Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Исем фигыль

§ 130. Гомуми тљшенчђ. Исем фигыль - њзендђ фигыль џђм исем њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы. Хђзерге ђдђби телдђ исем фигыль -у/-њ кушымчасы белђн ясала џђм процессны атап, процес исемен белдереп килђ: бару, килњ, йљгерњ, кљлњ, сљйлђњ џ.б.

Йљгерњ – файдалы (сөйләм теле). Шыћшу да, кљлешњ-сљйлђшњ дђ ишетелмђс булды (И.Гази). Югалтуныћ ни икђнен белђ, юатуны белми џич йљрђк. (С.Хђким)

Ф и г ы л ь билгелђреннђн исем фигыльдђ семантик яктан процесс, эш-хђл мђгънђсе саклана (бару, килњ, кайту), морфологик яктан аћа фигыльнећ гомуми грамматик категориялђре хас, синтаксик яктан исем фигыльлђр иярчен ќљмлђнећ хђбђре булып килђ алалар.

И с е м н ђ р кебек, исем фигыльлђр эш-хђлне беркадђр предметлаштырып белдерђлђр, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр. Шул ук вакытта исем фигыль асылда фигыль, фигыльнећ функциональ формасы булып кала.

Фигыль билгелђреннђн беренче чиратта аларныћ б а р л ы к – ю к л ы к белђн тљрлђнњен искђ алырга кирђк: бару – бармау, килњ – килмђњ, язу – язмау џ.б.

Татар телендђ исем фигыльлђрдђн аерымланып тулысынча исемгђ књчкђн сњзлђр бар, контексттан тыш аларны исем фигыльлђрдђн аера торган тљп чара - фигыльлђрдђгечђ юклыкны белдерњ. Мђсђлђн:

Исем фигыль Исем

уку – укымау уку – уку тњгел

язу – язмау язу – язу тњгел

буяу – буямау буяу – буяу тњгел

сайлау – сайламау сайлау – сайлау тњгел

(Билгеле булганча, фигыльлђрдђ юклык -ма/-мђ кушымчасы белән, ђ исемнђрдђ гадђттђ тњгел кисђкчђсе белђн белдерелђ).

Фигыльнећ гомуми категориялђреннђн исем фигыльгђ юнђлеш формаларын алу џђм эшнећ њтђлњ дђрђќђлђрен белдерњ хас: уку ~ укыту ~ укылу ~ укышу; кию ~ киендерњ; килњ ~ килђ башлау ~ килеп ќитњ џ.б.

Булат мондый салкын каршы алынуына аптырап, урындыкка килеп утырды (Г.Ђпсђлђмов). Кама буенда књп йљк сыешлы автомобильлђр ќитештерњ љчен зур промышленность комплексы тљзелђ башлауга љч ел тулды (Социалистик Татарстан).

§ 131. Исем фигыльлђрнећ килеш белђн тљрлђнњ њзенчђлеклђре. Исемнђр кебек, исем фигыль дә к и л е ш белђн тљрлђнђ, џђм нигездђ исемгђ хас с и н т а к с и к ф у н к ц и я л ђ р д ђ килђ, ђмма морфологик планда к и л е ш н е ћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ л ђ р е – субъект, объект һ.б. мљнђсђбђтләрне белдерњдђ, мђсђлђн, књпмедер дђрђќђдђ аныћ фигыльлек табигате, ягъни процесс белдерњ њзенчђлеге саклана.

Б а ш килештђге исем фигыль ќљмлђдђ тњбђндђге мђгънђлђрне белдерђ:

а) и я булып килђ: Тугры балаћ булу, Русиям, Байрагы ул гомерем юлыныћ! (Х.Туфан); Ђйтеп бетерђ алмаслык кљчле њкенњ, кызган тимер боќра белђн кысып алган кебек, аныћ йљрђген кысып алды. (Г.Ибраџимов).

ә) х ђ б ђ р булып килђ: Минем бурыч – хђзер шуларны тњкми-чђчми укучыларга ќиткерњ (Ф.Хљсни). Бу раслау – чын мђгънђсендђ сђнгатьчђ раслау (Азат хатын)

б) II тљр изафђнећ беренче кисђге буларак а е р г ы ч функциясендђ кулланыла: Алачыкта гына торса да, кешегђ чыгу гадђте юк иде, ди (әкият). Солдатка каралу мђсьђлђсе дђ килеп чыккач, Ќаек, ниџаять, аныћ чабуын ычкындырды (И.Нуруллин). Тљнгђ каршы берђњ моћлы итеп, Аерылышу кљен ќырлады (җыр).

