Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Сыйфатларныћ ясалышы.

§ 48. Морфологик ысул белән сыйфат ясалышы. Татар телендђ сыйфатлар књбрђк ясагыч кушымчалар ярдђмендђ, ягъни м о р ф о л о г и к ысул белђн ясалалар. Башка сњз ясалыш ысуллары, ђйтик сњз кушу ысулы, морфологик-синтаксик ысул (конверсия) сњз ясалышы буенча хезмђтлђрдђ артык кићђйтеп књрсђтелњгђ карамастан, телебездђ андый кић чагылыш тапмаган.

Ясалма сыйфатлар тљрле кушымчалар ярдђмендђ исем­нђн, фигыльдђн џђм кайбер башка сњз тљркемнђреннђн ясалалар.

1, Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.

-лы/-ле кушымчасы. Бу кушымчаны без алдагы бњ­лек­лђрдђ ике функцияле кушымчаларга керткђн идек. Њзенећ универсальлеге џђм књп кенђ очракларда форма ясагыч кушымча рђвешендђ сњзлђрне бђйлђњгђ хезмђт итње белђн бергђ (урманлы авыл, такталы аудитория џ.б.), бу кушымча исемнђн сыйфат ясагыч буларак та телдђ ић кић таралган кушымча санала. Бу очракта гадђттђ ике исем арасындагы мљнђсђбђт гади грамматик бђйлђнештђн читлђшеп, б и л г е мђгънђсен белдерђ башлый. Мђсђлђн, ямьле ќир – яме булган ќир генђ тњгел, гомумђн књћелгђ хуш килерлек, матур урын; тозлы аш – тозы булган аш кына тњгел, тозы чамадан артып киткђн аш џ.б.

-лы/-ле кушымчасы тњбђндђге сњз ясалыш мђгънђлђренђ ия булган сыйфатлар ясый:

а) исемнђргђ кушылып, шул предметныћ кемгђдер яки нђрсђгђдер караганлыгын билге итеп књрсђтђ: яћгырлы кљн, дымлы џава, моторлы кљймђ, балалы хатын, кылчыклы бо­дай, сљякле ит, сљтле чђй, ямаулы кием, кайгылы кеше џ.б.;

ә) бер предмет белђн икенче предмет арасындагы мљ­нђсђбђтне, ягъни бер предметныћ икенчесендђ табылуын ућай бђялђњ тљсмере белђн белдерђ: акыллы кеше, белемле кыз, фикерле студент, эчтђлекле ђсђр, инсафлы егет, тђмле ризык џ.б. Мондый сњз ясалыш мђгънђсенђ ия булган кайбер сыйфатларда мотивлаштыручы исемнђрнећ тамырлары хђзерге телдђ сакланмаган: ипле, атаклы, булдыклы, ярлы, белдекле џ.б. Бу сњзлђр асылда тарихи сњз ясалышына карый;

б) -лы/-ле кушымчасы белђн ясалган исем књчерелмђ мђгъ­нђ ала: башлы кеше, катлаулы мђсьђлђ, рђтле хђбђр, тљпле фикер џ.б.;

в) -лы/-ле кушымчасы кайбер сыйфатларга кушылып яћа­рак мђгънђле сыйфат ясый: аклы књлмђк, зђћгђрле яулык;

г) саннарга кушыла: ќиделе лампа, унлы куык, љчле уен џ.б.;

д) модаль сњзлђргђ ялганып сыйфатлар ясый: кирђкле ђйбер, тиешле ќавап;

е) исем фигыльлђргђ ялгана: тњлђњле уку, каюлы чи­тек, чигњле яулык џ.б.

-сыз/-сез кушымчасы, -лы/-ле кушымчасы кебек њк, џђм сыйфат ясалышында, џђм форма ясалышында катнаша: так­тасыз аудитория, тђрђзђсез бњлмђ, тњбђсез йорт кебек сњзтезмђлђрдђ -сыз/-сез формасы сњзлђрне бђйлђњ љчен кулланыла, грамматик мљнђсђбђт белдерђ; ђ ямьсез, тозсыз, мђгъ­нђсез, ваемсыз кебек сњзлђр - ясалма сыйфатлар, алар билге мђгънђсен белдерђлђр.

-сыз/-сез кушымчасы еш кына -лы/-ле кушымчалы сыйфатларга карата антонимик мђгънђдђге сыйфатлар ясый, џђм аларныћ сњз ясалыш мђгънђлђрендђ дђ уртаклык бар:

а) -сыз/-сез кушымчасы бер предметта икенче бер предметныћ табылмавын билге итеп књрсђтђ: тозсыз аш, итсез аш, сљтсез чђй, майсыз ризык, кђефсез кеше џ.б.

