- •М орфология
- •§ 3. Грамматик категория турында тљшенчђ. Грамматик форма џђм грамматик мђгънђ. Г р а м м а т и к к а т е г о р и я – сњз тљркемнђрен џђм гомумђн морфологияне љйрђнњдђ тљп тљшенчђлђрнећ берсе.
- •Морфемика
- •§ 6. Морфема һәм аның төрләре. Сњзлђр њзлђренећ тљзелешләре буенча морфемалардан торалар.
- •§ 7. Сњз тамыры џђм аныћ њзенчђлеклђре. Т а м ы р дип сњзнећ лексик мђгънђ белдерђ торган џђм шул мђгънђне саклаган хђлдђ ваграк кисђклђргђ таркала алмый торган кисђгенђ ђйтђлђр.
- •§ 9. Кушымчаларныћ тљзелеше џђм вариантлары. Татар телендђ кушымчалар аваз тљзелеше буенча бик тљрле:
- •§ 14. Сњз нигезе џђм аныћ тљрлђре. Сњзнећ лексик мђгънђ белдерђ торган џђм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисђге нигез дип атала.
- •§ 16. Сњз ясалыш структурасы. Сњз ясалышы љч бњлектђн тора:
- •Сүз ясалыш ысуллары.
- •§ 21. Татар телендђ сњз тљркемнђре. Хђзерге татар телендђ 12 сњз тљркеме бар1.
- •§ 25. Сан категориясе. Сан – исемгђ хас грамматик категория, џђм ул телдђ бер-берсенђ капма-каршы куелган ике форма – б е р л е к џђм к њ п л е к сан формалары белђн белдерелђ.
- •Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
- •Тартым категориясе.
- •Исемнђрнећ ясалышы..
- •2. Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.
- •§ 41. Сњз кушу ысулы белђн исем ясалышы (синтаксик ысул). Сњзлђр кушу ысулы белђн татар телендђ к у ш м а, т е з м ђ џђм п а р л ы исемнђр ясала.
- •§ 42. Морфологик-синтаксик ысул белђн исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белђн исемнђр књбрђк с ы й ф а т л а р д а н, с ы й ф а т һәм и с е м ф и г ы л ь л ђ р д ђ н ясала:
- •§ 43. Гомуми тљшенчђ. Лексик-семантик мђгънђсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерђ. Яћа кием, кояшлы кљн, зђћгђр чђчђк, озын юл, текђ тау џ.Б.
- •Сыйфатларныћ ясалышы.
- •1, Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
- •2. Фигыльдђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
- •§ 49. Сњз кушу ысулы белђн сыйфат ясалышы. Сњз кушу, ягъни синтаксик ысул белђн п а р л ы, к у ш м а, т е з м ђ сыйфатлар ясала.
- •§ 56. Алмашлыкларны төркемләү. Алмашлыклар њз эчлђрендђ нинди сњз тљркемен алыштыруларына һәм мђгънђлђренђ карап тљркемлђнђлђр.
- •§ 57. Алмашлыкларныћ мђгънђ буенча тљркемчђлђре. Мђгънђлђре буенча алмашлыклар ќиде тљркемчђгђ бњленђлђр:
- •§ 58. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларыныћ лексик составы зур тњгел, алар барысы алты сњздђн тора џђм ябык система тђшкил итђ: мин, син, ул, без, сез, алар.
- •§ 70. Фигыльнећ барлык-юклык формасы. Фигыльдђ эш-хђлнећ њ т ђ л њ –њ т ђ л м ђ в е татар телендђ, џђм гомумђн тљрки теллђрдђ, махсус -ма/-мђ кушымчасы ярдђмендђ белдерелђ.
- •§ 75. Хђзерге заман хикђя фигыль. Хђзерге заман хикђя фигыль фигыльнећ башлангыч формасына (нигезенђ) -а/-ђ, -ый/-и кушымчасы ялганып ясала, џђм ул тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып тљрлђнђ:
- •Киләчәк заман хикәя фигыльләр.
- •§ 81. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Бу заман фигыль нигезенә -ыр/-ер, -ар/-әр, -р кушымчалары ялганып ясала, һәм тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
- •Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
- •§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һәм тышкы яктан фигыль нигезе белән охшаш була: (син) бар, эшлә, укы, яз..
- •Шарт наклонениесе (шарт фигыль).
