Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Шарт наклонениесе (шарт фигыль).

§ 87. Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Шарт фигыльнең махсус наклонение күрсәткече бар. Ул фигыль нигезенә -са/-сә кушымчасы ялганып ясала һәм кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә.

Берлек Күплек

I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к

II з. бар-са-ң, кил-сә-ң бар-са-гыз, кил-сә-гез

III з. бар-са, кил-сә бар-са-лар, кил-сә-ләр

Шарт фигыль заман белдерми, башка кыек наклонениеләрдәге кебек үк, ул белдергән эш гадәттә киләчәккә юнәлтелгән була. Әмма шарт фигыль сөйләмдә -ган булса, -а торган булса, -р/-мас булса, -асы булса кебек тасвирлама формаларда да кулланыла. Мондый очракларда шарт фигыль контекстка бәйле рәвештә өстәмә заман мәгънәләрен һәм төрле модаль мәгънә төсмерләрен дә белдерә ала. Җөмлә эчендә шарт фигыль һәрвакыт икенче бер фигыльгә бәйле рәвештә кулланыла, һәм бу очракта бу фигыльләр арасында ш а р т –н ә т и җ ә мөнәсәбәте барлыкка килә:

Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).

Семантикасы буенча шарт фигыль, икенче бер э ш н е ң ү т ә л ү е

ө ч е н к и р ә к л е ш а р т мәгънәсен белдерә, һәм контекстта шарт фигыльнең кулланылышы, аның мәгънә төсмерләре төп фигыльнең нинди грамматик формада килүенә дә бәйле була. Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләрдә шарт фигыльнең өч төрле мәгънәсе аерып тикшерелә башлады. Алар: р е а л ь шарт, ф а р а з ы й шарт һәм и р р е а л ь шарт мәгънәләре.

Р е а л ь шарт билгеле бер шартлар булганда эшнең үтәләчәген, үтәлү мөмкинлеге реаль булуны белдерә. Бу очракта нәтиҗәне белдергән төп фигыль күбрәк к и л ә ч ә к к ә, яки киңәйтелгән х ә з е р г е заманга карый. Бу очракта шарт фигыльнең түбәндәге мәгънә төсмерләре барлыкка килә:

а) төп фигыль –ачак/-әчәк, -ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыль формасында килсә, төп фигыль белдергән эшнең үтәлүе реаль, ышанычлы:

Әгәр без Котельниковлар башлангычын бөтен заводка җәелдерсәк, аны бөтен коллектив күтәреп алса, без яңа эшчеләр алмыйча да... планны тутыра алачакбыз (Г.Әпсәләмов). Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман (Г.Тукай). Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен... (М.Җәлил).

ә) төп фигыль б о е р ы к фигыль формасында булса, шарт фигыль шулай ук реаль шартны белдерә: Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми (Г.Тукай). Каршы искән җил капланса тынга, Нык бул: син генә, тик син җанымда (Зөлфәт);

б) төп фигыль х ә з е р г е заман формасы белән бирелгәндә, шарт фигыль гадәти, кабатланган реаль эш-хәлләргә күрсәтә: Агач яфраклары коелып бетмәсә, ел авыр килә (М.Мәһдиев). Валентин бик кыстаса, кайсы көннәрне Фәрхетдин дә физзарядкага чыккан була (Ш.Бикчурин). Ә инде бетон подвалдагы су җылына башласа, аны астагы торба аша Таулар елгасына агызалар... (Р.Сибат). Менә шундый алтын көздә урманнарга килеп керсәң, төз наратлар тагын да төз күренә, мәңге яшел пирамидаль чыршылар тагы да яшелрәк сыман.... (Р.Сибат);

в) төп фигыль ү т к ә н заманда килгәндә дә төп эшнең үтәлүе реаль төсмер алырга мөмкин:

....телен тешләп бер эшкә тотынса – аңа эш чыдамады (М.Мәһдиев).

г) –ган булса формасында эшнең үтәлүе өчен кирәк булган шарт үткәнгә карый, әмма төп эш гадәттә шулай ук киләчәккә юнәлтелгән була: килгән булса, керсен, хәзерләнгән булсаң, имтиханны яхшы бирерсең (сөйләм теле).

