – х ђ б ђ р; Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мђкаль) – тырышкан – и я. Табигать мића сандугач язмышы бирсђ ђгђр, Сайрамас идеммени соћ Илем љчен горур йљрђк ярылганчыга ка­дђр. – ярылганчыга (кадђр) – в а к ы т х ђ л е. Ќил тљн буе йоклаганын саклап тора, Тирбђтђ џђм љстен-башын каплап тора (Г.Тукай). – йоклаганын – т у р ы т ђ м а м л ы к џ.б.

Синтаксик яктан фигыль исемне, икенче бер фигыльне, санны, рђвешне џ.б. ияртеп килђ: китап уку, йљгереп килњ, озак йљрњ, биш ђйтњ џ.б., исемне иярткђндђ, њзе иярткђн исемнећ билгеле бер килештђ килњен талђп итђ1: урманга бару, љйдђн чыгу, шахмат уйнау, имтиханны тапшыру џ.б.

Традицион рђвештђ татар телендђ фигыльнећ тљрле формалары ф и г ы л ь т љ р к е м ч ђ л ђ р е дип атала. Ђйтик, х и к ђ я фигыль, б о е р ы к фигыль, ш а р т фигыль, с ы й ф а т фигыль џ.б. Фигыльнећ грамматик категориялђре аныћ тљрле тљркемчђлђрендђ тљрлечђрђк чагылыш таба. Шућа бђйле рђвештђ фигыль категориялђре г о м у м и грамматик категориялђргђ џђм х о с у с ы й грамматик категориялђргђ аерыла. Фигыльдђ б а р л ы к – ю к л ы к, ю н ђ л е ш категориялђре џђм эшнећ њтђлњ характерын белдерђ торган д ђ р ђ ќ ђ – гомуми категориялђргђ, ђ з а т – с а н, з а м а н белђн тљрлђнњ џђм н а к л о н е н и е хосусый грамматик категориялђргђ керђ.

Аерым алганда, зат-сан белђн тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђренђ карап, фигыль тљркемчђлђре икегђ бњлеп карала:

1) затланышлы фигыльлђр;

2) затланышсыз фигыльлђр.

Тљрлђнеш парадигмалары булган, ягъни љч затта берлектђ џђм књплектђ кулланылган фигыльлђр затланышлы фигыльлђр дип йљртелђ:

мин укыйм, син укыйсыћ, ул укый;

без укыйбыз, сез укыйсыз, алар укыйлар;

мин барсам, син барсаћ, ул барса;

без барсак, сез барсагыз, алар барсалар џ.б.

Затланышлы фигыльлђргђ тњбђндђге фигыльлђр керђ:

1) х и к ђ я фигыль;

2) б о е р ы к фигыль;

3) ш а р т фигыль;

4) т е л ђ к фигыль;

5) ш а р т л ы т е л ђ к фигыль.

Затланышлы фигыльлђр икенче тљрле н а к л о н е н и е формалары дип йљртелђ.

З а т л а н ы ш с ы з фигыльлђрдђ эшнећ њтђњчесе, ягъни зат-сан тљшенчђсе гадђттђ грамматик юл, ягъни махсус зат-сан кушымчалары белђн белдерелми. Аларга түбәндәгеләр керә:

1) с ы й ф а т фигыль,

2) х ђ л фигыль,

3) и с е м фигыль,

4) и н ф и н и т и в .

Тел белемендђ затланышлы фигыльлђрне ч ы н ф и г ы л ь л ђ р («истинные глаголы») дип тђ йљртђлђр. Затланышсыз фигыльлђр асылда фигыль, фигыль формалары булсалар да, алар башка сњз тљркемнђре белђн дђ уртаклык књрсђтђлђр. Сыйфат фигыльлђр, мђсђлђн, њзлђрендђ фигыль џђм сыйфат билгелђрен, хђл фигыльлђр фигыль џђм рђвеш билгелђрен, ђ исем фигыльлђр фигыль џђм исем билгелђрен берлђштерђлђр. Затланышсыз фигыльләр дә, гадәттә, үтәүчегә бәйле эш-хәлне белдерәләр, ђмма эшнећ њтђњчесе аларда морфологик юл белђн тњгел, башка чаралар ярдђмендђ (лексик, синтаксик џ.б.) белдерелђ. Бу юл, билгеле булганча, функциональ-семантик категория булган п е р с о н а л ь л е к к ђ карый. Мђсђлђн: мин укыган китап, син килгђч, аныћ кайтуы џ.б.

