Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Сүз ясалыш ысуллары.

§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к (конверсия) џђм к ы с к а р т у (аббревиация) юлы белђн сњз ясалышы керђ. Лексик-семантик ысул бе­лђн сњз ясалышы лексикология курсында, фонетик ысул белђн сњз ясалышы фонетикага бђйле рђвештђ љйрәнелђ.

Морфологик ысул белђн ясагыч кушымчалар ярдђмендђ яћа сњз­лђр ясала, шућа књрђ аны кайбер хезмђтлђрдђ к у ш ы м ч а л а у (аффиксация) ысулы дип йљртђлђр [Татар­ская грам­матика, т. I]. Татар теленећ сњз ясалыш системасында кушымчалар ярдђмендђ сњзлђр ясау аеруча кић кулланыла торган ысул булып санала џђм аныћ њз закончалыклары бар1. Телнећ тарихи њсешендђ џђр сњз тљркеменећ њзенђ хас (типик) ясагыч кушымчалар системасы барлыкка килгђн, џђм алар, грамматик категория књрсђткечлђре (форма ясагычлар) кебек њк, сњз тљр­кем­нђрен характерлауга хезмђт итђ­лђр, аерым очракларда сњз тљркемнђрен бер-берсеннђн аеру чарасы булып та то­ралар.

Исем ясагычлар: а) исемнђн исем ясый торган типик кушымчалар: -чы/-че (балык-чы, сабан-чы, тимер-че, печђн-че); -даш/-дђш (авыл-даш, юл-даш, сер-дђш, сабак-таш); -лык/-лек (печђн-лек, саз-лык, баш-лык, књз-лек); -чык/-чек (уен­-чык, кап-чык); б) фигыльдђн исем ясагычлар: -ак/-ђк, (-ык/-ек) (кљ­рђ-к, тара-к, тишек, ярык); -гы/-ге (-кы/-ке) (чал­-гы, пыч-кы, себер-ке); -ыч/-еч (сљен-еч, кљен-еч, юан-ыч); -ма/-мђ (яр-ма, бњл-мђ, кабарт-ма, књргђз-мђ) џ.б.

Сыйфат ясагыч типик кушымчалар: -лы/-ле (баллы, тђм­ле, ямьле); -сыз/-сез (ямьсез, тозсыз, юлсыз); -гы/-ге (кышкы, язгы, ќђйге); -чан/-чђн (эшчђн, сњзчђн, телчђн); -ык/-ек (ватык, китек, сњтек); -гын/-ген (кискен, њткен, азгын) џ.б.

Фигыль ясагыч типик кушымчалар: -ла/-лђ (башла, таш­ла, майла); -лан/-лђн (ялкаулан, тупаслан, ачулан); -лаш/-лђш (исђнлђш, иялђш, ераклаш); -а/-ђ (аша, уйна, сана, те­лђ) џ.б.

Рђвеш ясагыч типик кушымчалар: -ча/-чђ (татарча, минемчђ, синећчђ); -дай/-дђй (уттай, тљлкедђй, синдђй); -лай/-лђй (бушлай, яшьлђй, терелђй); -лата/-лђтђ (онлата, акчалата, икелђтђ); -ын/-ен (кљзен, кичен, ќђен) џ.б.

Бу очракта морфологик ысул белђн ясалган сњзлђрне ничек атау – термин - мђсьђлђсенђ дђ тукталып китђргђ кирђк. Татар тел белемендђ кушымчалар белђн ясалган сњзлђргђ я с а л м а с њ з термины кулланылып килде. Ф.Ђ.Ганиевнећ сњз ясалышы буенча хезмђтлђрендђ ясалма сњз термины тљрле ысуллар белђн ясалган сњзлђргђ карата кулланыла. Ђ морфологик ысул белђн ясалган сњзлђр кушымчалау (суффиксация) юлы белђн ясалган сњзлђр дип йљртелђ. Безнећ фикеребезчђ, инде татар тел белемендђ књптђн урнашкан, џђм термин буларак њзлђренећ кыскалыгы џђм фђннилеге белђн отышлы «ясалма сњз», «кушма сњз», «тезмђ сњз», «парлы сњз» кебек атамаларны саклау бик мљџим, џђм алар сњз ясалышы фђнен­дђге яћача карашларга џич тә каршы килмилђр.

§18. Синтаксик ысул белђн сњз ясалышы (сњз­­ кушу ысулы). Син-таксик ысул белђн к у ш м а, т е з м ђ џђм п а р л ы сњзлђр ясала. Традицион рђвештђ татар тел белемендђ џђм тюркологиядђ синтаксик ысул дип аталган бу сњз ясалыш алымы соћгы вакытта сњз ясалышы тармагында књб­рђк с њ з л ђ р к у ш ы л у ысулы (словосложение) дип йљр­телђ башлады. Татар грамматикасы (1998), аныћ фђнни нигезе шунда, чыннан да кушма, шулай ук тезмђ џђм парлы сњзлђр ясалышында ким дигђндђ ике мљстђкыйль мђгънђле сњз (нигез) катнаша, џђм алар њзара берегеп (кушылып) бер тљшенчђ, бер лексик мђгънђ белдерђ башлыйлар. Мђсђлђн, ак+кош (аккош), тимер+чыбык (тимерчыбык), бђпкђ+њлђн(е) (бђпкђ њлђне), кура+ќилђк(е) (кура ќилђге), хатын+кыз (хатын-кыз), ара +тирђ (ара-тирђ) џ.б. Бу ысул белђн ясалган сњзлђр­нећ ић продуктив тљре дђ шућа књрђ татар телендђ к у ш м а сњзлђр дип атала: быел, бњген, билбау, сабантуй џ.б. Шул ук вакытта њзара берегеп (кушылып) бер лексик мђгънђ белдерђ торган бу сњз­лђр арасында џђрвакыт џђм семантик, џђм структур (грамматик) яктан бђйлђнеш була: парлы сњзлђр њзара т е з њ л е б ђ й л ђ н е ш т ђ булган, мђгънђлђре буенча охшаш яки капма-каршы компонентлардан төзелђ: ата-ана, тел-ђдђбият, кљн-тљн. Кушма џђм тезмђ сњзлђр исђ њзара и я р т њ л е б ђ й л ђ ­н е ш ­т ђ булган сњзлђр кушылудан барлыкка килђ џђм алар тљзелеше буенча синтаксик берђмлек булган сњзтезмђ модельлђре буенча ясалалар: ташбака, тимер юл, кура ќи­лђге. Ђ сњзлђрнећ њзара структур џђм семантик бђйлђнешкђ керње, билгеле булганча, синтаксиска карый, шућа књрђ татар телендђ «сњзлђр кушылу» џђм «синтаксик ысул» терминнары белән бер-берсенђ тђћгђл књренешлђрне атыйлар, џђм алар янђшђ кулланыла, яки бер-берсен алыштыра да алалар.

1. Кушма џђм тезмђ сњзлђр ясалышы. Синтаксик ысул белђн кушма џђм тезмђ сњзлђр ясалышы академик Д.Г.Тумашева хезмђтлђрендђ ќентекләп тикшерелђ [Тумашева, 1964: 76–80 ]. Бу хезмђттђ, тюркологиядђ кић таралган караш буенча, кушма џђм тезмђ сњзлђр ясалышыныћ тљп чарасы буларак, с њ з т е з м ђ л ђ р н е ћ л е к ­с и к а л а ш у алымы књрсђтелђ. Аныћ асылы тњбђн­дђ­гедђн гыйбарђт: бер-берсенђ буйсынган, бер-берсен ачыклаган ике сњздђн торган тел берђмлеге – с њ з т е з м ђ турыдан-туры синтаксиска карый, ул – с и н т а к с и к б е ­р ђ м л е к. Сњз­тезмђнећ компонентлары арасында џђр­чак грамматик бђйлђ­неш, грамматик мљнђсђбђт була. Сњз­тезмђлђрдђн л е к с и к б е р ђ м л е к - яћа сњз барлыкка кил­гђндђ, бу мљнђсђбђт таркала, юкка чыга, ике сњз бер мђгънђ белдерњгђ беркетелђ. Мђсђлђн, чуар тавык дигђн сњзтезмђдђ чуар сњзе тавык сњзен ачыклый, алар арасында ачыклаулы, ягъни а т р и б у т и в мљнђсђбђт барлыкка кил­гђн; аккош сњзе исђ – кушма сњз, бу сњз бер генђ мђгънђ, ягъни кошларныћ бер тљрен белдерђ, ак сњзе кош сњзен турыдан-туры ачыкламый (кара аккош та булырга мљмкин). Тимерчыбык – бу кушма сњз шулай ук сњзтезмђ лексикалашу юлы белђн ясалган, компонентлар арасындагы атрибутив мљнђсђбђт югалган (бакыр тимерчыбык, алюмин тимерчыбык џ.б.).

