Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Дђрђќђ категориясе. (Аспектуальлек)

§ 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. Ул эш-хђлнећ њтђлешен тљрле яклап —б а шл а н у, т ђ м а м л а н у, д ђ в а м л ы л ы к, к и н ђ т л е к, к а б а т л а н у, ю н ђ л г ђ н л е к џ.б. яклардан характерлый, џђм тљрле аналитик (ярдђмче фигыльлђр) яки синтетик чаралар (кушымчалар) белђн белдерелђ: Ђйтте ~ ђйткђлђде, књрде ~ књргђлђде, кљлде ~ кљлемсерђде, килде ~ килеп ќитте, укыды ~ укып чыкты, ќырлады ~ ќырлап ќибђрде, басты ~ басып торды џ.б.

Дђрђќђ категориясе астында берлђштерелгђн тљрле тел чаралары мђгънђлђре буенча књпмедер дђрђќђдђ славян теллђре љчен хас, аерым алганда, рус телендђге вид (тљр) категориясе белђн уртаклык књрсђтђ, ђмма тљрки теллђрдђге дђрђќђ эшнећ дђвамлы булуы яки тђмамлануы буенча бер-берсенђ капма-каршы куелган бинар вид категориясеннђн шактый нык аерыла. Теллђр типологиясендђ бу књренеш књбрђк эш-хђлнећ њтђлњ рђвешен, њтђлњ характерын белдерђ торган аспектуальлек чарасы буларак билгелђнђ. «Эшнећ њтђлњ ысулын белдерњ аспектуаль мђгънђгђ карый, чљнки аспектуальлек эшнећ њтђлњ характерын џђм вакыт эчендђ бњленешен белдерђ» [Бондарко, 1983:76; Татар грамматикасы, т. II, 2002: 223].

Дђрђќђ категориясе татар телендђ ике тљрле юл белђн белдерелђ: а) фигыль нигезенђ ялганып килгђн махсус кушымчалар белђн (синтетик юл): кил-гђлђ, бар-гала, кљл-емсерђ, яз-ыштыр-гала џ.б.; б) хђл фигыль формалары янында килгђн ярдђмче фигыльлђр белђн (аналитик юл): барып ќитте, кайтып китте, язып утыра, яшђп ята, ашый калды, сљйли тора, бара тор џ.б.

§ 99 Эшнең үтәлү дәрәҗәсен кушымчалар ярдәмендә белдерү. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен синтетик юл белђн белдерњ татар телендђ әлләни кић таралган књренеш тњгел. -гала/-гђлђ, -ыштыр/-ештер, -ынкыра/-енкерђ, -ымсыра/-емсерђ, -ыштыргала/-ештергђлђ тибындагы катлаулы тљзелешле кушымчалар аерым фигыль нигезлђренђ генђ ялганып килђлђр, аларда башка форма ясагыч кушымчаларга хас универсальлек юк. Мђгънђлђренђ килгђндђ, мђсђлђн: -гала/-гђлђ кушымчасы књбрђк эшнећ кабатлануын белдерђ: баргала, килгђлђ, ђйткђлђ, ђйлђнгђлђ џ.б.

Кичђ-кичә кырыс гасырны, Кил, килгђлђ мића хатыћда, Юлдаш булып џђрбер адымда (Х.Туфан). Иртђн болытлар књренгђлђп, карлар очкалап торды... (Ф.Хљсни). Џђр тарафка тђмле ислђр чђчкђли бу чђчкәлђр (Г.Тукай).

Д.Г.Тумашева –гала/-гђлђ кушымчасыныћ аерым очракларда процессныћ тулы булмавын белдерњен џђм яћа сњз ясау мљмкинлеген дђ билгели. Мђсђлђн: кубу ~ купкалау. Мичнећ акшары купкалаган (сљйләм теле); љзњ ~ љзгђлђнњ. Љзгђлђнђ књћел џ.б.;

-ыштыр/-ештер, -штыр/-штер кушымчасы эшнећ тоташтан тњгел, ара-тирђ эшлђнњен, яки кабатлануын белдерђ: яз ~ языштыр, кара ~ караштыр џ.б.