§ 67. Фигыльнећ башлангыч формасы (нигезе). Фигыльнећ књптљрле формаларын ясый торган грамматик чаралар, ягъни кушымчалар аныћ н и г е з е н ђ ялгана. Фигыльнећ нигезе, икенче тљрле аны фигыльнећ б а ш л а н г ы ч ф о р м а с ы дип тђ йљртђлђр, татар телендђ, џђм гомумђн тљр­ки теллђрдђ тышкы яктан II зат берлектђге боерык фигыльгђ охшаш була. Мђсђлђн: бар-ды, кил-гђн, укы-р. Бу очракта бар-, кил-, укы- – фигыльнећ башлангыч формалары, нигезе; бар!, кил!, укы! дигђндђ исђ алар II зат берлектђге боерык фигыльлђр. Лексема буларак фигыль нигезенећ II зат боерык фигыльгђ тышкы яктан охшашлыгы књп теллђр љчен хас типологик књренеш [Плунгян, 2000: 116]. Лђкин бу охшашлык, уртаклык – тышкы књренеш, чљнки лексик мђгъ­нђгђ ия берђмлек-лексема буларак, фигыль нигезе бернинди љстђмђ грамматик мђгънђ белдерми, барлык грамматик мђгънђлђрдђн азат була. Тљрле грамматик мђгъ­нђ­лђрне татар телендђ нигезгђ бер-бер артлы ялганып килгђн форма ясагыч кушымчалар белдерђ. Мђсђлђн: бар-гала-ган-нар – нђтиќђле њткђн заман хикђя фигыль, -гала – эшнећ кабатлануын белдерђ, III зат књплектђ; бар! дигђндђ исђ лексемадан тыш љстђмђ грамматик мђгънђлђр бар – б о е р у м о ­ д а л ь л е г е џђм II зат берлек мђгънђсе. Боерык фигыль­дђ бу љстђмђ мђгънђлђр кушымча юклыгы белђн тђгъбир ителђ. Алдагы бњлеклђрдђ ђйтелгђнчђ, тел белемендђ мондый књренеш н у л ь м о р ф е м а, ягъни мђгънђ (мђгъ­нђ­лђр) белдерњче нуль (значимый нуль) дип атала.

Сљйлђм эчендђ тљрлђнђ торган сњз тљркемнђре гомумђн чиста нигез хђлендђ генђ кулланылмыйлар, алар џђрчак грамматик яктан формалашкан булалар. Мђсђлђн, ќљмлђдђ кушымчасыз кулланылган исем џђрвакыт диярлек б а ш к и л е ш фор­масында була: Электђ ќыен узды – ќђй узды ди торган булганнар (Г.Бђширов). Чилђклђренђ су алып, тиз генђ китмђкче булды (Ф.Хљсни). Шуныћ кебек њк, љстђмђ кушым­чаларсыз кулланылган џђр фигыль контекстта грамматик яктан формалаша, ягъни II зат берлектђге боерык фигыль формасында була: Якуб чокырын каплап, чынаягын этђреп куйды. – Бир тагын берне ясыйк. Бигрђк аз эчтећ, бир инде... (И.Гази).

Ясалышы, ягъни тљзелеше буенча фигыль нигезенећ тњбђндђге тљрлђре була:

тамыр нигез: бар-, кил-, утыр-, йљгер- џ.б.

ясалма нигез: эшлђ-, башла-, аша-, киме-, бае-, югал-, тљзђл- џ.б.

кушма нигез: саубуллаш-, буйсын-, књзалла- џ.б.

тезмђ нигез: тђэмин ит-, баш ват-, карар кыл-, авыз ит-, аяк чал- џ.б.