Татар телендђге књпчелек кушма џђм тезмђ сњзлђр њз­лђренећ тљзелеше буенча тљрле типтагы сњзтезмђ модельлђренђ туры килђлђр. Тикшеренњчелђр фикеренчђ, алар арасында, аеруча исемнђрдђ, њзара а т р и б у т и в бђй­лђнештђге сњзтезмђлђр моделендђ ясалганнары (аергыч-аерылмыш мљнђсђбђте) бђхђссез књпчелекне тђш­кил итђ. Аларныћ берничђ тљре бар:

а) исем+исем (I тљр изафђ): кулъяулык, кљньяк, тљньяк, оекбаш;

б) исем+тартымлы исем (II тљр изафђ): ќир ќилђге, йорт куяны, бал корты;

в) сыйфат+исем: кызылтњш, сарут, озынборын, ала карга;

г) сан+исем: љчпочмак, башбармак, мећъяфрак;

д) алмашлык+исем: њзаћ, њзидарђ, њзмаксат.

Кушма џђм тезмђ сњзлђр шулай ук еш кына њзара к о м п л е т и в мљнђсђбђттђ булган (тђмамлык-хђбђр мљнђ­сђбђте) сњзтезмђлђр моделендђ ясалалар: илбасар, башки­сђр, урынбасар, эшкуар, сђфђр кылу, намаз уку, тђрќемђ итњ.

Њзара п р е д и к а т и в мљнђсђбђттђ сњзлђр кушылу юлы белђн ясалган кушма џђм тезмђ сњзлђрнећ татар телендђ тњбђндђге тљрлђрен билгелђргђ мљмкин:

а) књбрђк идиоматик мђгънђдђ кулланыла торган тезмђ фигыльлђр: эч пошу, књћел болгану, кот очу, ис китњ џ.б.;

б) хђзерге телдђ нигездђ фамилиялђрдђ сакланган борынгы кушма антропонимнар џђм топонимнар: ураз+килде (Уразгилдин), хан+килде (Хангилдин), таћ+атар (Таћгатаров), Тђћре+бирде (Тђрбирдиев) џ.б. Китерелгђн мисаллардан борынгы телебездђ сњз ясалышныћ мондый ти­бы шактый актив булганлыгы да сиземлђнђ.

Шул рђвешле, сњз кушу ысулы, синтаксик ысул белђн ясалган џђм татар тел белемендђ традицион рђвештђ к у ш м а џђм т е з м ђ сњзлђр дип аталган сњзлђрнећ ясалыш принцибы бер њк: алар њзара структур џђм семантик бђйлђнештђ булган ике яки икедђн (ђмма бик сирђк) артык, сњзнећ берегеп, бер тљшенчђ, бер лексик мђгънђ белдерђ башлавы нђтиќђсендђ ясалалар.

Алда ђйтелгђнчђ, татар телендђ кушма џђм тезмђ сњзлђр њзлђренећ тљзелеше буенча, нигездђ, тљрле сњзтезмђ модель­лђренђ туры килђлђр. Ђмма шул ук вакытта телдђге џђр яћа ясалган сњзне сњзтезмђ лексикалашу ысулына да кайтарып калдырып булмый. Чљнки аларныћ књбесе телдђ сњзтезмђ буларак кулланылу чорын њткђрмилђр, ђ ђзер калыплар (модельлђр) буенча ясалалар. Бу турыда, мђсђлђн, Д.Г.Тумашева тњбђндђгечђ искђртеп њтђ: «...кљнбатыш, алъяпкыч, тљнь­як кебек кушма сњзлђр изафђ бђйлђнешендђге ике сњздђн килеп чыккан дип ђйтњ кушма сњзлђрнећ барлыкка килњ юлларын аћларга ярдђм итђ, лђкин хђзерге торышын чагылдырмый. ...Хђзерге вакытта барлыкка килђ торган кушма сњзлђр ђ з е р м о д е л ь л ђ р (ассызык безнеке. – Ф.Х.) буенча формалашалар» [Тумашева, 1964: 27–28].

Чыннан да, телдђ џђртљрле ысул белђн яћа сњзлђр ясалышында борынгыдан килгђн џђм хђзерге вакытта да продуктивлыгын югалтмаган ясалыш калыпларыныћ (модельлђренећ) роле зур. Мђсђлђн, илбасар, ќилкуар, юлбасар тибындагы калып нигезендђ соћгы вакытларда ясалган эшкуар, эзтабар, урынбасар, субњлђр кебек кушма сњзлђр шундыйлардан һәм биредђ без борынгыдан килгђн с њ з я с а л ы ш калыбыныћ актив «эшлђвен» књрђбез. Тикшеренњчелђр шулай ук I тљр изафђ сњз ясалыш калыбыныћ да бик борынгыдан килњен џђм хђзерге телдђ синтаксик бђйлђнештђге сњзтезмђлђр буларак андый тел књренешлђренећ сирђк кулланылуын билгелилђр. Ђ калып-модель буларак бу сњз ясалыш тибы телдђ шактый кић таралган: айбалта, тукранбаш, кулъяулык, ашъяулык, балтасап, тњшђкьяпма џ.б. Шу­ны да билгелђп њтњ мљџим, тюркология­дђ џђм шулай ук гомуми тел белемендђ соћгы вакытларда сњз ясалышында борынгыдан килгђн модельлђрнећ роленђ аеруча басым ясала џђм телђсђ кайсы сњз ясалыш ысулларында (морфологик, сњз кушу, конверсия) ђзер модельлђр нигезендђ сњз ясалышы тљп алымнарныћ берсе булып санала. Галимнђр хђтта кайбер сњзтезмђлђрнећ њзлђренећ дђ борынгы сњз ясалыш калыплары нигезендђ барлыкка килњ мљмкинлеге турында фикер йљртђлђр [Юлдашев, 1972: 72].

2. Кушма џђм тезмђ сњзлђрне аеру мђсьђлђсе. Ясалыш алымнары уртак булган к у ш м а џђм т е з м ђ сњзлђрнећ њз­ара чиген билгелђњ, аларны бер-берсеннђн аеру хђзерге тел белемендђ шактый катлаулы мђсьђлђ булып санала. Сњз ясалышына караган, шулай ук орфография буенча хез­мђтлђрендђ галимнђр аны тљрлечђ хђл итђргђ омтылыш ясыйлар, ђмма бу очракта гомуми бер уртак принцип билгелђњ бик авыр. Орфографик принцип буенча кушма сњзлђр кушылып языла, ђ тезмђ сњзлђрдђ сњзтезмђ моделе саклана, аныћ компонентлары аерым языла дип карау гына мђсьђлђне хђл итми. Татар телендђ, мђсђлђн, ясалыш тибы буенча бер-берсенђ тђћгђл килгђн тимерчыбык џђм тимер юл сњзлђренећ берсе - кушма сњз, икенчесе – тезмђ сњз. Шул кадђресе дђ бар, билгеле булганча, тел џђрвакыт хђрђкђттђ, њсештђ, њзгђрештђ. Кайчандыр ирекле сњзтезмђ моделендђ кулланылган тезмђ сњзлђр дђ кушылып китђргђ, кушма сњзлђргђ ђйлђнергђ мљмкин, ђйтик: туры почмаклык - турыпочмаклык кебек.

Ђмма хђзергђ кадђр орфографик кагыйдђлђр буенча тез­мђ сњзлђр саналган џђм аерым язылган књп кенђ сњз­лђрне кушып язарга омтылуны шулай ук телебез љчен ясалма џђм субъектив күренеш дип саныйбыз. Фикеребезне дђлил­лђњ љчен «Татар грамматикасы»ныћ I томында шул рђвешле кушып язылган сњзлђрнећ кайберлђрен генђ китереп үтик: (ќђя эчендђ традицион язылыш бирелђ) кызылмал (кызыл мал), кызылъюл (кызыл юл), акзелпе (ак зелпе), ислегљл (исле гљл), комлытуфрак (комлы туфрак), ќиртетрђњ (ќир тетрђњ), башђйлђнњ (баш ђйлђнњ), паръясалу (пар ясалу), сарычђчле (сары чђчле), озынаяклы (озын аяклы) џ.б.1

Татар теле буенча грамматик хезмђтлђрдђ шулай да кушма џђм тезмђ сњзлђрне аеруныћ кайбер фђнни принциплары эшлђнгђн:

а) сњзлђр кушылганда компонентлар арасында тљрле ф о ­н е т и к, ягъни аваз њзгђрешлђре барлыкка килсђ, ул нигезлђр њзара ныграк берегђлђр, кушма сњз барлыкка ки­лђ: алмагач (алма+агач), табагач (таба+агач), сарут (сары+ут), быел (бу+ел), бњген (бу+кљн) џ.б. Кайбер очракларда кушма сњзнећ кайсы да булса компоненты танымаслык булып њзгђрергђ дђ мљмкин. Мђсђлђн, кисап (киле+ сап), юкагач (юкђ агач), алтатар (алты+атар), кузгалак (кузы+колак);

б) сњзлђр кушу юлы белђн яћа сњзлђр ясалганда тљрле г р а м ­м а т и к њзгђрешлђр (кушымча кыскару) барлыкка кил­сђ, нигезлђр шулай ук кушылып китђ, кушма сњзлђр ясала. Мђсђлђн, хђзерге телдђ еш кулланыла торган сабантуй кушма сњзе сабан туе дигђн тезмђ сњздђн њзгђргђн дип карарга нигез бар (тартым кушымчасы кыскара). Югарыда китерелгђн кузгалак сњзе дђ књгђрчен књзе тибындагы сњзтезмђ моделе буенча ясалган (кузы+колагы) һђм соћрак фонетик џђм грамматик њзгђрешкђ дучар булган;

в) ике нигез берегеп кушма сњзлђр ясалышында галимнђр просодик њзгђрешлђргђ дђ игътибар итђлђр. Д.Г.Тумашева, мђсђлђн, кушма сњзлђрнећ, тезмђ сњзлђрдђн аермалы буларак, ритмик-интонацион яктан бербљтен булуларын, нигездђ бер басым белђн ђйтелњлђрен књрсђтђ [Тумашева, 1964: 27–30]. Шул ук њзенчђлек сњз ясалышына караган башка хезмђтлђрдђ дђ искђ алына (Ф.Ђ.Ганиев, Г.Н.Семенова џ.б.). Моныћ мисалын без хђзерге телдђ ике вариантта, ягъни кушма џђм тезмђ сњзлђр буларак кулланыла торган кайбер сњзлђр мисалында да ачык књрђ алабыз. Мђсђлђн, кур'а ќилђг'е, ќ'ир ќи­л'ђге – тезмђ сњзлђр, џђр компонентныћ њз басымы бар; ку­р'аќилђк, ќ'ирќилђк – кушма сњзлђр, нигездђ бер басым астында ђйтелђлђр: Урманында кып-кызыл кураќилђк тђ, ќирќилђк, Књз ачып йомганчы ќыярсыћ бер чилђк (Г.Тукай). Мишђр диалекты сљйлђш­лђ­рендђ, мђсђлђн, кура ќилђге тезмђ сњзе тагын да ныграк береккђн: курлђк1  рђвешендђ ђйтелђ;

г) орфография буенча хезмђтлђрендђ Х.Курбатов, мђ­сђлђн, кушма џђм тезмђ сњзлђрне ясалыш структурасы џђм семантик бђйлђнешлђре буенча аеру мљмкинлегенђ игътибар итђ џђм њзара к о м п л е т и в мљнђсђбђттђ килгђн ќилкуар, урынбасар тибындагы сњзлђрнећ, шулай ук I т љ р и з а ф ђ тибындагы ташкњмер, билбау, сабантуй кебек џђм њзара п р е д и к а т и в мљнђсђбђттђ килгђн Уразгилде, Иштуган џ.б. кебек сњзлђр­нећ џђрчак кушма сњзлђр булуын билгелђп њтђ [Татар грамматикасы, 1998:109–111].

3. Тезмђ сњзлђр џђм сњзтезмђлђр. Сњз кушу ысулы белђн сњз ясалышында т е з м ђ с њ з л ђ р н е ирекле с њ з т е з м ђ л ђ р д ђ н аеру мђсьђлђсе махсус игътибар сорый. Ритмик-интонацион яктан бербљтен буларак береккђн џђм кушылып языла торган кушма сњзлђрне сњзтезмђлђрдђн аеру, билгеле булганча, авырлык тудырмый. Алда ђйтел­гђнчђ, тезмђ сњзлђр књпчелек очракта њзлђренећ тљзелеше буенча ирекле сњзтезмђлђр белђн тђћгђл килђлђр. Алар ара­сында књпмедер дђрђќђдђ семантик яктан да уртаклык бар. Тезмђ сњзлђр дђ, сњзтезмђлђр дђ чынбарлык књ­ренешлђрен атыйлар, алар турында нинди дђ булса тљ­шенчђ булдыруга хезмђт итђлђр. Мђсђлђн, зур таш – сњз­тезмђ, чуер таш – тезмђ сњз; каен яфрагы – сњзтезмђ, бака яфрагы – тезмђ сњз џ.б.

Тезмђ сњзлђрне сњзтезмђлђрдђн аеруныћ берничђ мљџим шарты књрсђтелђ:

б е р е н ч е д ђ н, тезмђ сњзлђрдђ компонентларныћ њзара семантик берегње, ягъни аларныћ бер тљшенчђ белдерђ башлавы. Мђсђлђн, кара бљрлегђн, каен ќилђге, эт шомырты кебек сњзлђр џђркайсы бер тљшенчђ, ягъни ќилђк-ќимешнећ бер тљрен атыйлар, компонентлар арасында синтаксик мљ­нђ­сђбђт таркалган сњзлђр бер-берсен ачыкламыйлар;

и к е н ч е д ђ н, тезмђ сњзлђр – алар лексик берђмлек, шућа књрђ морфологик планда сњз нигезен тђшкил итђлђр, џђм џђртљрле форма ясагыч кушымчалар тулаем тезмђ нигезгђ ялганалар: йорт куяны, йорт куяныннан, йорт куяныбыз. Икенче тљрле ђйткђндђ, тезмђ сњзлђр башка сњзлђр белђн бары тик тулаем нигез буларак кына бђйлђнешкђ керђлђр;

љ ч е н ч е д ђ н, тезмђ сњзлђр сњзлеклђрдђ лексик берђмлек буларак урын алалар, алар – сњзлек берђмлеге (единицы словаря), ђ сњзтезмђлђр исђ сљйлђм агымында барлыкка килђлђр.

Тикшеренњчелђр шулай ук тезмђ џђм кушма сњзлђрнећ компонентлары арасына аерым сњз куеп булмавын џђм, мђгънђгђ зыян итмичђ компонентларныћ берсен тљшереп калдыру мљмкин тњгеллеген дђ књрсђтђлђр [Татар грамматикасы, 1998: 234–235].

Бу ућайдан шушы ук грамматикада кушма сыйфатлар итеп китерелгђн сарычђчле, озынкуллы, озынаяклы [шунда ук, 410] кебек сњзлђрнећ кушма сыйфатлар, ягъни лексик берђмлеклђр булуы бик бђхђсле, џђм аерым алганда, алар югарыда књрсђтелгђн принципларга да каршы килђлђр: сары бљдрђ чђчле кыз, озын кљчле куллы кеше, озын тљз аяклы егет џ.б.

Объективлык љчен шуны да билгелђп њтђргђ кирђк, озын куллы, ак сакаллы, сары чђчле, кара књзле (зђћгђр књзле, соры књзле) кебек сњзтезмђлђрдђге сњзлђр башка гадђти сњз­тез­мђ­лђргђ караганда њзара ныграк береккђннђр, чљнки књзле кыз, аяклы егет дип ђйтелми. Мондый очракларны Д.Г.Тумашева шактый тљгђл рђвештђ љ л е ш ч ђ л е к с и к а л а ш к а н с њ з т е з м ђ л ђ р дип атый [Тумашева, 1964: 27 ]. Чынында да аларны тулысынча тезмђ сњзлђр дип санау, ягъни лексик берђмлеклђр рђтенђ кертњ бик бђхђсле.

4. Идиоматик сњзтезмђлђрдђн ясалган кушма џђм тез­мђ сњзлђр. Кушма џђм тезмђ сњзлђр шул ук вакытта гади (аддитив) сњзтезмђлђрдђн генђ тњгел, идиоматик сњзтезмђ­лђрдђн дђ ясалалар. Бу – сњз ясалышын грамматик књренеш булган форма ясалышыннан аерып торган бер њзенчђлек. Кушма џђм тезмђ сњзлђрнећ лексик мђгънђсе гадђттђ њзара береккђн, кушылган нигезлђрнећ уртак мђгънђ­лђ­реннђн барлыкка килђ, ягъни ясагыч нигез ясалма сњзне турыдан-туры м о т и в л а ш т ы р а: акбур, суњсем, актамыр, бал корты, кура ќилђге џ.б. Идиоматик сњзтезмђлђр рђвешен­дђ ясалган сњзлђрдђ исђ бљтеннећ мђгънђсе турыдан-туры кушылган сњзлђр мђгънђсеннђн килеп чыкмый; бу очракта охшату, яисђ башка тљрле сурђтле гомумилђштерњ (ассоциация) нигезендђ књчерелмђ мђгънђлђр барлыкка килђ: тукранбаш, терекљмеш, ташбаш (балык атамасы), инђ карагы, ташкабак, ташбака џ.б.

