Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.

§ 107. –Ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре. –ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндәгечә вариантлашалар:

а) –р кушымчасы сузыкка тәмасланган фигыльләргә ялгана: сөйлә-р (сүз), эшлә-р (эш).

Тартык авазга тђмамланган сњзлђрдђ:

ә) ярымтар сузыклар белђн килђ торган -ыр/-ер кушымчасы ял­гана: кил-ер (кљн), кайт-ыр (вакыт), йљр-ер (чак);

б) кић сузыклар белђн килгђн -ар/-ђр кушымчасы ялгана: њс-ђр (гљллђр), там-ар (тамчылар тамар чаклар).

Искђрмђ. 1. Бу очракта фигыль нигезенђ кайсы кушымчаныћ (тар сузыклар белђн яки кић сузыклар белђн) ялгануын кагыйдђ белђн беркетњ шактый авыр. Ђгђр фигыль р авазына яки л авазына бетсђ, аћа кушымчаныћ кић варианты ялганмый диярлек, мђсђлђн: бар-ыр ќир, ал-ыр акча. Калган очракта практик кулланылышта тар џђм кић кушымчаларныћ икесе дђ ялганырга мљмкин, мђсђлђн, ту-ар (ту-ыр) таћ, ис-ђр (исер) ќил. Ђдђби нормага кић кушымча ялгау туры килђ тљшђ.

2. у, у, и авазларына тђмамланган фигыль нигезлђренђ кагыйдђ буларак -ар/-ер кушымчалары ялгана: ту-ар кљн, кий-ђр (кияр) књлмђк. Бу књренеш исђ тарихи рђвештђ мондый сњзлђрнећ ахырында тартык (ярымсузык) w џђм й авазлары булу белђн аћлатыла: туг > туw > ту; киг > кий > ки.

-ыр/ер кушымчалы сыйфат фигыльнећ юклыгы -ма-с/-мђ-с кушымча­лары белђн ясала: сулмас (гљл), шићмђс (чђчђк), талмас (бе­лђк).

Халык ќырлары халык књћеленећ џич тђ тутыкмас вђ књгђрмђс саф вђ рђушан кљзгеседер (Г.Тукай). Тормыш књз иярмђс тизлек белђн алга бара (Социалистик Татарстан).

Килђчђк заман сыйфат фигыльнећ бу формасы аергыч функци­ясендђ кил­гђндђ њзенећ сыйфатланмышы белђн књп тљрле мђгънђ мљнђсђбђтендђ тора:

а) сыйфатланмыш — тамырдагы процессныћ с у б ъ е к т ы: Так­таш, синећ њпкђћ искђ тљште. Итмђгђннђр нарком беразга... Син шигырьдђ нарком булыр кеше. Тирђн синећ ерган буразнаћ (С.Хђким). Сагынмас кешелђр булмас, сагынам, сабыр итђм (ќыр);

ә) сыйфатланмыш — тамырдагы процессныћ о б ъ е к т ы: Сљй­лђр сњзен оныткандай, беравык ул тынып торды (Н.Фђттах). Сића ђйтер сњзем бар... (Ш.Галиев);

б) сыйфатланмыш тамырдагы процессны у р ы н ягыннан харак­терлый: Тирђн сахра минем барыр юллар (Џ.Такташ). Ашкына­мын мин ђбђт бетмђс урынга, мђћгегђ (Г.Тукай). Кайтыр юлга юнђлделђр хђзер (ђкият);

в) вакыт ягыннан характерлый: Саубуллашыр, китђр минут ќитте, Ђ килми лђ, килми китђсе (Х.Туфан). Крестьянныћ утка баскан кебек йљрер чагы ќитте (И.Гази).

Болардан тыш, -ыр/-ер формасы чама, исђп кебек сњзлђр белђн џђм алдыннан сњзе белђн шактый еш очрый: Кунакныћ да кузгалыр исђбе књрен­ми (Ф.Хљсни). Ќавапны озак кљтеп торыр чамабыз юк безнећ дигђн кебек, текђлеп карап тора башлады (Ф.Хљсни). Син килер алдыннан безнећ пози­циялђр љстенђ биш снаряд тљште (И. Гази). Ђмма татар телендђ бу очраклар форма­сыныћ исем фигыль мђгънђсе буларак карала ала, чљнки бу позициядә -ыр/-ер формасы еш кына -у/-у кушымчалы фигыль белђн алыштырыла: кузгалыр исђбе — кузгалу исђбе, килер алдыннан — килњ алдыннан џ.б.