§ 68. Фигыльнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәре. Морфологиядђ фигыль грамматик њзенчђлеклђре ягыннан, ягъни њзенећ тљп грамматик категориялђре буенча љйрђнелђ. Ђмма тел, њзенећ тљзелеше џђм кулланылышы буенча, катлаулы бер система тђшкил итђ, џђм аныћ џђр љлкђгђ (яруска) караган берђмлеклђре – авазлар, лексик берђмлек булган сњзлђр, тљрле грамматик чаралар – њзара тыгыз бђйлђнештђ яши. Бу бђй­лђнешлђр исђ ќљмлђ эчендђ, сљйлђмдђ реальлђшђ. Шућа бђйле рђвештђ, соћгы елларда тел белемендђ фигыль лексикасын љйрђнњ, џђм аныћ фигыльнећ морфологик табигатенђ бђйлђнешен ачыклау юнђлешендђге фђнни тикшеренњлђр активлашып китте.

Бу юнђлештђ татар тел белемендђ дђ фигыль лексикасын љйрђнњгђ караган яћа кызыклы тикшеренњлђр барлыкка килде. Мђсђлђн, Д.Г.Тумашеваныћ «Татар грамматикасы»ныћ II томында урын алган фигыльнећ г о м у м и л е к с и к м ђ г ъ н ђ с е, шулай ук фигыльнећ в а л е н т л ы г ы, фигыль а к т а н т л а р ы турындагы яћача аћлатмалары кызыклы.

Традицион грамматикада без фигыль э ш – х ђ л н е белдерђ дигђн билгелђмђгђ књнеккђн. Бу дљрес, џђм эш-хђлне белдерњ – ул фигыльнећ лексик-семантик, яки гомуми лексик мђгънђсе. Ђмма, мђсђлђн, исемнећ гомуми лексик мђгъ­нђсе белђн фигыльнећ шундый ук мђгънђсе арасында шактый аерма бар. Ђлеге хезмђттђ исем белђн чагыштырганда «...фигыльнећ мђгънђсе њтђ г о м у м и, њтђ к и ћ џђм аныћ нигезендђ объектлар арасындагы м љ н ђ с ђ б ђ т ята» дип билгелђнђ (ассызык безнеке – Ф.Х.). Исем гомуми лексик мђгънђсе буенча предметлыкны белдерђ, ђ предметлар, затлар чынбарлыкта яшилђр, исем исђ аларныћ сљй­лђмдђге в ђ к и л – р е ф е р е н т ла р ы була, ђ фигыль белдергђн эш-хђл исђ шушы предметларга (объектларга) мљнђсђбђттђ генђ барлыкка килђ. «Референция – исемнђр­нећ чынбарлыктагы объектларга караганлыгы дип билгелђнђ. Чыннан да, бљтен галђм, дљнья, табигать, безнећ мохит тљрле ќисем, ќанлы џђм ќансыз предмет, ягъни объектлардан тора, џђм алар телдђ исем белђн белдерелђ: ай, књк, ќир, агач, яфрак, шђџђр, љй, юл, йорт, кљймђ, кеше, бала џ.б. Бу объектлар исемнећ чынбарлыктагы референтлары (вђ­киллђре). Лђкин чынбарлыктагы объектлар хђрђкђтсез яшђмилђр, џђм аларныћ хђрђкђтен, эш-гамђлен, ягъни њзара мљнђсђбђткђ керњлђрен телдђ фигыль белдерђ» [Татар грамматикасы, Т.II, 2002: 94 ]. Ђ чынбарлык объектлары арасындагы мљнђсђбђтлђр, контекстта сљйлђм сљрешенђ бђйле рђвештђ, чиксез књптљрле булырга мљмкин, шућа књрђ дђ фигыльнећ мђгънђсе исемнекенђ караганда да кић џђм књптљрле. Фигыльнећ бик бай џђм катлаулы сњз тљркеме булуы да асылда шуныћ белђн аћлатыла.

Фигыль лексикасы фђндђ гомумилђштерелгђн мђгънђлђре буенча тљрле тематик (лексик-семантик) тљр­кем­чђлђргђ бњлеп љйрђнелђ: х ђ р ђ к ђ т фигыльлђре, э ш ­ н е, э м о ц и о н а л ь х а л ђ т н е белдерњче фигыльлђр џ.б. Аерым тематик тљркемнђргђ кергђн фигыльлђрнећ чынбарлыктагы объектлар белђн бђйлђнешкђ керњ мљмкинлеге дђ тљрлечә. Эшне белдергђн фигыльлђр, мђсђлђн, эшнећ туры объекты белђн мљнђсђбђткђ керђлђр: яза (нђрсђ яза?) – хат яза, ђ хђ­рђкђт фигыльлђренећ туры объекты булмый: бара, йљгерђ џ.б.