Утырабыз. Сораштырып чыктык Бергђ йљргђн шђриктђшлђрне (Р.Фђйзуллин.) Ђмма сљйлђмдђ ул књбрђк –гала/-гђлђ кушымчасы белђн бергђ килеп, бу кушымча кабатлану мђгънђсе катыш ара-тирђ башкарылган эшне белдерђ: уйна ~ уйнаштыргала, эшлђ ~ эшлђштергђлђ, сљйлђ ~ сљйлђштергђлђ џ.б.

-ынкыра/-енкерђ, -нкыра/-нкерђ кушымчасы аерым фигыльлђр белђн генђ килђ, эшнећ љлешчђ њтђлњен белдерђ: ќитми ~ ќитенкерђми, тартына ~ тартынкырый.

-ымсыра/-емсерђ кушымчасы шулай ук эшнећ љлешчђ њтђлњен, кимлеген белдерђ: кљлђ ~ кљлемсери, елый ~ еламсырый, йоклый ~ йокымсырый.

§ 100. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен аналитик юл белђн белдерњ. Дђрђќђ белдерђ торган аналитик тљзелмђлђр хђл фигыльлђр нигезендђ ясала, џђм ярдђмче рольдђ бу очракта мљстђкыйль мђгънђле фигыльлђр килђ. Бу тљзелмђлђрнећ ике структур тибы бар:

1) –ып/-еп кушымчалы хђл фигыль џђм ярдђмче фигыль (барып ќитте, кайтып китте, басып тора);

2) –а/-ђ (-ый/-и) кушымчалы хђл фигыль џђм ярдђмче фигыль (бара тора, сљйли бирђ, килђ башлады).

Ярдђмче рольдђ тњбђндђге фигыльлђр килђ: башла, ќибђр, куй, кит, сал, тљр, утыр, ят, йљр, бар, кил, кит, яз, кал, кара, бак, тљш, ат, ал, бир, ќит, ќиткер, бет, бетер, чык, чыгар.

Бу ярдђмче фигыльлђр тљп лексик мђгънђне белдергђн хђл фигыль формаларыннан соћ килеп, эш-хђлне аспектуаль яктан тљрлечђ тљсмерлђндерђлђр, ягъни аћа башлану, дђвамлылык, кинђтлек, тђмамлану кебек тљсмерлђр љстилђр. Бу формалар телебез љчен табигый џђм сљйлђмдђ еш очрый торган књренеш. Алар џђр ќљмлђдђ диярлек кулланыла, кабатланып та килђлђр. Мђсђлђн:

Кара болыт, зђћгђр итђген љстерђп, бирегђ таба килђ башлады. Монда ђле бер тамчы да тљшкђне юк. Табигать, њз љстенђ килгђн дђџшђттђн курыккан кебек, сагаеп калды: яћа гына књћелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар; тик усак кына ђллђ нигђ бер калтыранып куя. Кошлар ђллђ кая китеп югалды (И.Гази).

Дђрђќђ белдерђ торган мондый аналитик тљзелмђлђрнећ фигыльнећ алдагы бњлеклђрдђ љйрђнелгђн џђртљрле аналитик формаларыннан (хикђя фигыль заманнары, бул белђн ясалган тасвирлама формалар, модаль мђгънђ белдерђ торган књп тљрле аналитик фигыльлђр џ.б.) аермалы ягы шунда, биредә тљп фигыльне тљсмерлђндерњче ярдђмче фигыльлђр гадђттђ нигез составында каралалар. Дђрђќђ формалары грамматик хезмђтлђрдђ аналитик нигезле фигыльлђр дип йљртелђ. Аналитик нигезле фигыль њзе дђ сљйлђмдђ књптљрле аналитик џђм тасвирлама формаларда килђ ала. Шул рђвешле, њзендђ тљрле аспектуаль, модаль џђм заман тљсмерлђрен берлђштергђн њтђ катлаулы фигыль формалары да ясала. Мђсђлђн: килеп ќиткђн иде, барып кайтмакчы булган иде, ђйтеп куя торган иде џ.б.

Дђрђќђ формалары белдергђн аспектуаль мђгънђлђр њз эчлђрендђ берничђ тљргђ аерып карала:

а) эшнећ њтђлњ рђвешен (ысулын) џђм вакыт эчендђ бњленешен белдергђн формалар;

ә) эшнећ субъект-объектка карата юнђлешен (ориентациясен) белдергђн формалар;

б) модаль мђгънђ белдерђ торган аналитик нигезле фигыльлђр.