Ф а р а з ы й шарт –са, -ган булса; –асы булса формалары белән белдерелә һәм төп фигыль гадәттә ү т к ә н г ә карый: –ыр иде, -ачак иде формаларында була.

Әткәй фатихасын бирсә, җиреннән, малыннан әзерәк өлеш чыгарса, мин туган илгә кайтып, үземә бер оя корыр идем (Г.Ибраһимов). Фаразый шарт булган җөмләдә, шул рәвешле, билгеле бер шартларда киләчәктә булуы мөмкин булган эш турында фараз ителә.

И р р е а л ь шарт контекстта –са, са иде, -ган булса формалары белән белдерелә. Төп фигыль гадәттә ү т к ә н з а м а н формаларында килә: -ачак иде, -а иде, -ыр (-мас) иде, -ган иде, -ган булыр иде һ.б. Бу очракта билгеле бер шартлар булмау аркасында үтәлми калган, инде үтәлүе мөмкин булмаган эш-хәлләр белдерелә:

Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем (Ф.Хөсни). И, хәтәр дә көлде инде Зәрия. Билләһи менә, әгәр яңгыр явып китмәсә, җиргә ятып, чирәмгә аунап көләчәк иде (Р.Сибат). Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйләгән булыр идем мени? (М.Мәһдиев).

К и р е ш а р т фигыль –са да, -ган булса да формасында да/дә кисәкчәләре белән килә: килсә дә, күргән булса да, чакырса да һ.б. Кире шарт фигыльле җөмләләрдә каршы килә торган шартлар булуга карамастан, эшнең үтәлүе белдерелә: Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби... (Г.Тукай). .... чөнки авыл балалары булсак та, табигать кочагында үссәк тә, күп кенә үләннәрне, кош-кортларны аерым карау, танып белү сәләтебез нигәдер юк (Р.Сибат). Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга “сез” дип кенә эндәшә (М.Мәһдиев).

§ 88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры. Функциональ-семантик җәһәттән шарт фигыльнең һәр и к е юнәлештә (формадан – мәгънәгә һәм мәгънәдән – формага) контекстта үзенчәлекле мәгънә төсмерләре барлыкка килә.

  1. Шарт фигыльнең контексттагы ө с т ә м ә мәгънәләре (формадан – мәгънәгә юнәлеше):

а) шарт фигыль төп эштән алда булган, тиз алышынган эш-хәлләрне белдерә:

Беркөн кырлар ягына күз салсам, күрәм: арыш серкә очыра. Шундый да матур күренеш бу, күрсәң – исең китәр! (Р.Сибат). .... Мин туктасам туктый, Арышлардан Тагын тавышы килә тартарның (С.Хәким);

ә) шарт фигыль иде ярдәмче фигыле икән, -чы/-че кисәкчәләре белән килеп, теләк, үкенү, җиңелчә шелтәләү кебек модаль мәгънәләрне белдерә: килсә иде, әйтсәңче, әйтсәң икән һ.б.

Тик булса иде ирек! (М.Җәлил). Гөлләр яфрак ярган заманда Ерактагы моңлы бер көй булып, Ишетелсәк иде һаман да ... (Зөлфәт). Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде... (Г.Зәйнашева); - Син, иптәш Зөбәеров, бу кеше тирәсеннән читтәрәк торсаң икән, - диде кадрлар бүлеге начальнигы, - шикле бәндә... (И.Гази);

б) шарт фигыль төрле катып калган әйләнмәләрдә кулланыла: әйтсә әйтер, килсә килер, әйтсәм әйтим, ишетмәсәң ишет, булса кирәк һ.б.

II. Шартны белдерү өчен башка фигыль формаларының кулланылышы (мәгънәдән – формага):

а) контекстта шарт мәгънәсен белдерү өчен хәзерге заман хикәя фигыль икән кисәкчәсе белән килә - а/-ә икән:

Үләм икән, үкенечле түгел, бу үлемнең миңа килүе... (М.Җәлил). Көлтә йөгендә утырып кайтасың икән, бодай башы уып ашыйсың (М.Мәһдиев). - Ә син, - диде Хәлил абый. –Мыегыңа чорнап куй! Кирәкле әйбереңне теләсә кемгә бирмә! Берәүләр файдаланып торырга берәр нәрсәңне алалар икән, эш бетүгә, рәхмәтләр әйтеп шундук кертеп бирәләр... (Р.Сибат).