- •§ 87. Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Шарт фигыльнең махсус наклонение күрсәткече бар. Ул фигыль нигезенә -са/-сә кушымчасы ялганып ясала һәм кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә.
- •Юнәлеш категориясе.
- •§ 95. Кайтым юнәлеше. Кайтым юнәлеше фигыль нигезенә -ын/-ен, -н кушымчалары ялганып ясала: юыну, киенү, җыену, яшеренү һ.Б.
- •§ 97. Йөкләтү юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше башка юнәлешләр арасында шактый катлаулы форма булып санала. Беренчедән, ул күп төрле кушымчалар белән ясала:
- •Дђрђќђ категориясе. (Аспектуальлек)
- •Затланышсыз фигыльләр Сыйфат фигыль.
- •§ 102. Гомуми төшенчә. С ы й ф а т ф и г ы л ь њзендђ фигыль џђм сыйфат сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы.
- •Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.
- •§ 107. –Ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре. –ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндәгечә вариантлашалар:
- •§ 109. –Ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.
- •§ 111. -Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.
- •§ 113. -Асы кушымчалы сыйфат фигыльнећ исемлђшње џђм исем фигыль мђгънђсендђ кулланылышы. -асы формасы исемлђшђ џђм контекста тљрле килеш кушымчалары белђн кулланыла:
- •§ 115. -Асы формасы нигезендђ ясалган модаль ђйлђнмђлђр, -асы формасы нигезендђ тљрле ярдђмче фигыльлђр џђм модаль сњзлђр белђн ясалган ђйлђнмђлђр књбрђк хђбђр позицияседђ киләләр:
- •Хђзерге заман сыйфат фигылләр.
- •§ 123. -А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.
- •Хәл фигыль.
- •Фигыль билгеләре:
- •§ 125. -Ып/-еп кушымчалы хәл фигыль -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль контекстта үзе ачыклаган икенче фигыль белән вакыт ягыннан ике төрле мөнәсәбәттә була:
- •§ 128. -Ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль. Грамматик хезмәтләрдә бу хәл фигыльнең өч төрле кулланылышы күрсәтелә:
- •Исем фигыль
- •Исем фигыль Исем
- •Инфинитив.
- •Фигыльләрнең ясалышы1.
- •Рәвешләрнең ясалышы.
- •§ 139. Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.
- •§140. Синтаксик юл белән рәвеш ясалышы. Синтаксик, ягъни сүз кушу ысулы белән п а р л ы, к у ш м а һәм т е з м ә р ә в е ш л ә р ясала.
- •Аваз ияртемнәре. (Ияртемнәр)
- •§ 143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
- •§ 145. Иятемнәрнең структур төзелеше. Аваз һәм образ ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә бүленә:
- •Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлек.
- •Теркәгечләр.
- •§152. Теркәгечләрне төркемләү. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.
- •Модаль сүз төркемнәре
- •§ 155. Гомуми төшенчә. Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.
- •Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.
- •Модаль сњзлђр.
- •Библиография.
- •Затланышлы фигыльләр.
- •Затланышсыз фигыльләр.
§ 3. Грамматик категория турында тљшенчђ. Грамматик форма џђм грамматик мђгънђ. Г р а м м а т и к к а т е г о р и я – сњз тљркемнђрен џђм гомумђн морфологияне љйрђнњдђ тљп тљшенчђлђрнећ берсе.
Телдђге џђр мљстђкыйль мђгънђле сњз бер њк вакытта ике тљрле мђгънђ – лексик џђм грамматик мђгънђ белдерђ, ягъни џђр сњз грамматик яктан формалашкан була. Лексик мђгънђне тамыр яки нигез морфема белдерђ, ђ грамматик мђгънђ сњзнећ грамматик формасы (сњзформа1 ) аша белдерелђ.
Г р а м м а т и к к а т е г о р и я дип грамматик м ђ г ъ н ђ џђм грамматик ф о р м а берлегенә ђйтђлђр. Нђрсђ соћ ул грамматик мђгънђ џђм грамматик форма?