1. Эшнећ вакытка мљнђсђбђтле њтђлњ характерын белдерү. Бу типтагы дђрђќђ формалары кулланылыш ешлыгы буенча да, књптљрле тљсмерлђрне белдерњләре буенча да телдђ аерым урын алып торалар. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен татар телендђ башлап џђм гаять ђтрафлы итеп љйрђнгђн галим Ф.Ђ.Ганиев, мђсђлђн, аларны тљркемли џђм тњбђндђге дђрђќђ формаларын аерып књрсђтђ: башлану, дђвамлылык, кинђтлек, кабатлану, љлешчђ њтђлњ, нђтиќђ џђм тђмамлану дђрђќђлђре.

1) Эш-хђлнећ б а ш л а н у ы књбрђк -а/-ђ (-ый/-и) кушымчалы хђл фигыль џђм башла ярдђмче фигыле белђн белдерелђ: ала башлады, укый башлады, кљлђ башлады, сљйли башлады џ.б.

Ярты сђгатькђ генђ туктап торган яћгыр тљштђн соћ кабат ява башлады (Ф.Гыйльметдинов). Игеннђр књзгђ књренеп калка, буынга утыра, баш чыгара. Чљгендер, бђрђћге басуларыныћ кара ќире књренми башлый (А.Гыйлђќев).

2) Эшнећ кљтелмђгђндђ, к и н ђ т б а ш л а н у ы исђ -ып/-еп кушымчалы хђл фигыль џђм ќибђр, сал, кит, ал ярдђмче фигыльлђре белђн белдерелђ: кычкырып ќибђрде, куркып китте, ђйтеп салды, књреп алды џ.б.

Марат сискђнеп китте (Ф.Латыйфи). Тљшкђ таба књк йљзе ачылып, кљн бљтенлђй аязып китте, кояш язча кљлеп ќибђрде (Ф.Хљсни). Бљркђњлђр астыннан елау, сыктау авазлары ишетелњен Морат бђк шунда гына абайлап алды (Ф.Латыйфи). Ђнђ берсе кулларын чалбар кесђсенђ тыгып башын бераз артка ташлады да ќырлап ќибђрде (М.Мђџдиев).

3) Дђвамлы эш-хђллђрне белдерњ љчен телдђ књптљрле аналитик тљзелмђлђр кулланыла:

а) ят, тор, утыр, кал, йљр, бар ярдђмче фигыльлђре -ып/-еп кушымчалы хђл фигыль белђн килеп, эшнећ дђвамлы булуын, билгеле бер халђттђ тукталып калуын белдерђлђр: яшђп ята, басып тора, њсеп утыра, кайтмый калды, эшлђп йљри џ.б.

Без, шул тирђ-як малайлары, Галлђм абзыйныћ кайтканын дњрт књз белђн кљтеп торабыз(Ф.Хљсни). Ђлегђ эреп бетмђгђн уйдык-уйдык бозларга, йљгерек гљрлђвеклђргђ таћ калып карап тордым (Г.Сабитов). Йолдызлар сњнделђр, ай агарып калды (Г.Ђпсђлђмов). Књпер башында малайлар кљрђклђр књтђреп гљрлђвек агызып йљрилђр. Хђлим дђ шунда йљгерде. Их, аныћ да кљрђге булса! (И.Гази). Безнећ авыл да менђ шушы Ямаширмђ шикелле язгы кояш нурларында балкып ятадыр (Г.Бђширов). Буран бљтенлђй тынып калган (Г.Сабитов).

ә) Бар, йљр, кал, бир, тор ярдђмче фигыльлђре, -а/-ђ (-ый/-и) кушымчалы хђл фигыльлђр белђн килеп, эшнећ билгеле бер ноктадан башланып дђвам итњен белдерђ: кими бара, ашый калды, бара тора, сљйли бирђ џ.б.

Максуд ќитђр, бара торгач юл кыскарыр, Ђллђ кайда яткан хиссият кузгалыр… (Г.Тукай). Правление алдындагы књрсђткеч тактага Фазылќанов узганда да, барганда да књз сала йљри. (Ф.Хөсни). Љй алды ишеген ачуга, йљземђ кояш ќиле бљркелде. Шактый вакыт књзлђремне ача алмый тордым (Г.Сабитов). Иртђгђ… Мин сине Кукмарага кадђр озата барам (Р.Сибат). Ђти, бњтђннђр белђн сљйлђшђ биреп, минем я башымнан сыйпап куя, я ићбашыма тиеп ала (Г.Бђширов).