ә) –ды исә, -ды-мы формалары шулай ук шарт фигыль мәгънәсендә кулланыла:

Кайтты исә, синең турыңда сораша башлый (сөйләм теле). Йокысыннан Кояш ничек уяндисә1, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә ... (Г.Тукай). Август җиттеме, тау башындагы чикләвеккә ябырыла халык (М.Мәһдиев).

б) шарт фигыль мәгънәсендә III зат боерык фигыль кулланыла:

Аз гына бер чит тавыш ишетелсен, - хәзер түгәрәк ясап, тайларны уратып алалар (М.Мәһдиев).

в) Шул ук фигыль формасы к и р е ш а р т мәгънәсен дә белдерә:

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,

Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,

Суыклыктан очар кошлар очалмасын,-

Сезнең урын җылы, әйбәт, - ни кайгы бар? (Г.Тукай)

§ 89. Теләк наклонениесе (теләк фигыль). Теләк наклонениесе татар телендә тулы булмаган парадигмада, I зат берлек һәм күплек формаларында сакланып калган. Ул фигыль нигезенә -ый/-и кушымчары ялганып ясала: барыйм, күрим, әйтим, карыйм һ.б.

Фигыль нигезе сузык авазга тәмамланган очракта, теләк фигыль тышкы яктан хәзерге заман хикәя фигыльгә охшаш була. (Мин) сөйлим сөйлим (әле), (Мин) укыймукыйм (әле).

Әмма теләк фигыль хәзерге заман хикәя фигыльдән аермалы буларак, кыска, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Хикәя фигыль Теләк фигыль

Мин бара-м, укый-м (бара-мын, укый-мын) Мин барый-м, укый-м

Без бара-быз, укый-быз, Без барый-к, укый-к

Мәгънәсе буенча теләк фигыль нинди дә булса эшне эшләргә т е л ә к н е, яки и х т ы я р к ү р с ә т ү н е белдерә:

...Хезмәттә чагында мин майор Шакиров белән таныштым. Ул үзе чикылдап торган татар кешесе, тумышы белән Актаныш ягыннан. Минем белән бервакытта да русча сөйләшмәде, очраша калсак: - Әйдәле, якташ үзебезчә сөйләшик, - дия торган иде (Р.Сибат). Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп.... (Г.Тукай).

Сөйләм эчендә теләк фигыль еш кына әле –чы/-че, инде, -ла, -лә кисәкчәләре һәм әйдә, әйдәгез ымлыклары белән килә:

Керим әле урманнарга, Урманнар арасына; Сөйлим әле моңнарымны сандугач баласына (Г.Мөхәммәтшин). Тагын бер текәлеп карыймчы, Рәсмеңне күңелемә алыймчы... (И.Юзеев). Әйдә барыйк, кызлар карыйк... (М.Мәһдиев). Күктә инде ай да бар, Сүз башларга җай да бар; Күрмик лә бураннарны, Урыйк ла урамнарны (Ш.Галиев).

Урта диалект сөйләшләрендә (минзәлә сөйләше, мәсәлән) теләк фигыль кушымчасы киң вариантта, -аем/-әем, -аек/-әек формасында кулланыла: бараем, киләем, бараек, сөйләек һ.б. Бер алманы бишкә бүләек.. (Р.Вәлиев). Бу – борынгырак форма, чөнки теләк наклонениесе килеп чыгышы буенча борынгы – гай/-гәй кушымчасы белән бәйләп карала: -гай~ ай~ ый; баргаймән~ бараем (барайым) барыем~ барыйм ягъни әдәби телдә кушымча әкренләп фонетик тараю кичергән.

Теләк наклонениесенең I затта гына кулланылуы сөйләмдә кыенлык тудырмый, чөнки татар телендә теләк модальлеген белдерү өчен күптөрле аналитик фигыль формалары кулланыла:

а) –асы иде формасы ( -асы кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыль һәм иде ярдәмче фигыле) көчле теләкне белдерә:

Кырларыңда, илем, юлларыңда Гизәсе дә гизәсе иде: Җырга салып җырдай тормышыңны Үзеңә бүләк итәсе иде (Х.Туфан);

ә) –асы килә аналитик формасы шулай ук теләк мәгънәсен белдерүгә беркетелгән:

Узасы килә бер җыр җырлап, Киек каз юллары буйлап (И.Юзеев). Мин инде бура бураган егет, шуның белән Зәрия алдында бераз мактанасым да килә, әмма һич кенә дә җай чыкмый бит... (Р.Сибат).