Лингвистикада сњзнећ берничђ тљрле мђгънђсе билгелђнђ:
1) л е к с и к м ђ г ъ н ђ (аны сњзнећ конкрет лексик мђгънђсе дип тђ ђйтђлђр) чынбарлыктагы аерым предмет, књренеш, эш-хђллђрне, билгене џ.б.ны атый. Сњзлђрнећ бу мђгънђлђре гадђттђ аћлатмалы сњзлеклђрдђ теркђлђ;
2) г о м у м л е к с и к м ђ г ъ н ђ2 сњзлђрне аерым билгелђр буенча гомумилђштерњне књздђ тота. Гомумилексик мђгънђ дигђндђ «предметлык»ны, «эш-хђл»не, «билге»не џ.б. белдерђ торган сњзлђр дигђн тљшенчђлђр белђн эш ителђ.
3) г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ књпчелек очракта ќљмлђ эчендђ сњзлђр њзара мљнђсђбђткђ кергђндђ барлыкка килђ. Бала китап укый дигђн ќљмлђдђ бала – укый сњзе белђн мљнђсђбђткђ керђ, бала укый; ул башкаручы зат – субъектны белдерђ. Китап сњзе шулай ук укый сњзенђ бђйлђнгђн, китап укый; ул шул эшнећ туры объекты була. Ягъни бала џђм укый сњзлђре арасында субъект мљнђсђбђте, ђ китап џђм укый сњзлђре арасында туры объект мљнђсђбђте барлыкка килђ. Димђк грамматик мђгънђ – џђрвакыт нинди дђ булса м љ н ђ с ђ б ђ т ул. Сљйлђмдђ сњзлђр арасында књп тљрле мљнђсђбђтлђр урнашырга мљмкин, ђйтик, укучыныћ китабы дигђндђ, бу сњзлђр арасында и я л е к мљнђсђбђте, урманда кар књп дисђк, урманда џђм књп сњзе арасында у р ы н мљнђсђбђте, иртђгђ кайта дисђк, ике сњз арасында в а к ы т мљнђсђбђте белдерелђ џ.б. Књргђнебезчђ, грамматик мђгънђ – ул гомумилђштерелгђн мђгънђ. Грамматика гомумђн абстракция белђн эш итђ.
Лингвистикада лексик абстракция џђм грамматик абстракция дигђн тљшенчђлђр бар. Мђсђлђн, китап сњзе чынбарлыктагы конкрет бер предметны белдерђ, аныћ конкрет лексик мђгънђсе бар. Ђмма бу сњз белђн без аерым бер китапны гына тњгел, дљньядагы барлык китапларны атый алабыз. Димђк, телдђге џђр сњз гомумилђштерђ ала. Бу – лексик абстракция. Ђ грамматик абстракция тагын да кићрђк. Югарыда китерелгђн ќљмлђдђ бала сњзе урынына баш килештђ килгђн башка сњзлђрне куйсак та (укучы, укытучы, Алсу џ.б.), грамматик мђгънђ, ягъни эш башкаручыны белдерњ њзгђрешсез кала. Шул рђвешле, грамматик мђгънђ сњзнећ конкрет лексик мђгънђсенђ бђйле булмый, ул књбрђк грамматик формага карап њзгђрђ. Мђсђлђн, Баланы яраталар дисђк, бала сњзенећ грамматик формасы њзгђрде (баш килеш урынына тљшем килеше), џђм шућа бђйле рђвештђ грамматик мђгънђ дђ њзгђрђ – биредђ ул туры объект мђнђсђбђтен белдерђ.
Сњз формалары ќљмлђдђге сњзлђр арасындагы мљнђсђбђтлђрне генђ тњгел, чынбарлык књренешлђренђ, яки сљйлђњченећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн, исемнећ к њ п л е к формасы предметларныћ бердђн артык књплеген, яки тљрлелеген (тљрле сортларын) белдерђ, фигыльнећ з а м а н формалары эш-хђлнећ сљйлђњ моментына карата њтђлњ вакытын, з а т-с а н эшнећ кем (кайсы зат) тарафыннан њтђлњен белдерђ џ.б. Тел белемендђ шућа бђйле рђвештђ грамматик категориялђрне ике тљргђ бњлеп карау да бар. Ќљмлђ эчендђге сњзлђрнећ њзара мљнђсђбђтен белдергђн грамматик категориялђр с и н т а г м а т и к грамматик категориялђр дип, ђ сљйлђњченећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен белдерђ торганнары с и н т а г м а т и к б у л м а г а н грамматик категориялђр дип атала1 . Синтагматик категориялђргђ исемдђ – к и л е ш, т а р т ы м, х ђ б ђ р л е к, фигыльдђ - з а т-с а н категорияләре керђ. Синтагматик булмаган категориялђргђ исемдђ – к њ п л е к, фигыльдђ – з а м а н, н а к л о н е н и е, ю н ђ л е ш категориялђре, с ы й ф а т д ђ р ђ ќ ђ л ђ р е џ.б. керђ.