И я л е к килешендђ -у/-њ кушымчалы исем фигыль гадђттђ исемне ачыклап, ќљмлђдђ аергыч функциясендђ кулланыла: Кайтуыныћ сђбђбе бик гади булып чыкты... (Ф.Хљсни). Син килњнећ файдасы шул булды: печђн вакытында ќыелды (Г.Ибраџимов).

Ю н ђ л е ш килешендђ –у/-ү кушымчалы исем фигыль берничђ тљрле грамматик мђгънђ белдерђ:

а) кыек объект мђгънђсендђ кулланыла; кыек тђмамлык булып килђ: Аны нинди дђ булса очрашуга ђзерлђнгђн кеше дип књз алдына китерњ мљмкин тњгел (Ф.Хљсни).

ә) вакыт мђгънђсен белдерђ џђм ќљмлђдђ хђл буларак кулланыла: Ишектђн керњгђ, кљч хђл белђн сђкегђ ќитеп, ићендђге йљген ђйлђндереп тљшерде (И.Гази).

б) сђбђп мђгънђсен белдерђ: Сезне Казанда књрњемђ мин чиксез шат, Габдулла ђфђнде (И.Нуруллин). Сизелеп тора: Хафиз яланда Гыйльмениса белђн икђњдђн-икђњ генђ очрашуга бик тђ шат (Ф.Хљсни)

Т љ ш е м килешендђ туры объект мђгънђсен белдерђ: Тљрле яктан кайтуны кайгырта башладылар... (Г.Ибраџимов). Аннары агай пассажир белђн бђхђслђшњне урынсыз тапты бугай (И.Нуруллин).

Ч ы г ы ш килешендђ -у/-њ кушымчалы исем фигыль:

а) кыек объект мђгънђсен белдерђ џђм тђмамлык буларак кулланыла: Камал, язуыннан шып туктап, „малай”ны баштанаяк књздђн кичерде (И.Нуруллин). Ул ваз кичђ хат язудан... (М.Ќђлил).

ә) сђбђп мђгънђсен белдерђ: Базык гђњдђле, џђрвакыт кырда џђм машина янында булудан йљзенђ бертљрле ягымлы кучкыл йљгергђн (Ф.Хљсни). Кичен килсђћ – ул уйларын ќыя, Оеп утыра кебек арудан (С.Хђким). Саргаялар арышлар да башаклары тук булудан (Ф.Сафин)

У р ы н – в а к ы т килешендђ исем фигыль башлыча кыек объект мђгънђсен белдерђ: Солдат белђн бергђ ил саклауда Хезмђт итђ икђн китабы (Г.Афзал). Менђ ул чорларда табышмак иќат итешњдђ чичђннђрнећ роле аеруча кызыклы (Н.Исђнбђт).

Еш кына урын-вакыт килешендђге -у/-њ формасы бер яки бу сњзлђре белђн кулланыла џђм вакыт мђгънђсен белдерђ: Бер карауда сине табармын мин, Бер карауда сине танырмын... (Х.Туфан). Бу килњдђ очрата алмадым... Юк, качып котылу мљмкин булмады бу туры килњдђ (Ф.Хљсни). Бер селтђњдђ бђреп екты... (әкият)

-у/-њ кушымчалы исем фигыль еш кына бар сњзе белђн кулланыла џђм -ган бар, -асы бар тибындагы тљзелмђләр барлыкка китерђ. Ђмма бу тљзелмђлђр белдергђн грамматик мђгънђлђре буенча беркадђр аерылалар:

-ган бар – њ т к ђ н д ђ г е э ш н е белдерђ,

-асы бар – к и р ђ к л е к модаль тљсмерен белдерђ,

-у/-њ бар – књбрђк килђчђккђ караган и х т и м а л л ы к мђгънђсен белдерђ. Бу очракта ул књбрђк тартымлы хђлдђ кулланыла.

Књрђсећ, буранлап тора, иртђгђ чаклы юлны бљтенлђй књмеп ташлавы бар (Ф.Хљсни). Иртђн кайтырсыћ, балам, бњрелђр очрап куюы бар (әкият). Озак суза башласаћ, берђрсенећ килеп чыгуы бар (Ф.Хљсни).

Шул ук форма бар сњзе белђн тартымсыз кулланылганда исђ, гадђттђ ихтималлык белдерелми, њткђндђ булган яки хђзер булып яткан эш констатациялђнђ: И кая ул кљнки бездђ шђп торулар бар иде... (Дђрдмђнд). Хђзер фђн, гыйлем алга киткђн бу заманда аћа тљрлечђ ќавап бирњлђр бар (Н.Исђнбђт).

