Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Юнәлеш категориясе.

§ 92. Гомуми төшенчә. Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар телендә фигыльнең биш юнәлеш формасы бар: 1) т ө п юнәлеш, 2) т ө ш е м юнәлеше, 3) к а й т ы м юнәлеше, 4) у р т а к л ы к юнәлеше, 5) й ө к л ә т ү юнәлеше.

Юнәлеш фигыльгә хас г о м у м и грамматик категорияләрдән санала, ягъни юнәлеш кушымчалары форма ясагычлардан фигыль нигезенә иң якын торган кушымчалар, һәм алар фигыльнең барлык грамматик шәкелләрендә дә -һәм затланышлы, һәм затланышсыз фигыльләрдә дә - бик иркен чагылыш табалар. Мәсәлән: китап укылды, укылган китап, китап укылгач; хат яздырдым, хат яздырып, хат яздыру һ.б.

Татар тел белемендә, һәм гомумән төрки телләрдә юнәлеш категориясе иң катлаулы һәм шактый бәхәсле грамматик күренеш булып тора.

Беренчедән, юнәлеш категориясенә билгеләмә бирүгә, ягъни аның гомуми грамматик мәгънәсен билгеләүгә галимнәр арасында төрлечә якын килү бар.

Юнәлеш категориясе:

а) эш-хәлнең о б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (Л.Җәләй);

ә) эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (Д.Г.Тумашева, Ә.Ә.Юлдашев);

б) эш-хәлнең о б ъ е к т к а һәм с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (В.Н.Хангилдин);

в) төрле объект-субъект мөнәсәбәтләрен белдерә (К.З.Зиннәтуллина).

Элегрәк чыккан грамматик хезмәтләрдә исә юнәлешнең гомум категориаль мәгънәсен билгеләү мөмкин түгел дигән кебегрәк фикерләр дә әйтелде.

Безнеңчә, “юнәлеш категориясе эш - хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә” дип карау бу грамматик күренешнең табигатенә тулысынча туры килә, чөнки фигыль нигезенә ялганып килгән юнәлеш кушымчалары асылда эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен төрлечә характерлыйлар. Мәсәлән, фигыль өстәмә кушымчалар алмыйча т ө п юнәлештә килгәндә, эш-хәлне гадәттә субъект ү з е башкара: Эшчеләр йорт төзи; -ын (-ен, –н) кушымчаларын алып фигыль к а й т ы м юнәлешендә килгәндә, исә эш-хәлне шулай ук субъект ү з е башкара, әмма эш туры объектка юнәлеш, субъект белән чикләнә. Мәсәлән: Ул киенә, юына һ.б. -ыл (-ел, -л) кушымчаларын алып, т ө ш е м юнәлешендә килгәндә, логик субъектның роле п а с с и в л а ш а, эш турыдан-туры объектка юнәлтелә: Йорт эшчеләр тарафыннан төзелә. У р т а к л ы к юнәлешендәге фигыль (-ыш, еш формасы) эшне башкаруда б е р н и ч ә субъектның катнашуын белдерә: Алар йорт төзешә; фигыль төрле өстәмә кушымчалар алып, йөкләтү юнәлешендә килгәндә дә эшне башкаруда кимендә и к е с у б ъ е к т катнаша: беренче субъект эшне үтәргә кушучы, ихтыяр күрсәтүче, икенче субъект үтәүче була. Ул йортлар төзетә;

Әмма югарыда китерелгән субъектка һәм объектка кагылышлы билгеләмәләр дә асылда бу билгеләмәгә каршы килмиләр, ә аны тулыландыралар гына.

