Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Затланышсыз фигыльләр Сыйфат фигыль.

§ 102. Гомуми төшенчә. С ы й ф а т ф и г ы л ь њзендђ фигыль џђм сыйфат сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђрен берлђштергђн зат­ланышсыз фигыль формасы.

Ф и г ы л ь б и л г е л ђ р е:

!) Семантик яктан сыйфат-фигыльлђрдђ, башка фигыль формала­рындагы кебек њк, эш-хђл, процесс мђгънђсе белдерелђ: кайтучы агайлар, килгђн кеше, исђ торган ќил.

2) Морфологик яктан сыйфат фигыльлђрдђ фигыльгђ хас тљп грамматик категориялђр саклана:

а) барлык-юклык фигыльлђрдђгечђ -ма/-мђ кушымчасы белђн белдерелђ: укыган (китап), укымаган (китап), кайткан (солдатлар), кайтмаган (солдатлар);

ә) юнђлеш категориясе кушымчаларын ала: сљйлђњче (кеше), сљйлђнгђн (сњз), сљйлђшњче (кешелђр), сљйлђтњче (кеше).

б) эшнећ њтђлњ дђрђќђсе синтетик џђм аналитик юл белђн белдерелђ ала: килгђлђгђн (кеше), боргалаган (ќир), укый башлаган (роман), укып чыккан (китап).

Синтаксик яктан сыйфат фигыльлђр, башка фигыль формалары кебек њк, килешлђр белђн башкаралар: суга бара торган (сукмак), урманнан кайтучы (кешелђр,) сића ђйтер (сњзем) бар; һәм җөмләдә хәбәр булып киләләр:

Син йљргђн юлларга быел да Май ае чђчђклђр китерде (X.Туфан). Укулар башланыр кљн ќитђ (Ф.Хљсни). Алар, чатыр эченђ сыенып, яћгыр туктаганны кљтђ иде­лђр (Ш.Камал).

С ы й ф а т б и л г е л ђ р е:

1) сыйфат фигыльлђр предметныћ эш-хђл буенча булган билге­сен белде­рђлђр: агылучы (болытлар), килгђн (кунак), ярларыннан (чыккан) елга, матур (ќыр­лый торган) кыз.

2) аергыч функциясендђ килгђндђ сыйфат фигыльлђр тљрлђнми. Бу яктан алар морфологик билгелђре буенча шулай ук сыйфатка якын торалар. Чагыштырыгыз: килгђн (кунак), килгђн (кунак­ны), килгђн кунакка (килгђн — сыйфат фигыль); тансык (кунак), тансык (кунакны), тансык (кунакка) (тансык — сыйфат). Сый­фат фигыль формалары, сыйфатлар кебек њк, контекстта исем­лђшђ­лђр, џђм бу очракта алар килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр: Ашаганыбыз ап-ак калач та, дљге боткасы (Ђ. Еники). Бир­гђнгђ биш тђ књп, алганга алты да аз (мђкаль). Ялгышымны књрсђтњчелђргђ озын гомер телим (Р.Гаташ);

3) җљмлђдђ сыйфат фигыльлђр књбрђк аергыч функциясендђ кулланыла: Ђйткђн сњз — аткан ук (мђкаль). Укып барган џђрбер юлым, џђрбер сњзем була минем юл књрсђткњче йолдызым (Г.Тукай).

Татар әдәби телендә сыйфат фигыльләрнең 6 формасы кулланылышта йөри. Алар ясалышы һәм заман төсмерен белдерү буенча түбәндәгечә төркемләнәләр:

Х ә з е р г е з а м а н сыйфат фигыльләр: -учы/үче; -а торган/-ә торган (-ый торган/-и торган) формалары: килүче (кешеләр), кайтучы (кешеләр); бара торган (юл), укый торган (китап), сөйли торган (сүз);

Ү т к ә н з а м а н сыйфат фигыльнең бер генә формасы бар, ул –ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасы белән форма ясала. Әмма бу сыйфат фигыль телдә бик еш очрый, актив кулланылышка ия: килгән (кунак), барган (җир), әйткән (сүз), тоткан (балык) һ.б.

К и л ә ч ә к з а м а н сыйфат фигыльләрнең хәзерге телдә өч формасы кулланыла: 1) –ыр/-ер, -ар/-әр, -р кушымчалы сыйфат фигыль: барыр (җир), әйтер (сүз), яшәр (урын); 2) –асы/-әсе (-ыйсы/-исе) формасы: барасы (җир), әйтәсе (сүз), яшисе (урын); 3) –ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) формасы: булачак (җыелыш), сөйләячәк (сүз), киләчәк (кунак).

Татар телендђге сыйфат фигыльлђр, башка тљрки теллђрдђге ке­бек њк, гаять њзенчђлекле грамматик табигатькђ ия. Типологик як­тан алар рус телендђге «причастие»лђр белђн уртаклык књрсђтсђлђр дђ, књп яктан алардан аерылып торалар:

1. Татар телендђ сыйфат фигыльлђр сыйфатланмышлары белђн књп тљрле мђгънђ мљнђсђбђтендђ тора алалар. Аларның синтетик иярчен аергыч ќљмлђлђр џђм тљрле сыйфат фигыльле ђйлђнмђлђр ясауда катнашуы да нђкъ шушы њзенчђлеклђренђ бђйле.

Рус телендђге «причастие»лђр, мђсђлђн, тљп юнђлештђ килгђндђ, џђрвакыт шушы «причастие» белђн белдерелгђн процессныћ субъектын, ђ тљшем юнђлешендђ (страдательные причастия) шул процессныћ объектын ачыклап килђлђр: играющий (ребенок), прочитанная (книга), ђ татар телендђ тљп юнђлештђге сыйфат фигыльлђр њзлђре белдергђн процессныћ с у б ъ е к т ы н, бу процесска дучар булган, яки шул процесс юнђлгђн о б ъ е к т н ы, процессныћ кайда, кайчан башкарылуын, ягъни у р ы н ы н, в а к ы т ы н белдергђн сњзлђрне џ.б. ачыклап килергђ мљмкин.

укыган кеше (субъект)

укыган китап (объект)

укыган мђктђп (урын)

укыган еллар (вакыт)

2, 3, 4 мисалларда «уку» процессыныћ башкаручысы (субъекты) сыйфат фигыльнећ њз эчендђ, ягъни сыйфатланмыш аша књрсђтел­мђгђн. Андый очракларда субъект тартым кушымчалары яки исем­нђр (алмашлыклар) белђн белдерелђ:

укыган китабым — мин укыган китап

укыган мђктђбем — мин укыган мђктђп

укыган елларым — мин укыган еллар.