б) Бар, кил ярдђмче фигыльлђре -ып/-еп кушымчалы хђл фигыль белђн килеп тђ дђвамлы эш-хђллђрне белдерђ ала: узып бара, њсеп килђ, њсеп бара џ.б.

Пушкин илђ Лермонтовтан њрнђк алам, Ђкрен-ђкрен югарыга њрлђп барам (Г.Тукай). Балалар њсеп килђлђр инде (сљйләм теле). Менђ тагын узып китеп барам, Ућда кала сезгђ борылыш… (И.Гыйлђќев). Њзе сљйлђп тора, кулы эшлђп тора, чулпылары чылтырап ала (Ф.Садриев).

4) бер генђ тапкыр яки тиз арада башкарылган эшләрне белдерњ љчен књбрђк куй, ал, кит, ташла, уз фигыльлђре белђн ясалган тљзелмәләр кулланыла: карап алды, ђйтеп куйды, књренеп китте, сљйлђп ташлады џ.б.

Сирай бабайныћ књћеле нђрсђдер сизенеп, каты ђрнеп куйды (Г.Сабитов). Бераз киткђч, њр тњбђсенђ менеп ќиткђч, ул артына ђйлђнеп, Урманбаш авылына тагын бер карап алды (Ф.Хљсни). Кђњсђлђре ап-ак булып та, ябалдашлары кап-кара каеннар кемгђдер рђнќегђнсыман шаулашып алдылар (Г.Ђпсђлђмов). Ђкрен генђ иртђнге салкын ќил исеп куйды (И.Гази). Џђм шулчак ђллђ нинди хатирђлђр яшен ташыдай, зиџенне яктыртып узды (Ф.Латыйфи). Ђћгђмђ куерып китте (Г.Сабитов).

5) Эш-хђлнећ, процессныћ тђмамлануы, ахыргача њтђлње књбрђк ќит, ќиткер, бет, бетер, чык, ярдђмче фигыльлђре белђн белдерелђ: кайтып ќитте, китрееп ќиткерде, арып бетте, язып бетерде, укып чыкты џ.б.

Кљтђ-кљтђ зарыгып беттем (Џ.Такташ). Зариф станциягђ килеп ќитте, йљгереп платформага чыкты џђм як-ягына карарга љлгерђ алмады, кара киемле бер рус хатыны «Балам!» — дип кычкырып Зарифка ташланды (Ђ.Еники). Аннары бакча тирђли нихђтле агач утыртып чыгарга кирђк. Барысы да быел яз эшлђнђчђк эшлђр (И.Гази). Ул тђмђкесен тартып бетерде дђ, тагын њзенећ эшенђ тотынды (М.Гафури). Тиз барып ќиткђн егет, эшкђ тотынган баргач ук (Г.Тукай).

6) Эшнећ љлешчђ њтђлњен белдергђндђ аналитик фигыль гадђттђ –а/-ђ кушымчалы хђл фигыль тљш ярдђмче фигыле белђн килђ: арый тљште, матурлана тљште, салкыная тљште џ.б.

Тљн салкыная тљште (И.Гази). Менђ књкрђген киерђ тљшеп барган паровозныћ кечкенђ ќиз трубасыннан кинђт ап-ак пар ишелеп йљзеп китђ (Ђ.Еники). Алар кузгалып киткђч, Заџидђ янђ бераз бара тљшеп, юл буена чирђмгђ утырды (Ђ.Еники).

Тљш ярдђмче фигыле -ып/-еп кушымчалы хђл фигыль белђн килгђндђ исђ эш-хђлнећ а х ы р г а ч а њ т ђ л њ е н дђ белдерђ; бу очракта ул књбрђк хис-тойгыны, психологик халђтне тасвирлый: коелып тљште, сыгылып тљште џ.б.

Туган телебез бетђ, халкыбыз, тарихыбыз юкка чыга дип, књптђн генђме башыбыз тђмам сыгылып тљшкђн кљннђребез бар иде (Г.Сабитов).

7) Эш-хђлнећ њтђлњ алдында тукталып калуы яз (язды) ярдђмче фигыле белђн белдерелђ: егыла язды, ђйтђ язды, кљлђ язды џ.б.

Нђсимђнећ ђнисе Гыйльменур Мђскђњдђн килеп тљшеп малайга књз ташлау белђн егылып китђ язды (Ф.Садриев) — Кала уртасында тућып њлђ яздыгыз бит! — диде ул. Белђсезме, књпме вакыт сез суыкта басып торасыз (Ђ.Еники).

2. Эшнећ субъект-объектка карата юнђлешен белдерђ торган аналитик фигыльлђр. Алар башлыча хђрђкђт фигыльлђре катнашында ясала: чыгып китте, килеп керде, йљзеп йљри, кайтып бара џ.б.

Бу аналитик тљзелмђлђр књпмедер дђрђќђдђ рус телендђге приставкалар белђн ясалган хђрђкђт фигыльлђренђ якын тора: очып чыкты — вылетел, очып керде — влетел, чыгып китте — вышел, кайтып китте — ушел џ.б. Аналитик фигыльлђрнећ эшнећ субъектка-объектка карата юнђлешен (ориентациясен) белдерњ соћгы вакытта Д.Г.Тумашева тарафыннан ќентеклђп тикшерелде. Галимђ хђрђкђт фигыльлђре белђн ясалган тљзелмђлђрнећ тњбђндђге тљрлђрен аерып тикшерђ [Татар грамматикасы, т. II, 2002:224-231]:

1) тљп фигыль хђрђкђтнећ ысулын белдерђ ярдђмче рольдђ юнђлешкђ ишарђ итђ торган фигыльлђр килђ: очып китте, йљгереп килђ, йљзеп йљри џ.б.

2) аналитик тљзелмђдђ џђр икесе юнђлешне белдерђ торган фигыльлђр килә: кайтып килђ, килеп керде, чыгып китте џ.б.;

3) тљп фигыль тљрле мђгънђдђ, икенче фигыль — юнђлеш мђгънђсендђге хђрђкђт фигыле була: књрешеп узу, эшлђп кайту, ќылынып чыгу, ишетеп кайту џ.б.

Ала каргалар да љер-љер тњбђн тљшеп, очып њтђлђр (Р.Фђйзуллин). Шђџђр љстендђ ялт-йолт килеп уйнаган яшен… љй тњбђлђре љстеннђн кыйгачлап йљгереп њтте (Г.Ђпсђлђмов). Тимерчелђр цехына барып керделђр. Цех металл тавышы белђн тулган (Г.Ђпсђлђмов)… Алар…караћгы бакчалар аркылы Казанка буена тљшеп киттелђр. (И.Гази). Кљтђ-кљтђ тућып беттем, ахыры тњзђ алмагач, бер иптђш кызыма кереп, ќылынып чыктым (Ђ.Еники). Ђ ул онытмый иде. Џђйкђллђрне дђ, исђннђрне дђ… Мђскђњ-Петербург музей-театрларын да айкап кайта иде (Р.Юсупова).

Хђрђкђт фигыльлђре белђн ясалган мондый аналитик тљзелешле фигыльлђр эш-хђлнећ њтђњчесенђ (субъектка) яки объектны белдергђн затка, предметка карата тљрле юнђлешлђрне белдерђлђр:

а) аналитик фигыль эшнећ объект яки субъекттан читкђ юнђлњен белдерђ: чыгып китте, кайтып китте, китеп барды џ.б.;

Якыннан гына — ић беренче юлдан, кычкырта-кычкырта ике яшел вагон таккан товар поезды њтеп китте (Ђ.Рђшит). Ана беренче тетрђнњдђн айнымас борын ук, Зариф тимер юл буйлап йљгерђ-йљгерђ китеп барды (Ђ.Еники). Барам, туктыйм, колак салып торам, тагын кузгалып китђм(Ђ.Еники);

ә) эш-хђлнећ с љ й л ђ њ ч е г ђ (субъектка) т а б а юнђлњен белдерђ: килеп керде, йљреп килде, кљтеп алды, алып кайтты џ.б.

Буран эчлђреннђн килеп керде. Йљзе карлы, карлы киеме (Р.Фђйзуллин).

Тыштагы сүрән яктылык калын пәрдәләре аша да бүлмәгә үтеп керде (Ф.Латыйфи). Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез. (Ә.Еники). Урам ташларына каты басып, Касыйм кайтып килә (И.Гази);

б) т ө р л е юнәлештәге хәрәкәтне, үтеп йөрүне белдерә: йөзеп йөри, узып бара һ.б.

Яз көннәрендә бакча эче ап-ак чәчәк: умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә тыз-быз очып йөри (И.Гази). Тагын башыннан сәер уй йөгереп узды (Ф.Латыйфи).

3. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыльләр. Мондый фигыльләр башлыча ал, бул, күр ярдәмче фигыльләре белән ясала. Алдагы бүлекләрдә без –а ал һәм –ып бул формаларының мөмкинлек-мөмкин түгеллекне белдерүен бил-геләгән идек: бара алам~бара алмыйм, сөйли алам~ сөйли алмыйм, укып була~ укып булмый һ.б.

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым (Г.Тукай). Тәзкирә бүген председатель әйткәнне язып утыру белән чикләнеп кала алмады (Ф.Хөсни). Кулга шундый мал мал эләккәндә, аны абыйга күрсәтмичә калып буламы соң? (Ф.Хөсни). Хәзергә бүтәнен булдырып булмый (сөйләм теле).

Күр ярдәмче фигыле белән ясалган аналитик фигыль ү т е н ү, к и с ә т ү, к и ң ә ш кебек модаль мәгънәләрне белдерә һәм башлыча боерык фигыль формасында кулланыла: килә күр, әйтә күрегез, авырый күрмә, бара күрмә һ.б. Соңга кала күрмәгез (сөйләм теле).

Ал бир, ярдәмче фигыльләре эш-хәлнең кем файдасына башкарылуын белдерә: язып алдым, күчереп алдым – эш сөйләүче файдасына эшләнә; язып бирдем, кайтарып бирдем, сөйләп бирдем – эш хәл башка берәүгә юнәлтелә.

Һич көтмәгәндә килеп кергән бер карт безгә бу авылның бөтен фаҗигасен сөйләп бирде (Г.Сабитов). Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигъри - әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше? (Г.Тукай).

Кара ярдәмче фигыль –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль белән килеп,

с ы н а п к а р а у модаль мәгънәсен белдерә: барып карыйк, әйтеп карыйк, сынап карыйк, карап карыйк һ.б.

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап-карыйк (Г.Тукай).

Аерым очракларда аналитик төзелешле фигыльләр тулысынча сүз

ясалышына карарга мөкин. Мәсәлән, Д.Г.Тумашева ал – нигезеннән хәрәкәт фигыльләре белән ясалган алып бару, алып китү, алып килү, алып чыгу, алып кайту, алып керү фигыльләренең аспектуаль мәгънә, яки юнәлеш мәгънәсен белдерә торган башка аналитик фигыльләрдән аерылып торуын, аларның бербөтен лексик мәгънә белдерүен күрсәтә. Ф.Ә.Ганиев исә шундый ук фигыльләрдә беренче компонент алып префиксоидка әйләнгән дип билгели: апкайту, апкилү, ачыклау һ.б. [Татар грамматикасы, 2002: 231-232].

§ 101. Дәрәҗә категориясен өйрәнүгә карата. Татар тел белемендә дәрәҗә категориясен өйрәнә башлау Г.Алпаров, М.З.Зәкиев, Ф.Ә.Ганиев исемнәре белән бәйле. Кушымчалар ярдәмендә эшнең үтәлү характерын белдергән фигыльләргә карата “дәрәҗә” терминын башлап Г.Алпаров куллана. М.З.Зәкиев исә аналитик юл белән эшнең үтәлү ысулын белдергән очракларны да дәрәҗә дип тикшерә. Бу үзенчәлекле грамматик күренеш дәрәҗә категориясе сыйфатында соңрак Ф.Ә.Ганиев тарафыннан монографик планда гаять җентекләп яктыртыла (Ганиев Ф.Ә., 1963). Фигыль сүз төркемен өйрәнүгә зур өлеш керткән Д.Г.Тумашева шулай ук дәрәҗә категориясенең кайбер аспектларын, аерым алганда аналитик фигыльләрнең аспектуаль мәгънәдән тыш эш-хәлнең пространствода юнәлешен (ориентациясен) белдерү очракларын тәфсилләп яктыртты. Төрки тел белемендә исә бу мәсьәләгә багышланган хезмәтләр арасында А.Н.Кононов, Ә.Ә.Юлдашевларның фәнни тикшеренүләре аерым урын алып тора.