Тљрле объектлар белђн мљнђсђбђткђ керњ мљмкинлеге фи­гыльнећ в а л е н т л ы г ы, фигыль белђн мљнђсђ­бђт­кђ кергђн объектлар аныћ а к т а н т л а р ы дип атала. Фигыльнећ ић гади валентлыгы дип, мђсђлђн, эш- хђлнећ башкаручысы – субъекты белђн мљнђсђбђтне алырга мљмкин. Мђсђлђн: кар ява: субъект  фигыль (бер валентлы, яки бер актантлы); Бала китап укый: субъект  фигыль  объект (ике валентлы, яки ике актантлы) џ.б.

Фигыль лексикасын бу рђвешле љйрђнњдђ тљп ике юнђлештђ тљркемлђњ бар. Алар фигыльнең:

а) л е к с и к-г р а м м а т и к тљркемчђлђре;

ә) л е к с и к –с е м а н т и к тљркемчђлђре.

Фигыль лексикасын л е к с и к – г р а м м а т и к яктан тљркемлђгђндђ традицион рђвештђ а) к њ ­ ч е м л е џђм к њ ч е м с е з фигыльлђр; б) ч и к л е џђм ч и к с е з фигыльлђр аерып карала. Соћгы хез­мђт­лђрдђ фигыльлђрне д и н а м и к џђм с т а т и к, а к т и в џђм п а с с и в тљркемчђлђргђ бњлњ дђ бар.

Туры объектны белдергђн сњзлђр белђн мљнђсђбђткђ керњ-кермђњлђренђ карап, фигыльлђр к њ ч е м л е џђм к њ ­ч е м с е з фигыльлђргђ бњленђлђр. Књчемле фигыльлђрдђ эш-хђл џђрвакыт туры объектка юнђлгђн була: китап уку, хат язу, ќир казу, аш пешерњ џ.б. Књчемсез фигыль­лђрдђ эш объектка юнђлми, гадђттђ субъект белђн чиклђнђ: кар ява, кояш чыкты, ђни кайтты, баш авырта џ.б. Књчемле-књчемсезлек њз чиратында фигыльлђрнећ гомумилђштерелгђн лексик-семантик мђгънђлђренђ бђйле. Тикшеренњчелђр билгелђгђнчђ, э ш н е, џђртљрле г а м ђ л н е белдергђн фигыльлђр гадђттђ књчемле була, ђ х ђ р ђ к ђ т фигыльлђре, шулай ук ф и з и к яки п с и х и к халђтне белдергђн фигыльлђр књчемсез була (югарыда китерелгђн мисалларга игътибар итегез).

Ч и к л е џђм ч и к с е з фигыльлђргђ бњлњ фигыль белдергђн эш-хђлнећ њтђлњ дђрђќђсенђ, ягъни ахыргача њтђлњ-њтђлмђвенђ бђйле.

Ч и к л е фигыльлђрдђ эш њзенећ логик чигенђ омтыла џђм эш чиккђ ќитњ белђн туктала џђм башкаручы яћа халђткђ књчђ. Чикле фигыльлђрнећ семантикасы аеруча њткђн заман формаларында ачык сиземлђнђ: килде, китте, тљште, утырды, торды, ђйтте, тапты, ишетте, алды џ.б.

Ќылы ќиллђре, лђйсђн яћгырлары белђн апрель килде. Табигатьтђ џђм кешелђрнећ књћеллђрендђ нинди генђ яћарулар уятмады апрель. Ул љй артындагы кечкенђ бакчаларда агач бљрелђре булып књперде, ул елгаларда ташу булып кузгалды, яшь егетлђрнећ џђм яшь кызларныћ беренче мђхђб­бђтлђренђ кушылып, ќырга ђйлђнде (Ф.Хљсни).