Бу књренеш тљрки теллђрдђге сыйфат фигыльлђрдђ башкаручы зат тљшенчђсенећ (агентивность) рус телендђге причастиелђр белђн чагыштырганда кљчсезрђк булуы белђн аћлатыла [Иванов, 1969: 179; Иванов, 1959: 64—72]. Тљрки теллђрдђ сыйфат фигыль­нећ нинди сыйфатланмышны ачыклап килње гомумђн фигыльнећ семантик-синтаксик бђйлђнешлђре, ягъни валентлыгы белђн билгелђнђ; ягъни фигыль процессны белдерњче сњз буларак, шул процессны башкаручы субъ­ект белђн бђйлђнешкђ керђ ала, урын, вакыт ягыннан ачыклана џђм тђмамлыклар белђн конкретлаштырыла. Фигыльне (процессны) ачыклап килгђн џђрбер шундый кисђк, исемнђр белђн белдере­леп, њз чиратында, сыйфат фигыль тарафыннан ачыкланган сый­фатланмыш позициясендђ килә. Балалар быел мђктђптђ укыйлар: укыган балалар, балалар укыган мђктђп, балалар укыган ел џ.б.

Шулай ук тљрки тел белемендђ чагылыш тапкан икенче караш буенча, сыйфат фигыльлђрнећ нинди сњзлђрне ачыклап килђ алуы тагын да кићрђк нигезгђ куела: «Определяемым в трехчленной определительной конструкции (сыйфат фигыльле ђйлђнмђ — Ф.Х) может быть любое существительное при наличии более или менее ощущаемых и осознаваемых отношений между иим и ядром определяющей части (не периферийных ее частей) или же определяющей частью в целом» [Поцелуевский, 1967: 21].

Шул рђвешле сыйфат фигыль атрибутив позициядђ килеп, та­мырдагы процессныћ с у б ъ е к т ы н, о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, в а к ы т ы н џ.б. сњзлђрне ачыклый ала, ђ бу сњзлђр џђрберсе њз чиратында фигыль белђн семантик-синтаксик мљнђсђбђттђ торалар, ягъни процессны тљрле яклап характерлауда катнашалар.

2. Аергыч функциясендђ (атрибутив мђгънђдђ) кулланылудан тыш, татар телендђ сыйфат фигыльлђр еш кына эш-хђл, процессны атап, исем фигыль мђгънђсендђ килђлђр. Бу очракта да алар, исемнђр кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр. Саќидђ апайныћ њги ђбидђн яшереп кенђ юатканын вђ сљйгђнен хђте­ремдђ саклыйм (Г.Тукай). Яћгыр боткасы пешкђнне кљтеп уты­рудан да књћелле нђрсђ юктыр бу дљньяда! (И.Гази). Апрель ќиле май килђсен хђбђр итђ (Г.Афзал).

Аергыч функциясендђ килгђндђ сыйфат фигыльлђр тљрлђнми, контекстта алар бернинди кушымчасыз кулланыла: Џавадан кара туфрак исе, киселгђн нарат агачы исе, черегђн яфрак исе аћ­кый (И.Гази). Кыз кеше, кеше арасына кияр књлмђге юк (Ф.Хљсни).

Ђ исем фигыль мђгънђсендђге џђм исемлђшкђн сыйфат фи­гыльлђр исемнђр кебек тартым, килеш, књплек кушымчалары белђн кулланыла алганлыктан, тышкы яктан књп вакытта бер-берсенђ тулысынча охшаш булалар. Чагыштырыгыз: Урманбаш авылы кешелђ­ренећ кунакчыллыгы бар, килгђнне-киткђнне сыйлап ќибђ­рергђ яраталар (Ф.Хљсни). — исемлђшкђн сыйфат фигыль. Волость советына чакырып кђгазь килде. Син килгђнне кљтеп бармыйча тордым (И.Гази). — исем фигыль функциясе.

Ђмма белдергђн грамматик мђгънђлђре буенча алар бер-берсеннђн аерылалар. Сыйфат фигыльлђр нигездђ субъектны (а) џђм объектны (б) ачыклаганда исемлђшђлђр џђм аларда исемлђшкђндђ дђ шул ук мђгънђлђр сакланып кала:

а) исемлђшкђн сыйфат фигыль фигыль нигезендђ бирелгђн эш­нећ башкаручысын (субъектын) белдерђ: Тырышкан табар (мђ­каль). Тыяры юк туйга киткђн (мђкаль).

ә) исемлђшкђн сыйфат фигыль фигыль нигезендђ белдерелгђн эшнећ туры объекты: Малай бик иркђ њсте, Галиулланыћ карап торганы шул бер Хђлим булды (И.Гази). Ашыйсын ашаган, яшисен яшђгђн (мђкаль).

Исем фигыль функциясендђ килгђндђ сыйфат фигыль, исем фигыль кебек, процессны атый, процесс исемен белдерђ1. Ах бђла! Безне казый књргђн имеш. Уйнаганны ул карап торган имеш (Г.Тукай). Аннан ерак тњгел ике тракторныћ ќай гына эшлђп йљргђне књренђ (Ф.Хљсни). Карт каушады, уеннан уймак чыгарын сизенде булса кирђк (Г.Ибраџимов).

Татар телендђ сыйфат фигыль формалары заман тљсмерен белдерњ буенча тљркемлђнђлђр: хђзерге заман сыйфат фигыль: -учы/-њче; -а торган/-ђ торган (-ый торган / -и торган); њткђн заман сыйфат фигыль: -ган /-гђн (-кан/ -кђн); килђчђк заман сыйфат фигыль: -ыр/-ер, -р, (-ар/-ђр); -ачак/ -ђчђк (-ячак/-ячђк); в) -асы/-ђсе (-ыйсы/-исе).

Сыйфат фигыльлђрнећ югарыда искђ алынган њзенчђлекле якла­ры аерым сыйфат фигыль формаларында тљрлечә чагылыш таба. Њзендђ тљрки теллђрдђге сыйфат фигыльлђргђ хас барлык њзенчђ­леклђрне саклаган џђм телдђ бик актив кулланыла торган форма — ул њткђн заман сыйфат фигыль.

§ 103 Ясалышы һәм төп функцияләре. Њткђн заман сыйфат фигыль -ган/-гђн (-кан/-кђн) кушымчасы белђн ясала: ќыйган (ќилђк), килгђн (кеше), кушкан (эш), пешкђн (аш). Юклыгы башка фигыльлђрдђгечђ -ма/-мђ кушымчасы белђн белдерелђ: укымаган (китап), кљтел­мђгђн (хђл), килмђгђн (кунак).