Бу форма контекстта, аеруча шигъри сөйләмдә, инверсияләнеп тә килә: Узгач килә борылып карыйсы, Ал тасмалы кызны таныйсы... (С.Сөләйманова).

б) –са иде, аналитик формасы шулай ук теләк мәгънәсен белдерә һәм төрле затка карый ала: килсә иде, барсаң иде, барсак иде.

Гөлләр яфрак ярган заманда, Ерактагы моңлы бер көй булып Ишетелсәк иде һаман да ... (Зөлфәт).

в) –сын иде формасы гадәттә теләк мәгънәсен I затка мөнәсәбәтле рәвештә генә белдерә: килсен иде, күрсен иде, әйтсен иде һ.б.

г) –ырга иде гомуми мәгънәдә шулай ук көчле теләкне белдерә:

Менәргә иде Урал тауларына! (Г.Зәйнашева).

§ 90. Шартлы теләк наклонениесе. Грамматик хезмәтләрдә бу наклонение формасы чагыштырмача соңрак урын ала башлады. Төрки тел белемендә ул, башлап, Ә.Ә.Юлдашев тарафыннан аерып чыгарылды [Юлдашев, 1965: 247-261]. Татар телендә исә ирреаль наклонениеләрне өйрәнүгә багышланган хезмәтендә М.Ю.Ибраһимова –ыр иде, -ачак иде, - а иде, - ган булыр иде кебек аналитик формаларның башка телләрдәге “сослагательное наклонение” дип аталган фигыль формалары белән типологик яктан уртак булуларын дәлилләде [Ибрагимова, 1975]. Д.Г.Тумашева фигыльне фәнни юнәлештә өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтендә бу формаларны “шартлы теләк наклонениесе” термины белән наклонениеләр системасында карый башлады [Тумашева, 1986: 131-135], һәм хәзерге вакытта грамматик хезмәтләрдә ул хикәяләү, боеру, шарт, теләк наклонениеләре белән беррәттән бишенче наклонение сыйфатында өйрәнелә.

Типологиядә фигыльнең шартлы теләк, ягъни к о н ъ ю н к т и в формасы, күбрәк киләчәктә б у л у ы м ө м к и н булган, булыр дип ф а р а з к ы л ы н г а н эш-хәлләрне, шулай ук к и л ә ч ә к к ә ю н ә л т е л г ә н т е л ә к н е, и х т ы я р н ы белдерә дип билгеләнә. Бу мәгънәдә татар телендә шартлы теләк наклонениесенең үзәк формасын беренче чиратта –ыр иде аналитик төзелешле фигыль тәшкил итә.

-ыр иде формасының хәзергә кадәр чыккан грамматикаларда төп вазифасы, статусы анык кына билгеләнмәгән. Ул күбрәк теләкне белдерә торган аналитик форма, яки тәмамланмаган үткән заманның бер варианты дип карала. Безнең фикеребезчә, ул башка телләрдәге конъюнктив наклонениесенә иң якын торган форма, һәм тулысы белән шул наклонение кысасында карала ала. Рус телендәге бу форма “сослагательное наклонение” дип бирелә, һәм –ыр иде формасы мәгънәсе белән аңа якын тора. Мәсәлән:

а) теләр идем (хотел бы), укыр идем (читал бы)– т е л ә к мәгънәсе (желание);

ә) кайтсаң, күрер идең (если бы вернулся, увидел бы) – ш а р т к а б ә й- л е т е л ә к (обусловенное желание);

б) туган илеңә кайтыр идең! (вернулся бы ты на Родину)– ч а к ы р у (побуждение) [Карагыз: Русская грамматика, т. I, 1980:625-626].

