Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 14. Сњз нигезе џђм аныћ тљрлђре. Сњзнећ лексик мђгъ­нђ белдерђ торган џђм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисђге нигез дип атала.

Нигез составында тамыр џђм сњзьясагыч кушымчалар гына була ала.

Соћгы вакытта мђктђп дђреслеклђрендђ сњз нигезе баш­качарак аћлатыла башлады, ягъни нигез составына тљр ясагыч (модаль) кушымчаларны да кертеп, сњзнећ тљр­лђндергеч (бђйлђгеч) кушымчаларны алып ташлаганнан калган љлеше сњз нигезе була дип аћлатыла. Бу караш белђн килешеп булмый. Ђгђр фигыльдђ заман, наклонение џ.б. кушымчаларныћ тљр ясагыч (модаль) кушымчалар икђнлеген искђ алсак, ђйтик, бар- фигыленећ унга якын нигезе бар булып чыга (бар-а, бар-ды, бар-са, бар-ый-к, бар-ыр џ.б.). Кайбер флектив теллђрдђ, мђсђлђн рус телендђ с њ з н и г е з е н (основа слова) џђм с њ з ф о р м а л а р ы н и г е з е н (основа словоформы) аерып карау бар1. Тамыр морфеманыћ мљстђкыйльлеге бик чикле булган џђм суффикслар, префикслар, инфикслар џђм флексия бер-берсеннђн шактый нык аерылган флектив теллђр љчен сњз формасы нигезен аерып кую чыннан да мљџим роль уйный. Ђ татар телендђ (гомумђн тљрки теллђрдђ), безнећ фикеребезчђ, бу алым отышлы тњгел. Чљнки безнећ телебездђ тамыр морфема џђрвакыт аерылып тора, шулай ук тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч кушымчалар да, сњзгђ ялгану рђвеше буенча нигездђ бер типта, аларны без мђгъ­нђлђре џђм вазифалары буенча гына аерабыз. Шућа књрђ сњз нигезен гадђти (традицион) рђвештђ билгелђњ фђнни яктан дљресрђк булыр.

Татар телендђ сњз нигезенећ тњбђндђге тљрлђре бар: а) тамыр нигезле сњзлђр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сњзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кђ, эш-ебез-гђ; ясалма нигез – составында сњз ясагыч кушымчалар булган сњзформалар: эшлђ-де-к, эшлђ-сђ-ћ; кушма ни­­гез – ике тамыр кушылып ясалган сњзформалар – тљн­­боек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирђ-як-ка, бала-ча­га-лар; тезмђ нигез – эш ит-њче-лђр, каен ќилђг-ен-ђ џ.б.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сүз составы буенча анализ җөмләдәге сүзне морфемаларга бүлү, һәр морфемага грамматик яктан аңлатма бирүне күздә тота. Мәсәлән:

авылдашларыбызгаавыл-даш-лар-ыбыз-га; сүз 5 морфемадан тора.

авыл – тамыр морфема;

-даш – сүз ясагыч кушымча;

-лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

-ыбыз – форма ясагыч – тартым кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

-га – форма ясагыч – килеш кушымчасы; төрләндергеч кушымча.

Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба! (Ә.Еники)

без – тамыр сүз, алмашлык;

дә - тамыр сүз, кисәкчә;

бит – тамыр сүз, кисәкчә;

алга – ал-га;

ал – тамыр, ярдәмче исем;

- га – форма ясагыч - килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;

таба – тамыр сүз, бәйлек;

барабыз – бар-а-быз;

бар – тамыр, тамыр нигезле фигыль;

– форма ясагыч – заман кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

- быз – форма ясагыч – зат-сан кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

сугышның – суг(-ыш)-ның;

сугыш – тамырлашкан сүз;

-ның – форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;

ахырына - ахыр-ы(н)-а;

ахыр – тамыр;

– форма ясагыч – тартым кушымчасы, төрләндергеч;

- өстәлмә (эпентетик) аваз;

- форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча.

Белемегезне тикшерегез

1. Тел белеменећ морфемика бњлеге нђрсђне љйрђнђ? Морфемиканыћ сњз ясалышы џђм морфология бњлеклђре белђн њзара мљ­нђсђбђтен аћлатыгыз.