-у/-њ формасы шулай ук юк сњзе белђн дђ килђ, ђмма ул бу очракта -у бар тљзелмђсенећ антонимы була алмый. -у юк тљзелмђсе гадђттђ беренче затка караган эшне, тљгђлрђк итеп ђйтсђк, эшне эшлђмђскђ карар кылуны белдерђ.

Болай булгач, Исламны далага ќибђрњ юк инде. (Н.Фђттах). Ђрем бик якын инде, барып ќитмичђ артка борылып карау юк (И.Гази).

Тњгел кисәкчәсе белђн кулланыла: Аћарчы ул кљлњ тњгел, рђтлђп сљйлђшмђде дђ (Н.Фђттах). Ул чагында ђле басма китаплар булу тњгел, язмасы да булып ќитмђгђн (Н.Исђнбђт).

-у/-њ кушымчалы фигыль бђйлеклђр белђн дђ кулланыла. Белђн бђйлеге белђн килеп, ул берничђ мђгънђне белдерђ:

а) икенче бер эшнећ њтђлњ вакытын књрсђтђ:

Башта алар ятсыныбрак торып, књрњ белђн бђйлђнешеп китђ алмасак та, бер-ике минут њтњ белђн арадагы пђрдђ югалды (Г.Ибраџимов). Таћ ату белђн эшкђ йљгерђм... (җыр)

ә) п кушымчалы хђл фигыльгђ якын мђгънђне, ягъни икенче бер эшнећ њтђлњ рђвешен белдерђ: Синеке дђ дљрес дљреслеккђ, ђти, – диде ярым шаярту белђн... (Ф.Хљсни). Явызлыкны, кыргыйлыкны књрњ белђн, Яндырыйк без, кљйдерик без кљлњ белђн... (Г.Афзал).

б) кыек объект мђгънђсен белдерђ: Алар мине дђ ачык йљз белђн каршы алдылар, кем булуым белђн кызыксына, сораштыра башладылар (Ф.Хљсни)

Љчен бђйлеге белђн куллынылып, -у/-њ формасы максатны белдерђ. Дирекция моны хуп књрде, куышны тљзђтњ, торак бњлмђ итеп ќайлау эшендђ булышу љчен ике-љч кеше бирде (Н.Фђттах).

Болардан тыш, -у/-њ формасы аша, аркасында, буенча, кебек, шикелле џ.б. сњзлђре белђн дђ килергђ мљмкин: Ђ без быел колхаз правлениесенећ аяк киенмђве аркасында, тавыкларыбызны... яшь кычыткан ашатып асрадык (Ф.Хљсни). Каяндыр ишетеп калуы буенча, йљзгђ, мећгђ кадђр санады... (Н.Фђттах) џ.б.

§ 132. Исем фигыльнећ тартым белђн тљрлђнеше. Исемнђр кебек, исем фигыль дә тартым белђн тљрлђнђ, ђмма исемнђрдђн аермалы буларак, исем фигыльгђ ялганган тартым кушымчалары предметныћ кайсы затка каравын тњгел, ђ фигыль белдергђн эш-хђлнећ б а ш к а р у ч ы с ы н, с у б ъ е к т ы н белдерђ. Субъектны бу рђвешле белдерњ, билгеле булганча, п е р с о н а л ь л е кк ђ карый. Исем фигыльлђрдђ персональлек белдерњнећ берничђ структур тљре бар:

а) субъект тљшенчђсе исем фигыльгђ ялганып килгђн тартым кушымчасы ярдђмендђ белдерелђ:

Сезне Казанда књрњемђ мин чиксез шат, Габдулла ђфђнде (И.Нуруллин). Язылганнар орден-медальлђрем, Комсомолга кайчан керњем (Ш.Мљдђррис). Дљресен ђйткђндђ, туган нигезеннђн алай ансат кына чыгып китњенећ сђбђплђреннђн берсе дђ шул иде (Ф.Хљсни). Елмаюыћ аша тагын бер кат Матурлыгын књрсђт дљньяныћ (Р.Ђхмђтќанов);

ә) субъект тљшенчђсе исем фигыль янындагы тартым кушымчасы џђм иялек килешендђге исем яки алмашлык белђн белдерелергђ мљмкин (III төр изафђ):

...Шућа књрђ малайларныћ акырынлавына ачуым килђ иде (Г.Ибраџимов). Городовойныћ китмђвенђ Муса борчыла башлады (Ш.Камал);

б) субъект тљшенчђсе баш килештђге исемнђр яки алмашлыклар ярдђмендђ белдерелђ (бу очракта исем фигыль янында тартым кушымчасы булырга да, булмаска да мљмкин):

Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагын борчый башлады (Г.Ибраџимов). Кљндђгечђ, Фђйрњзђсе ул килњгђ шатланды... (М.Ќђлил). Техника гњлђвеннђн ќир селкенеп тора... (Азат хатын).