Татар телендђ тезмђ фигыльлђр дђ еш кына идиоматик сњзтезмђлђр нигезендђ ясала: баш салу, књћел болгану, эч пошу, књћел кайту џ.б. Гади сњзтезмђлђр калыбында ясалган кушма џђм тезмђ сњзлђр гадђттђ эзлекле сњз ясалыш рђтен барлыкка китерђлђр. Мђсђлђн, ќир ќилђге, каен ќи­лђге, мњк ќилђге, нарат ќилђге; каз њлђне, бђпкђ њлђне, бака яфрагы, песи борчагы; ђтђч гљмбђсе, кђќђ гљмбђсе, чебен гљм­бђсе; ашъяулык, кулъяулык џ.б. Морфология буенча гомумтеоретик хезмђтлђрдђ идиоматик ысул белђн ясалган сњз­лђр­нећ еш кына бердђнбер булуы, андый эзлекле рђт ясамаулары турында ђйтелђ [Плунгян, 2000: 16–25 ]. Татар телендђ дђ энђ карагы, њги ана яфрагы, терекљмеш кебек сњзлђрнећ ясалышы аерым рђт тђшкил итми, аларны бердђнбер (окказиональ) очрак дип карарга мљмкин. Ђмма идиоматик сњзтез­мђлђрдђн ясалган сњзлђрнећ дђ татар телендђ билгеле бер рђт тђшкил итње, халыкныћ фикерлђњ рђвеше белђн бђйле њзенчђлек булып санала ала. Мђсђлђн, таш сњзе белђн бђйле идиоматик кушма сњзлђр: ташбака, ташбаш, ташкабак, ташкњмер; баш компоненты белђн ясалган идиоматик тезмђ фигыльлђр: баш ђйлђнњ, баш ию, баш бирмђњ, баш салу, баш тарту, баш катыру, башка чыгу, баш кую џ.б.

5. Парлы сњзлђр ясалышы (копулятив ысул)1 Парлы сњзлђрнећ ясалышы шулай ук синтаксик яки сњз­лђр кушу ысулы белђн сњз ясалышына карый. Парлы сњзлђр њзара т е з њ л е б ђ й л ђ н е ш т ђ г е сњзлђр кушылу юлы белђн ясала (ипи-тоз, сљт-катык, љс-баш, ара-тирђ, аклы-каралы) џђм алар арасында тљрле типтагы семантик бђй­лђнеш була:

1) парлы сњзнећ мђгънђсе кушылган сњзлђр мђгънђсенећ суммасына тић була: ата-ана, дус-иш, кљн-тљн, яше-карты;

2) парлы сњзнећ мђгънђсе компонентлар мђгънђсенђ караганда кићрђк була: аш-су, ипи-тоз, агай-эне, бал-май, юк-бар;

3) парлы сњзлђр ясалганда аларныћ мђгънђ­лђренђ тљрле модаль џђм экспрессив тљсмерлђр дђ љстђ­лергђ мљмкин: бњлђк-санак, агач-богач, ђби-чђби, эт-фђлђн, кеше-мазар, карчык-корчык1.

Татар телендђ џђм тюркологиядђ традицион рђвештђ парлы сњзлђрне компонентларныћ лексик-семантик мљнђ­сђ­бђтлђренђ карап тљркемлђњ дђ кабул ителгђн [Тумаше­ва, 1964: 30–31; Татар грамматикасы, 1998: 291–298 ]. Икенче тљрле ђйткђндђ, парлы сњзлђр, гадђттђ, очраклы сњзлђрнећ парлашуыннан тњгел, ђ њзара нинди дђ булса лексик-мђгъ­нђви бђйлђнештђ торган сњзлђр кушылудан барлыкка килђ:

1) њзара якын яки синонимик мђгънђле сњзлђр парлаша: кљч-хђл, кљч-куђт, ялан-кыр, хђйлђ-мђкер, тирђ-як, ќил-да­выл, хатын-кыз, читек-кђвеш;

2) капма-каршы (антонимик) мђгънђле сњзлђр парлаша: кљне-тљне, яше-карты, башы-ахыры, килгђн-киткђн, шатлык-кайгы, ут-су, ќир-књк;

3) парлы сњзлђр нинди дђ булса билге буенча охшату, гомумилђштерњ (ассоциация) нигезендђ парлашкан сњзлђр­дђн ясала. Мондый парлы сњзлђрнећ мђгънђсе гадђттђ компонентлар мђгънђсенећ суммасына караганда кићрђк була: ипи-тоз, аш-су, њпкђ-бавыр, хђбђр-хђтђр, кунак-тљшем, љс-баш, йорт-ќир џ.б.

Парлы сњзлђрне компонентларныћ нинди кулланыш љл­кђсенђ караулары буенча (алынма сњз, архаиклашкан сњз џ.б.) џђм аларныћ статусы, нинди грамматик формада килњлђре буенча тљркемлилђр:

а) џђр ике компонентта хђзерге телдђ кулланыла торган мљстђкыйль сњз: ата-ана, уен-кљлке, таныш-белеш, кљн-тљн, ќир-књк, аћ-белем, сагыш-моћ;

ә) парлы сњзнећ бер компоненты (сирђгрђк икесе дђ) алынма сњз: кайгы-хђсрђт, мђкер-хђйлђ, кљч-куђт, сау-сђ­ламђт, уй-фикер, мал-туар;

б) икенче компонент беренчесенећ архаиклашкан варианты: бала-чага, иген-тару, кашык-аяк, кардђш-ыру, терлек-туар, кыз-кыркын, савыт-саба, књрше-књлђн;

в) икенче компонент беренчесенећ фонетик варианты: малай-шалай, имеш-мимеш, тимер-томыр, эћгер-мећгер, аз-маз, берђм-сђрђм;

г) компонентлары мљстђкыйль кулланылмый торган парлы сњзлђр: ыгы-зыгы, ыбыр-чыбыр, урык-сурык;

д) икенче компоненты кара, мазар, фђлђн сњзлђре белђн ясалган парлы сњзлђр: кеше-кара, ђйбер-фђлђн, китап-мазар; бу юл белђн ясалган парлы сњзлђргђ гадђттђ билгесезлек тљсмере хас була;

е) компонентлары III зат тартым кушымчасы алган сњз­лђрдђн тљзелгђн парлы сњзлђр: уты-суы, башы-ахыры, књргђне-књрмђгђне, кљне-тљне, улы-кызы.

6. Кыскартылма кушма сњзлђр (аббревиатуралар). Ясалыш принцибы буенча кыскартылма кушма сњзлђр шулай ук синтаксик яки сњз кушу ысулына карый. Чљнки алар сњзтезмђлђрне яки тезмђ сњзлђрне тљрлечђ кыскарту юлы белђн ясалалар. Тљрле теллђрдђ кыскартылма сњзлђр ясалышында типологик уртаклыклар бар.

Татар телендђ кыскартылма кушма сњзлђрнећ тњбђндђге тљрлђре кулланыла:

1) тезмђ сњз яки сњзтезмђ составындагы сњзлђрнећ беренче х ђ р е ф а т а м а л а р ы н н а н ясала: ТР (Те эР) – Татарстан Республикасы, РФ (эР Фе) – Россия Федерациясе, БТИЊ (Бэ Ти Њ) – Бљтен татар иќтимагый њзђге, ТРТ (Те эР Те) – Татарстан Республикасы телевидениесе;

2) компонентларныћ беренче х ђ р е ф л ђ р е н н ђ н ясала: БДБ – Бђйсез дђњлђтлђр берлеге, КДУ – Казан дђњлђт университеты, АКШ – Америка Кушма Штатлары, БМО – Берлђшкђн Миллђтлђр Оешмасы, ТЂЏСИ – Тел, ђдђбият џђм сђнгать институты;

3) сњзтезмђлђрнећ яки тезмђ сњзлђрнећ беренче иќеклђреннђн ясала: собкор (алынма) – махсус корреспондент, књмхуќ – књмђк хуќалык, татфак – татар факультеты, журфак – журналистика факультеты, «сђлкеш» – сђлђтле кеше (махсус балалар оешмасы);

4) беренче компонент кыскартылып, икенчесе тулысынча алына: драмтњгђрђк, профсоюз, партоешма.

Болардан тыш нигездђ язуда кулланыла торган кайбер шартлы кыскартылмалар бар: џ.б. – џђм башкалар, б. – бит, е. – ел, ип. – иптђш, м – метр, км – километр џ.б.