2. Нђрсђ ул морфема? Татар телендђ (џђм гомумђн агглютинатив теллђрдђ) сњз тљзелешенећ њзенчђлеген аћлатыгыз. Тљрки тел белемендђ нуль морфемага нинди карашлар бар?

3. Тамыр морфема џђм кушымчалар (аффикслар) белдергђн мђгънђлђре буенча ничек аерылалар?

4. Сњз тамырына билгелђмђ бирегез. Тљрки теллђрдђ сњз тамырыныћ њзенчђлеге нђрсђдђ?

5. Тљрки теллђрдђ кушымчаларныћ њзенчђлеген аћлатыгыз. Кушымчаларны тљркемлђњгђ карата татар тел белемендђ нинди карашлар бар?

6. Тљрки теллђрдђ сњзлђр тљрлђнешен яћача аћлатырга омтылуныћ асылы нђрсђдђ? «Форма ясалышы», «Форма тљрлђнеше» тљшенчђлђрен сез нинчек аћлыйсыз? Кушымчаларныћ ялгану тђртибе нинди?

7. Ни љчен татар телендђ кушымчаларныћ фонетик вариантлары гына бар? Морфема, морфонема тљшенчђлђрен аћлатыгыз.

8. «Продуктив», «продуктивлыгын югалткан», «њле» кушымчалар дип нинди кушымчаларны атыйлар? Омоним кушымчаларга мисаллар китерегез.

9. Тамыр нигезле, ясалма, кушма, парлы џђм тезмђ нигезле сњзлђргђ мисаллар китерегез. Нигезгђ билгелђмђ бирегез.

Сњз ясалышы

§ 15. Сњз ясалышы џђм аныћ тел белемендђге урыны. Озак вакытлар сњз ясалышы морфологиянећ бер бњлеге буларак љйрђнелеп килде1. Хђзерге вакытта исђ сњз ясалышыныћ аерым тел белеме тармагы булуы џђм аны мљстђкыйль љй­рђнњ кирђклеге дђлиллђнђ2. Бу фикерлђрне кире какмастан, татар телендђ сњз ясалышыныћ морфология белђн бик књп уртак яклары булуын истђ тотарга кирђк дип саныйбыз.

Татар телендђ сњз ясалышыныћ књп тљрле ысуллары бар, џђм алар џђркайсы тел белеменећ аерым тармагы бе­лђн бђйлђнештђ тора.

Ф о н е т и к ы с у л – сњздђге тљрле аваз њзгђрешлђре нђтиќђсендђ яћа мђгънђле сњзлђр ясалу: хђзер-ђзер, ха­ќђт-ђќђт, балакай-бђлђкђй, тау-дђњ.

Л е к с и к-с е м а н т и к ысул турыдан-туры лексикология белђн бђйлђнгђн. Бу очракта сњзнећ мђгънђсе кићђю (полисемия) нђтиќђсендђ яћа сњзлђр ясала: књз (глаз), књз (петля); йомгак (клубок), йомгак (итог); тњгђрђк (круглый, круг), тњгђрђк (кружок).

Ђмма татар телендђ сњз ясалышы аеруча г р а м м а т и к а (морфология џђм синтаксис) белђн тыгыз мљнђсђбђттђ тора, џђм телнећ сњзлек составында тљрле юллар белђн ясалган сњзлђрнећ ић зур књпчелеген дђ грамматик юл, ягъни м о р ф о л о г и к, с и н т а к с и к џђм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар белђн ясалган сњзлђр тђш­кил итђ. Морфологиядђ дђ шушы ысуллар белђн сњз ясалышын љйрђнү күздә тотыла.