И с к ә р м ә: Синтаксист галимнђрнећ сыйфат фигыль џђм хђл фигыль формаларын да синтагматик категориялђргђ кертеп караулары беркадђр бђхђс тудыра, чљнки бу кушымчалар, ђйтик: -учы, -њче (ќырлаучы кыз, килњче кеше), -ган, -гђн (ќырлаган кыз, килгђн кеше), -асы, -ђсе (ќырлыйсы ќыр, килђсе кунак) сыйфат фигыльнећ заманнарын белдерђлђр, ђ заман модаль формаларга, ягъни синтагматик булмаган категориялђргђ керђ. Сыйфат фигыль белђн сыйфатланмыш арасындагы бђйлђнеш тљрен дђ янђшђлек дип билгелђњ дљресрђк булыр иде. Шуны да ђйтергђ мљмкин: сыйфат фигыльлђр џђм хђл фигыльлђрнећ бер њк вакытта сыйфат сњз тљркеме џђм рђвеш белђн џђр љч яклап (лексик-семантик, морфологик џђм синтаксик ) уртаклыгы бар. Белгђнебезчђ, сыйфатлар џђм рђвешлђр њзлђре ачыклаган сњзгђ янђшђлек юлы белђн бђйлђнђлђр.
Г р а м м а т и к ф о р м а – грамматик мђгънђлђрне белдерђ торган морфологик чара. Сљйлђмдђ грамматик мђгънђне тљрлечђ белдереп була. Мђсђлђн, чынбарлыктагы вакыт тљшенчђсен аерым сњз белђн (кичђ, ќђен); сњзтезмђ белђн (ќђй кљне); иярчен ќљмлђ белђн (ќђй ќиткђч); бђйлеклђр ярдђмендђ (ќђй килњ белђн); килеш кушымчасы белђн (ќђйдђ) џ.б. белдерергђ мљмкин. Ђмма грамматик мђгънђ бары тик морфологик чара – с њ з ф о р м а белђн белдерелгђндђ генђ чын мђгънђсендђ грамматик категория булып санала ала. Ягъни сњзнећ лексик мђгънђсе дђ, морфологик мђгънђсе дђ бер сњз эчендђ, бер сњз кысасында белдерелергђ тиеш. Татар телендђ мондый универсаль чара ролен ф о р м а я с а г ы ч (тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч) кушымчалар башкара. Мђсђлђн, апаныћ (яулыгы) сњзендђ аныћ лексик мђгънђсе дђ (кыз туган, хатын-кыз), грамматик мђгънђсе дђ (аныћ нђрсђгђдер ия булуы) чагыла. Бу очракта грамматик форма – иялек килеше кушымчасы.
Татар телендђ грамматик мђгънђ белдерђ торган синтетик чара – кушымчалар белђн бергђ, аерым очракларда аналитик чаралар да кулланыла. Грамматик мђгънђ белдерњче аналитик чараларныћ ачык мисалы итеп фигыльнећ заман формаларын китерергђ мљмкин: бара иде, барган иде, бара торган иде џ.б. Аналитик грамматик форма бу очракта кушымча + иде ярдђмче фигыле белђн ясала.
Шул рђвешле, грамматик категория ул ике яклы књренеш. Аныћ эчке ягы – грамматик мђгънђсе џђм тышкы ягы – грамматик формасы бар. Грамматик мђгънђ ул џђрвакыт нинди дђ булса м љ н ђ с ђ б ђ т белдерњ. Грамматик форма – морфологик чара ярдђмендђ ясалган сњз формасы (сњзформа).
Хђзерге тел белемендђ грамматик категорияне у р т а к г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ г ђ и я б у л г а н ф о р м а л а р р ђ т е дип билгелђњ кић таралган. Сњзлђр тљрлђнгђндђ, чыннан да, билгеле бер тђртипкђ салынган сњзформалар рђте барлыкка килђ. Аларны парадигма дип атыйлар.