Чиксез фигыльлђрдђ гадђттђ дђвамлы эш-хђллђр белдерелђ, аларда эшнећ чигенђ књрсђтелми. Мондый фигыльлђрнећ әлеге њзенчђлеге хђзерге заман формасында ачыграк књренђ: яши, ярата, тырыша, тђрбияли, хљрмђт итђ, кайгыра џ.б. Ђмма эшнећ дђвамлы булуы, чиксезлек тљсмере њткђн заман формаларында да, башка фигыль формаларында да саклана. Мђсђлђн:

Егет менђ шул утта янды. Шул кљрђшлђр, шул газаплар, шул каџарманлыклар эчендђ кайнап, аныћ яшь йљрђге якты килђчђкнећ матур кљннђре љчен њзен бер кљрђшче итеп њстерњ дђрте белђн тулып ялкынланды (Г.Ибраџимов).

Фигыль лексикасын мђгънђлђренђ карап, л е к с и к-с е м а н т и к тљркемнђргђ аерып љйрђнњ тљрки тел белемендђ Н.К.Дмитриев тарафыннан башлана. Тюркологлардан галимнђрдђн, бу љлкђдђ шулай ук Э.Р.Тенишев, Ђ.Ђ.Юлдашев, Н.З.Гаджиева, А.А.Коклянова, В.Ф.Вещилова џ.б. галимнђрнећ хез­мђтлђре бар. Татар телендђ исђ фигыльлђрнећ семантик тљр­кемчђлђре башлап Ф.Ђ.Ганиев тарафыннан љйрђнелде [Ганиев, 1984:75-84]. Галим фигыль лексикасын 11 тематик тљркемгђ бњлђ. Соћгы еллардагы хезмђтлђрдђн исђ Р.Д.Лизунова џђм Р.К.Иштанова тикшеренњлђрен књрсђтергђ мљм­кин [Лизунова, 1988; Иштанова, 2002].

«Татар грамматика»сының II томында фигыль лексикасы башта зур љч тљркемгђ бњленђ:

а) э ш фигыль­лђре;

ә) х ђ л –т о р ы ш фигыльлђре;

б) м љ н ђ с ђ б ђ т фигыльлђре;

Бу тљркемнђрнећ џђркайсы ваграк тљркем­чђ­лђр­гђ аерыла. Эш фигыльлђренђ, мђсђлђн, физик яктан э ш – г а м ђ л н е белдергђн фигыльлђр (ясау, тљзњ, тегњ, њрњ, сњтњ, тњгњ џ.б.), а к ы л э ш ч ђ н л е г е н белдергђн фигыльлђр (уйлау, фикер йљртњ, дђлиллђњ, исбатлау џ.б.), х ђ р ђ к ђ т н е белдергђн фигыльлђр (килњ, йљрњ, йљзњ, њтњ, узу џ.б.) џђм шулай ук с љ й л ђм э ш ч ђ н л е г ен белдергђн фигыльләр џ.б. тљркемчђлђр керә.

Х ђ л – т о р ы ш фигыльлђре эчендђ я ш ђ е ш фигыль­лђре (туу, яшђњ, гомер итњ, утыру, тору џ.б.), нђрсђне дђ булса с ы й ф а т л а у, сыйфат њзгђрешен књрсђтњ (агару, саргаю, суыну, ќылыну, батыраю, књбђю, азаю џ.б.), ф и з и к џђм э м о ц и о н а л ь халђтне белдергђн фигыльлђр (та­зару, ябыгу, авыру, савыгу, борчылу, ярату, сагыну џ.б.) аерып карала.

М љ н ђ с ђ б ђ т фигыльлђренђ исђ ќићњ, ярдђмлђшњ, мђќбњр итњ, булышу, књрешњ, танышу џ.б. кебек фигыльлђр кертелђ һ.б.1

§ 69. Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләрБ Белдергђн мђгънђлђренђ карап, фигыльлђр мљстђкыйль мђгънђле џђм ярдђмче фигыльлђргђ бњленђлђр. Фигыльнећ лексик составында ић зур урынны мљс­тђкыйль мђгънђле фигыльлђр алып тора: утыру, эшлђњ, бару, сљйлђњ, уку, язу џ.б.

