Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 9. Кушымчаларныћ тљзелеше џђм вариантлары. Татар телендђ кушымчалар аваз тљзелеше буенча бик тљрле:

а) бер сузык аваздан торган кушымчалар: бар-а, кил-ђ, ныг-ы, ким-е;

б) бер тартык аваздан торган кушымчалар: бар-ды-к, сљйлђ-де-к, укы-т џ.б.;

в) тартык-сузыктан, сузык-тартыктан торган кушымчалар: бар-ды, кайт-ты; бар-ыр, кил-ер;

г) тартык-сузык-тартыктан торган кушымчалар: кљн-нђр, ай-лар, ел-дан џ.б.;

д) тљзелеше буенча катлаулы кушымчалар: урман-дагы; без-неке, кил-гђлђ; кљл-емсерђ; бар-ырга.

Катлаулы кушымчалар тел њсеше процессыныћ соћ­гырак чорына карыйлар, аларныћ књбесе аерым морфемаларныћ кушылуыннан барлыкка килгђн: -ыр+га; -да+гы; -ны(ћ)+кы. Ђмма бу кисђклђр морфологик яктан берек­кђннђр џђм хђзерге телдђ аерым кушымча буларак яшилђр. Кушымчалар, тамыр кебек њк, даими морфемалар, ягъни алар џђр конкрет очракта сњз формасыннан аерып алына торган мђгънђле кисђклђр генђ тњгел, ђ гомумилђштерелгђн мђгъ­нђгђ ия булган даими тел берђмлеклђре. Телнећ билгеле бер яшђеш чорында кушымчалар ябык система тђшкил итђлђр. Ягъни телдђ књпме кушымча-морфема булуы џђм аларныћ вазифалары тђгаен билгеле. Тамыр морфемалар телдђ кушымчалар белђн чагыштырганда књпкђ артык, чљнки бер кушымча књп санлы тамыр сњзлђр белђн килђ ала.

Тарихи яссылыкта караганда исђ, тљрки телләрдђге књп кенђ кушымчалар тамыр сњзлђрдђн барлыкка килгђннђр. Тарихи грамматикада шулай ук књп кенђ кушымчаларныћ статусы њзгђрњ књренеше, ягъни сњз ясагыч морфемаларныћ форма ясагычларга књчње, џђм киресенчђ, књп кенђ форма ясагыч кушымчаларныћ сњзнећ тарихи тамыры белђн берегње яки сњз ясагычларга ђверелње дђ билгелђнгђн.

Сњз тамырына кушымчалар ялганганда татар телендђ џђртљрле аваз њзгђрешлђре барлыкка килђ, џђм кушымчалар фонетик закончалыкларга бђйле рђвештђ вариантлашалар:

а) рђт гармониясенђ бђйле рђвештђ кушымчалар ике (калын џђм нечкђ) вариантта килђ: -лык/-лек, -ма/-мђ, -лар/-лђр, -ны/-не, -лы/-ле;

б) тартыклар ассимиляциясенђ бђйле рђвештђ дњрт џђм алты вариантта кулланылалар: -га/-гђ, -ка/-кђ, -дан/-дђн, -тан/-тђн, -нан/-нђн.

Кушымчаларныћ бу рђвешле вариантлашуы бер яктан морфологик књренеш булса, икенче яктан ул турыдан-туры авазларныћ фонетик њзгђрешлђре, фонетик закончалыклар белђн бђйле. Алда ђйтелгђнчђ, фонетика џђм морфология ара­сында бара торган мондый тел књренешлђрен љйрђнђ торган тел белеме тармагы м о р ф о н о л о г и я дип атала1.