П а р а д и г м а дип бер њк сњз нигезенећ књп тљрле грамматик формаларда килњенђ ђйтђлђр. Парадигмалар гадђттђ баганалап яки таблица рђвешендђ бирелђ. Парадигманыћ барлык буыннары љчен уртак морфема – сњз нигезе яки лексема дип атала. Парадигма эчендђге лексема грамматик мђгънђдђн азат була. Бу очракта лексема (сњз) - бары тик сњзлек берђмлеге генђ.
Билгеле булганча, џђр сњз тљркеме њзенчђ тљрлђнђ, џђм шућа бђйле рђвештђ, аларныћ џђркайсыныћ њзенђ хас грамматик категориялђре бар. Татар телендђ грамматик категориялђргђ ић бай сњз тљркемнђре – исем џђм фигыль. Исемгђ – к и л е ш, т а р т ы м, с а н , фигыльгђ – б а р л ы к-ю к л ы к, з а м а н, з а т-с а н, ю н ђ л е ш, д ђ р ђ ќ ђ категориялђре хас. Мисалга исемдђ килеш категориясен алсак, ул алты килештђн торган формалар рђтен тђшкил итђ:
Б.к. 1 Т.к. -ны / -не
И.к. -ныћ / -нећ Ч.к. -дан / -дђн
Ю.к. -га / -гђ, -ка / -кђ У-в.к. –да / -дђ, -та / -тђ
Барлык килешлђрне уртак грамматик мђгънђ берлђштерђ. Ул – исемнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ т љ р л е-т љ р л е (субъект, объект, урын, вакыт џ.б.) м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдерњ. Бер тљрлђнеш парадигмасына кергђн сњзформалар мђгънђ буенча бер-берсенђ капма-каршы куелалар, ягъни парадигма эчендђге џђр сњзформаныћ (бу очракта џђр килешнећ) њзенећ грамматик мђгънђсе яки мђгънђлђре була.
Грамматик категория тљшенчђсе тел белемендђ т а р џђм к и ћ мђгънђдђ кулланыла. Грамматик категория эченђ кергђн формалар рђтенећ џђркайсы љчен уртак мђгънђ г о м у м к а т е г о р и а л ь мђгънђ дип атала. Мисал љчен, фигыльдђ заман категориясенећ гомумкатегориаль мђгънђсе – эш-хђлнећ сљйлђњ моментына мљнђсђбђтен белдерњ. Шул ук вакытта 9 заманнан торган заманнар системасында (формалар рђтендђ) џђр заманныћ њзенђ хас мђгънђсе џђм љстђмђ мђгънђ тљсмерлђре бар (хђз.з. – сљйлђњ моментында булган; њтк.з. – сљйлђњ моментыннан алда; кил.з. – сљйлђњ моментыннан соћ булган эш џ.б.). Зат-сан категориясенећ гомуми грамматик мђгънђсе – эш-хђл, аныћ њтђњчесе џђм сљйлђњче арасындагы мљнђсђбђтне белдерњ. Ул берлектђ џђм књплектђ љч затка караган формалар рђте белђн белдерелђ. Шул ук вакытта џђр затныћ њзенећ грамматик мђгънђсе бар: I зат эшнећ с љ й л ђ њ ч е тарафыннан башкарылуын; II зат эшнећ т ы ћ л а у ч ы тарафыннан башкарылуын белдерђ џ.б. Грамматик категория составында формалар рђте сан ягыннан тљрле булырга мљмкин, ђмма ул ким дигђндђ бер-берсенђ капма-каршы куелган ике буыннан тора (мђсђлђн, исемнећ б е р л е к џђм к њ п л е к формалары); фигыльдђ тугыз буыннан торган заманнар системасы, биш юнђлеш; исемдђ алты килеш бар џ.б.