§19. Морфологик-синтаксик ысул белђн сњз ясалышы (конверсия). Морфологик-синтаксик ысул белђн сњз ясалышы, књп кенђ башка теллђрдђге кебек њк, татар телендђ дђ шактый кић таралган, продуктив сњз ясалыш ысулы булып тора. Бер сњз тљркеменећ нигез хђлендђ яки нинди дђ булса грамматик формада икенче сњз тљркеменђ књчње м о р ф о л о г и к- с и н т а к с и к ысул белђн сњз ясалышы дип атала. Билгеле бер сњз тљркеменђ караган лексик берђмлекнећ аерымланып яћа мђгънђгђ беркетелгђн хђлдђ башка сњз тљр­кеменђ к њ ­ч њ е н хђзерге фђндђ књбрђк к о н в е р с и я ысулы дип атау кабул ителгђн. Бу ысулныћ аерым алганда морфологиягђ џђм синтаксиска бђйле икђнен Д.Г.Тумашева тњбђн­дђгечђ аћлата: «Бер сњз тљркеменећ ниндидер формасы (морфологик књренеш) озак вакытлар бер функциядђ кулланылып (синтаксик књренеш) шул сњз тљркеме системасыннан аерыла, изоляциялђнђ џђм яћа сњзгђ ђй­лђнђ…» [Тумашева, 1964: 32]. Бу аћлатмага љс­тђп, билгеле бер грамматик формада изоляциялђнеп ясалган сњзлђрнећ ић ачык мисаллары итеп бергђ, башта, телдђн кебек рђвешлђрне китерергђ мљмкин. Бу очракта аваз составы буенча яћа сњз барлыкка килми, ђмма мђгънђсе (лексик як) џђм грамматик статусы ягыннан бљ­тенлђй яћа сњз ясала. Мђсђлђн, Акыл яшьтђ тњгел башта ќљмлђсендђ башта – килеш белђн тљрлђнгђн исем; Башта уйла, аннан сљйлђ ќљмлђсендђ башта – вакыт рђвеше, грамматик яктан тљрлђнми торган сњз тљркеме. Шул ук вакытта башта рђвеше баш сњзенђ -та кушымчасы ялганып ясалган дип ђйтњ тупас хата булыр иде, чљнки -та сњз ясагыч тњгел, форма ясагыч. Шулай ук бергђ берне кушу дигђндђ бергђ – абстракт санны белдергђн сњз, юнђлеш килешендђ; бергђ эшлибез – бергђ – рђвеш, тљрлђнми. Телдђн сљйлђњ дигђндђ дђ телдђн – исемнећ чыгыш килеше формасыннан књчкђн рђвеш.

Соћгы вакытта татар телендђ бу ысул белђн сњз ясалышы Ф.Ђ.Ганиев тарафыннан тђфсиллђп тикшерелде, џђм фђнни планда гаять нигезле итеп Д.Ђ.Сђлимованыћ сњз тљркемнђрен гомумтеоретик юнђлештђ љйрђнњгђ багышланган хезмђтендђ дђ яктыртылды [Салимова, 2001.].

Морфологик-синтаксик юл белђн татар телендђ т љ р ­л е сњз тљркемнђре ясала: исем, сыйфат, рђвеш, алмашлык, яр­дђмлек сњз тљркемнђре џ.б., џђм бу књчешлђрнећ (конверсия) џђркайсыныћ њз закончалыгы бар:

И с е м н ђ р књбрђк сыйфат сњз тљркеменећ џђм сыйфат фигыль формаларыныћ и с е м л ђ ш њ е (субстантивация) џђм кайбер фигыль формаларыныћ исемгђ књчње нигезендђ ясалалар: эшсез «безработный», карт «старик», укучы «ученик», уку «учеба» џ.б.

С ы й ф а т л а р сыйфат фигыль формаларыныћ с ы й ф а т л а ш у ы (адъективация) нђтиќђсендђ барлыкка ки­лђ­лђр: кайнар (су), ќебегђн (егет), янар (тау), сулмас (гљл) џ.б.

Р ђ в е ш л ђ р, а л м а ш л ы к л а р, я р д ђ м л е к с њ з т љ р к е м н ђ р е (бђйлек џђм теркђгеч), шулай ук к и ­с ђ к ­ч ђ л ђ р н е ћ ясалышында татар телендђ андый эзлеклелек юк, алар књбрђк тљрле сњз тљркемнђре билгеле бер грамматик формада изоляциялђнњ юлы белђн ясалалар: иртђн, юкка, бушка, буйлап, буенча, караганда, карамастан, аша, њтђ џ.б.

1. Морфологик-синтаксик ысул белђн исем ясалышы. Тикшеренњчелђр сыйфаттан књчкђн исемнђргђ тњбђндђге сњзлђрне кертђлђр:

а) тамыр сыйфаттан књчкђн исемнђр: карт, кара, салкын, ќылы, суык, матур, бай, тол џ.б.;

б) ясалма сыйфатлардан књчкђн исемнђр: ярлы, ќђ­яњле, аксак, телсез, эшсез, бљкре, буйдак џ.б.

Бу очракта, безнећчђ, бер закончалыкны билгелђп њтњ мљџим: китерелгђн мисалларныћ књпчелеге сыйфаттан исемгђ контекстта и с е м л ђ ш њ а ш а, ягъни сый­­фатланмышы кыскару юлы белђн књчкђнлеге сизем­лђнђ: карт (кеше), матур (кыз), ярлы (кеше), ќђяњле (ке­ше), телсез (кеше) џ.б. Ђмма кара, суык, ќылы, салкын, яхшы кебек сњзлђрдђ сыйфатланмышлар эзлђп торуныћ ки­рђге юк, чљнки бу очракта контекстта исемлђшњ була алмый. Телдђ алар предметлашкан билге мђгънђсендђ исем буларак кулланылалар: Ќылы сљяк сындырмый, салкын ќанны тындырмый (мђкаль); Казанга якын йљрсђћ, карасы йогар, начарга якын йљрсђћ бђласы йогар (мђкаль); Ярыктан якты тљ­шђ џ.б. Мондый сњзлђрне књбрђк борынгы с и н к р е т и з м књренеше, ягъни билге мђгънђ­се предметлык мђгънђ­сеннђн аерылып ќитмђгђн очраклар дип бђялђњ тљгђлрђк булыр.

Тарихи грамматика буенча булган хезмђтлђрдђн књрен­гђнчђ, борынгы тљрки телдђ сњзлђрнећ мђгънђсендђге син­кретизм, бигрђк тђ исем – фигыль синкретизмы гаять кић таралган књренеш була. Тљрки теллђрнећ хђзерге њсеш этабында сњзлђр бер-берсеннђн лексик-семантик яктан џђм џђртљр­ле фонетик, грамматик џ.б. чаралар ярдђмендђ аерылсалар да, синкретизм књренеше књпмедер дђрђќђдђ хђзерге телдђ дђ чагылыш таба. Мисал љчен, татар телендђ бер њк вакытта исем, сыйфат џђм фигыль мђгънђсендђ йљри торган шундый синкретик тамырлар бар: тућ (мерзлый), тућ (мерзлота), тућ-а (мерзнет); яр (берег), яр-у (колоть), сал (плот), сал-у (положить) џ.б. Кайбер тљрки теллђрдђ, мђсђлђн, тузан сњзе туз рђвешендђ яћгырый, синкретик тамыр туз (пыль), туз-у (распыляться) џ.б.

Чыннан да, ђгђр морфологик-синтаксик ысул белђн сыйфатларныћ исемгђ књчње асылда вакытлыча (контекстуаль) исемлђшњ аша бара дип таныйбыз икђн, югарыда китерелгђн ќылы, караћгы, яхшы кебек сњзлђрнећ ясалышын башкача аћлату зарурлыгы туа. Сљйлђмдђ аларныћ књбрђк исем мђгъ­нђсендђ мђкаль, ђйтемнђрдђ кулланылуы да бу књренешнећ борынгылыгына ишарђлђсђ кирђк (югарыда китерелгђн мисалларны карагыз). Мондый сњзлђрнећ кайбер идио­матик тезмђ фигыльлђр составында килње шулай ук њзенчђлекле: салкын тию, караћгы тљшњ, эссе кабу, эссе сугу џ.б.

Телебездђге шактый књп исемнђр фигыльдђн књчкђн (конверсиялђнгђн), ягъни тљрле сыйфат фигыль формаларыныћ исемлђшње џђм исем фигыльлђрнећ исемгђ књчње ќирлегендђ ясалганнар. Алар арасында -учы/-њче кушымчалы хђзерге заман сыйфат фигыльдђн џђм -у/-њ кушымчалы исем фигыльдђн књчкђн сњзлђр књпчелекне алып тора, џђм аларның џђркайсы эзлекле сњз ясалыш рђтен барлыкка китерђлђр.