§ 10. Морфема џђм морфонемалар. Шул рђвешле, морфонология сњзгђ кушымчалар ялгаганда барлыкка килђ торган џђртљрле аваз њзгђрешлђрен љйрђнђ. Сњз формалары эчендђ морфемаларныћ конкрет реальлђшњен м о р ф о н е м а л а р яки а л л о м о р ф л а р дип атыйлар. Тамыр морфемада џђм кушымчаларда бара торган мондый њзгђрешлђр, билгеле, югарыда китерелгђн очраклар белђн генђ чиклђнми, алар шактый књп тљрле. Мђсђлђн, сњз нигезенећ нинди авазга тђмамлануына карап (тартык, сузык), кушымчалар шулай ук вариантлаша, тљрле морфонемалар барлыкка килђ. Мђ­сђлђн, тартым кушымчалары: -ыгыз/-егез//-гыз/-гез, -ыбыз/-ебез//-быз/-без (авыл-ыбыз, алма-быз, дђфтђр-егез, энђ-без);

Кушымчаларга мђгънђгђ бђйсез (асемантик, эпентетик) тартыклар љстђлђ (-с, -ш тартыклары) -ар/-ђр//-шар, -шђр; ///-сы/-се (биш-ђр, алты-шар, китаб-ы, алма-сы).

Морфонологик њзгђрешлђр нђтиќђсендђ барлыкка кил­гђн бу морфонемалар нигездђ барысы да кушымчаларныћ ф о н е т и к вариантлары булып торалар. Флектив теллђрдђн, аерым алганда рус теленнђн аермалы буларак, татар телендђ кушымчаларныћ морфологик вариантлары бик аз. Мондыйларга тартымлы тљрлђнештђге кайбер кушымчаларны гына кертергђ мљмкин.

Мђсђлђн, китап-ка – китабым-а, китабын-а. Юнђлеш килешендђге -га/-гђ (-ка/-кђ) -а/-ђ кушымчалары морфо­логик вариантларга керђ, чљнки алар сњзлђр тљрлђнешенђ бђй­ле рђвештђ вариантлаша. Рус телендђ исемнђр тљрлђ­нешендђге мондый њзгђрешлђр системалы тљс ала џђм алар тљрлђнешнећ љч морфологик тибында (I склонение, II скло­нение, III склонение) чагылыш таба. Морфологик вариантларныћ булмавы агглютинатив теллђрдђ сњзлђр тљр­­лђ­нешенећ бик тљзек булуы, бер системага буйсынуы турында сљйли.

Морфонологик њзгђрешлђргђ шулай ук тамырда булган њзгђрешлђр дђ керђ:

а) тамыр морфема белђн кушымчалар арасында тартыклар чиратлашуы барлыкка килђ: к~г, п~б (књлмђк-књлмђге, чилђк-чилђге, китап-китабы, мђктђп-мђктђбе);

б) кушымчалар ялганганда тамырдагы авазлар кыскара: ђни-ђнкђй, ђче-ђчкелт, яшел-яшькелт, халык-халкы, милек-милке џ.б.

§ 11. Кушымчаларныћ ялгану тђртибе. Сњз тамырына бер-бер артлы ялганып килгђн кушымчалар билгеле бер тђртипкђ буйсыналар. Гадђти, ућай тђртип буенча ялганганда, башта сњз ясагыч кушымчалар, аннан форма ясагычлар ялгана. Мђсђлђн: эш-че-лђр-гђ; баш-ла-ма-ган-нар, авыл-даш-лар-ым-ныћ. Шул ук вакытта, форма ясагыч кушымчалар њзлђре дђ књп тљрле, џђм аларныћ сњз тамырына яки ясалма нигезгђ ялгануында да билгеле бер эзлеклелек бар.

