Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 123. -А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.

а) -а торган формасы белдерелгђн процессныћ субъекты сый­фатланмыш аркылы бирелђ: Бик ачык, сњзгђ ќитез, егђрле, колхоз­чылар белђн њз булып сљйлђшђ торган кеше (Н.Исђнбђт).

Шул ук форма тамырдагы процессныћ о б ъ е к т ы н,у р ы н ы н, в а­ к ы т ы н ачыклап килгђндђ, эш башкаручы субъект:

ә) сыйфатланмыш составындагы тартым кушымчасы ярдђмендђ белдерелђ: Сђфђргали бара торган ќиреннђн тукталып бераз хђл ќыеп торды (Ф.Хљсни). Кызым, кешелеккђ кия тор­ган књлмђклђрећне дђ тапландыргансыћ... (М.Ђмир);

б) субъект аналитик рђвештђ, баш килештђ алмашлык яки исем белђн белдерелергђ мљмкин: Мин тора торган шђџђрнећ уртасында базар булып... (М.Гафури). Мђрьям тора торган йортныћ башында... ташландык бер куыш бар иде (Н.Фђт­тах). Димђк, -учы формасыннан аермалы буларак, -а торган кушым­чалы сыйфат фигыль нигезендђ синтетик иярчен аергыч ќљмлђлђр дђ ясала ала;

в) еш кына -а торган формасы предметны субъекттан аерылган процесс буенча характерлый: Ял йортына бара торган сук­мак... Куркып тора торган чак тњгел! (И.Гази). Бњген љстђл савыт-сабадан бушатылган, љстенђ књн кисђ торган калын такта куелган (Ђ.Фђйзи).

Хәл фигыль.

§ 124. Гомуми төшенчә. Хәл фигыль – ф и г ы л ь һәм р ә в е ш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз төркеменең – фигыль һәм рәвешнең төп үзенчәлекләрен үзендә туплаган бу форма асылда фигыль, фигыльнең функциональ формасы булып кала, ә аның “хәл фигыль” дип аталуында (төгәлрәк әйтсәк, “рәвеш фигыль” булыр иде) электән килгән традиция чагыла.

Сөйләмдә хәл фигыльләр гадәттә икенче бер фигыль белән белдерелгән эшне төрле яктан а ч ы к л а п, яисә ул эшкә ө с т ә м ә эшне белдереп киләләр. Мәсәлән:

Ул көнне кар яуды да яуды. Күбәләкләр кебек оча-оча, бөтерелә-бөтерелә, тын гына яуды (Р.Юсупова). Сөләйманов хат алды. Зәңгәр конвертны кабаланып ертты да тыеп булмый торган ашкыну белән бер тапкыр күз йөгертеп чыкты. Шуннан соң, ашыкмыйча гына, тәмләп кенә өр-яңадан укырга тотынды (И.Гази). Йорт саен йөреп, өелеп-өелеп торган сары бүрәнәләрне язып чыккач, халыкны җыярга боердылар (И.Гази).

Хәл фигыльләрнең фигыль һәм рәвеш белән уртаклыгын һәр өч юнәлештә - лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан билгеләргә мөмкин.

  1. Фигыль билгеләре:

1) л е к с и к – с е м а н т и к яктан хәл фигыльләр эш-хәлне, процессны белдерәләр: йөгереп (килә), ашыгып (кайта), кайткач (күрдем), киткәнче күреп (сөйләштем) һ.б.;

2) м о р ф о л о г и к яктан хәл фигыльләрдә фигыльгә хас гомуми грамматик категорияләр чагылыш таба: хәл фигыль барлык-юклык белән төрләнә, юнәлеш формаларын ала, синтетик һәм аналитик юл белән эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә: барып~бармыйча, баргач~бармагач, йөгереп (килә) ~йөгерешеп (киләләр), эшләп (бирдем)~эшләтеп (алдым), баргач~барып җиткәч һ.б.

3) с и н т а к с и к яктан хәл фигыль иярчен җөмләнең хәбәре булып килә:

Эш беткәч, уйнарга ярый (Г.Тукай). Самовар кайнаганчы, әйдә, икәүләп кырдан әйләнеп кайтыйк (С.Кудаш).