Субъект бу рђвешле баш килештђге исемнђр яки алмашлыклар ярдђмендђ белдерелгђндђ, тљрле килеш кушымчалары алган, яки бђйлеклђр белђн кулланылган исем фигыльлђр синтетик иярчен ќљмлђлђр тљзиләр.

-у/-њ кушымчалы исем фигыльгђ ялганган тартым кушымчаларыныћ телдђ башка тљрле вазифалары да бар. Мђсђлђн, бу форма белдергђн процессныћ реаль башкаручысы I зат булган очракта да, аћа III зат тартым кушымчалары ялганып килђ ала. Бу очракта тартым кушымчасы субъектка ишарђлђми, џђм аныћ нинди мђгънђ белдерње дђ анык тњгел:

Аныћ белђн сљйлђшње бик рђхђт иде... (Г.Бђширов). Бер кешене ышандыруы берни тњгел, ќђмђгатьчелекне ышандыруы ай-џай авыр (Г.Ђпсђлђмов). Рђхђт ишкђк ишњлђре, Саф суны кичњлђре (М.Садри). Их, су агулары, матур су алулары (җыр).

Алдарак күрсәтелгәнчә, татар телендә ясалышы исем фигыльләр белән бәйле шактый исемнәр бар. Мәсәлән: язу, уку, буяу, сорау, көтү, үлчәү, сылтау, сайлау (сайлау көне) һ.б. Мондый сүзләр фигыль билгеләрен тулысынча югалтып, исемгә күчкән, конверсияләнгән сүзләр булып санала. Боларга өстәп исем фигыльләрдән күчкән с ы й ф а т л а р н ы да күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: авыру (кеше), калку (урын), ярсу (йөрәк), өндәү (җөмлә), йөдәү (ат), сорау (җөмлә), уяу (кеше), яңгырау (аваз) һ.б.

Бу очрак махсус аңлатма бирүне дә сорый: хәзерге телдә исем фигыль, субстантив форма буларак, икенче исемне изафә бәйләнешенә керү аша гына ачыклый ала (II төр изафә): бару урыны, кайту вакыты, сөйләү рәвеше һ.б. Ә югарыда китерелгән мисалларда исә -у/-ү формасындагы сүзләр, сыйфатлар яки сыйфат фигыльләр кебек, исемне турыдан-туры ачыклап килгәннәр, һәм хәзерге телдә алар сыйфат сүз төркеме буларак кабул ителәләр. Тел тарихы фәнендә бу күренеш борынгы телдә исем фигыльнең күп функцияле булуы, бер үк вакытта субстантив һәм атрибутив позициядә кулланылуы белән дә аңлатыла.

Без алда -ган, -асы, -ачак, -ыр кушымчалы сыйфат фигыльләрнең иркен рәвештә исем фигыль мәгънәсендә кулланылышын билгеләп үткән идек. Мәсәлән: аның килүен күрдем, ул килгәнне күрдем, аның киләсен белдем, аның киләчәген белдем, аның килерен белә идем һ.б.

Бу сыйфат фигыльләр, заманга битараф булган –у/-ү кушымчалы исем фигыльдән аермалы буларак, контекстта үткәнгә яки киләчәккә караган эш-хәл а т а м а с ы н белдерәләр.

-у/-ү кушымчалы исем фигыльдән тыш татар телендә сирәк кенә булса да –мак/-мәк һәм –ыш/-еш кушымчалы исем фигыль дә очрый. –мак/-мәк формасына беркадәр архаиклык төсмере хас, ә -ыш/-еш формасы күбрәк сөйләм телендә очрый.

Гомер итмәк тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми ... (Г.Тукай). Кыска вакытта килә-китә йөргән җиде кешегә күңелдә генә йөргән зур серне ничек чишә башламак кирәк (Ф.Хөсни). Шулай булгач ничек итеп әти белән әнигә үпкәләмәк кирәк (В.Нуруллин). Кая китеп барыш? Нишләмәк кирәк (сөйләм теле).

Телдә шулай ук -мак формасы нигезендә ясалган –макта, -макчы формалары да кулланыла –макта формасы архаиклашкан, ул күбрәк хәзерге заман хикәя фигыль мәгънәсендә кулланыла: Иртә белән кайнамакта бу базар...(Г.Тукай); ә -макчы кушымчалы фигыль ниятләү модальлеген белдерә: Чиләкләренә су алып тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни).