Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 95. Кайтым юнәлеше. Кайтым юнәлеше фигыль нигезенә -ын/-ен, -н кушымчалары ялганып ясала: юыну, киенү, җыену, яшеренү һ.Б.

Фигыль төшем юнәлешендә килгәндә, процесс субъектның үзе тарафыннан башкарыла, әмма ул туры объектка юнәлми, ә субъектның үзенә кайта:

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын, Ул киенгәндер дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген (Г.Тукай). Чыкты кояш, кызарып, нурлар очты; Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте (Дәрдмәнд). Бөтен нәрсә якты, бөтен табигать ничекбер юынып, тазарынып, тантанага әзерләнгәндәй, бөек тынлыкта нәрсәдер көтеп торган кебек иде (Ф.Хөсни).

Кайтым юнәлеше башлыча күчемле фигыльләрдән ясала: төрү ~төренү, мактау~ мактану, чабу~ чабыну ябу~ ябыну һ.б.

Сирәгрәк күчемсез фигыльләрдән дә ясалырга мөмкин, әмма ул чакта ул башкачарак мәгънә төсмерен ала: кызару~ кызарыну, кабару~ кабарыну, йөрү~ йөренү, сикерү~ сикеренү һ.б.

Кайтым юнәлеше төп үз мәгънәсеннән тыш түбәндәге мәгънәләрдә килә:

а) –ын/-ен, -н кушымчасы күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерә, бу очракта эш субъект белән чикләнә һәм субъектның эчке яки тышкы халәте үзгәрүне белдерә: күрү~ күренү, сизү~ сизенү, уйлау~ уйлану (уйланып утырды), иркәләү~ иркәләнү, белү~ беленү, сызлау~ сызлану һ.б.

Меңенче кат уйланасы килә тагын.... (Ш.Галиев). Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер (мәкаль). Бер көтү карга кояш чыгышындагы кызыл болытка таба очып китте: менә алар кызыл фонда кара нокта булып кына селкенеп торалар (И.Гази). Мөнирә уңайсызланып тагын да ныграк кызарды (Ф.Хөсни);

ә) процессның көчәюен, интенсивлыгы артуын белдерә: кабарып~ кабарынып, кызарып~ кызарынып, котырып~ котырынып һ.б.

Менә бер көнне, кичкә таба, тау астындагы тын инешкә әллә ни була. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатор-шотыр китереп ватып ыргыта да кабарынып, бүртенеп өскә бәреп чыга... ул шунда котырына, тилерә башлый, Шашынудан кая барып бәреләсен белмичә, башта авыл уртасындагы күпергә, аннан тегермән буасына ташлана (Г.Бәширов).

б) процессның кабатлануын белдерә: сөйләү~ сөйләнү, карау~ карану, иснәү~ иснәнү, селтәү~ селтәнү һ.б.

Никтер йокы килми, йокыны бер качырсың-чакырсаң да килми икән ул! Кайчак күзләр йомылгандай була. Иснәнеп тә куясың, ә йокы килеп җитми... (Р.Сибат). Миңниса үзе сөйләгәннән үзе үк курыккандай, як-ягына каранды. Ул һаман шыпырт тавыш белән сөйләшә иде әле (Г.Бәширов). Валентин бик кыстаса, кайсы көнне Фәрхетдин дә физзарядкага чыккан була. Күз буяу өчен генә бер-ике мәртәбә... куллары, аяклары белән селтәнә дә, өшеп, калтыранып, чатырга чабып килеп керә (Ш.Бикчурин).

в) кайтым юнәлеше кушымчасы яңа сүз ясый:

кою~ коену кабу ~кабыну

сыю ~сыену сөю ~сөенү

узу~ узыну тарту ~тартыну

чишү чишенү төшү төшенү

үтү~ үтенү тоту~ тотыну

кызу~кызыну һ.б.

Көтүеннән качып кайткан сарык Ышыккарак барып сыена. Тавык-чебеш тузгып, кабарынып, Нигез туфрагында коена (Ш.Галиев). Мотгәрәй кояшта кызынып утыра, кочагы белән чыбык-чабык күтәреп, Кадермәт аш пешерергә хәзерләнә (Ш.Бикчурин).

§ 96. Уртаклык юнәлеше. Уртаклык юнәлеше фигыль нигезләренә -ыш/-еш, -ш кушымчалары ялганып ясала, һәм процессны башкаруда берьюлы берничә субъект катнашуны белдерә: сөйләү ~сөйләшү, көлү~көлешү, җырлау~җырлашу, эшләү~эшләшү һ.б.

Уртаклык юнәлешендә субъектларның процесста катнашулары сөйләмдә төрлечә чагылыш таба:

а) процессны башкаруда к ү п с у б ъ е к т л а р берьюлы катнаша:

Киек казлар кыйгылдаша, җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит дип, елашалар миккәнни? (Х.Туфан). Әй кинәт кузгалды ташулар, Гөрләште, җырлашты бар сулар (К.Сибгатуллин). ....Кемнәрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар. Пароходның кешеләре суга сикерешеп төшкәч ул мескеннәрне җыеп алучы да булмаган (И.Гази). Күзләренә карыйм йолдызларның, алар карый миңа мөлдерәшеп.... (Зөлфәт);

ә) процессны башкаруда ике субъект катнаша, эш-хәл ике субъект арасында бара:

-Утырышыйк, - диде Александров. Утырыштылар (Ф.Хөсни). Алар култыклашып кыз чакларында йөргәнчә, бер-берсенә ава төшеп атладылар. Очрашу, бигрәк тә күңелләрендә бер-берсенә читенсенү сизмәү аларны чиксез куандырды (Г.Әпсәләмов). Зәрия рәхәтләнеп көлеп җибәрә, мин аңа кушылам. Без, җитәкләшеп, иптәшләр утырган каекка таба йөгерәбез (Р.Сибат);

б) икенче субъект ярдәмләшү нигезендә эшкә катнаша: Ул миңа идән юышты, су китереште (сөйләм теле). Гыйздениса өйләнешүчеләрне никахлады, туганнарына исем кушты, үлгәннәрне җирләште (Ф. Садриев).

в) уртаклык юнәлеше кушымчасы лексик мәгънәне үзгәртә, яңа сүз ясый: килү-килешү, талау-талашу, җитү-җитешү, алу-алышу (алмашу), булу-булышу, бирү-бирешү, күрү-күрешү, очрау-очрашу һ.б.

Әллә ничек үтте шунда гомер, Туйганчы бер күрешмәдек тә ... (Х.Туфан). Сагыныштык, әнкәй, зар, интизар! Очрашасы килә, күрәсе... (С.Сөләйманова). Бу палаткада Фәрхетдин генә иптәшләренең үгетләүләренә бирешми яши.. (Ш.Бикчурин).