Хәл фигыльләр, башка фигыль формалары кебек, килешләр белән дә башкаралар, ягъни үзләреннән алда килгән исемнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр: өйгә кайткач, китапны укып, эштән кайтканчы һ.б.

Рәвеш билгеләре:

1) л е к с и к – с е м а н т и к яктан хәл фигыльләр, рәвешләр кебек үк, эш-хәл билгесен белдерәләр, икенче бер эш-хәлне ачыклап киләләр: ашыгып (килә), кычкырып (сөйли), күреп (шатландым), килгәч (күрдем) һ.б.;

2) м о р ф о л о г и к яктан хәл фигыль рәвешләр кебек үк төрләнми; сирәгрәк кайбер фигыль формалары чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын гына алырга мөмкин: ашыгып~ашыгыбрак, кычкырып~кычкырыбрак һ.б.;

3) с и н т а к с и к яктан хәл фигыльләр еш кына хәл булып киләләр, бу яклап та алар рәвешләр белән охшаш. Мәсәлән:

Бала инде елый-елый арыган булса кирәк, ул бары сулкылдап ыңгыраша гына иде (Ә.Еники). Аучы, тыны кысылып, туктап калды (З.Мәхмүди).

Хәзерге татар әдәби телендә хәл фигыльнең актив кулланылышка ия булган дүрт төре бар. Алар түбәндәгеләр:

  1. ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль;

2)–а/-ә (-ый/-и) кушымчалы хәл фигыль;

3–гач/-гәч (-гач/-кәч) кушымчалы хәл фигыль;

4)–ганчы/-гәнче (-канчы)/-кәнче кушымчалы хәл фигыль.

Болардан тыш, күбрәк сөйләм теле өчен хас, сирәгрәк әдәби телдә дә кулланыла торган –ышлый/-ешли, -арак/-әрәк, (-рак/-рәк) формаларын да күрсәтергә мөмкин.

Мин аны кайтышлый очраттым; китешли күрдем; Авылга җитәрәк машина очрады (сөйләм теле) һ.б.

Сыйфат фигыльләрдән аермалы буларак, хәл фигыль формалары заман белдерү буенча төркемләнми, хәл фигыльләрдә заман төсмерен белдерү үзенчәлекле. Хәл фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү вакыты сөйләү моментына түгел, ә контексттагы икенче бер эш-хәлнең үтәлү вакытына мөнәсәбәтле рәвештә белдерелә: Хәл фигыльнең төрле формалары икенче, ягъни төп фигыль белән б е р ү к вакытта, төп фигыльдән а л д а, яки төп фигыльдән с о ң булган эш-хәлләрне белдерәләр.

Хәл фигыльләр – затланышсыз фигыль формалары, алар зат-сан белән төрләнмиләр, әмма алларга функциональ-семантик планда персональлек белдерү хас. Хәл фигыль белдергән эш–хәлнең үтәүчесе, кагыйдә буларак, баш килештәге исем, алмашлык яки исемләшкән башка сүз төркемнәре белән белдерелә, (мин баргач, укытучы килгәнче, син килеп һ.б.), яки субъект төшенчәсе контексттан аңлашыла. Мәсәлән:

Нигъмәтулла абзыкай тарантастан егетләрчә тиз генә төшеп, башта ике куллап, иелә биреп бабасы һәм әбисе белән күреште, аннары көлә-көлә балдызларының аркаларыннан кагып, алар белән күрешә башлады (Ә.Еники).

Китерелгән җөмләдә хәл фигыльләр белдергән эш-хәлләрнең үтәүчесе, субъекты – Нигъмәтулла абзыкай.

Татар телендә хәл фигыльләрнең кулланылыш даирәсе, функциясе шактый киң. Аларның төп функциясе – контекстта икенче бер фигыльне ачыклау. Моннан тыш, алда без -ып/-еп һәм -а/-ә кушымчалы хәл фигыльләрнең телдә үзенчәлекле рәвештә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерүче аналитик төзелмәләрдә актив кулланылуын күрдек. Шулай ук персональлек юнәлешендә эш-хәлнең башкаручысы баш килеш формасы белән белдерелгәнгә, хәл фигыльләрнең синтетик иярчен җөмләләр төзү мөмкинлекләре дә гаять киң. Мәсәлән:

Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). Кунаклар кайтырга чыккач, карт ишек алдына чаклы озата чыкты (Ш.Камал).