Искђрмђ: Кайбер очракларда сыйфат фигыльнећ юклыгы исемнђрдђгечђ т њ г е л кисђкчђсе белђн дђ белдерелергђ мљмкин: књргђн кешем тњгел, Њзем тапкан мал тњ­гел, ђтинеке жђл тњгел (мђкаль). Тњгел кисђкчђсе бу очракта сыйфатланмышның тњгел, ђ сыйфат фигыльнећ юклыгын белдерђ. (Чагыштырыгыз: кешем тњгел, књргђн тњгел).

Њткђн заман сыйфат фигыль књпфункцияле, ул контекстта а е р­ г ы ч функциясендђ, и с е м л ђ ш к ђ н х ђ л д ђ џ ђ м и с е м ф и г ы л ь ф у н к ц и я ­ с е н д ђ бердђй ешлыкта диярлек кулланыла.

1) А е р г ы ч функциясендђ килгђндђ ул сыйфатланмышы белђн књп тљрле мђгънђ мљнђсђбђтендђ тора ала.

а) -ган формасы тамырдагы процессныћ с у б ъ е к т ы н ачыклый, ягъни сыйфатланмыш — сыйфат фигыль белдергђн процессныћ субъекты. Килгђн кешелђр алгы рђтлђрдђн урын ала бардылар (Ф.Хљсни). Галиулла дљньяныћ ачысын-тљчесен татыган кеше ул (И. Гази);

ә) о б ъ е к т н ы ачыклый: Гыйльмениса кузгаткан эш њз юлын тапты (Ф.Хљсни). Ул читкђрђк китеп, сљргђн ќирне караш­тырган иде (Н. Фђттах);

б) сыйфатланмыш тамырдагы процессны у р ы н ягыннан харак­терлый: Хуш, гомер иткђн шђџђр! (Г.Тукай). Ђнђ безнећ юкђдђн ясалган тубаллар белђн ќилђк ќыйган уйсуларыбыз (Г.Ибраџимов). Аныћ каравы, буровой утырган яћа урын ис­киткеч матур булып чыкты (Ш.Бикчурин);

в) в а к ы т ягыннан характерлый: Исемдђ курка-курка тљрле уйлар уйлаган чаклар (Г.Тукай). Монда эштђн туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде (Ш. Камал).

Югарыда китерелгђн дњрт очрак, ягъни -ган формасыныћ атри­бутив позициядђ тамырдагы процессныћ субъектын, объектын, урынын, вакытын ачыклап килње, татар теле љчен аеруча характерлы. Болардан тыш бу форма:

г) тамырдагы процессны башкаруда кулланылган корал мђгънђсендђге сњзне ачыклап килергђ мљмкин (к ы е к о б ъ е к т): Аша­ган савытларыћны ќыеп куй! Ит кискђн пычакны алып бир ђле;

д) сыйфатланмыш (ачыкланучы кисђк) ачыклаучы кисђк соста­вындагы сњз белђн иялек нисбђтендђ тора: Очрый моћа аягын тышаулаган бер кеше (Әкият). Якуб тђрђзђне ачып ќибђреп, чирђмен кояш кљйдергђн ишек алдына... карап торды (И.Гази). Бер мђхђббђтнећ газабын, михнђтен сизгђн кеше... Књћеле бозланган кешедер... (Г.Тукай);

е) њзе белдергђн процесс нђтиќђсендђ туган тљрле књренешлђр­не ачыклап килђ ала. Мђсђлђн: сораудан курыккан тљс; Утлы књмер йоткан чырай. Бу књренеш тљрки теллђр књлђмендђ дђ билгелђнгђн. Тљс, чырай сњзлђреннђн тыш татар телендђ бу очрак­та кыяфђт, хђл сњзлђре дђ килергђ мљмкин. Курыккан кыя­фђттђ басып тора. Йљрђк турысында чђнчњле бер хђлсезлек тойган хђлдђ, пышылдап диярлек ђйтте (Н.Фђттах). Лђкин, саналып киткђн сњзлђрнећ сыйфатланмыш буларак мљстђкыйльлек­лђрен югалта тљшњлђре дђ сизелђ, алар бу очракта еш кына бђй­лђњче чара хезмђтен њтилђр, џђм гадђттђ я урын-вакыт килешендђ, я белђн бђйлеге янында килђлђр: курыккан тљс, чырай, кыяфђт белђн, курыккан тљстђ, кыяфђттђ, рђвештђ, хђлдђ... Ќљмлђ кисђге буларак та сыйфатланмыш белђн сыйфат фигыль бергђ каралалар.

2) Њткђн заман сыйфат фигыль еш кына сыйфатланмышыннан башка кулланыла, ягъни к о н т е к с т т а и с е м л ђ ш ђ. Бу очракта ул, исемнђр кебек, килеш, тартым, сан кушымчаларын алып тљрлђнђ:

а) баш килештђ: Тырышкан табар (мђкаль). Эшлђгђн узар, эшлђмђгђн тузар (мђкаль). Нишлим инде, чарасызмын, Тел тидерткђн дљньядыр (Г.Тукай);

ә) иялек килешендђ: Белмђгђннећ белђге авыртмый (мђ­каль). Шул арада њзе килгђн-киткђннећ йомышын тыћларга да љлгерђ (Ф.Хљсни);

б) юнђлеш килешендђ: Кљткђнгђ кљн њтми, эшлђгђнгђ сђ­гать ќитми (мђкаль). Алдан килгђннђргђ бњлђк тапшырдылар (И.Гази);

в) тљшем килешендђ: Мин кабыздым ќырда ялкын итеп, Йљрђгем џђм хаклык кушканны (М.Ќђлил). Ил књргђнне књрербез (ђйтем). Шунда ул кыз ђллђ ничек сњзгђ китеп, Књргђннђрен, белгђннђрен сљйли башлый (Г.Тукай);

г) чыгыш килешендђ: Књп торганнан сорама, књп књр­гђннђн сора (мђкаль). Син моћарчы сљйлђгђннђрдђн шуны исећдђ тот... (Ђ.Еники);

д) урын-вакыт килешендђ: Ќиде колхоз књплђп сарык асрый, калганнарында - мљгезле эре терлек (Социалистик Татар­стан).