формасы хђл сњзен ачыклаганда књпчелек очракта юк сњзе белђн килђ: Хђзер шундый вакыт, ќитђкчесез бер адым атлар хђл юк (И.Гази). Бер яртын тоз сатып алыр хђл юк (И.Гази). Булмаганны бар дип ђйтер хђлем юк (Ф.Хљсни). Бу очракта хђл сњзе сыйфатланмыш буларак њзенећ мљстђкыйльле­ген югалткан џђм -ыр хђл юк тезмђсе модаль мђгънђ белдерђ торган сыйфат фигыльле ђйлђнмђ буларак карала ала (ул мљмкин тњгеллек модальлеген катгыйлык белђн белдерђ).

Шул рђвешле, њзенећ сыйфатланмышы белђн књп тљрле мђгънђ мљнђсђ­бђтендђ тора алуы ягыннан -ыр/-ер формасы -ган формасына нигездђ охшаш. Њзенчђлекле момент: ђгђр -ган формасы књпчелек очракта тамырдагы про­цессныћ объектын яки субъектын ачыклап килсђ, -ыр/-ер формасыныћ тамырдагы процессныћ урынын яки вакытын белдерњче сњзлђрне ачыклау мљмкинлеге књбрђк.

§ 108. ыр, -ер кушымчалы сыйфат фигыльнећ заман белдерњ њзенчђ­леклђре. Мђгълњм булганча, тљрки теллђрдђге -ыр/-ер, -ар/-ђр фор­масы тарихи рђвештђ хђзерге-килђчђк заман мђгънђсен белдергђн. Мђсђлђн, татар халык мђкальлђрендђ бу сыйфат фигыль бик еш хђзерге-килђчђк заман тљсмере белђн кулланыла: Сљртенмђс тояк булмас, ялгышмас тел булмас (мђкаль). Аныћ бу њзенчђле­ге љлешчђ хђзерге ђдђби телдђ дђ чагыла.

Аергыч функциясендђ -р (-мас/-мђс) формасы предметны:

а) хђзерге-килђчђк заман тљсмерен белдергән процесс буенча ха­рактерлый: Ђйлђнмђле тормыш чылбырында Алмашынмас боќра бармы соћ? (К.Булатова). Без менђ чыктык янар таулар булып... (Џ.Такташ). Кыз кеше, кеше арасына кияр књлмђге юк (Ф.Хљсни);

ә) сљйлђњ моментында башкарылган процесс буенча характер­лый, ягъни хђ­зерге заманны белдерђ: Кем аны, кояш микђн, Алтынлы нуры белђн Књ­ћелгђ язып куйды књренмђс кулы белђн (X.Туфан). Кырыкта да ђле талья­ныћныћ Сандугачтай сайрар чаклары («Совет ђдђбияты»).

Бу очракта –ыр/-ер формасын еш кына -а торган формасы белђн алыштырырга мљмкин. Сайрар ќир — сайрый торган ќир, књренмђс кул — књренми торган кул, сайрар чак — сайрый торган чак;

б) килђчђктђ булачак эш, хђл, хђрђкђт буенча характерлый: Њткђн кљннђр алар ярылып ята, Килер кљннђр генђ сер тулы (М.Шабаев). Њткђннђрдђ тњгел, туар кљндђ Ишетелсен иде тавышым (Р.Ђхмђтќанов). Бу кљннђрнећ барлык истђлеген алып кит син килер кљнећђ (X.Туфан).

Искђрмђ. –ыр/ер формасыныћ бу рђвешле килђчђк заман тљсмере белђн кулланылуы татар ђдђби теле љчен чагыштырмача яћа књренеш, џђм бу књренешнећ активлашуы­на хђзерге телдђ аныћ хђбђр функциясендђ дђ нигездђ килђчђк заман тљсмере белђн кулланылуы тђэсир иткђн булырга мљмкин.

в) аерым очракларда ыр/-ер формасы заман тљшенчђсен тулысынча диярлек югалтып, затка яки предметка гомумђн хас билгене белде­рђ башлый џђм сыйфатларга якыная, яки тулысынча сыйфат сњз тљркеменђ књчђ: кайнар хислђр, янар чђчђк, янар тау. Њл­мђс ќыр, сњрелмђс дђрт, сулмас гөл, сњнмђс нур џ.б.

Контекстта исђ ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыльнећ заманы књбрђк тљп фигыльгђ бђйле була, ягъни ул, -ган формасы шикелле њк, мљнђсђбђтле заманны белдерђ: Крестьянныћ утка баскан кебек йљрер чагы ќитте (И.Гази). Аккошныћ китђр сђгате, яшьлекнећ соћы ќитђр (X.Туфан).