Я р д ђ м ч е фигыльлђрдђн беренче чиратта иде, итте, кыл, торган фигыльлђрен књрсђтергђ кирђк. Болар арасында мљстђкыйль мђгънђлђрен инде югалткан, тулысынча диярлек грамматиклашкан фигыльлђргђ ит, иде фигыльлђре керђ.

Ит ярдђмче фигыле тезмђ фигыльлђр ясауда катнаша, димђк, лексик-грамматик мђгънђ белдерђ: бњлђк итњ, кљн итњ, авыз итњ, тђэмин итњ џ.б. Сирђк кенђ бу фигыль сљй­лђмдђ мљстђкыйль мђгънђдђ дђ килергђ мљмкин: юкны бар итњ, яз язлыгын итђ [Тумашева, 1964: 234].

Исем + ярдђмче фигыль калыбында тезмђ фигыльлђр ясалышында шулай ук кыл, бул ярдђмче фигыльлђре дђ кат­наша: карар кылу, тђрќемђ кылу, гашыйк булу, насыйп булу џ.б.

Иде ярдђмче фигыле исђ књбрђк фигыльнећ тљрле грамматик формаларын ясый, ул тулысынча грамматикалашкан:

а) заман формалары: бара иде, бара торган иде, барачак иде;

ә) модаль мђгънђле фигыль: барасы иде, барырга иде, барсаћ иде, барыр идем џ.б.

Иде фигыле сљйлђмдђ шулай ук башка сњз тљркемнђре белђн дђ (сыйфат, исем, сан џ.б.) кулланыла: Ул минем беренче укытучым иде. Ул яшь чакта матур иде. Алар љчђњ иде џ.б. Мондый очракларда иде фигыле предметны, књренешне, билгене џ.б. њткђнгђ књчерњ љчен кулланыла, димђк, темпораль мђгънђ белдерђ.

Иде ярдђмче фигыле борынгы булу, ђверелњ мђгънђсен­дђге эр-/ир- тамырлы фигыльдђн барлыкка килгђн: эр-диир-де иде. Шул ук тамырдан тљрле аффикслар алып ясал­ган эр-кђникђн, эр-меширмешимеш, эр-сђирсђисђ кебек сњзлђр хђзерге телдђ кисђкчђлђргђ, яки мо­даль сњзлђргђ ђверелгђн.

Бул фигыле хђзерге телдђ мљстђкыйль мђгънђдђ дђ кул­ланыла. Мђсђлђн: ќђй була да , кыш була, бњген ќыелыш була.

Чыганаклар зуррак территорияне алып торсалар – нефть мђйданы була. Ђ ќир асты катламында нефть берничђ урында мђйдан-мђйдан булып ята икђн – ул инде нефть ятмасы була (Ш.Бикчурин). Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары... (Г.Тукай).

Ярдђмче мђгънђдђ исђ бул фигыле тљрле модаль мђгънђ­лђр белдерђ торган һәм заман тљсмеренђ ия булган т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары ясый:

а) Сабый баланыћ елавын кояшлы яћгырга охшатырга була (Г.Бђширов) – ягъни: охшатырга мљмкин (модаль мђгъ­нђ). Хљррияткђ тел тидерђсе булма! (Ф.Хљсни) – катгый тыю (модаль мђгънђ);

ә) Бу вакытта инде кояш баеп, књктђ беренче йолдызлар књренђ башлаган була (Ф.Хљсни) – заман тљсмере.

Ярдђмче рольдђ кайбер мљстђкыйль фигыльлђр дђ килђ. Аерым алганда, ал, бир, ят, тор, утыр, йљр, бар, ќит, бет, бетер, кил, кит џ.б. кебек фигыльлђр башка мљстђ­кыйль фигыльлђр белђн килеп, эш њтђлњ д ђ р ђ ќ ђ с ен белде­рђлђр. Тел белемендђ бу књренеш фигыльдђ д ђ р ђ ќ ђ к а т е г о р и я с е дип атала, шул ук вакытта бу фигыльлђр тезмђ фигыль нигезен мђгънђ ягыннан да беркадђр башкача формалаштыралар: сатып алды, ђйтеп бирде, яшђп ята, басып тора, эшлђп утыра, эшлђп йљри, барып ќитте, куркып китте џ.б.

Фигыльнећ грамматик категориялђре.