Грамматик юл белђн сњз ясалышыныћ морфология, шулай ук синтаксис белђн тыгыз мљнђсђбђттђ булуы џђм аларны њзара бђйлђнештђ љйрђнњ зарурлыгы тњбђндђгелђр белђн аћлатыла:

а) сњз тљзелеше – морфемика соћгы вакытларда морфологиядђн аерылып, сњз ясалышына бђйле рђвештђ генђ љй­рђнелђ башлады. Хђлбуки, сњзнећ морфологик тљзелешен (тамыр, нигез, кушымчаларны) белми торып, морфологияне, ягъни форма ясалышын аћлау џђм аћлату мљмкин тњ­гел. Морфемика ул морфологиянећ дђ аерылгысыз бер љлешен тђшкил итђ, шул ук вакытта сњз ясалышына да карый;

б) тагылмалы теллђрдђн булган татар телендђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да бер њк чара – кушымчалар (аффикслар) ярдђмендђ башкарыла. Шућа књрђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да структур яктан бер њк типта була: итек-че, урак-чы – сњз ясалышы; итек-не, урак-ны – форма ясалышы. Сњзлђр кушу ысулы белђн ясалган кушма, тезмђ џђм парлы сњзлђр дђ асылда синтаксик берђмлек булган сњзтезмђ калыплары нигезендђ яки њзара тезњле бђйлђнештђ булган сњзлђр ќыелмасыннан ясала (синтаксис белђн уртаклык);

в) морфологик яки кушымчалау ысулы белђн сњз ясалышы џђм сњзлђр тљрлђнеше арасындагы уртаклык тышкы охшашлык белђн генђ дђ чиклђнми. Сњз ясагыч кушымчаларныћ да грамматик књренешлђргђ хас гомумилђштерњ њзенчђлеге бар. Мљнђсђбђт белдерњче (тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч) кушымчалар уртак г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ нигезендђ ф о р м а л а р р ђ т е н (парадигмаларны) тљзе­гђн кебек, сњз ясагыч кушымчалар да еш кына уртак с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ н ђ с е нигезендђ с њ з я с а л ы ш р ђ ­т е н, с њ з я с а л ы ш т и п л а р ы н барлыкка китерђлђр. Мђсђлђн, -к, -ык/-ек, -ак/-ђк кушымчалары белђн фигыльдђн исем ясалганда, гомумилђштерелгђн к о р а л, н ђ т и ќ ђ, о б ъ ­е к т, у р ы н џ.б. мђгънђлђргђ (сњз ясалыш мђгънђлђренђ) ия булган сњз ясалыш типлары барлыкка килђ [Тумашева, 1964: 68-76 б.]:

тара-к бизђ-к

кљрђ-к корал кис-ђк эшнећ

илђ-к мђгънђсе сыз-ык нђтиќђсе

ура-к бњл-ек

терђ-к тора-к

када-к эшнећ ят-ак эшнећ

тњшђ-к объекты кышла-к урыны

Сњз ясалыш типларыныћ грамматикадагыча парадигмалар рђвешендђ тљзелњ мљмкинлеге гомуми морфология буенча хезмђтлђрдђ дђ искђртелђ.

г) морфологиядђ сњз тљркемнђре џђм аларныћ грамматик табигатен љйрђнњгђ бђйле рђвештђ џђр сњз тљркеменећ ясалыш њзенчђлеклђрен ачыклау, сњз ясалыш типларын џђм калыпларын билгелђњ сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђре турында тулырак књзаллау булдыруга ярдђм итђ.

Шул рђвешле, татар телендђ џђм гомумђн тагылмалы теллђрдђ сњз ясалышы грамматика, аеруча аныћ морфология бњлеге белђн тыгыз бђйлђнгђн. Ђмма ђле бу тел белемендђ сњз ясалышын аерым тармак буларак љйрђн­мђскђ дигђн сњз тњгел. Морфология нигездђ сњз ясалышыныћ грамматика белђн уртаклыгын књрсђтђ торган гомумтеоретик ягына џђм тљп сњз ясалыш ысулларын аћлатуга игътибар бирә. Шул ук вакытта телнећ сњзлек составын баетучы тљп чара буларак, барлык сњз ясалыш ысулларын бер системада џђм тел материалы ќирлегендђ ќентеклђп љйрђнњ телнећ байлыгын џђм њсеш мљм­кинлеклђрен ачыклауда мљџим юнђлеш булып тора. Бу љл­кђдђ књренекле галим Ф.Ђ.Ганиевнећ соћгы елларда чыккан хезмђтлђре аеруча зур ђџђмияткђ ия (библиографияне карагыз).