а) -учы/-њче кушымчалы хђзерге заман сыйфат фигыль­дђн књчкђн исемнђр: язучы (писатель), укучы (ученик), тегњче (швея), тљзњче (строитель), бораулаучы (бурильщик), сатучы (продавец) џ.б.

б) исем фигыльдђн књчкђн исемнђр: уку (учеба), язу (почерк), буяу (краска), авыру (больной), сорау (вопрос), њлчђњ (весы), ќићњ (победа) џ.б.

Фигыльдђн бу ысул белђн сњз ясалышында яћа сњз чыганак сњздђн њзенећ мђгънђсе белђн генђ тњгел, грамматик ягы белђн дђ аерылып тора: алар фигыль категориялђрен тулысынча югалталар (барлык-юклык, юнђлеш, дђрђќђ џ.б.), ягъни фигыль белђн «араны љзђлђр». Аваз составы буенча охшаш чыганак сњзлђрдђ исђ ул категориялђр саклана: укучы – укымаучы, язучы – язмаучы, язышмаучы; уку – укымау, язу – язышмау, сайлау – сайлатмау џ.б.

Шуңа күрә методик яктан фигыльдђн књчкђн исемнђрне охшаш фигыль формаларыннан аеру љчен ић ышанычлы алым – аларныћ барлык-юклык белђн тљрлђнњ-тљрлђнмђве. Татар телендђ юклыкны белдергђн -ма/-мђ кушымчасы бары тик фигыльлђргђ генђ ялгана ала (бар – барма, кил – килмђ), ђ исемнђрдђ юклык књбрђк тњгел кисђкчђсе белђн белдерелђ: язучы – язмаучы, язучы – язучы тњгел, авыру – авырмау, авыру – авыру тњгел, њлчђњ – њлчђмђњ, њлчђњ – њлчђњ тњгел џ.б.

Њткђн џђм килђчђк заман сыйфат фигыльлђрдђн барлыкка килгђн (конверсиялђнгђн) исемнђр телдђ азрак, џђм андый књчешлђр система дђрђќђсенђ књтђрелгђн дип ђйтеп булмый. Мђсђлђн, туган (кан кардђше мђгънђсендђ), курган, сљйгђн (яраткан кеше, возлюбленный/ая). Сљйгђне кулында соћгы кат талпынгач, шат, мђгърур ќан бирђ сандугач (М.Ќђ­лил).

Тарихи рђвештђ бу тљр сњз ясалышы телдђ шактый актив кулланылган дип санарга нигез бар. Хђзерге телдђ тамыр сњзлђр саналган: суган (суйган), калкан, бљрлегђн, карлыган, балтырган, ќидегђн кебек сњзлђрдђ дђ этимологик яктан -ган/-гђн кушымчаларын (њле кушымчалар), шулай ук елан, куян, ђрлђн, казан кебек сњзлђрдђ -ан/-ђн кушымчасын (-ган/-гђн нећ угыз варианты) аерып чыгару ђллђ ни авырлык тудырмый.

-ачак/-ђчђк кушымчалы сыйфат фигыль нигезендђ ясал­ган исемнђргә килђчђк, књрђчђк, алачак, бирђчђк кебек исемнәр керә.

2. Морфологик-синтаксик ысул белђн ясалган сыйфатлар. Бу ысул белђн сыйфат ясалышы тљрле сыйфат фигыль формаларыныћ, фигыль билгелђрен югалтып, тулысынча сыйфатка књчњ, сыйфатлашу (адъективация) књренеше бе­лђн бђйлђнгђн:

а) -ган/-гђн кушымчалы њткђн заман сыйфат фигыль­дђн књчкђн сыйфатлар: укыган1 (кеше), ућган (килен), ќе­бе­гђн (егет), сырган (юрган), тућган (ќир), сулган (гљл) џ.б.;

б) -ыр/-ер (-ар/-ђр), -р кушымчалы сыйфат фигыльдђн џђм аныћ юклык формасыннан (-мас/-мђс) ясалган сыйфатлар: кайнар (су), янар (тау), сулмас (чђчђк), њтмђс (пычак), сњнмђс (утлар) џ.б.

3. Морфологик-синтаксик ысул белђн ясалган рђ­веш­лђр, алмашлыклар һәм ярдәмлек сүзләр. Бу ысул белђн татар телендђ књп кенђ рђвешлђр ясалган булса да, аларныћ ясалышында билгеле бер эзлеклелек билгелђњ шактый авыр. Алар гадђттђ аерым сњз тљркемнђренећ (исем, сыйфат, алмашлык, сан џ.б.) тљрле грамматик формаларыннан изоляциялђнњ юлы белђн ясалалар: кљчкђ (йљрњ), бушка (эшлђњ), юкка (борчылу), бергђ (эшлђњ), књп­кђ (яшь), телдђн (аћлату), яттан (сљйлђњ), яћадан (башлау), эчтђн (яну) џ.б. Китерелгђн тљрле сњз тљркемнђренећ у р ы н а р а к и л е ш ­л ђ р д ђ н ясалуын билгелђп њтђргђ мљмкин.

Морфологик изоляциялђнњ юлы белђн ясалган рђвеш­лђр арасында хђл фигыль формаларыннан књчкђннђре еш оч­рый: кайта-кайта (аћлату), бара-бара (тљшенњ), њлеп (ашыйсы килњ), кычкырып (сљйлђњ), тора-бара (књнегњ) џ.б.

Татар телендђ сњз ясалышына караган махсус хезмђт­лђрдђ конверсия ысулы белђн с ы й ф а т џђм р ђ в е ш ясалышы артык кићђйтеп књрсђтелђ. Ђйтик, синтаксик яктан исемне ачыклап килгђн телђсђ кайсы исем сыйфат дип, ђ књп кенђ сыйфатлар бер њк вакытта рђвеш дип карала. Бу мђсьђлђдђ без башкачарак карашта торабыз, алар­га алдагы бњлеклђрдђ кићрђк тукталырбыз. Искђрмђ рђвешендђ шуны гына ђйтеп њтик, мђсђлђн, бу хезмђт­лђрдђ тђкъдим ителгђнчђ: агач, пыяла, таш, тимер, салам, сљяк, мех, гармун, бњре џ.б. сњзлђрне морфологик яктан џичничек тђ сыйфатларга кертњ мљмкин тњгел [Карагыз: Татарская грамматика, 1998: 392–400 ].

Морфологик-синтаксик ысул белђн ясалган алмашлыкларга: бар, барлык, бљтен, берђњ кебек сњзлђр керђ. Мђсђлђн: Бар ќырымны илгђ багышладым… (М.Ќђлил) – бар – билгелђњ алмашлыгы, бар модаль сњзеннђн књчкђн; Ишеттем мин кичђ берђњ ќырлый… (Г.Тукай) – берђњ – билгесезлек алмашлыгы, сан сњз тљркеменнђн књчкђн џ.б.

Татар телендђ тљрле сњз тљркемнђреннђн изоляциялђнњ юлы белђн књп кенђ б ђ й л е к л ђ р џђм к и ­с ђ к ­ч ђ л ђ р дђ ясалган. Бђйлеклђр: аша, књрђ, каршы, та­ба. Эшенђ књрђ ашы (мђкаль); Урам аша чыккан чакта Бњрђ­нђгђ абындым... (ќыр); бђйлек сњзлђр: караганда, карамастан, буйлап, буенча џ.б.; кисђкчђлђр: њтђ, ђле, соћ џ.б. Ђйт ђле, књбђлђк, сљйлђшик бергђлђп... (Г.Тукай) џ.б.

СҮЗ ЯСАЛЫШЫ БУЕНЧА АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

  1. М о р ф о л о г и к, ягъни кушымчалау ысулы белән ясалган ясалма сүзләрне

анализлау:

    1. ясалма сүзнең өч элементын - мотивлаштыручы сүз, сүз ясагыч кушымча һәм мотивлашкан сүзләрне аерып күрсәтү;

    2. сүз ясагыч нигезнең һәм ясалма сүзнең нинди сүз төркеменә каравын билгеләү;

    3. сүз ясалыш м ә г ъ н ә с е һәм сүз ясалыш т и б ы н ачыклау.

Көрәк сүзе

1) көрә - ясагыч нигез, ягъни мотивлаштыручы сүз; -к- сүз ясагыч кушымча; көрәк – яңа ясалган (мотивлашкан) сүз;

  1. фигыльдән исем ясалган;

  2. сүз ясалыш мәгънәсе: көрәк сүзе – ясагыч нигездәге эшнең к о р а л ы н белдергән исем;

  3. шул ук сүз ясалыш тибына кергән сүзләр: тарак, иләк, урак.