3) Њткђн заман сыйфат фигыль атрибутив позициядђ (аергыч функциясе џђм исемлђшњ) кулланылудан тыш процесс исемен атап и с е м ф и г ы л ь ф у н к ц и я с е н д ђ д ђ к у л л а н ы л а ала. Бу очракта да -ган формасы, исемнђр кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ:

а) баш килештђ: Ерактан кљтњ кайтканы књренде (Г.Ибра­џимов). Син уйнаган, без ќырлаган калсын сагынып сљй­лђргђ (ќыр). Безнећ ќиргђ карлыгачныћ яз кљне килгђне мђгъ­лњмдер (Г.Тукай);

ә) иялек килешендђ: Без баеганныћ икенче кљнендђ њк кып-кызыл кар явачак (И.Гази). Торасыћ дљньяда ник торганыћныћ хикмђтен белми... (М.Гафури);

б) юнђлеш килешендђ: Бњген май урталары булганга, кояш туры џђм матур карый (Г.Ибраџимов). Бик куе булганга монда ќен-пђрилђр бар дилђр... (Г.Тукай). Шул заманнан бирле айныћ туганына џђм алтын кљпчђк тљсле Тулганына карап, књћлем кайчак минем хђйран кала... (Г.Тукай);

в) тљшем килешендђ: Пароход килгђнне кљтеп утыручылар арасында ыгы-зыгы башланды (И.Гази). Еллар њтђ, хђтерлђ син безнећ Килђчђккђ ничек барганны (X.Туфан). Азмы какканны вђ сукканны књтђрдем мин ятим?! (Г.Тукай);

г) чыгыш килешендђ: Шулай да џич уйламаганнан гына ђйтеп ташлаган бу чагыштыруда хђтђр мђгънђ булган икђн (Ђ.Еники). Зур бђхетлђр сызганып эшкђ бирелгђннђн килђ (Г.Тукай);

д) урын-вакыт килешендђ: Тимербулат сумкасына хатны санап салганда, Бик еш кына књзе тљшђ шул конвертка џаман да.. (М.Ќђлил). Шушы этлђр пулясыннан њлгђнећдђ ни файда (Ш.Мљдђррис).

Шул рђвешле, -ган кушымчалы сыйфат фигыль исемлђшкђн хђл­дђ џђм исем фигыль функциясендђ тљрле килеш формаларында кул­ланыла џђм еш кына алар тышкы яктан бер-берсенђ тулысынча ох­шаш булалар. Мђсђлђн: Тырышкан табар. Тырышкан буш­ка китте. Шул ук вакытта сыйфат фигыльнећ бу ике функциясенећ телдђ гомуми кулланылышында беркадђр аерымлану билгелђре дђ чагыла. Исемлђшкђн -ган формасы, мђсђлђн, књбрђк баш џђм иялек килеше формаларында, тартым кушымчаларсыз кулланыла: Иртђ торган эшен бетергђн (мђкаль). Шул тирђдђ утырганнар ић элек картка, аннары теге егеткђ карап алдылар (Ф.Хљсни). Бел­мђгђннећ белђге авыртмый (мђкаль).

Исем фигыль функциясендђ ул баш килештђ књбрђк тартым ку­шымчалары белђн кулланыла, ђ иялек килешендђ кулланылышы си­рђк очрый: Тирђ-якта кемнећ дђ булса аны ќићгђне ишетелми (Г.Ибраџимов). Аларныћ ђкрен генђ сљйлђшкђне ишетелђ (Г.Ђпсђлђмов).

Исем фигыль мђгънђсендђ -ган кушымчалы сыйфат фи­гыль контекстта књбрђк тљшем, юнђлеш, урын-вакыт килешлђрендђ килә:

а) юнђлеш килешендђ: Син чакырганга килдек. Авыр­ганга килмђде;

ә) тљшем килешендђ: поезд килгђнне кљтђлђр; кайтка­ныћны белмђдем;

б) урын-вакыт килешендђ: кайтканда књрдек.

Ђ исемлђшкђн сыйфат фигыль шул ук килешлђрдђ нигездђ мђкаль-ђйтемнђрдђ генђ очрый: Аерылганны аю ашар, бњлен­гђнне бњре ашар (мђкаль). Эшлђгђнгђ кљн ќитми (мђкаль).

Кайбер очракларда сыйфат фигыльнећ бу ике мђгънђсен аеру љчен књплек кушымчасы -лар кулланыла. Юнђлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлђрендђ исемлђшкђн -ган формасы књбрђк -лар кушым­часы белђн кулланыла: Мин сугышта йљрдем, туплар аттым. Ирек алдым ирек кљткђннђргђ (Совет ђдђбияты). Хђзер инде язганнарыћнан нђтиќђ чыгарырга кирђк (И.Гази). Ќиде колхоз књплђп сарык асрый, калганнарында мљгезле эре терлек (Со­циалистик Татарстан).

Искђрмђ. Иске татар ђдђби теле ядкарьлђрендђ -ган кушымчалы сыйфат фигыльнећ исем фигыль функциясендђ дђ -лар кушымчасы белђн кулланылышы очрый: вђ бђгыд... юлларында вђ эзлђрендђ, сђфђрлђрендђ вђ хђзерлђрендђ, ултырганнарында вђ торганнарында... (Сђхиб-Гђрђй хан ярлыгы).

§104. -ган кушымчалы сыйфат фигыльдђ заман бел­дерњ њзенчђлеклђре. Лингвистик ђдђбиятта фигыльнећ абсо­лют заманны џђм мљнђсђбђтле заманны (относительное время) бел­дерње турында кайбер мђгълњматлар табарга мљмкин. Ђгђр теге яки бу фигыль формасы заман тљшенчђсен сљйлђњ моментына мљнђсђ­бђттђ белдерђ икђн, ул абсолют заман мђгънђсенђ, ђ заман тљшен­чђсен сљйлђмдђге икенче бер процессныћ њтђлњ вакытына мљнђсђ­бђттђ белдерђ икђн, мљнђсђбђтле заман мђгънђсенђ ия була.

А е р г ы ч м ђ г ъ н ђ с е н д ђ килгђн -ган формасына г р а м м а т и к

з а м а н тљшенчђсе дђ хас. Грамматик санау ноктасыннан чыгып караганда, атрибутив позициядђ (аергыч функциясендђ) кулланылган бу фор­ма, џђрвакыт диярлек, њт­кђн­дђге эшне белдерђ: килгђн юл, ќыйган ќилђк, укыган китап. Аныћ бу мђгънђсе, ягъни предметны њткђндђ булган процесс буенча характерлавы, хђ­зер­ге яки килђчђк заман сыйфат фигыльлђр белђн параллель алганда бигрђк тђ ачык књренђ: килгђн юл — килђсе юл, ќыйган ќилђк — ќыясы ќилђк, ќыя торган ќилђк, укыган китап — укыйсы китап, укыячак китап.

