Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Инфинитив.

§ 133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре. Татар телендә инфинитив –ырга/-ергә, -рга кушымчасы белән ясала. Типологик планда инфинитив төрләнми торган фигыль формасы булып санала. Татар телендә дә инфинитив з а т – с а н, з а м а н белән төрләнми, аңа бары тик фигыльнең гомуми грамматик категорияләре генә хас: инфинитив барлыкта- юклыкта килә: барырга~бармаска, килергә~килмәскә, ташларга~ташламаска һ.б.; юнәлеш кушымчаларын ала: сөйләргә~сөйләтергә~сөйләшергә; сайларга~сайланырга~сайланылырга һ.б.; дәрәҗә белдерә: килергә~килеп җитәргә, укырга~укый башларга~укып чыгарга һ.б.

Сөйләм эчендә инфинитив берничә вазифа башкара:

а) җөмләдә икенче бер фигыльгә ияреп килә һәм аны ачыклый, бу очракта ул функциональ яктан хәл фигыльләргә охшаш мәгънәдә килә, ягъни эш-хәлнең максатын белдерә: укырга бару, кайтырга җыену, әйтергә теләү, бирешмәскә тырышу.

Ирек Мәскәүгә, театр курсларына укырга китте (Ф.Садриев). Үземне бар иткән туфрак белән саубуллашырга авылга кайттым (А.Гыйләҗев). Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең... (С.Сөләйманова);

ә) тиеш, кирәк, мөмкин һ.б. модаль сүзләр белән килә һәм х ә б ә р ф у н к ц и я с е н д ә кулланыла: әйтергә кирәк, керергә мөмкин, килергә тиеш һ.б.

Кешенең үзе генә ниятләгән эшләре дә булырга мөмкин бит (К.Тимбикова). Бу атна ахырында Фәния кайтып, аны шәһәргә, үз янына алып китәргә тиеш иде. (М.Мәһдиев). Сугышлар беткәч, дигән Вәгъдәне искә алып, Батырга лаек итеп Яшәргә тиеш халык! (М.Әъләм). Таныш булмаска мөмкин, ай буена бер авыз сүз сөйләшәскә мөмкин, әмма һәркемне күреп, танып өлгерәсең (Ә.Еники). Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк! (И.Салахов). Барыннан да бигрәк табигатьнең үзенә ышанырга кирәк. Барсын да шул тигезли. (А.Гыйләҗев);

б) ө н д ә ү, ч а к ы р у, к а т г ы й т ы ю кебек модаль мәгънәләрне белдереп, җөмләдә мөстәкыйль позициядә кулланыла:

Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә! (М.Мәһдиев). Беренче нәүбәттә үз-үзеңә ышанырга, төшенкелеккә бирелмәскә (сөйләм теле).

в) мөстәкыйль кулланылышта инфинитив с о р а у, и к е л ә н ү, г а җ и з л ә н ү кебек модаль мәгънәләрне дә белдерә:

Ничек итеп боларны тел белән аңлатырга, әллә хатта язаргамы? (Г.Ибраһимов). Бу гаделсезлектән, бу мәсхәрәдән ничек котылырга, кая качарга? (Ф.Садриев). Бу караңгыда ул чормага ничек менәргә инде тагын? (Ф.Хөсни). Әйтергә микән, әйтмәскә микән? (җыр).

-ырга формасы төрле ярдәмче фигыльләр белән килеп, төрле модаль мәгънә белдерә торган аналитик төзелмәләр ясый:

а) бул фигыле белән кулланылганда н и я т л ә ү модальлеген белдерә:

Мин, ниһаять аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә булдым (И.Салахов). Баллыболынга бер килүендә Фидая Каләмгөлнең хәлен белеп чыгарга булды (М.Маликова);

ә) –ырга ит аналитик формасы шулай ук н и я т л ә ү н е белдерә:

Менә синең янга килергә иттем әле (Х.Сарьян). Бала-чага шаулаша, салкынга бирешмәскә итә, кар өстендә әүмәкләшә (Р.Хафизова);

б) –ырга иде формасы көчле теләкне белдерә:

Ничек тә кайтып өлгерергә иде (Б.Камалов). Их шушы җилләргә ияреп, кырлар буйлап исәргә иде! (М.Мәһдиев).

Диалекталь сөйләмдә (Казан арты сөйләше) инфинитивның –мага/-мәгә формасы кулланыла: бармага, килмәгә, күрмәгә һ.б. Тукай аны үзенең бер шигырендә дә теркәп калдырган:

Барган идем Әтнәгә, ян тәрәзә какмага,

Кактым, суктым ачылды, тәңкәләре сачылды

Эте чыкты өрмәгә, кызы чыкты күрмәгә.

Этен алдым пычакка

Кызын алдым кочакка.