Морфология буенча хезмђтлђрдђ кушымчаларныћ ялгану тђртибен аћлатуга тљрле галимнђр тљрлечђрђк якын ки­лђлђр. Г.Алпаров, мђсђлђн, кушымчаларныћ ялгану тђр­тибен рђт­лђргђ бњлеп карый. I рђт – сњз ясагычлар. II рђт кушымчаларга ул фигыльдђ юнђлеш кушымчаларын (-дыр/-дер; -ын/-ен), исемдђ иркђлђњ-кечерђйтњ кушымчаларын (-кай/-кђй), џђм сыйфат дђрђќђлђре кушымчаларын (-гылт, -сыл, -рак) кертђ. III рђт кушымча дип юклык кушымчасын (-ма/-мђ) саный. Шунысы њзенчђлекле, галим бу кушымчаларныћ барысын да сњз ясагычлар буларак билгели. Барлык бу кушымчалардан соћ, икенче чиратта сњз тљрлђндергеч кушымчалар ялгана, ди автор; џђм аларга исемдђ килеш, тартым, сан, фигыльдђ заман, зат-сан кушымчаларын кер­тђ [Алпаров, 1945: 72–73]. Билгеле булганча, тамырга яки сњз нигезенђ якынрак торган кушымчалар кићрђк мђгънђле була, чљнки алар њзлђреннђн соћ килгђн барлык категориялђрдђ очрарга тиеш. «Сњзнећ азагына якынлашкан саен кушымчаныћ грамматик мђгънђсе кљчђя џђм азакта абстракт-грамматик мђгънђ белдерђ торган кушымча була» [Тумашева, 1964: 23]. Галимђнећ бу фикерен књп категорияле фигыль мисалында књрсђтсђк (баш-ла-т-ма-са-гыз), кушымчаларныћ ялгану тђртибе тњбђндђгечђ књз алдына килђ: 1) сњз ясагыч, 2) юнђлеш категориясе књр­сђткече, 3) барлык-юклык, 4) наклонение, 5) зат-сан кушымчалары. Алда ђйтеп њтелгђнчђ, фигыльдђ юнђлеш, барлык-юклык категориялђре гомуми грамматик категориялђр буларак, ђ наклонение џђм зат-сан кушымчалары Д.Г.Тумашева тарафыннан хосусый грамматик категориялђр буларак билгелђнгђн иде. Соћгы вакытта чыккан хезмђтлђрдђгечђ грамматик категориялђрне форма ясагыч џђм форма тљрлђндергечлђргђ бњлњгђ ни­­­гезлђн­сђк, кушымчаларныћ ялгану тђртибен тњбђндђгечђ схемалаштырып булыр иде:

Т+СЯ+ФЯ+ФТ1

Ђмма телдђ сњз тљзелешенећ бу гадђти тђртибеннђн чыгармалар да булырга мљмкин. Мђсђлђн, сњз ясалышында кайбер с њ з я с а г ы ч кушымчаларныћ билгеле бер грамматик формада килгђн сњзлђргђ ялгану очраклары да бар. Бу – књбрђк рђвешлђр ясалышына карый: йљз-лђр-чђ, њз-ен-чђ, ќђй-гђ-чђ (-чђ рђвеш ясагыч кушымча); фигыльдђн ясалган исемнђрдђ: тљз-ел-еш, ќый-ыл-ыш (ќыелыш) џ.б.

§ 12. Кушымчаларныћ кулланылу дђрђќђсе. Тел тљзелешен љйрђнгђндђ галимнђр «продуктив кушымчалар», «про­дуктивлыгын югалткан кушымчалар», «њле кушымчалар» дигђн терминнар белђн дђ эш итђлђр. Кушымчаларныћ бу њзенчђлеге нигездђ сњз ясагычларга карый.

