Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§152. Теркәгечләрне төркемләү. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.

Т е з ү ч е теркәгечләр җөмләдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә иярмәгән сүзләрне, яки тезмә, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйлүдә катнашалар; и я р т ү ч е теркәгечләр исә, җөмлә эчендә бер-берсенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне, яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр, һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерүдә катнашалар.

1. Тезүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җ ы ю ч ы, к а р ш ы к у ю ч ы һәм б ү л ү ч е теркәгечләргә аерылалар.

Җ ы ю ч ы теркәгечләргә: һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә теркәгечләре керә. Җыючы теркәгечләр үзара тигез хокуклы җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә составындагы бер-берсенә буйсынмаган гади җөмләләрне бәйлиләр; җ ы ю , с а н а п к и т ү , т е р к ә ү кебек вазыйфа башкаралар:

а) Җыючы теркәгечләр җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләр янында киләләр:

Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде (Ә.Еники). Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... (Г.Тукай). Камышиев ни көлергә, ни ачуланырга белмичә, Мансурның кара күзле алсу йөзенә аптырабрак карап торды.... (И.Гази). Барам, туктыйм, колак салып торам; тагын кузгалып китәм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам (Ә.Еники); Теплоходларның ак салонында Бетховенның “Айлы соната”сы Агыла да һаман агыла (Зөлфәт).

б) тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне үзара теркиләр:

Сизелмичә генә караңгылык иңде һәм көймә төнге табигать эчендә кечкенә бер йомычка кебек чайкала башлады (Г.Ибраһимов). Тагын шәһәр тау-гөр килә башлады, .... тагын вакыйгалар яшен тизлеге белән төрле почмакларга тарала башлады (Х.Садри). Әле яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)

К а р ш ы к у ю ч ы т е р к ә г е ч л ә р: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик.

Каршы куючы теркәгечләр җөмләдә тиңдәш кисәкләрне (а), яки тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрне (б) теркиләр һәм бер-берсенә каршы куялар.

а) Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде. (Ә.Еники). Рәхилә ак конвертны кулына алды, тик шунда ук кире бирәсе килеп куйды (Ә.Еники). Дөньяның мин күрдем суын, күлен, Урманнарын, тавын, чүлләрен, Тик күрмәдем, Идел, синең кебек, Сагындырган ягын күрмәдем (Х.Туфан).

б) Кара җирнең кара малае мин, Ашап үстем аның икмәген... Ләкин үзем әле шул җиремдә Чәчеп, урып иген икмәдем (Р.Гаташ). Хәзер дә Илмира буйга-сынга, төскә биткә әллә ни үзгәрмәгән, тик чәчен соңгы мода буенча кыска итеп кистергән дә, кигән киемнәре затлырак (Г.Әпсәләмов).

Б ү л ү ч е т е р к ә г е ч л ә р: я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер. Бүлүче теркәгечләр сөйләмгә санап китү, охшаш күренешләрнең берсен аерып кую, күренеш, вакыйга эш-хәлләрнең кабатлануы кебек мәгънә төсмерләре өстиләр. Мәсәлән: Юк, бу тәкъдимне ул миңа булачак киленнәре итеп кенә, яки Фатихаттәйнең үтенүләрен тыңлап ясаган (Г.Әпсәләмов). Нигә ул моңа кичә, яисә анннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән? (Г.Әпсәләмов). Я суыта дөнья, я тирләтә, яки ачыктыра. Кузгалырга, алга юл алырга Форсат ачып тора (Р.Гаташ). Әле яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)

2. Ияртүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләргә: чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни кебек теркәгечләр керә. Ияртүче теркәгечләр иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп киләләр һәм алар арасында с ә б ә п, м а к с а т, ш а р т, к и р е ш а р т һ.б. мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар. Җөмлә эчендәге с ү з л ә р н е бәйләүдә башлыча ягъни теркәгече генә катнаша, һәм синтаксист галимнәр аны а н ы к л а у ч ы теркәгеч дип атыйлар (Татар грамматикасы II т. – 300 б.).

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына торып җырлаган кыз ялгыз гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы ишетелми (Ә.Еники). Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар, гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән карап торалар (Ә. Еники). Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде ки, аңа бөтен кешенең исе китә иде (И. Гази). Әгәр менә хәзер Арыслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күптән тынычланган булыр иде (Г. Ахунов).

Китерелгән җөмләләрдә чөнки теркәгече – баш һәм иярчен җөмлә арасында сәбәп, әгәр теркәгече - шарт, гүя чагыштыру мөнәсәбәтен һәм ки теркәгече аергыч мөнәсәбәтен оештыруда катнаша һ.б.

Аналитик төзелешле иярченле кушма җөмлә составындагы җөмләләрне үзара бәйләүдә ияртүче теркәгечләрдән тыш, т е р к ә г е ч с ү з л ә р һәм м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дә катнаша. Бу очракта җөмләләрне үзара теркәүдә күбрәе сорау һәм күрсәтү алмашлыклары кулланыла.

Кем – шул, кайда – шунда, ничек – шулай, ни – шул, кемнең – шуның кебек сүзләр традицион рәвештә грамматик хезмәтләрдә парлы мөнәсәбәтле сүзләр дип, шул, шуның, моның, моңа, шуңа, шунысы, шуңа күрә, шуның чаклы һ.б. алмашлыкларның теркәгеч вазыйфасында кулланылуы я л г ы з а к м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дип атала [Зәкиев, 2005: 260-261]. Мөнәсәбәтле сүзләрнең теркәгечләрдән яки бәйлекләрдән аермасы түбәндәгечә билгеләнелә: “...алар (ягъни мөнәсәбәтле сүзләр – Ф. Х.) бер үк вакытта җөмләләрне бәйләү хезмәтен дә үтиләр, һәм җөмләнең аерым кисәге булып киләләр. Мөнәсәбәтле сүзләр җөмләләрне һәрвакыт ияртүле юл белән бәйлиләр...” [Шунда ук].

Мөнәсәбәтле сүзләрнең кулланылышы алмашлыкларның телдә өстәмә вазыйфа башкаруы ягыннан гына морфологиягә карый, ә җөмләләрне теркәү үзенчәлеге буенча мөнәсәбәтле сүзләр тулысынча синтаксиска карыйлар, алар нигезендә синтаксик берәмлекләр:

а) парлы мөнәсәбәтле сүзләр:

Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна (Мәкаль). Бәхетле шул баладыр, Кайсы дәрсенә күңел бирсә...(Г.Тукай). Ни чәчсәң, шуны урырсың (Мәкаль). Казан кайда – сүз шунда, сылу кайда – күз шунда (Мәкаль).

б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр

Безнең әдәби тәнкыйтебезнең зур бер кимчелеге шунда, без художник турында сүз чыкканда, күбесенчә дип әйтерлек, аның социаль җәмгыять җимеше булучылыгын ачу белән... чикләнеп...аның үзенә хас әдәби һәм фәлсәфи җанын бер читтә калдырабыз (Ф.Хөсни). Менә шундый инде ул адәм баласы: нинди генә авыр хәлгә калмасын, үзен юатырлык сылтау эзләп таба (И.Гази). Мин бернәрсә аңлый алмыйча утырам, шуңа күрә иңбашымны гына җыерып куйдым (Ә.Еники).