Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Теркәгечләр.

§ 151. Гомуми төшенчә. Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Димәк, с е м а н т и к яктан теркәгечләр шулай ук г р а м м а т и к мәгънә белдерәләр.

М о р ф о л о г и к яктан теркәгечләр төрләнмиләр, бары тик теркәгеч ролендә килгән мөнәсәбәтле сүзләр генә төрле килеш формаларын алырга мөмкин: кем - шул, кемгә - шуңа, шуңа, шуны һ.б.

С и н т а к с и к яктан теркәгечләр җөмләләрне, сирәгрәк аерым сүзләрне, бәйлиләр, әмма алар үзләре җөмлә кисәге булып килә алмыйлар. Мәсәлән: Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин, бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар (Ә.Еники). Моңарчы камыл эчендә күренеп яткан чикерткә бер якка сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды (Ә.Фәйзи). Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде. Егълап елгалар, сулар түгелде (Г. Тукай).

Т е р к ә г е ч һәм б ә й л е к - ике ярдәмлек сүз төркеме, сүзләр һәм җөмләләр арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә торган чара буларак, алар арасында уртак һәм аермалы яклар бар. Аерымлыклар нигездә синтаксик якка карый, чөнки бәйлек тә, теркәгеч тә грамматик мәгънә белдерәләр, яки грамматик мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар, морфологик яктан икесе дә төрләнмиләр, һәм алар нигезендә яңа сүзләр дә ясалмый. Синтаксик яктан исә, б ә й л е к үзе иярткән сүз белән бергә җөмлә кисәге булып килә, ә т е р к ә г е ч синтаксик яктан мөстәкыйль, ул җөмлә кисәге составына керми, аерым кулланыла. С е м а н т и к яктан да алар арасында мөһим аерма бар: күпчелек бәйлекләр сүзләр арасындагы бергәлек, корал, урын, вакыт, сәбәп кебек мөнәсәбәтләрне формалаштыруда мөһим, хәлиткеч роль уйныйлар (дәрес өчен, каләм белән, урам аша һ.б.), ягъни бәйлекләрдән башка мондый мөнәсәбәтләр барлыкка килә алмый. Теркәгечләр исә, аеруча тезүче теркәгечләр, сүзләр яки җөмләләр арасындагы инде урнашкан мөнәсәбәтләрне, әйтик, санау, каршы кую һ.б. мәгънәләрне т ө г ә л ә н д е р е п , к о н к р е т л а ш т ы р ы п киләләр. Шуңа күрә синтаксик яктан теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнешләр еш кына янәшә куела. Мәсәлән: Марат, Азат, Илдус кинога киттеләр ~ Марат, Азат һәм Илдус кинога киттеләр. Яки: Болыт килде, яңгыр яумады ~ Болыт килде, әмма яңгыр яумады һ.б.

Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләдә дә теркәгечләрнең телдәге үзенчәлекле роле шактый төгәл билгеләнгән: “...Алар (теркәгечләр –Ф. Х.) синтаксик бәйләнешнең ике (ияртүле һәм тезүле) төрендә дә урын алалар, күпләгән мәгънә мөнәсәбәтен булдыруны тәэмин итәләр: сүз һәм җөмләләрне бер-берсенә каршы куялар, тезеп алып китәләр, т ө г ә л а н ы к л а у г а б у л ы ш а л а р, эш-хәрәкәтнең вакытын, сәбәбен, үтәлү дәрәҗәсен, рәвешен булдыруда я р д ә м и т ә л ә р (ассызыклар безнеке – Ф. Х.)” [Татар грамматикасы, 2002: 359].

Типологиягә мөрәҗәгать итсәк тә, рус телендә теркәгеч (союз) семантик яктан бәйлеккә (предлогка) капма-каршы куела, һәм теркәгечнең мәгънәсе к в а л и ф и к а ц и я л и т о р г а н, яки т ө г ә л л ә н д е р ә т о р г а н мәгънә буларак билгеләнә [Русская грамматика I т.: 714].

Галимнәрнең бердәм фикеренчә, теркәгечле бәйләнеш төрки телләрдә соңрак барлыкка килгән, сөйләм телендә, мәсәлән, хәзерге вакытта да җөмләләрне теркәгечләр ярдәмендә оештырып сөйләү сирәк очрый торган күренеш. Теркәгечләрнең лексик составы да бәйлекләр белән чагыштырганда кимрәк, һәм аларның күпчелеген алынма сүзләр, нигездә гарәп-фарсы алынмалары, тәшкил итә: вә, әмма, ләкин, хәтта, һәм, әгәр, гүя, ки һ.б. Татар теленең үз сүзләре нигезендә формалашкан теркәгечләргә да / дә, ни...ни, бары, тагын, я, яисә, тик кебек теркәгечләр керә.