Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

2. Фигыльдђн сыйфат ясагыч кушымчалар.

Мондый кушымчалар арасында продуктив кушымчалар дип -ык/-ек, -гыч/-геч, -ыч/-еч кушымчаларын китерергђ мљмкин.

-ык/-ек кушымчасы: а) нигездђ белдерелгђн эш-хђл, хђрђкђт нђтиќђсендђ барлыкка килгђн билгене белдерђ: ватык арба , сынык пычак, китек тђлинкђ, ќимерек љй, тљзек йорт; б) шул эш-хђлгђ бђйле билге буенча шђхесне, я предметны характерлый: йљгерек ат, кысык урын; в) књчерелмђ мђгънђдђ кулланыла: ачык йљз, йљгерек уй, бозык кеше.

-ыч/-еч кушымчасы нигездђ белдерелгђн мђгънђгђ бђйле билгене белдерђ џђм башлыча бер типтагырак сыйфатлар ясый: кызганыч кеше, аяныч хђл, куркыныч ќир.

Актив икетеллелек шартларында телебездђ шактый књп алынма сыйфатлар да кулланыла. Традиция буенча, рус теленнђн џђм рус теле аша кергђн ясалма сыйфатларда тљр­лђн­дергеч кушымчалар, ягъни окончаниелђр кыскартып алына. Алынма сыйфатларда књбрђк тњбђндђге кушымчалар кулланыла:

-ик: капиталистик мљнђсђбђтлђр, философик караш, фо­нетик закончалык џ.б.;

-ив: актив эшчђнлек, объектив караш, норматив актлар џ.б.;

-ль, -аль, -ональ: муниципаль милек, федераль законнар, социаль ихтыяќлар, территориаль органнар џ.б.;

-он: конституцион суд, традицион караш џ.б.;

–: конкрет эшчђнлек, реаль вђкалђтлђр;

-ар: популяр китап, элементар сорау џ.б.

Татар телендђ шулай ук гарђп теленнђн кергђн -и кушымчасы белђн ясалган нисби сыйфатлар да кулланыла. Мђсђ­лђн: мђдђни, гомуми, ђдђби, гыйльми, гарђби, дљньяви1.  Га­рђп теленнђн кергђн бу кушымча, кагыйдђ буларак, сингармонизмга буйсынмый, калын нигезле сњзлђрдђ дђ -и вариантында кала: икътисади, рухи. Бары тик татар язуында увуляр к, г авазларын белдерњ ихтыяќы булганда гына, калын вариантта ялгана: хокукый, иќтимагый, табигый џ.б. Искђрмђ рђвешендђ хосусый сњзен китерергђ мљмкин. Бу сњзнећ калын кушымча алуы гарђпчђ с авазыныћ калын ђйтелешле с (сад) авазы булу белђн бђйле. Нисбђт кушымчасы еш кына ялгызлык исемнђргђ дђ (кеше исемнђренђ, шђџђр атамаларына) ялганып килђ: Думави, Низами, Болгари, Хђйри, Латыйфи џ.б.

Соћгы вакытта аерым авторлар бу гарђпчђ нисбђт кушымчасын татар телендђге сингармонизмга яраклаштырып, калын вариантта яза башладылар, яки язарга тђкъдим итђлђр: рухый, икътисадый рђвешендђ. Бу беренчедђн гомуми (гомумый буламы инде?) кагыйдђне бозу, икенчедђн, бигрђк тђ ке­ше исемнђренђ аеруча классикларыныћ исемнђренђ ялганганда шактый тупас яћгыраш барлыкка килђ: Ќамый, Низамый, Думавый џ.б., дљресе: Ќами Низами, Думави џ.б.

Фарсы теленнђн кергђн -кяр/-кђр кушымчалары берничђ сњздђ генђ очрый: фидакяр, хђйлђкђр, ядкяр; хезмђткђр, эш­мђкђр кебек сњзлђр исђ исем сњз тљркеменђ карый.

-гыч/-геч кушымчасы нигездђ кушма сыйфатлар ясый: искиткеч, шаккаткыч, коточкыч џ.б.

-чак/-чђк, -чык/-чек кушымчасы шђхесне шул эш-хђл буенча характерлый торган билгене белдерђ: ирен­чђк, уенчак, кыланчык, бђйлђнчек кеше; ђмма ул књчерелмђ мђгъ­нђдђ дђ кулланыла: уенчак сњз, бђйлђнчек яћгыр џ.б.

Аерым сњзлђрдђ генђ очрый торган кушымчаларга -гын/-ген (кискен, њткен), -ынкы/-енке (књтђренке, тљшенке, басынкы), -гыр/-гер (љлгер, сизгер), -дам/-дђм (бердђм, књндђм), -нак/-нђк (тыйнак, ќыйнак) џ.б. кушымчалар керђ.