Продуктив кушымчалар дип сњз ясалышында кић таралган, хђзерге кљндђ дђ яћа сњзлђр ясауда катнаша торган кушымчаларга ђйтђлђр. Боларга, мђсђлђн, исем ясагыч -чы/-че (комбайнчы, компьютерчы, дипломчы), -даш/-дђш (класс­таш, группадаш), фигыль ясагыч -ла/-лђ, -лаш/-лђш (телефонлаштыру, культивациялђњ) џ.б. кушымчаларны кертергђ мљмкин. Тел њсеше дђвамында књп кенђ яћа сњз­лђр ясалган, ђмма хђзерге телдђ яћа сњзлђр ясауда катнашмый торган кушымчалар да бар. Алар п р о д у к т и в л ы г ы н ю г а л т к а н кушымчалар дип атала. Боларга, мђсђлђн, фигыльдђн исем ясагыч -ак/-ђк, -к (тарак, кљрђк, тњшђк), сыйфат ясагыч -ык/-ек, -к (ватык, китек, тљзек) кушымчалары џ.б. керђ.

«Њле» кушымчалар исђ тел тљзелешенећ тарихи њзгђреше нђтиќђсендђ барлыкка килђ. Хђзерге телдђге тљрки тамырлы ике яки љч иќекле сњзлђрнећ џђркайсында борынгы кушымчалар булуын фаразларга мљмкин, чљнки, галимнђр раславынча, борынгы тљрки нигез телдђ сњз тамыры бер иќекле булган. Хђзерге телдђ тамыр сњзлђр булып саналган елан, куян, тузан сњзлђре составында -ан/-ђн элементы булуын, яки яћак, белђк, терсђк кебек сњзлђрдђ -ак/-ђк, -к кушымчалары булуын бүген дђ абайлап була. Књп кенђ мондый кушымчалар борынгы тамыр белђн берегеп киткђннђр, њле кушымчаларга ђверелгђннђр. Њле кушымчалар арасында борынгы сњз ясагычлар да, форма ясагычлар да булырга мљмкин. Мђсђлђн, хђзерге телдђге ары, бире, кире кебек сњзлђрдђге -ры/-ре кисђге, яки югары, эчкђре, тискђре (тирескђре) сњзлђрендђге -га­ры/-кђре кисђклђре борынгы телдђ юнђлеш килеш кушымчалары булган1.

§ 13. Кушымчаларда омонимия књренеше. Тљрле лексик-грамматик яки абстракт-грамматик мђгънђ белдерђ торган кушымчалар аваз составы буенча бер-берсенђ охшаш булырга мљмкин. Мондый кушымчаларны омоним кушымчалар дип атыйлар. Мђсђлђн, -а/-ђ кушымчасы исем­нђн фигыль ясый: аш-а, сан-а, кан-а, яш-ђ; тартык авазга беткђн фигыль нигезеннђн хђзерге заман формасы да -а/-ђ кушымчасы белђн ясала: бар-а, тор-а, сљр-ђ. Бу тышкы охшашлык, омонимия књренеше. Омоним кушымчаларга мисал итеп шулай ук фигыльдђн исем ясагыч -к кушымчасы (када-к, кљ­рђ-к, тњшђ-к), џђм фигыльдђ зат-сан кушымчасын (барды-к, торды-к, килде-к), яки килђчђк заман хикђя фигыль кушымчасы -ыр/-ер (бар-ыр, кил-ер) џђм йљк­лђтњ юнђлешен ясый торган шундый ук кушымчаларны (пеш-ер, тљш-ер, кит-ер) китерергђ мљмкин. Еш кына тел­дђ тљрле кушымчалар кушылу нђтиќђсендђ дђ грамматик омонимнар барлыкка килђ. Мђсђлђн, сату-лаш-у, сер-лђш-њ, хђбђр-лђшдигђндђ -лаш/-лђш фигыль ясагыч кушымча; ђ эш-лђ-ш-њ, таш-ла-ш-у, кљй-лђ-шдигђндђ -лђ-ш ике морфемадан тора: -ла/-лђ фигыль ясагыч, -ш- уртаклык юнђлеше кушымчасы. Шундый ук омоним кушымчаларга -ка/-кђ (кап-ка, урындык-ка), -ларга/-лђргђ (эш-лђр­гђ, кљймђ-лђр-гђ) џ.б. керђ.