Контекстта -ган формасыныћ нинди заманны белдерње исә књпчелек очракта икенче бер фигыльнећ (еш кына ул ќљмлђнећ хђбђре була) заманына карап билгелђнђ. Бу форма гадђттђ предметны (тљп фигыльнећ нинди заманда булуына карамастан) т љ п ф и г ы л ь г ђ кадђр булган, яки аныћ белђн б е р њ к в а к ы т т а б у л г а н процесс буенча характерлый:

1. Хђбђре њ т к ђ н з а м а н формалары белђн белдерелгђн ќљмлђ­лђрдђ:

а) сыйфат фигыль предметны х ђ б ђ р д ђ н а л д а тђмамланган процесс буенча яки аныћ нђтиќђсе буенча характерлый: Кайчан гына булып узган шул књћелле чакларны ул уфтанып сагынып куйды (Н.Фђттах). Љй ишегеннђн башына кара шђл бљркђн­гђн, кулына ак тљенчек тоткан, бит урталары алсуланган Фатыйма кайтып керде (И.Гази);

ә) сыйфат фигыль предметны ќљмлђнећ х ђ б ђ р е б е л ђ н б е р њ к ва­кытта башкарылган процесс буенча характерларга мљмкин, ул ва­кытта да сыйфат фигыль њ т к ђ н з а м а н мђгънђсенђ ия була: Авыл мор­ќаларыннан књтђрелгђн ак тљтеннђргђ карап тиз-тиз атлый башладылар (И.Гази). Књтђрелде књк йљзенђ сабан тур­гай, Ишетелде чырлап тњккђн моћлы зары (Дђрдмђнд).

2. Хђбђре х ђ з е р г е з а м а н хикђя фигыль белђн белдерелгђн ќљм­лђлђрдђ:

б) Сыйфат фигыль предметны х ђ б ђ р д ђ н а л д а (ягъни сљйлђњ мо­ментыннан алда) тђмамланган эш, хђл, хђрђкђт буенча, яки шул эшнећ нђтиќђсе буенча характерлый; ягъни њ т к ђ н з а м а н мђгънђ­сенђ ия була: ...кљтњдђн качып калган бер кђќђ читђнгђ ышкынып тора (И.Гази). Шахталарда йљреп таба алма­ган байлыкны шушы алмагачлардан кљтђ ул (И.Гази). Кат­кан тућган агачларны хђзер кара: џђрберсе яшђрешеп, яфрак яра (Г.Тукай);

-ган формасы бу очракта гадђттђ предметка г о м у м ђ н х а с билге­не белдерђ: Њзем сљйгђн илем љчен Кызганмыйм бљтен көчем (Н.Исђнбђт). Тел белмђгђн балалар белђн ђнигђ ќићел тњгел­леген мин сизеп йљрим (Ф.Хљсни). Телим ташлап кирђкмђгђн вак сњзлђрне... Сљям, ќаным, лђфызларына ашуын... (Г.Тукай);

в) Хђбђре хђзерге заман хикђя фигыль белђн бирелгђн очракта да сыйфат фигыль хђбђр белђн б е р њ к в а к ы т т а булган процессны белдерђ ала. Бу вакытта инде сыйфат фигыль предметны њткђндђге эш буенча тњгел, ђ

с љ й л ђ њ м о м е н т ы н д а башкарылган эш, хђл, хђрђкђт буенча характерлый, ягъни х ђ з е р г е з а м а н мђгънђсен белдерђ: Сабыр гына искђн урман ќиле Айлы юлга чђчђк сибђли (Туфан). Њзе турында сљйлђнгђн хикђяне Габдулла њзе дђ тыћлый... (Ђ.Фђйзи). Искђн ђкрен ќил белђн яфрак агачлар калтырый (Г.Тукай).

3. Хђбђре к и л ђ ч ђ к з а м а н фигыль формалары белђн, яки шулай ук килђчђк заман семантикасына ия булган боеру наклонениесендђге фигыль яки телђкне белдерњче ђйлђнмђлђр белђн бирелгђндђ, -ган формасы предметны гадђттђ хђбђр белдергђн процесстан алда булган эш, хђл, хђрђкђт буенча характерлый, димђк, алда ките­релгђн очраклардан аермалы буларак, -ган формасы биредђ тљп фигыль белђн бер њк вакытта булган процессны белдерђ алмый. Тик бу очракта сыйфат фигыль белдергђн заман мђгънђсенећ сљйлђњ моментына мљнђсђбђте њзенчђлекле. Мђсђлђн, Килгђн кунаклар­ны безгђ дђ алып барырсыз, дибез икђн, сљйлђњ моментында ку­наклар инде килгђн булырга мљмкин (њткђн заман), шулай ук ђле килмђгђн булулары, аларныћ килђчђктђ килњлђре генђ књздђ тоты­лырга мљмкин (килђчђк заман).

а) -ган формасы с љ й л ђ њ м о м е н т ы н а к а д ђ р булган процессны, ягъни, тљп фигыль килђчђк заманда булуга карамастан, сыйфат фи­гыль

њ т к ђ н заманны белдерђ. Максут ќитђр, бара торгач, юл кыс­карыр, ђллђ кайда яткан хиссият кузгалыр (Г.Тукай). Яћа­дан ќир љлђшкђнче, аннан калган шул бер иманабызны шђт, тар­тып алмаслар (И.Гази).

ә) -ган формасы с љ й л ђ њ м о м е н т ы н н а н с о ћ, булачак процессны ягъни к и л ә ч ә к заманны белдерђ: Янып калсын гомерећ маяк булып, Њзећнђн соћ кил­гђн буынга. Ул џђйкђлгђ мђћге кљлеп торган Охрави бер авыз уярсыз (Џ.Такташ). Йљз елдан соћ Ул чак кешелђре Танышсалар безнећ эш белђн, Фикере йљртер зур џђм кечелђре Бик гаќђпкђ калган тљс белђн (Ш.Маннур).

Хђбђре фигыльдђн башка сњзлђр белђн белдерелгђн ќљмлђдђ, шулай ук атау ќљмлђлђрдђ -ган формасы гадђттђ предметны њткђндђге эш буенча характерлый: Галиулла дљньяныћ ђчесен-тљчесен ќитђрлек татыган кеше ул (И.Гази). Ник дисђћ, минекелђр бит алар, мин њстергђн балалар (Ф.Хљсни). И фђлђкнећ тљрле, тљрле зольменђ књнгђн књћел! (Г.Тукай).

Шул рђвешле -ган формасы аергыч функциясендђ м љ н ђ с ђ б ђ т л е з а м а н н ы белдерђ џђм контекстта башлыча тљп фигыльдђн алда булган, яки тљп фигыль белђн бер њк вакытта булган процессны атый.