Татар телендә -ыр иде формасы югарыда күрсәтелгән һәр өч мәгънәдә бик иркен кулланыла ала:

а) шартка бәйле теләкне белдерә. Бу очракта ул шарт фигыльле җөмләләрдә килә:

Нинди уеннар башлап ташлаганыбыздыр, анысын ачык хәтерли алмыйм ... Арадан берсе: “Җил дә юк, балыкка барсак шәп төшәр иде”, - диде. (Г.Ибраһимов). Кечкенә ул, үзен генә алсаң, сыңар учка сыяр иде. Ә шулай да җырда мине әйдәп бара йөрәк үзе (Зыя Мансур). –Эх! – дим, кызып китеп. – Мин булсам, бу сүзләре өчен берне ямар идем! – Кемгә? – ди Зәйнулла. – Кыз кешегәме? (Р.Сибат);

ә) –ыр иде формасы киләчәккә юнәлтелгән теләкне белдерә:

Чишмәләрнең җырын отар идем, Җыр өйрәнер идем һәр коштан... (Г.Зәйнашева). Бүтәннәрдәй мин дә рәхәт сөрер идем, Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер идем ... (Г.Тукай). Балачагыма кайтыр идем дә - әтием сугыштан исән-сау кайткан булып! – Аның белән болыннарда җуа ашап йөрер идем (Р.Сибат). Далаларда чатыр корыр идем, яннарында учак ягар идем....(Зөлфәт).

б) йомшак боеру, чакыру, киңәш мәгънәсен белдерә:

Бер безгә килеп чыгар идең, рәхәтләнеп сөйләшер идек (сөйәм теле). Мин сиңа райкомга барып, Мангушев дигән бер иптәш белән сөйләшергә кушар идем (Ә.Еники).

Аерым очракларда –ыр иде формасы тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль мәгънәсендә кулланыла:

Бер заман чыгар идек без Кырга дус-ишләр илә, Анда уеннар көлүләр, сикерүләр бар иде ... (Дәрдмәнд).

Шул рәвешле, шартлы теләк наклонениесенең үзәген –ыр иде формасы тәшкил итә, шулай ук грамматик хезмәтләрдә -ачак иде, -ган булыр иде, -а иде аналитик формаларының да шарт фигыльле җөмләләрдә шул ук наклонение мәгънәсендә кулланылуы күрсәтелә.

§ 91. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары. Югарыда китерелгән наклонениеләрдән тыш та, татар телендә модаль мәгънәләрне белдерү өчен күп төрле аналитик фигыль формалары кулланыла. Аларны төзелеше, белдергән мәгънәләре һәм телдә кулланылыш үзенчәлекләре буенча түбәндәгечә төркемләргә мөмкин:

  1. телдә регуляр кулланыла торган һәм наклонениеләргә якын торган аналитик формалар һәм әйләнмәләр;

  1. бул ярдәмче фигыле белән ясалган тасвирлама формалар;

3) иде, ит, кыл һ.б. ярдәмче фигыльләр белән ясалган модаль формалар һәм әйләнмәләр.

1. Бу модаль формаларга телдә системалы рәвештә кулланыла торган формалар м ө м к и н л е к (м ө м к и н т ү г е л л е к) мәгънәсен белдерә торган –а ал (-а алма) формасы һәм к и р ә к л е к т и е ш л е к модаль мәгънәсен белдергән – асы бар (-асы юк) төзелмәсе керә.

а) –а/-ә кушымчалы хәл фигыль һәм ал ярдәмче фигыле белән ясалган һәм мөмкинлек-мөмкин түгеллекне белдерә торган аналитик фигыль формасы һәр өч затта, берлектә һәм күплектә кулланыла ала. Мәсәлән:

Берлек Күплек

I з. Мин бара алам Без бара алабыз

II з. Син бара аласың Сез бара аласыз

III з. Ул бара ала Алар бара ала (лар)

Сөйләм эчендә -а ал – модаль формасы төрле фигыль шәкелләрендә килә һәм күбрәк юклык аспектында кулланыла. Мәсәлән:

а) хикәя фигыль һәм башка наклонениеләрдә килә:

Эшсез бер көн дә тора алмыйм – үләм (Х.Сарьян). Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка, Ахры мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын (Һ.Такташ). Юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин (Л. Айтуганов). Без дошманны куып барабыз. Никадәрле ерак куа алсак, Шулкадәрле якын арабыз (Ф.Кәрим).

Ал ярдәмче фигыле аерым очракларда, бигрәк тә шигъри сөйләмдә, төп фигыль белән кушылып та килә:

Күпләребез олы юлдан кире Кайталмады ерак илләрдән (М.Галиев).