Икенчедән, төрле юнәлеш кушымчаларының фигыльләргә ялгану мөмкинлеге чикләнгән. Башка форма ясагычлардан аермалы буларак, алар төрле фигыль нигезләренә сайлап ялганалар һәм бу яклап күбрәк сүзъясагычларга якын торалар. Татар телендә юнәлеш категориясе К.З.Зиннәтуллина тарафыннан махсус һәм гаять җентекле итеп өйрәнелгән, һәм ул, йөкләтү юнәлешеннән кала, төрле юнәлеш кушымчаларының барлык фигыль лексикасының бары тик өчтән беренә, яки аннан да кимрәк өлешенә генә ялгана алуын билгели. Төшем юнәлеше кушымчасы –ыл/-ел, мәсәлән, бары тик күчемле фигыльләргә генә, һәм барлык фигыль лексикасының 17,4 % ына гына ялгана ала. Мәсәлән: укый ~укыла, төзи~төзелә, сала~салына, ясый~ясала һ.б. Уртаклык һәм кайтым юнәлеше кушымчалары барлык лексиканың 33 %ына ялгана: кия~киенә, юа~юына, башлый~башлана, йөри~йөренә; һ.б. Йөкләтү юнәлешендә фигыльләрнең кушымча алу мөмкинлеге киңрәк (88,6 %), әмма бу очракта да фигыльләр шактый еш йөкләтү мәгънәсен түгел, ә башка төрлерәк мәгънәләрне белдерәләр: укый~укыта, сөйли~сөйләтә, уйный~уйната, ята~яткыра, пешә~пешерә, килә~китерә (кил-тер-ә) һ.б [Зиннатуллина, 1969].

Өченчедән, фигыль нигезенә ялганып килгән юнәлеш кушымчалары бары саф юнәлеш мәгънәсен генә, ягъни эш-хәлгә карата субъектның төрлечә мөнәсәбәтен генә белдермиләр, ә күп төрле башка аспектуаль яки модаль мәгънәләр белдерүдә дә катнашалар. Мәсәлән, кайтым юнәлешенең төп категориаль мәгънәсе - эшнең субъектка кайтуын белдерү: ул киенә, җыена; контекстта исә ул процессның көчәюен, кабатлануын һ.б. мәгънәләрне дә белдерә: ул агарынды, кызарынды; уртаклык юнәлеше өстәмә рәвештә шулай ук эшнең кабатлануын дәвамлы булуын белдереп килә: мин аның турында сораштым һ.б.

Дүртенчедән, юнәлеш кушымчаларының шулай ук сүз ясалышына да мөнәсәбәте бар. Юнәлеш кушымчалары төп үз мәгънәләрендә кулланылганда да еш кына фигыльнең лексик мәгънәсенә беркадәр үзгәреш кертәләр, мәсәлән: кию~киенү, кою~коену, сузу~сузылу һ.б.; еш кына алар шулай ук тулысынча сүзләр дә ясыйлар: чишү~чишенү, тарту~тартыну, сыю~сыену, сөю~сөенү, килү~килешү, төшү~төшенү һ.б. Шуңа күрә аерым тикшеренүчеләр юнәлешне грамматик категория итеп танымыйча, тулысынча сүз ясалышына кертеп карау ягында торалар. Шулай ук фигыль лексикасы эчендә составында юнәлеш кушымчалары булган, әмма хәзер инде тамырлашып киткән лексик берәмлекләр дә шактый. Мәсәлән уяну~уяту, суыну~сугышу, юану~юату һ.б.

Бишенчедән, татар телендә юнәлеш кушымчаларының күчемсез фигыльләрне күчемлегә, һәм киресенчә, күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерүдә дә рольләре зур. Алдагы бүлекләрдә күрсәтелгәнчә, күчемлелек-күчемсезлек ул асылда лексик-грамматик категория, ягъни күбрәк фигыльләрнең лексик-семантик мәгънәсенә бәйле. Гадәттә, мәсәлән, хәрәкәт фигыльләре шулай ук физик һәм эмоциональ халәтне белдергән фигыльләр күчемсез була һәм йөкләтү юнәлеше кушымчаларын ялгау аларны күчемлегә әйләндерә: кайту~кайтару, шатлану~шатландыру, сөенү~сөендерү һ.б.