Тљрле теллђрдђ грамматик категориялђрнећ саны џђм составы тљрлечђ булырга мљмкин. Ђйтик, књпчелек теллђрдђ исемдђ килеш, фигыльдђ заман, зат-сан категориялђре бар. Болар тљрле теллђр арасындагы типологик уртаклыкны чагылдыра. Шул ук вакытта аерым теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категориялђр дђ була. Рус џђм гарђп теллђрендђ, мђсђлђн ќенес (род) категориясе бар, ђ тљрки теллђрдђ исемгә тартым категориясе њзенчђлекле. Галимнђр тел џђм фикерлђњ закончалыкларыныћ њзара бђйлђнешенђ карата: «Грамматика чынбарлык књренешлђрен сайлап чагылдыра», – дилђр. Чыннан да, чынбарлык књренешлђре арасындагы мљнђсђбђтлђр бер телдђ грамматик чара – сњзформа белђн, ђ икенче телдђ лексик яки синтаксик юл белђн белдерелергђ мљмкин. Ќенесне аеру љчен татар телендђ, мђсђлђн, аерым сњз (лексик чара) кулланыла: ир бала, кыз бала, ана каз џ.б., ђ рус телендђ алар грамматик чара – кушымчалар ярдђмендђ аерыла. Шул ук вакытта рус телендђге род категориясе ул биологик ќенескђ генђ бђйле тњгел, ул - тел категориясе, чљнки стол яки парта сњзлђренећ тљрле родка керњен бары тик сњз формасы аша гына билгелђп була. Татар телендђ тартым категориясе предметныћ кайсы затка караганлыгын грамматик юл белђн белдерђ: китаб-ым, китаб-ыћ сњзлђрендђ, мђсђлђн, лексик мђгънђ џђм грамматик мђгънђ бер сњз эчендђ, бер сњз кысаларында белдерелђ, ђ рус телендђ ул лексик чара, аерым сњзлђр белђн бирелђ: моя книга, твоя книга.
§ 4. Функциональ-семантик категориялђр. Тел – тарихи књренеш, џђм ул берөзлексез хђрђкђттђ, њзгђрештђ. Сњз тљркемнђренђ хас грамматик категориялђр дђ телдђ катып калган књренеш тњгел. Алар тел њсешенећ билгеле бер этабында барлыкка килђлђр, грамматик яктан калыплашалар, вакытлар узу белђн, кайбер грамматик категориялђр таркалырга, яћа формалар барлыкка килергђ мљмкин. Галимнђр билгелђгђнчђ, џђрбер телдђ диярлек формалашып ќиткђн, ягъни грамматик категория талђплђренђ тулысынча ќавап бирђ торган тел књренешлђре белђн бергђ, охшаш грамматик мђгънђ белдерђ торган, ђмма морфологик яктан ђле сњзформа буларак тулысынча калыплашмаган тел чаралары да була. Боларга џђртљрле аналитик форма џђм аналитик тљзелмђлђр белђн бергђ, тел ярусларыныћ тљрле љлкђлђренђ караган (лексик, синтаксик) тел берђмлеклђре керђ. Тел белемендђ мондый књренешлђрне грамматик категориянећ маргиналь љлкђлђре яки ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы (поле) дип билгелилђр. Шућа бђйле рђвештђ, соћгы вакытта грамматик категориялђр белђн бергђ сњз тљркемнђренђ хас функциональ-семантик категориялђр дђ љйрђнелђ башлады.
Сњз тљркемнђренђ хас функциональ-семантик категориялђргђ игътибар юнђлтњ телне хђрђкђттђ, сљйлђм процессында љйрђнергђ мљмкинлек бирђ. Грамматик категориялђрне љйрђнњ тел тљзелешен система буларак књзалларга, категорияләрне функциональ-семантик љйрђнњ ќанлы сљйлђмдђ барлыкка килђ
торган мђгънђ тљрлелеклђрен, сњзформаларныћ мђгънђ байлыгын – семантик књлђмен џђм стилистик мљмкинлеклђрен ачарга ярдђм итђ.
Татар тел белемендђ сњз тљркемнђрен бу юнђлештђ љйрђнђ башлау академик Д.Г.Тумашева исеме белђн бђйле. Књренекле морфологист-галим Д.Г.Тумашева њзенећ татар телендђ фигыль сњз тљркемен љйрђнњгђ багышланган хезмђтендђ фигыльгђ хас т е м п о р а л ь л е к, п е р с о н а л ь л е к, м о д а л ь л е к функциональ-семантик категориялђрен1 яктырта [Тумашева, 1986].
Сњз тљркемнђрен функциональ яктан љйрђнњ тљп ике юнђлештђ алып барыла: мђгънђдђн – формага, формадан – мђгънђгђ. Гадђттђ функциональ-семантик категориянећ њзђгендђ (ядро) грамматик категория ята.