- Минем нәни дустым! Бәйрәмеңдә синең булалмыйм, Ләкин туган көнең белән тәбрик итми, Катнашмыйча читтә калалмыйм (Һ.Такташ). Иптәшләрен куып җитәлмәсә, Ялгыз башы кая сыеныр?! Аңа карап тирән уйга чумдым, Туган җирсез яшәү кыендыр (Р.Гәрәй).

Ал ярдәмче фигыле затланышсыз фигыль формалары белән дә кулланыла:

Днепр ялтырап ята. Ул үзенең яшел ярларына сыеша алмыйча, диңгездәй җәелгән (И.Гази). Без кичә алмаган юк кара урман, Без җиңә алмаган дошман тумаган... (К.Тинчурин). Икесе дә бер сүз әйттеләр: - Мин сине таба алмый йөдәп беттем (М.Әмир). Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем диеп, туган ил өчен! (М.Җәлил).

ә) Башка формалардан м ө м к и н л е к м өм к и н түгеллек мәгънәсендә -ып бул аналитик формасы да килә ала, әмма ул барлык затларга мөнәсәбәтле кулланылмый, ул нигездә I затка юнәлтелгән эш-хәлләрне генә белдерә, яки гомумиләштерелгән зат мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән: Текстны укып була (укып булмый), анда барып була (барып булмый) һ.б.

б) –асы бар (-асы юк) аналитик төзелмәсе к и р ә к л е к –т и е ш л е к

модаль мәгънәсен белдерә, һәм тартым кушымчалары ярдәмендә шулай ук һәр өч затка нисбәтләнә ала (персональлек):

Берлек Күплек

I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар

II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар

III з. Аның барасы бар Аларның барасылары бар.

Бу аналитик төзелмә сөйләмдә күбрәк җөмләне төгәлләп хәбәр булып килә:

Безнең бит әле ат аласыбыз бар, әти - , дип куйды ул (И.Гази). Шигъри сөйләмдә еш кына инверсияләнә: Юк синсез яши аласым, Кайтырмын кайлардан да (Ш.Галиев). Юк икенче аяк басасым, Рәис кеше үзе ашасын! (Ш.Галиев). Бардыр бит җимеш бирәсем, Алтын көзгә керәсем... (М.Әгъләм).

Тартым кушымчаларсыз килгәндә, эш-хәл күбрәк беренче яки гомумиләштерелгән затка карый: Күлмәк җиңен ертасымы? – Бәйлисе бар йөрәкне (Х.Туфан). Җыелыш була, Газзәгә байрак тапшырасы бар (С.Баттал). Кошкайның көзләр җитүгә, Аппагы баласы бар. Дөньяның шушы хәленнән Гыйбрәтләр аласы бар (Х.Туфан). Тагын, яшереп торасы юк, бу кушамат минем үземә дә бик ошый (Г.Әпсәләмов).

2. Бул ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формалар. Бул ярдәмче фигыленең заман семантикасын төрлечә төсмерләндерүенә без алдагы бүлекләрдә тукталган идек инде. Төрле шәкелдәге фигыльләр янында килеп бул фигыле еш кына модаль мәгънәле төзелмәләр ясый. Хәтта бер үк форма төрле җөмләләрдә бер очракта з а м а н, икенче очракта м о д а л ь мәгънә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:

Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). –ган була – тасвирлама форма, заман төсмерен белдерә. Сәфәргали шул тирәдә әрле-бирле йөргәли, аннары койма буенда сызгырынып басып торган була, кибеткә кереп чыга, әйбер алган кешеләрне карап тора... (Ф.Хөсни). –ган була – модаль мәгънә (эшнең юри, күренеш өчен генә эшләнүен белдерә).