Лђкин шул ук вакытта атрибутив позициядђ кулланылган -ган формасына књпчелек очракта нђтиќђлелек, сљйлђњ моментына кадђр њтђлгђнлек тљсмере хас. Бу -ган формасы белдергђн заман мђгънђсен сљйлђњ моментына мљнђсђбђттђ књзђтеп чыгудан да ачык књренђ:

а) тљп фигыль њткђн заманда булса, -ган формасы предметны тљп фигыльдђн а л д а булган процесс буенча характерлап, к њ п т ђ н њ т к ђ н

з а м а н м ђ г ъ н ђ с е н, ђ предметны тљп фигыль белђн б е р њ к вакытта булган процесс буенча характерлап, њ т к ђ н з а м а н мђгънђсен белдерђ;

ә) тљп фигыль хђзерге заманда булса, шул ук форма предметны тљп фигыльдђн а л д а булган процесс буенча характерлап, шулай ук ү т к ђ н

з а м а н мђгънђсен, ђ предметны тљп фигыль белђн бер њк вакытта булган процесс буенча характерлап, х ђ з е р ге з а м а н н ы белдерђ;

б) тљп фигыль килђчђк заманга караган булса, -ган формасы предметны бары тик тљп фигыльдђн а л д а булган процесс буенча гына характерлый ала џђм књпчелек очракта предметны шулай ук сљйлђњ моментыннан алда булган, ягъни њ т к ђ н д ђ г е эш, хђл, хђрђкђт буенча характерлый. Аерым очракларда -ган формасы белђн белдерелгђн, тљп фигыльдђн алда булган процессның к и л ђ ч ђ к заманга караган булуы да мљмкин.

И с е м ф и г ы л ь м ђ г ъ н ђ с е н д ђ килгђндђ дђ -ган кушымчалы сыйфат фигыль заман мђгънђсен саклый џђм шул ягы белђн ул заманга битараф булган -у, -њ кушымчалы исем фигыльдђн аерылып тора.

Бу очракта -ган формасыныћ заман тљшенчђсен белдерњдђ њзе ияргђн фигыль формасыннан (ќљмлђнећ хђбђре яки башка фигыль формасыннан) бђйлелеге тагын да кљчлерђк. Ул контекстта бары тик мљнђсђбђтле заманны гына белдерђ џђм ќљмлђнећ хђбђре белдергђн процесстан: а) а л д а булган, б) б е р њ к в а к ы т т а булган, в) хђбђрдђн с о ћ булачак эш, хђл, хђрђкђт исемен атап килђ:

а) Хатлар аша аћа ќиткергђннђр Бу књперне Айдар салганын (Р.Ђхмђтќанов). Тирђ-якта кемнећ дђ булса аны ќићгђне ишетелми (Г.Ибраџимов);

ә) Утырып тыћлыйм таћгы кош ќырларын, Карыйм моћсу кояш батканын (ќыр). Сугу машинасыныћ ќайлы ритм белђн эшлђп торганы ишетелђ (Ф.Хљсни).

б) Кљтеп тора сабый балалар. Аждаџаныћ башын љзгђн­не (X.Туфан). Егет тђмам каушап тљн булганны кљтђ (Ш.Камал).

-ган формасыныћ ќљмлђдђ бу рђвешле хђбђрдђн алда булган, бер њк вакытта яисђ соћ булачак процессны белдереп килње књп кенђ љстђмђ шартларга да бђйле. Ќљмлђнећ хђбђре нинди заманны (њт­кђн, хђзерге, килђчђк) белдерњ белђн бергђ, бу очракта -ган фор­масыныћ нинди килеш кушымчасы белђн куллануыныћ да ђџђмияте бар.

У р ы н-в а к ы т килеше кушымчасы белђн кулланылган -ган форма­сы, мђсђлђн, џђрвакыт хђбђр беђн б е р њ к в а к ы т т а булган эшне, хђлне, хђрђкђтне белдерђ. Сљйлђњ моментына мљнђсђбђттђ кара­ганда, тљп фигыль кайсы заманда булса, -ган формасы да шул ук заман мђгънђсендђ килђ: Нђкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, дилђр, Ќырлаганда кљй љчен, «тавыклары ќырлай», дилђр (Г.Тукай). Тимербулат сумкасына хатны санап салганда, Бик еш кына књзе тљшђ бер конвертка џаман да (М.Ќђлил). Ђ шул ук форма ю н ђ л е ш к и л е ш е н д ђ џђрвакыт диярлек хђбђрдђн а л д а булган эш-хђлне белдерђ џђм ул эш-хђл књп вакытта икенче бер процессны китереп чыгаручы яки китереп чыгарачак сђбђп семантикасын ала: Солдаттан русча укый-яза белеп кайт­канга, џђм кем булыптыр больницада хезмђт иткђнгђ, аны Сђхип морза дип тђ атыйлар (Ђ.Фђйзи). Дљньяга килгђнемђ мин њкендем... (М.Гафури).

Калган килешлђрдђ (башлыча, баш џђм тљшем килешлђрендђ) -ган формасы тљп фигыльдђн а л д а, яки аның белән б е р њ к вакытта бул­ган, ђ кайвакыт тљп фигыльдђн с о ћ булачак процессларны белдерђ ала. Шунысы кызыклы, бу очракта -ган формасы ияргђн тљп фи­гыльнећ лексик мђгънђсе дђ мђгълњм дђрђќђдђ роль уйный. Мђсђлђн: И с к ђ а л у, х ђ т е р л ђ њ мђгънђсендђге фигыльгђ ияргђндђ, -ган формасы гадђттђ бу фигыль белдергђн процесстан а л д а булган эшне, хђлне, хђрђкђтне атый: Соћгарак, кайбер књћелсезлеклђрне ни­чек кыен њткђргђнебез искђ тљшкђч, аптырап калабыз... (Социалистик Татарстан). Саќидђ апайныћ њги ђбидђн яшереп кенђ юатканын вђ сљйгђнен... хђтеремдђ саклыйм (Г.Тукай). Мин хђзер дђ атка утырып Саснага барганымны... юлда барганда књз алдыма ђллђ нинди нурлар уйнаганын оныт­маган шикелле булам (Г.Тукай).

Контекстта -ган формасы белђн аталган процессны књрњ, турыдан-туры аны т ы ћ л а у, и ш е т њ турында сњз барса, бу форма гадђттђ ќљмлђнећ хђбђре белђн бер њк вакытта булган процессны белдерђ. Бљтен взводта бары Василийда гына андый сђгать, келт-келт иткђне бљтен палаткага ишетелђ (Р.Тљхфђтуллин). Була шундый тыныч кљннђр, без блиндаж алдына чыгып утыра идек тђ... я кояш чыкканны, я кояш баеганны карап... тып-тын утыра идек (И.Гази). Ишек алдыннан ниндидер этнећ ялкау гына љргђне ишетелде (А.Расих).