II. С ү з к у ш у ысулы белән ясалган сүзләрне анализлау:

1) бу ысул белән ясалган сүзләрнең төрен ачыклау: к у ш м а (саф кушма), т е з м ә яки п а р л ы сүз;

2) компонентларның нинди сүз төркеменә каравын билгеләү;

3) компонентлар арасында мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау: ачыклаулы, ягъни атрибутив мөнәсәбәт ; к о м п л е т и в мөнәсәбәт - тәмамлык һәм хәбәр мөнәсәбәте; п р е д и к а т и в мөнәсәбәт, ягъни ия-хәбәр мөнәсәбәте;

4) а д д е т и в, ягъни мотивлашкан, яки и д и о м а т и к сүзтезмә нигезендә ясалышын ачыклау;

5) сүз ясалыш тибын билгеләү;

6) катлаулы очракларны билгеләү.

Төньяк

  1. саф кушма сүз, исем;

  2. ике исемнән тора;

  3. исемнәр арасында ачыклаулы (атрибутив) мөнәсәбәт булган;

  4. мотивлашкан, ягъни аддитив, сүзтезмә нигезендә ясалган;

  5. көньяк, кулъяулык, билбау.

Ташбака

  1. саф кушма сүз, исем;

  2. изафә мөнәсәбәтендәге ике исемнән тора;

  3. компонентлар арасында атрибутив мөнәсәбәт;

  4. идиоматик мәгънәдәге сүзтезмә нигезендә ясалган;

  5. ташкабак, ташбаш (балык атамасы).

Эшкуар

  1. саф кушма сүз, исем;

  2. исем+киләчәк заман сыйфат фигыльдән тора;

  3. компонентлар арасында комплетив мөнәсәбәт;

  4. мотвлашкан сүзтезмә нигезендә ясалган;

  5. эзтабар, илбасар, Илсөяр.

Кот очу

  1. тезмә сүз, фигыль;

  2. исем+фигылҗдән ясалган;

  3. предикатив мөнәсәбәттәге сүзләр;

  4. идиоматик мәгънәдә;

  5. күңел болгану, ис китү.

П а р л ы сүзләрне анализлаганда компонентларның характерына – якын мәгънәле, капма-каршы мәгънәле һ.б., бөтеннең мәгънәсенә игътибар ителә.

Ата-ана

  1. парлы исем;

  2. якын мәгънәле сүзләрдән төзелгән;

  3. бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.

Ипи-тоз

  1. парлы исем;

  2. якын мәгънәле сүзләрдән тора;

  3. бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.

Бала-чага

  1. парлы исем;

  2. якын мәгънәле сүзләрдән тора, икенче компонент архаиклашкан сүз;

  3. бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.

Көне-төне (эшләү)

  1. парлы рәвеш;

  2. капма-каршы мәгънәле сүзләр;

  3. бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тигез, күчерелмә мәгънә төсмере барлыкка килгән.

III. М о р ф о л о г и к – с и н т а к с и к ю л б е л ә н я с а л г а н (конверсия) сүзләрне анализлау үрнәге:

  1. нинди сүз төркеме һәм кайсы сүз төркеменә күчкән;

  2. нинди процесста һәм нинди грамматик формада изоляцияләнгән: исемләшү, сыйфатлашу (адъективлашу) һ.б.

Кайнар (су)

  1. киләчәк заман сыйфат фигыль формасыннан сыйфатка күчкән (адъективлашу).

Көчкә (өлгерү)

  1. юнәлеш килеше формасындагы исем рәвешкә күчкән.

Белемегезне тикшерегез

1. Тел белемендђ «Сњз ясалышы»ныћ урыны турында нинди ка­рашлар бар? Сњз ясалышыныћ фонетика, лексикология џђм грамматика (морфология џђм синтаксис) белђн бђйлђнешен аћлатыгыз.

2. Сњз ясалыш структурасы дигђн бњлекчђ сњз ясалышын кайсы яклап љйрђнђ? Мотивлаштыручы сњз, мотивлашкан сњз тљшенчђлђренђ аћлатма бирегез.

3. Сњз ясалыш мђгънђсе, сњз ясалыш тибы, сњз ясалыш моделе, сњз ясалыш оясы, сњз ясалыш чылбыры турында аћлатма бирегез.

4. Морфологик (кушымчалау) ысулы белђн сњз ясалышыныћ тљп закончалыкларын аћлатыгыз. Тљрле сњз тљркемнђрен (исем, сыйфат, фигыль џ.б.) ясый торган типик кушымчаларны атагыз; термин мђсьђлђсендђ нинди карашлар бар?

5. Синтаксик (сњз кушу) ысулы белђн сњз ясалышыныћ тљп њзенчђлеге нђрсђдђ? «Синтаксик ысул», «сњз кушу ысулы» терминнарыныћ фђнни нигезен аћлатыгыз.

6. Кушма џђм тезмђ сњзлђр ничек ясала? “Сњзтезмђ лексикалашу”, “ђзер модельлђр буенча сњз ясалышы” гыйбарђлђрен сез ничек аћлыйсыз?

7. Атрибутив, комплетив, предикатив мљнђсђбђттђге сњзтезмђ модельлђрендђ ясалган кушма џђм тезмђ сњзлђргђ мисаллар ките­регез.

8. Кушма џђм тезмђ сњзлђрне аеруда нинди объектив кыенлыклар џђм бу мђсьђлђгђ нинди карашлар бар? Тезмђ сњзлђрне сњз­тезмђлђрдђн аеру юлларын књрсђтегез.

9. Сњз кушу ысулы белђн парлы сњзлђр ясалышын аћлатыгыз. Парлы сњзлђрне нинди принциплар буенча тљркемлилђр? Кыскартылма кушма сњзлђр ничек ясала?

10. Морфологик-синтаксик ысул белђн сњз ясалышыныћ асылы нђрсђдђ? «Исемгђ књчњ» (субстантивация), «сыйфатлашу» (адъективация), «морфологик изоляциялђнњ» терминнарын сез ничек аћлыйсыз?

Сњз тљркемнђре

§ 20. Татар телендђ сњзлђрне тљркемлђњ принциплары. Сњзлђр морфологиядђ аерым лексик грамматик тљр­кем­нђргђ – с њ з т љ р к е м н ђ р е н ђ берлђштереп љй­рђ­нелђ. Билгеле булганча, морфологиянећ тљп љйрђнњ предметы – сњз, џђм тел тљзелешенећ тљрле ярусларына караган тел бе­рђмлеклђре арасында (авазлар, сњзтезмђ џђм ќљмлђ типлары) с њ з л ђ р ић књп санлы џђм књп ­тљрле тел берђмлеклђре булып торалар. Сњзлђрне грамматик яктан, ягъни аларныћ лексик-грамматик табигатен љйрђнњ беренче чиратта билгеле бер ќирлектђ аларны тљркем­лђњдђн башлана. Књренекле грамматист галим Г.Алпаров, мђсђлђн, бу турыда болай ди: «…телебезнећ морфология ягыннан тљзелешен ачык бер системага салып књрсђтњ љчен сњзлђрне џђртљрле бњлеклђргђ, тљркемнђргђ аергалап љйрђнергђ кирђк» [Алпаров, 1945: 66 ].

Хђзерге тел белемендђ аерым сњзлђр классына берлђшкђн сњзлђр ќыелмасы, ягъни с њ з т љ р­ к е м н ђ р е тел тљзелешенђ караган структур берђмлеклђр буларак кына тњгел, ђ телнећ кулланылышына бђйле рђвештђ, чынбарлык књренешлђре турындагы тљшенчђлђрне аеруга хезмђт итђ торган сњзлђр ќыелмасы, сњзлђр классы булу ягыннан да љйрђнелђ. Ягъни сњзлђрне сњз тљркемнђренђ аерып карау кешелђрнећ аћында чагылган чынбарлык књренешлђрен – п р е д м е т л а р н ы, э ш –х ђ л н е, б и л г е л ђ р н е џђм џђр тљрле м љ н ђ с ђ б ђ т л ђ р н е гомумилђштерњ џђм шул ук вакытта аларны танып белњ, бер-берсеннђн аерып карау мљмкинлеген дђ бирђ.

Грамматикада сњзлђрне тљркемлђњ билгеле бер принципларга нигезлђнђ. Тљрле теллђрдђ сњз тљркемнђре ќыелмасында типологик уртаклыклар булган кебек, сњзлђрне тљркем­лђњдђ дђ уртаклыклар бар. Ђмма галимнђр сњзлђрне тљр­кем­лђгђндђ џђр телнећ њз њзенчђлеклђрен исђпкђ алырга кирђк дип саныйлар. Тљрки тел белемендђ сњзлђрне тљр­кемлђњнећ теоретик ягы башлап И.В.Батманов, Э.В.Севортян кебек галимнђр тарафыннан яктыртылды. Татар тел белемендђ исђ бу юнђлештђ Д.Ђ.Сђлимованыћ соћгы елларда гына чыккан џђм тљрле типтагы теллђрдђ сњз тљркемнђрен чагыштырмача планда љйрђнњгђ багышланган хезмђте аерым фђнни ђџђмияткђ ия [Салимова, 2001].