Бул ярдәмче фигыле төрле шәкелдәге фигыль формалары белән кулланыла, һәм күптөрле модаль формалар ясауда катнаша:

а) –ган булган, ган булды формалары эш-хәлгә карата беркадәр иронияле мөнәсәбәтне белдерә:

Ул бит ике ел рәттән инде районда кошчылык курсларында укып йөргән булды (Ф.Хөсни). Кыланчык кыз икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган (Ф.Хөсни);

ә) –ырга була формасы мөмкинлек мәгънәсен белдерә:

Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда Мостай дип кенә йөриләр ие, хәзер дә шулай гына дип йөрергә була (Ф.Хөсни). Сабый баланың елавын кояшлы яңгырга охшатырга була (Г.Бәширов);

б) –макчы бул, -ачак бул тасвирлама формалары нәрсәдер эшләргә җыену, ниятләү мәгънәсендә килә:

Чиләкләренә су алып тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни). Монда балыкның иң шәп каба икәнлеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап анда каптырачак булдык (Г.Ибраһимов). Кызыбыз тугач мин аңа Зөлфия дип исем кушмакчы булган идем (М.Мәһдиев);

в) - асы булма формасы катгый тыю мәгънәсен белдерә:

Хөррияткә тел тидерәсе булма ! (Ф.Хөсни);

г) –ырдай бул – тасвирлама формасы көчле теләк катыш ниятләү мәгънәсен белдерә:

Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайтырдай була (Ә.Еники). Йөгереп китәрдәй булам, кайтып җитәрдәй булам (җыр)

д) – а булыр формасы ихтималлык, гөман кылу мәгънәсендә килә:

Башсыз малай түгел, үз җаен белә булыр (Г.Ибраһимов) һ.б.

Бул фигыленең төрле тасвирлама формалар ясау мөмкинлеге гаять киң, алар югарыда китерелгән формалар белән генә дә чикләнми.

Элеккерәк елларда язылган грамматик хезмәтләрдә бул белән ясалган аналитик формаларны заманнар системасына, заман категориясенә кертеп карау омтылышы да булды (барган булган, барган була һ.б.). Әмма югарыда сөйләгәннәрдән һәм китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтә алабыз: беренчедән, бу тасвирлама формалар заман мәгънәсен генә белдермиләр, бәлки күп төрле модаль мәгънәләрне белдерүдә дә катнашалар; икенчедән, төрле фигыль шәкелләре белән килгән бу формалар үзләре дә төрле заманнарга куела алалар, яки башка наклонение һәм шулай ук затланышсыз фигыль формаларында да еш кулланылалар: барган булган, барган булыр, барган булгач, барган булып һ.б.

3. Иде, ит, кыл һ.б. ярдәмче фигыльләр белән ясалган модаль формалар. Төрле шәкелдәге фигыльләр янында иде, ит, кил һ.б. ярдәмче фигыльләр һәм төрле модаль сүзләр килеп, күптөрле модаль мәгънәләрне белдерә торган аналитик фигыль формалары һәм төзелмәләр ясала:

а) иде, кил – ярдәмче фигыльләре, алда күрсәтелгәнчә, күбрәк теләк модальлеген ясауда катнаша: барасы иде, барсаң иде, барырга иде, барсын иде, барасы килә һ.б.

Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә... (җыр). Агыйделдә йөрсәң иде, Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, талга кунып сөйләшсәң иде күреп (җыр);

ә) –са ярар иде төзелмәсе (шарт фигыль плюс ярар модаль сүзе һәм иде ярдәмче фигыле) шулай ук теләк мәгънәсен белдерә һәм күбрәк сөйләм телендә кулланыла: килсә ярар иде (ие), сөйләсә ярар иде (ие) һ.б. Юклыкта килгәндә исә төзелмә хәвефләнү катыш кире теләкне белдерә: әйтмәсә ярар иде, егылмаса ярар иде һ.б.

Авылларны да берләштереп, туып-үскән нигезебездән язмасак ярар иде, - дип хәвефләнү белән карады бер ише карт-коры (Ф.Хөсни);

б) –асы (-ыйсы) -асы (–ыйсы) ит аналитик формасы к а р а р к ы л у модаль мәгънәсен белдерә: барасы итте, сөйлисе итте, укып карыйсы итте һ.б.

Ничек килеп чыгасы иттең? (Г.Әпсәләмов). Авылга утырмага барасы итте әби... (Х.Туфан);

в) –асы (-ыйсы) калган төзелмәсе үкенү төсмере катыш үткәндәге эш-хәлне белдерә: әйтәсе калган, барасы калган (икән) һ.б.

Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән (җыр).

Шул рәвешле, аналитик фигыль формаларының төрле м о д а л ь мәгънәләрне белдерү мөмкинлеге гаять киң, әмма аларның телдә кулланылу үзенчәлекләрен билгеле бер системага салып җентекләп өйрәнәсе бар әле.