-ган формасы њзенећ лексик мђгънђсе белђн к љ т е п т о р у н ы бел­дерњче фигыльлђргђ иярсђ, џђрвакыт хђбђрдђн соћ булачак про­цессны атый, ягъни килђчђк заман тљсмерен ала: Яз ќиткђн­не кљтеп шулай тыныч кына яшђгђндђ, Галиулладан бик начар хат килеп тљште (И.Гази). Алар чатыр эченђ сыенып, яћгыр туктаганны кљтђ иделђр (Ш.Камал). Бу бит шигырьлђ­рем, алдан килеп, Мин кайтканны кљтеп торганнар (М.Кђрим).

Шул рђвешле, исем фигыль мђгънђсендђ килгђн -ган формасы, мљнђсђбђтле заманны гына белдергђнлектђн, сљйлђњ моментына карата тљрле заман яссылыгында ята торган процесс исемен атый.

1) Хђбђре њ т к ђ н з а м а н фигыльлђре белђн белдерелгђн ќљмлђ­лђрдђ бу форма сљйлђњ моментыннан э л е к булган эшне, хђлне, хђрђкђтне белдерђ: Бай каршында хезмђт итђ-итђ сизми кал­дым гомерем узганын (ќыр). Волость советына чакырып кђгазь килде, син кайтканны кљтеп бармый тордым (И.Гази).

2) Хђбђре х ђ з е р г е з а м а н формасы белђн бирелгђндђ, -ган фор­масы:

а) сљйлђњ моментыннан э л е к булган процесс исемен белдерђ: Карт њзенећ арттырыбрак ќибђргђнен њзе дђ сизђ... (Ф. Хљсни). Зур бђхетлђр сызганып эшкђ бирелгђннђн килђ... (Г.Тукай). Замананыћ аргамактай чапканын йљрђк тоя (Ђ.Ерикђй).

ә) сљйлђњ моментыннан с о ћ булачак процесс исемен белдерђ: Кљтеп тора сабый балалар Аждаџаныћ башын љзгђнне (Х.Туфан).

3) Хђбђр килђчђк заман фигыль формасы белђн бирелгђндђ:

а) сљйлђњ моментына к а д ђ р булган процесс исемен белдерђ: Го­мер буе истђн ќибђрмђмен Башларымнан нилђр њткђнне ... (Ш.Мљдђррис).

ә) -ган формасы сљйлђњ моментыннан соћ булачак процесс исе­мен атый: Књрерсећ син боларныћ йљргђнен џђрдђм коридор­да... (Г.Тукай).

§ 105. Њткђн заман сыйфат фигыльдђ башкаручы затныћ белде­релње. Њткђн заман сыйфат фигыль аергыч функциясендђ дђ, исем фигыль мђгънђсендђ килгђндђ дђ, гадђттђ, башкаручы затка бђйле эш-хђлне, процессны белдерђ. Аныћ чаралары тљрле булырга мљмкин.

А е р г ы ч функциясендђ килгђндђ сыйфат фигыль фигыль ниге­зендђ белдерелгђн эшнећ с у б ъ е к т ы н ачыкласа, башкаручы зат сый­фатланмыш аша белдерелђ: килгђн кешелђр, кайткан кунак, яуган яћгыр.

Яшьли ирдђн калып, књп газаплар кичергђн ана џаман ирен кљтте (А.Расих);

Сыйфат фигыль нигездђ бирелгђн эшнећ о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н, ва­кытын џ.б. ачыклап килгђндђ, башкаручы зат тљшенчђсе сыйфат­ланмышка ялганган тартым кушымчалары аша белдерелђ: ђйткђн сњзем, язган хатыћ, барган юлларыбыз џ.б.

Ќырлап торам, торган ќирем тар булса да, курыкмыйм сљйгђн халкым бу татар булса да (Г.Тукай). Болар пар ат белђн килгђн юлла­рыннан китеп бардылар (ђкият). Шулай итеп безнећ Гыйльмениса­быз картайган кљнендђ тагын ялгыз калды (Ф.Хљсни).

Искђрмђ. Борынгы татар ђдђби телендђ, шулай ук XX йљз башы ђдђби телендђ башкаручы затка ишарђ итђ торган тартым кушымчаларыныћ турыдан-туры сый­фат фигыльгђ ялгану очраклары да бар: Атыгызга нђзым кыйлганым китап Хђтем кыйлдым аны мђн тљрки ясап... (Мљхђммђдьяр). Ќићеллђнђм, мђгьсумланам мин шул чакта, рђхмђт ђйтђм укыганым шул китапка (Г.Тукай). Књргђ­нећ миннђн яфаларны оныт. Ђйлђмђ яд, ул хафаларны оныт! (Дђрдмђнд).

Сыйфат фигыль субъектны ачыклап килгђндђ дђ, сыйфатлан­мышка тартым кушымчалары ялганырга мљмкин. Лђкин ул вакытта инде алар башкаручы затка ишарђлђмилђр, ђ њзлђренећ туры мђгъ­нђлђрендђ кулланылалар, ягъни предметныћ кайсы затка караган­лыгын белдерђлђр: Йљгереп, йљгереп туктаган, яулык болгап сыктаган Нђзкђй билем исђн бул! (Дђрдмђнд).

Сыйфат фигыль белдергђн процессныћ субъекты шулай ук баш килештђге (сирђгрђк иялек килешендђге) алмашлык йә исем белђн дђ белдерелђ ала: без яшђгђн авыл, ул биргђн кићђш, мин књргђн кеше џ.б.

Граниттай нык итеп койгансыћ мин торган йортныћ нигез ташын (Г.Зђйнашева). Без кабызган утлар сњнмђс алар... (ќыр). Бу очракта сыйфат фигыль эш башкаручы субъектны белдергђн сњз белђн берлектђ синтетик иярчен аергыч ќљмлђлђр тљзи [Зәкиев, 1963: 276-279].

И с е м ф и г ы л ь функциясендђ килгђндђ башкаручы зат мђгънђсе:

а) сыйфат фигыльгђ ялганган тартым кушымчалары белђн бел­дерелђ: Тегермђн тавыннан тљшкђнећне малайлар књреп тор­ганнар (И.Гази). Урынымнан ничек сикереп торганымны бел­мим (Г.Ибраџимов).

Тартым кушымчасы белђн белдерелгђн субъект баш яки иялек килешендђге алмашлыклар яки исемнђр белђн ачыкланырга мљмкин: Минем шунда куанганнарым биш минутлык тљш кебек кенђ ђле дђ булса хђтеремдђ (Г.Тукай). Килде, синећ кергђ­нећне кљтђ (И.Гази). Ќђйнећ њткђне сизелми дђ калды (И.Гази). Иртђнге тынлыкны бозып, џавада самолетлар очканы ишетелђ (Р.Тљхфђтуллин).