Шул рәвешле фигыльдә юнәлеш категориясе шактый катлаулы һәм бәхәсле өлкә булып тора һәм инде ул махсус өйрәнелгән булуга да карамастан, аерым аспектларда кабат тирәнтен өйрәнүне сорый.

§ 93. Төп юнәлеш. Фигыль юнәлеш категориясенә кагылышлы бернинди өстәмә кушымча алмаган хәлдә төп юнәлештә була, һәм бу парадигмада ул башка юнәлешләргә капма-каршы куела: укый~укыта~укыла~укыша.

Эш-хәлнең субъектка карата нинди мөнәсәбәттә булуына карап, төрки телләрдәге төп юнәлешнең ике төрле кулланылышын билгелиләр:

1) субъект – турыдан - туры эшне б а ш к а р у ч ы: укучы укый, укытучы сөйли, әни аш пешерә. Төп юнәлешнең бу мәгънәсе типологик яктан башка телләрдәге “действительный залог” мәгънәсенә туры килә;

2) субъект эш-хәлне турыдан – туры үзе башкармый, ә эш-хәл аңа к а р ы й, нисбәтләнә: эш бетте, керләр кипте, аш пеште һ.б. Типологиядә мондый очраклар “средний залог” дип билгеләнә. Димәк, төрки телләрдәге төп юнәлеш бу ике мәгънәне дә берләштерә.

§ 94. Төшем юнәлеше. Төшем юнәлеше фигыль нигезенә -ыл/-ел, -л кушымчалары ялганып ясала: укыды~укылды, төзеде~төзелде, ачты~ачылды, япты~ябылды; -ла/-лә, -л авазларына тәмамланган фигыль нигезләренә -ын/-ен, -н кушымчалары ялгана: салды~салынды, алды~алынды, башлады~башланды, эшләде~эшләнде һ.б.

Фигыль төшем юнәлешендә килгәндә, эшне башкаручы субъектның сөйләмдә роле п а с с и в л а ш а, ул җөмләдә күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин. Бу очракта процесс туры о б ъ е к т к а юнәлтелә, туры объектка “төшә”, һәм логик объект җөмләдә г р а м м а т и к и я булып килә. Икенче төрле әйткәндә, логик объектны “белдергән затның яки предметның шушы процесска дучар булуы” белдерелә (К.З.Зиннәтуллина) . Мәсәлән:

Мичләре нәкъ чынаяк төсле, аңа зәңгәр чәччәкләр төшерелгән. Стеналарда ефәккә чигелгән Мәккә-Мәдинә сурәте (Г.Бәширов). Почтальон апа чит ил маркалары ябыштырылган конверт китереп тапшыргач, Резеда шатлыгыннан сикеренергә тотынды. Конверт эченнән берничә открытка белән кәгазьгә төрелгән берничә фоторәсем килеп чыкты (Ф.Яруллин).

Югарыда китерелгән мисалларда эшнең реаль башкаручысы гомумән билгесез, төп игътибар шул эшкә дучар булган объектка юнәлтелгән, димәк, бу очракта логик субъект актуаль түгел: кемдер яки кемнәрдер тарафыннан: чәчәк төшерелгән, чигелгән, төрелгән, ябыштырылган һ.б.

Шул ук вакытта төшем юнәлешендәге фигыль белән бирелгән эш-хәлләрнең үтәүчесе, логик субъекты сөйләмдә төрле юллар белән күрсәтелергә мөмкин:

а) логик субъект к о н т е к с т т а н аңлашыла:

Шуңа күрә дә сиңа язылган хатларны Вәлигә бирергә булдым (Г.Кутуй). Имтиханнар бар да тапшырылган, Җиңел чаклар! Җитез кыю чак! (С.Сөләйманова). Янган йөрәк, сузылган кул – Минеке (Р.Гаташ);

ә) логик субъект и с е м (алмашлык) + т а р а ф ы н н ан сүзе белән килә:

Гыймазетдин тарафыннан кимсетелгәннәр авылда җитәрлек иде (Ә.Моталлапов). Хисмәтулланың өй салу артыннан йөри башлавы авылдашлары тарафыннан сәеррәк кабул ителде (Ә.Моталлапов).