Беренче очракта функциональ-семантик категория шул грамматик категория мђгънђсенђ охшаш мђгънђлђрне белдергђн барлык тел чараларын берлђштерђ. Мђсђлђн, татар телендђ фигыльнең заман категориясе 9 форма белђн белдерелђ (-а/-ђ – хђзерге заман, -ды/-де – билгеле њткђн заман, -ган/-гђн – билгесез њткђн заман, -ыр/-ер – билгесез килђчђк заман, -ачак/-ђчђк – катгый килђчђк заман џ.б.). Ђмма сљйлђм эчендђ эш-хђлнећ заманын белдерњ мљмкинлеге моныћ белђн генђ чиклђнми. Ђйтик, иде ярдђмче фигыле аналитик заман формаларын гына ясап калмый (бара иде, барган иде), бәлки телђсђ нинди сњз тљркеме янында килеп, књренешне яки билгене њткђнгђ књчерђ: Кичђ генђ ђле ул студент иде. Яшь чакта ул бик матур иде. Алар љчђњ иде џ.б. Заман мђгънђсен сљйлђмдђ шулай ук лексик чаралар (кичђ, бњген, узган ел) яки синтаксик чаралар (иярчен вакыт ќљмлђ) џ.б. белђн белдерергђ мљмкин. Заман грамматик категориясенећ ђйлђнђ-тирђсен (перифериясен) тђшкил иткђн бу тел чаралары т е м п о р а л ь л е к дигђн функциональ-семантик категориягђ берлђшђ.
Икенче очракта њзђккђ грамматик категориянећ форма ягы (сњзформа) куела. Аерым грамматик категория парадигмасына кергђн сњзформалар сљйлђм эчендђ, контекстта њзлђренећ тљп (категориаль) мђгънђлђреннђн тыш љстђмђ мђгънђлђр дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн, исемдђ тартым грамматик категориясе предметныћ кайсы затка караганлыгын белдерђ. Ђ исем фигыль белђн яки сыйфат фигыльгђ бђйле рђвештђ кулланылса, ул зат-сан мђгънђсен, ягъни эш башкаручы затны белдерђ башлый: кайтуыћ яхшы булды; укыган китабыћ, ђйткђн сњзем џ.б. Бу чаралар тартым категориясенећ функциональ-семантик кыры – п е р с о н а л ь л е к к ђ карыйлар. Яки фигыльнећ хђзерге заман формасы (барам, укыйм) сљйлђњ моментында булган эшне белдерњ белђн бергђ (тљп, категориаль мђгънђ), контекстта њткђндђ, килђчђктђ булган эш-хђллђрне џ.б. белдерергђ мљмкин. Кыскасы, грамматиканы љйрђнгђндђ функциональ семантик категориялђрне исђпкђ алу телнећ ќанлы кулланылышында барлыкка килђ торган њзенчђлекле яклары ачыкларга мљмкинлек бирђ. Бу бик мљџим, чљнки традицион грамматика књпмедер дђрђќђдђ математика фђненђ охшаш – ул књбрђк телне беркадђр схемалаштырып, аерым кагыйдђлђр кысасына салып љйрђнњне књздђ тота.
Белемегезне тикшерегез
1. Грамматика телне кайсы яклап љйрђнђ џђм аныћ состав љлешлђре нинди?
2. Морфологиядђ џђм синтаксиста нинди тел берђмлеклђре тљп љйрђнњ обьекты булып тора?
3. Морфологиядђ џђм лексикологиядђ сњзлђр кайсы яклап љйрђнелђ?
4. Грамматик категориягђ билгелђмђ бирегез.
5. Грамматик мђгънђ ул – мљнђсђбђт белдерњ дигђн тљшенчђне сез ничек аћлыйсыз? Грамматик категориялђр ничђ тљрле була?
6. Нђрсђ ул сњз формасы, яки сњзформа? Кушымчалар ярдђмендђ сњз ясалышын џђм форма ясалышын мисаллар љстендђ аћлатыгыз.
7. Грамматик категориялђрнећ кић џђм тар мђгънђдђ кулланылышын сез ничек аћлыйсыз?
8. «Формалар рђте» џђм «гомумкатегориаль мђгънђ» тљшенчђлђрен сез ничек аћлыйсыз?
9. Татар џђм рус теллђрендђ нинди типологик уртак џђм њзенчђлекле грамматик категориялђр бар?
10. Функциональ-семантик категориялђр тел тљзелешен љйрђнњдђ нинди яћа мљмкинлеклђр ача?