Искђрмә. Субъектка ишарђлђњче тартым кушымчалары шулай ук исемлђшкђн сыйфат фигыльгђ дђ ялганырга мљмкин: Ашаганыбыз ап-ак калач та дљге бот­касы... (Ђ.Еники).

ә) эш башкаручы субъект тартым кушымчасыннан башка, ана­литик юл белђн бирелђ: Син кайтканны кљтеп бармый тор­дым (И.Гази). Алар, чатыр эченђ сыенып, яћгыр туктаганны кљтђ иделђр (Ш.Камал). Субъектка ишарђлђњче алмашлыклар бу очракта иялек килешендђ дђ килергђ мљмкин: Ђсма минем ка­раганны књрде, мића ялт итеп карап алды (Г.Ибраџимов). Еллар њтђр, хђтерлђ син безнећ килђчђккђ ничек барганны (Х.Туфан).

Аерым очракларда исем фигыль мђгънђсендђ кулланылган -ган формасы башкаручысы билгесез, яки башкаручы субъек­ттан аерылган эш-хђллђрне дђ белдерђ ала. Бу очракта ул грамма­тик яктан њзенећ функциональ рђтенђ, ягъни / кушымчалы исем фигыльгђ аеруча якын тора: Азмы какканны вђ сукканны књтђрдем мин ятим (Г.Тукай). Кљтеп тора сабый балалар Аждаџа­ныћ башын љзгђнне (Х.Туфан).

§ 106. Сыйфат фигыльле ђйлђнмђлђр џђм икенчел формалар. -ган кушымчалы њткђн заман сыйфат фигыль гомумђн телдђ бик киң кул­ланыла. Алда саналган мђгънђлђреннђн тыш ул џђртљрле ђйлђнмђлђр, икенчел формалар ясауда катнаша.

-ган бар, -ган юк ђйлђнмђлђре, -ган кушымчалы фигыль бар, юк модаль сњзлђре белђн килеп, эш башкаручыныћ књз алдында њтђл­гђн (яки њтђлмђгђн) эшне белдерђ, џђм грамматик мђгънђсе белђн ул књптђн њткђн заман хикђя фигыльгђ якын тора [Тумашева, 1986: 73-77]: Кыя тау­лар књкрђгенђ менгђнем бар, Кузгалаклы болыннарда йљргђнем бар (Г.Аф­зал). Дилђ белђн бу урманнарда йљргђне бар аныћ (А.Гыйлђќев). Менђ ат­нага якын инде аларныћ очрашканнары юк иде (Ф.Хљсни).

Бу ђйлђнмђ со­ста­­вындагы -ган формасы џђрвакыт исем фигыль мђгънђсендђ кулланыла, ягъни њткђндђ булган процесс исемен атый, ђ бар сњзе белђн килеп ул исеме аталган процессныћ булуын, юк сњзе белђн килгђндђ — булмавын конста­та­цияли: алганым бар — ягъни, њткђндђ теге яки бу ђйберне алу факты (минем тарафтан) булды — алдым.1

-г а н л ы к ф о р м а с ы. Тюркологик ђдђбиятта сыйфат фигыльлђргђ ялганып килгђн -лык/-лек кушымчасыныћ фигыль сњз тљркеме эчендђ форма ясау хезмђтен њтђве књрсђтелђ. Мђсђлђн, каракалпак телендђге -ар (-мас) лык, -а туганлык, -ганлык формаларын Н.А.Баскаков икенчел исем фигыльлђр (вторичные имена действия) дип атый [Баскаков, 1952: 422].

Татар телендђ -лык кушымчасы гадђттђ исем фигыль мђгънђ­сендђ кул­ла­нылган -ган формасына ялганып килђ, шућа књрђ ул бу формага љр-яћа лек­сик, яки грамматик мђгънђ љстђми, ђ бђлки -ган формасына хас процессны атау, процесс исемен белдерњ мђгънђсен кљчђйтђ, аны законлаштыра.

Татар телендђ -ган-лык формасы иялек џђм урын-вакыт килешеннђн тыш, барлык килешлђрдђ диярлек очрый.

а) б а ш к и л е ш т ђ: Бу иптђшнећ шатлыгы зур булганлыгы да, мђсьђлђне њз башында йљрткђнлеге, уйлаганлыгы, теге яктан да, бу яктан да њлчђп караганлыгы... књренеп тора иде (Ф.Хљсни). Иптђшлђрдђ ялыкканлык сизелђ башлады (Г.Ибраџимов).

ә) ю н ђ л е ш к и л е ш е н д ђ: Ул њзенећ улы Ђхмђтне миссионер дип белеп шул кадђр кайгырган џђм елаганлыгына гаќђплђнергђ дђ гаќђплђнмђскђ дђ белмђде (Ф.Ђмирхан). Књк китабыныћ сине белгђнлегенђ шак катып, ул хђзер алган «Сабах»тан бер Кђлђмулла сатып... (Г.Тукай).

б) тљ ш е м к и л е ш е н д ђ: Ут янына бњрелђр дђ килђлмђслђр, Безнећ анда кунганлыкны белђлмђслђр (Г.Тукай). Карт њзенећ арттырыб­рак ќибђргђнен њзе дђ сизђ, мин аныћ сизгђнлеген књзлђреннђн књреп торам (Ф.Хљсни).

в) ч ы г ы ш к и л е ш е н д ђ: џђр олуглар эшлђгђнлектђн олуглык­лар таба (Г.Тукай).

Шул рђвешле, -ганлык формасы процесс исемен белдереп исем фигыль буларак кулланыла. Бу ќђџђттђн књп яклары белђн -ганлык формасы процесс исемен атап килњче -ган формасына охшаш, џђм аерым очракларда ќљмлђдђ форманыћ кулланылуы ирекле булырга мљмкин. Лђкин аларныћ кулланылышында њзлђ­ренђ генђ хас њзенчђлеклђр дђ бар. -ганлык формасы, мђсђлђн, про­цессныћ њтђлгђн булуына, нђтиќђлелегенђ басым ясарга кирђк бул­ганда аеруча ућышлы яћгырый: Барысыныћ да мђсьђлђне њз башында йљрткђнлеге, уйлаганлыгы, теге яктан да, бу яктан да њлчђп караганлыгы... књренеп тора (Ф.Хљсни). -ган формасын њз чиратында џђрвакыт -ганлык белђн алмаштырып буллмый.

Шулай ук -лык кушымчасыныћ аерым очракларда, -ган формасы­на ялганып, сњз ясау хезмђтен њтђвен билгелђп њтђргђ кирђк. Оеш­канлык (организованность), љлгергђнлек (зрелость), бирелгђнлек (преданность), ућганлык џ.б.