Татар телендђ сњзлђрне тљркемлђњ л е к с и к-с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к џђм с и н т а к с и к принципларга нигезлђнђ. Аларны икенче тљр­ле сњз тљркемнђренећ классификация билгелђре дип тђ атыйлар.

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан сњзлђрне тљркемлђгђндђ аларныћ г о м у м и л е к с и к мђгънђлђре исђпкђ алына. Го­мумлексик мђгънђ дип сњзлђрнећ конкрет лексик мђгъ­нђлђренђ бђйсез, билгеле бер њзенчђлек буенча гомумилђштерелгђн мђгънђлђрне атыйлар. Телдђге аерым тљркем сњз­лђр, мђсђлђн, џђртљрле предмет, књренеш, вакыйгаларны атыйлар, ягъни кић мђгънђдђ п р е д м е т л ы к тљшенчђсен, ђ кайберлђре исђ э ш-х ђ л, п р е д м е т б и л ­г е с е џ.б. кебек гомумилђштерелгђн мђгънђ­лђрне белдерђлђр. Бу њзенчђлек сњз тљркемнђренећ с е м а н т и к ягы, дип атала.

Лингвистикада сњз тљркемнђренећ мондый мђгънђлђре тагын да кићрђк ќирлектђ гомумилђштерелеп п р е д м е т л ы к џђм б и л г е белдерњ рђвешендђ дђ карала. Предметлыкны белдерђ торган сњз тљркемнђренђ исем, ђ билгене белдергән сњз тљркемнђренђ ф и г ы л ь, с ы й ф а т, р ђ в е ш кебек сњз тљркемнђре кертелђ. Ф и г ы л ь эш-хђл, хђрђкђт белђн бђйле билгене белдерђ, ђ р ђ в е ш џђм с ы й ф а т эш-хђлгђ бђйлђнмђгђн, статик билге белдерђ торган сњз тљркемнђре буларак карала [Русская грамматика, 1980: С. 453]. Татар телендђге сњз тљркемнђренећ мондый семантик классификациясе Д.Ђ.Сђлимова хезмђтендђ дђ китерелђ [Сђлимо­ва, 2001: 107 ].

М о р ф о л о г и к принцип буенча сњзлђрне тљр­кем­лђгђндђ, аларныћ тљрлђнњ мљмкинлеге, ягъни аларга хас грамматик категориялђр исђпкђ алына. Телдә сњз тљркемнђренећ тљрлђнњ мљмкинлеге тљрлечђ, ягъни џђр сњз тљркеменећ њзенђ хас грамматик категориялђре бар. Ђйтик, исемнђр к и л е ш, т а р т ы м, с а н белђн тљрлђнђлђр, фигыль з а м а н, з а т-с а н, ю н ђ л е ш џ.б. белђн тљрлђнђ, ђ кайбер сњз тљркемнђре њзлђренећ тљрлђнмђве белђн башка сњз тљркемнђреннђн аерылып тора (мђсђлђн, рђвеш). Сњз тљркемнђренђ хас бу њзенчђлек аларныћ м о р ф о л о г и к, яки г р а м м а т и к ягы дип атала.

С и н т а к с и к принцип дигђндђ, сњзлђрнећ ќљм­лђ­дђге т и п и к ф у н к ц и я л ђ р е џђм сљйлђм эчендђ сњз­лђрнећ њзара бђйлђнешкђ керњ мљмкинлеклђре исђпкђ алына. Исем, мђсђлђн, ќљмлђдђ књбрђк и я яки т ђ м а м л ы к булып килђ; сыйфат а е р г ы ч, фигыль х ђ б ђ р функциясен башкара џ.б. Ђмма татар телендђ бер њк сњз тљркеменђ кергђн сњз телђсђ нинди ќљмлђ кисђге булып та килергђ мљмкин. Шућа књрђ бу очракта теге яки бу сњз тљр­кеменећ ић еш кулланыла торган, ягъни т и п и к функциясе нигез итеп алына.

Синтаксис – ул сњзлђр бђйлђнеше дигђн сњз. Шућа књрђ те­ге яки бу сњз тљркемен бер-берсеннђн аерырга кирәк булганда, кайбер оч­рак­ларда сњзлђрнећ бђйлђнњ њзенчђлеге дђ ярдђмгђ килђ. Мђ­сђлђн, татар телендђ иялек килеше кушымчасы -ныћ/-нећ ярдђмендђ исемгђ ялганган сњз џђрвакыт исем була: ђнинећ яулыгы, укучыныћ кљндђлеге; ђ тљшем килеше -ны/-не кушымчасы аша исемгђ ялганган сњз џђрвакыт фигыль була: китапны укыдым; мђсьђлђне чиштем. Ике исемнећ бернинди кушымча алмыйча бер-берсен ачыклап килње дә (I тљр иза­фђ) синтаксик яктан исем сњз тљркемен характерлый џ.б.

Сњзлђрне тљркемлђњдђ югарыда саналган љч принцип берлектђ алына. Мђсђлђн, исем сњз тљркеменђ билгелђмђ биргђндђ, шул ук принципларга нигезлђнеп, без исемнећ тњбђндђге билгелђрен књрсђтергђ тиеш булабыз:

И с е м лексик-семантик яктан п р е д м е т л ы к н ы белдерђ, морфологик яктан аћа к и л е ш, т а р т ы м, с а н, х ђ б ђ р л е к грамматик катего­риялђре хас; синтаксик яктан исем књбрђк ќљмлђдђ и я џђм т ђ м а м л ы к булып килђ.

Шул ук вакытта галимнђр хаклы рђвештђ бу классификация билгелђренећ тљрле сњз тљркемендђ тљрлечђ дђрђ­ќђдђ чагылу мљмкинлеген дђ искђртђлђр [Севортян, 1955: 225 ; Салимова: 97 ]. Чыннан да, ђгђр грамматик категориягђ бай булган исем џђм фигыльгђ карата џђр љч билге тигез дђрђќђдђ диярлек кулланылса, сыйфат яки рђвеш сњз тљркемнђрен бер-берсеннђн аеру љчен аларныћ гомуми лексик мђгънђлђренђ, ягъни семантик якка љстенлек бирергђ туры килђ. Чљнки морфологик яктан алар икесе дђ тљрлђнми торган сњз тљркеме, синтаксик яктан џђр икесе ќљмлђдђ бер њк функциядђ (аергыч џђм хђл булып) кулланыла ала. Семантик яктан аларныћ аермасы шунда, сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерђ, ђ рђ­веш э ш-х ђ л н е тљрле яклап характерлый.

Алда ђйтелгђнчђ, сњзлђрне тљркемлђњнећ бу принциплары књп теллђр љчен уртак. Аерым алганда, рус џђм татар теллђрендђ, мђсђлђн, сњз тљркемнђре классификацияләү билгелђре нигездђ бертљрле [Русская грамматика, 1980: 457]. Ђмма џђр телнећ њзенчђлегенђ бђйле рђвештђ бу принциплар тел кулланышында тљрлечә чагылыш табарга мљмкин. Рус телендђ, мђсђлђн, морфологик яктан фигыль сњз тљркемен башка сњзлђрдђн аера торган тљп критерий итеп аныћ з а т-с а н белђн тљрлђнешен (спряжение) саныйлар. Ђ Д.Ђ.Сђлимова татар телендђ бары фигыльгђ хас шундый морфологик билге итеп аныћ з а т-с а н џђм з а м а н белђн тљрлђнешен күрсәтә [Салимо­ва: 98 ]. Татар теле љчен бу фикерне тагын да тљгђл­лђндерергә мљмкин. Фигыльне исемнђн џђм башка сњз тљркемнђреннђн аера торган ић универсаль чара – аныћ ю к л ы к формасы. Татар телендђ юклык кушымчасы (-ма/-мђ) бары тик фигыльгђ генђ ялгана ала. Исемдђ, шулай ук сыйфат, рђвеш, алмашлык џ.б. сњз тљркемнђрендђ юклык аспекты књбрђк тњгел кисђкчђсе белђн белдерелђ.

Бу, билгеле, бер аерым очрак кына, кагыйдђ буларак, џђр телдђ сњз тљркемнђренећ сљйлђмдђ реальлђшњендђ андый њзенчђлекле якларны шактый табарга мљмкин.