Әмма субъектның бу рәвешле бирелүе матур әдәбият стиленнән бигрәк, фәнни яки публицистик стиль өчен хас: Күренекле галимнәр тарафыннан үткәрелгән фәнни тикшеренү эшләре кызыклы нәтиҗәләргә китергән (“Фән һәм мәктәп”);

б) исем + белән бәйлеге белән белдерелә:

Йолдыз нуры төсле килгән ул сер Ерак дөнья, ерак көннәрдән. Җирдә тормыш шул яктылык белән сөю бәхете белән бизәлгән (Ә.Баянов). Тышкы дөньядан калын таш диварлар белән аерылган җир асты хөҗрәсендә тынлык (Ф.Латыйфи);

в) логик субъект юнәлеш яки чыгыш килешендәге исем белән бирелә:

Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә (Г.Кутуй). Тәмле сыеннан өстәл сыгыла, Баллы теленнән хәмер түгелә, керфек очыннан саркыла мәкер, и фәкыйрь, фәкыйрь (С.Сөләйманова).

Төшем юнәлешендә килгән фигыль, туры үз мәгънәсеннән тыш, өстәмә мәгънәләр дә белдерә:

а) процесс I затка караганда, ирексездән эшләнгән эш мәгънәсе аңлашыла:

Нинди аваз килә югарыдан, Болыт яннарыннан, иркеннән: “Син менәсе биек тау идем мин”” ... Ашыгылган, үтеп кителгән... (Зөлфәт). Күпме күзләр күреп онытылган, күпме йөзләр чыккан хәтердән (Ш.Галиев). Үз гаебем белән булмаса да, Чын тормыштан һаман качылган (Ш.Галиев). Сөрә-чәчә, ура-суга, - Сизелми дә гомер уза (Р.Гаташ);

ә) процесс турыдан - туры эш башкаручы субъектка карый – бу очракта төшем юнәлеше кайтым юнәлешенә якын мәгънә белдерә: Ни өчен суга сузыласың, Талчыбыккай, интегеп, ялварасың, борчыласың, тилмерәсең, өзеләсең Аккан суга күз тегеп (Дәрдмәнд). Төнен йокламады, үртәлде кыз... (Р.Гаташ). Хәрәкәттә йөрәк, кагыл гына, Ачылырга тора бөтен сере (Зөлфәт);

б) төшем юнәлешендәге фигыль төп юнәлеш мәгънәсендә кулланыла:

Каядыр бик ерактан кәҗә бәтиенең кызганыч тавышы ишетелә (Г.Бәширов). Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп (Г.Тукай). Тагын язлар килде, ярсу язлар! Актарылды бозлар елгада (С.Сөләйманова).

Бу соңгы ике очракта төшем юнәлеше формасы күбрәк күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерә һәм эш хәлнең турыдан туры субъектка каравын, субъект белән чикләнүен белдерә: сузу~ сузылу, бору~ борылу, ачу~ ачылу, ишетү ~ишетелү, кысу ~ кысылу һ.б.;

в) төшем юнәлеше кушымчалары яңа лексик мәгънәгә ия булган фигыльләр ясый: кагу~ кагылу, агу~ агылу, басу~ басылу (җил басылды), сыгу~ сыгылу, сугу ~сугылу, кушу ~кушылу һ.б.

Җил басылды, йолдызлар да бик матур җемелди (Г.Бәширов). Ә тауларда тын, мәһабәт дөнья, Тик болытлар яннан агыла (Р.Гаташ). Шул чәчәкләргә кушылып очар идем җилләрдә ... (Ш.Галиев).