ә) ике исем арасындагы мљнђсђбђткђ тискђре бђялђњ тљсмере љстђлђ: мђгънђсез сњз, ваемсыз кеше, кљйсез бала;

б) сыйфатларга, модаль сњзлђргђ ялганып, ясагыч нигездђге билгенећ киресен белдергђн сыйфат ясый: кыюсыз кеше, кызыксыз эш, кирђксез ђйбер, тиешсез сњз;

в) ясагыч нигезе хђзерге телдђ аерым кулланылмый торган сыйфатлар ясала: ђрсез, булдыксыз, шыксыз.

Ђмма бу кушымчалар белђн ясалган сыйфатлар џђрвакыт антонимик мљнђсђбђттђ тормыйлар, џђм бу бигрђк тђ шул ку­шымчалар белђн ясалган нисби сыйфатларга карый. Мђ­сђлђн: ќирле сљйлђш (ќирсез сљйлђш мљмкин тњгел), вакытлы эш, вакытлы хљкњмђт, атлы кеше (ат менгђн кеше) џ.б. -сыз/-сез кушымчасы исђ еш кына грамматик функция башкарганда -лы/-ле формасы белђн антонимик яктан парлаша алмый. Мђсђлђн, џавасыз яшђњ (џавалы яшђњ мљмкин тњгел), кичсез кайтмау, карандашсыз эшлђњ џ.б.

-гы/ -ге кушымчасы исемнђргђ, рђвешлђргђ џђм кайбер ярдђмче исемнђргђ ялганып урын яки вакыт мђгънђсе белђн бђйле сыйфатлар ясый:

а) в а к ы т н ы белдергђн исемнђргђ ялгана: кышкы юл, язгы кич, ќђйге кљн, кичке аш, кљндезге ял џ.б.;

ә) в а к ы т рђвешлђренђ ялгана: элекке тормыш, баягы хђл, хђзерге ђдђбият, соћгы хђбђрлђр, аргы як (арт + гы) џ.б.;

б) у р ы н мђгънђсен белдергђн ярдђмче исемнђргђ ялгана: аскы (љске) кат, эчке кием, тышкы катлам џ.б.;

в) у р ы н –в а к ы т килешендђге исемнђргђ ялгана: урам­дагы ќилђк, баздагы катык, љйдђге хђл џ.б.

Бу очракта барлыкка килђ торган -дагы/-дђге (-да+гы, -дђ+ге) кушымчасын бер морфема рђвешендђ карауны без алда билгелђп њткђн идек. Кушымчаныћ статусы турындагы тљрле фикерлђр белђн дђ таныштык (сњз ясагыч, килеш кушымчасы џ.б.) Бу кушымчаны сыйфат ясагыч буларак карау безнећчђ, фђнни логикага каршы килми, чљнки татар теле љчен андый сњзтезмђлђр гадђти џђм табигый яћгырый. Ђ шундый ук бђхђсле икенче кушымча -ны­кы/-не­ке турында моны ђйтеп булмый. Тартым сыйфатлары дип саналган андый сњзлђр табигый яћгырамый, мђ­сђлђн: тире аюныкы, бњрек куянныкы џ.б. Љстђвенђ биредђ сњз тђртибе дђ бозыла, татар телендђ сыйфатланмыш гадђттђ сыйфаттан соћ килђ: яхшы тире, яћа бњрек џ.б.

-лык/-лек кушымчасы. Исем ясагыч бу кушымча аерым очракларда ясалма, кушма, тезмђ сыйфатлар ясауда катнаша: атналык ризык, еллык керем, бишъеллык план, дњрт сђ­гатьлек дђрес, берпотлык гер џ.б.

-чан/-чђн кушымчасы исемнђрдђн џђм, сирђгрђк, фигыльлђрдђн сыйфатлар ясый: сњзчђн, телчђн, сугышчан, эшчђн, тырышучан, кызыксынучан. Бу очракта сыйфат књбрђк шђхесне характерлый: сњзчђн, эшчђн, кызыксынучан кеше.

-даш/-дђш кушымчасы. Бу кушымча актив исем ясагыч булып санала, сирђгрђк сыйфатлар да ясый: аџђћдђш, аваздаш, тићдђш џ.б.

Болардан тыш, кайбер сњзлђрдђ генђ очрый торган, пассив кулланылыштагы -сыл/-сел сусыл ќимеш; -лач/-лђч итлђч, йонлач; -чак/-чђк басымчак џ.б. кушымчалар бар.