Төрки телләрдәге дәрәҗә белдерү ысуллары - шактый катлаулы грамматик күренеш, һәм бу мәсьәләдә галимнәрнең фикерләре дә төрле. Аерым алганда х ә л ф и г ы л ь + я р д ә м ч е ф и г ы л ь тибындагы аналитик төзелмәләрнең с ү з ясалышына һәм ф о р м а ясалышына мөнәсәбәте турында төрле карашлар бар.

Алда күрсәтелгәнчә, мондый аналитик фигыльләр фигыль сүз төркеменә хас грамматик категория – “дәрәҗә категориясе” рәвешендә билгеләнсәләр дә, алар тулысынча грамматик категория таләпләренә җавап бирмиләр. Бу аналитик төзелмә составындагы хәл фигыль гадәттә т ө п л е к- с и к мәгънәне белдерә, һәм эш-хәлнең үтәлү рәвешен төсмерләндерә торган грамматик вазифа ярдәмче фигыль өстенә төшә: килә башлады, сөйләп тора, укып чыкты һ.б.

Әмма, б е р е н ч е д ә н, ярдәмче фигыльләр барлык фигыльләргә дә ялгана алмыйлар, һәм бер үк ярдәмче фигыль төрле фигыль нигезләренә ялганганда, төрле аспектуаль мәгънәләрне белдерә.

Мәсәлән, кайтып җитте, барып җитте, үсеп җитте дияргә мөмкин, ә укып җитте, ашап җитте – мөмкин түгел; кит ярдәмче фигыле, мәсәлән, гадәттә эшнең юнәлешен белдерә: кайтып китте, йөреп китте, ә хәрәкәт фигыльләреннән кала башка фигыльләр белән килгәндә, ул бүтән мәгънәләрне белдерә: куркып китте – эшнең кинәт башлануы, сөйләп китте – эшнең билгеле бер ноктадан башланып дәвам итүе һ.б.

И к е н ч е д ә н, эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә торган ярдәмче фигыльләрнең грамматикалашу дәрәҗәсе төрле була. Кайбер аналитик төзелмәләрдә ярдәмче фигыль үзенең лексик мәгънәсен тулысынча югалта. Ягъни тулысынча гармматик мәгънә белдерүгә күчә. Мәсәлән: эшләп ята, яшәп яталар, куркып китте: ә кайберләрендә исә ярдәмче фигыль үзенең лексик мәгънәсен саклый, һәм төп фигыль белән берлектә уртак лексик мәгънә ясауда катнаша. Бу бигрәк тә хәрәкәт һәм юнәлешне белдергән фигыльләрдән торган аналитик фигыльләр өчен хас. Мәсәлән, кайтып килә, чыгып китте, килеп керде һ.б. Шуңа күрә дә дәрәҗә категориясе грамматик хезмәтләрдә саф грамматик (морфологик) категория дип түгел, ә л е к с и к-г р а м м а т и к категория буларак билгеләнә.

Шул ук вакытта х ә л ф и г ы л ь + я р д ә м ч е ф и г ы л ь калыбында ясалган мондый аналитик төзелмәләрне тулысынча сүз ясалышына кертү турында да кайбер фикерләр бар.

Бу караш белән, әлбәттә, тулысынча килешеп булмый, чөнки андый төзелмәләрдә лексик мәгънәне күпчелек очракта хәл фигыль формасындагы төп фигыль белдерә, ярдәмче фигыль исә лексик мәгънәне үзгәртми, ә аңа төрле аспектуаль яки модаль төсмерләр генә өсти. Бу өстәмә мәгънә төсмерләре гадәттә фигыльнең гади формасына каршы кую юлы белән ачыклана. Мәсәлән, килде~килә башлады, сөйләде~сөйли башлады – эшнең башлану дәрәҗәсе; укыды~укып чыкты, эшләде~эшләп бетерде - тәмамлану; карый~карап тора, эшли~эшләп тора, эшләп ята – дәвамлылык төсмере һ.б. Китерелгән мисаллардан күренгәчә, лексик мәгънә аналитик төзелмәләрдә үзгәрешсез кала. Шул рәвешле фигыльдә дәрәҗә категориясе асылда форма ясалышына карый, шул ук вакытта аның сүз ясалышына да күпмедер мөнәсәбәте бар.